Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭссе на тему "Туган тел"

Эссе на тему "Туган тел"

Скачать материал

 

  Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әувәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Минем туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без -  татар балалары. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Татар теле – татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә доньяда бик күп кеше аңлаша, аралаша.

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш  – көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә – тирә мөхитен танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул.

 Әйе, ана теле бер була. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Балага иң якын кеше -  аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти – әнигә ярату хисен, бары тик, туган телендә генә җиткереп була. Дәү әнием миңа: “Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең! “- ди.

Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләр  балалары белән урыс телендә аралашалар, ә бит алар, әти- әниләр, үзара татар телендә сөйләшәләр. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә “вата – җимерә” оныклары белән урыс телендә сөйләшергә тырышалар. Мондый гаиләләр минем дусларым арасында да барлар. Минемчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату ватанга тугрылыкка, ата – ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Татар телендә бик күп китаплар, телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла. Татар телендәге мультфильмнарны да бик яратып карыйбыз.

Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә,  үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе на тему "Туган тел""

Рабочие листы к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 372 241 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.12.2018 26434
    • DOCX 14 кбайт
    • 178 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаирзаманова Илиза Сабитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хаирзаманова Илиза Сабитовна
    Хаирзаманова Илиза Сабитовна
    • На сайте: 6 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 132647
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 472 человека из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9500 руб. 4750 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе