Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Эссе "Пушкин һәм Тукай - ике бөек шәхес"

Эссе "Пушкин һәм Тукай - ике бөек шәхес"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

 

Эссе

Пушкин һәм Тукай – ике бөек шәхес


Мин, “Пушкин” дисәм, Тукай турында уйлыйм, “Тукай” дисәм, Пушкинны искә төшерәм. Икесе дә – бөек шагыйрьләр. Алар кебек шәхесләр дөньяда бик аз һәм сирәк туалар. Икесе дә үз вакытында дөньяны дулкынландырган һәм үз әдәбиятларын биеккә күтәргән кешеләр.

Тукай һәм Пушкинның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен чагыштырсак, уртаклыклары күп. Алар икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Әсәрләре реалистик юнәлештә язылган. Тукай да, Пушкин да халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Күп кенә әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар.

Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә икесе өчен дә уртак темаларның берсе – табигать темасы. Табигать ул – Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак. Тукай тасвирлаган табигать күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә, халык әкиятләре, аның гореф – гадәтләре белән таныштыра.

Рус әдәбиятында А.С.Пушкин булса, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Г.Тукай яңа татар әдәбиятына нигез салды, милли үзаңны раслады, ныгытты, шуның белән үзенең исемен мәңгеләштерде. 

Йолдыз, кояшларны күрми торып,

Ничек белмәк кирәк бу айны!

Мин Пушкинның торган җирен күреп,

Бөеклеген күрдем Тукайның ,- дип язды шагыйрь Равил Фәйзуллин.

Тукаебыз да бөек рус шагыйрен чын остаз, зур шәхес итеп кабул иткән. Аннан үрнәк алган, аңа ияреп, аңа атап шигырьләр язган. Ул Пушкин әсәрләрен беренчеләрдән булып татарчага тәрҗемә итә. “ Пушкинда Алла биргән дар,” – ди Тукай аңа сокланып. Тукайның үзендә дә Ходай биргән сәләт.

Беренче тапкыр Пушкин әсәрләре белән Җаекта таныша. Ул “Мотыйгия” мәдрәсәсе каршындагы рус классында укый. Пушкин һәм башка рус язучыларының әсәрләрен өйрәнә. Тукайның үз язмышын Пушкин,  Лермонтовлар белән бәйләве шигырьләрендә ачык күренә.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
      (“Бер татар шагыйренең сүзләре”)

 Кыйтга”(1913) Тукайның Пушкин йогынтысында язылган соңгы әсәре.

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов булса кояш,

    Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш, –дип  яза ул «Кыйтга» шигырендә.

Бу шигырьдә Тукай үзен ике кояшның – Пушкин һәм Лермонтовның -нурларын чагылдырган айга тиңли.

Пушкин поэзиясе Тукай иҗатына йогынты ясаган һәм үрнәк булып торган. Шагыйрь үз халкына хезмәт итәргә тиеш дигән фикерне Тукай Пушкиннан ала.  Тукайның әдәби мирасында Пушкиннан тәрҗемәләр яки аның иҗатыннан файдаланып язылган күп кенә шигырьләр бар. Мәсәлән, Пушкинның “Узник” шигырен тәрҗемә итеп, Тукай бу шигырьгә аваздаш “Мәхбүс” шигырен иҗат итә. Тукайның “ Буран” шигыре Пушкинның “Кышкы юл” шигыре белән аваздаш дип әйтә алабыз.

Пушкин һәм Тукайның бер үк исемдәге шигырьләре дә бар. Мәсәлән, Пушкинның “ Поэт”, “ Осень”, “ Зимний вечер”, Тукайның “Шагыйрь”,  “ Көз”, “ Кышкы кич” шигырьләре.

Тукай да, Пушкин да милли телне үстерүгә зур өлеш кертә. Габдулла Тукай туган тел мәсьәләсен иҗади якын килеп чишәргә омтыла. Халык сөйләменә нигезләнгән миллии әдәби телне үстереп җибәрә.

Тукайның Ватанга мәхәббәте – туган як табигатенә, туган теленә, әкият-җырларына мәхәббәт ул. Аның туган җирне яратуы, бигрәк тә «Шүрәле», «Туган җиремә», «Пар ат» шигырьләрендә чагыла.

       Пушкин шау-гөр килеп торган баллар, кичәләр үзәгендә кайнаса да, күңел тынычлыгын авылда, ялгызлыкта таба. Мәсәлән, аның иҗатының иң чәчәк аткан чоры – Болдино көзе. «Деревня», «Домовому» шигырьләрендә шул чактагы кичерешләре аеруча тулы чагыла.

  Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: Тукай Пушкиннан үрнәк алган, аның иҗаты белән бик нык кызыксынган, җентекләп өйрәнгән, тәрҗемә иткән. Пушкин шигърияте Тукай иҗатына зур йогынты ясаган. Бу йогынты аның әдәби эшчәнлегенең даими юлдашы булган. Ләкин Тукайның үз юлы, үз стиле бар. Ул милли шигъриятенә хыянәт итмичә, Пушкиннан осталыкка өйрәнә. Бөек шагыйрь булу – бөтен дөньяга танылу, олуг мәртәбә, дәрәҗә. А.С.Пушкин һәм Г.Тукай – нәкъ менә ике халыкның тиңдәшсез, бер биеклектә торырга лаеклы шагыйрьләре.








57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров17
Номер материала ДБ-215052
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх