Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭссе: "Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез".

Эссе: "Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез".

Скачать материал

Казан шәһәре Совет районының

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
144 нче урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ел укытучысы – 2016

 

 

Эссе: "Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез".

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Макарова Ирина Александр кызы

 югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эссе: "Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез".

Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк.

 Шиһабетдин Мәрҗани.     

                     

Кеше өчен нәрсә мөһимрәк: аның үткәнеме, хәзергесеме, әллә киләчәгеме? Шул турыда өч акыл иясе бәхәс куерталар икән. Берсе әйткән:  “Хәзерге көндә кем булуым -  үткәнемнең җимеше. Үткәнемдә өйрәнгәнемне, мин хәзер эшли беләм” .

Икенчесе: “Моның белән килешми булмый, ләкин кешене аның киләчәге кеше итә. Минем хәзер нәрсә эшли белүем мөһим түгел, мин киләчәктә кирәкле әйберләргә өйрәнәчәкмен. Минем эш - гамәлләрем  нинди булуымнан түгел, ә нинди булырга теләвемә бәйле”.

 «Сез үткән һәм киләчәкнең уй-хыялларда гына булуын күз алдыннан җибәрдегез”, - дип сүзгә кушылган өченчесе. Үткәнегезне искә төшерәсезме, яисә киләчәк турында хыялланасызмы, сез барыбер бүгенге көндә генә эш итәсез. Бүгенге көндә генә үз тормышыңда нәрсә дә булса үзгәртеп була. Үткәнне дә, киләчәкне дә үзгәртергә безнең кулыбыздан килми.  Безнең үткәнебез – ул безнең тәҗрибәбез, белемебез, хәтеребез. Аннан ваз кичү - үз үзебезне югалту белән бер”.

Бу сүзләрне әйтүче акыл иясе хак. Үткәнебезне үзгәртергә көчебез җитми. Без - аның иҗат җимеше. Моны аңламау, үткәнне  тоймау, димәк, хәзергене аңламау. Үткәннән башка хәзергене бәяләп, киләчәкне күзаллап булмый. Ул – киләчәкнең нигезе. Ә аның ни дәрәҗәдә нык булуы бездән тора.

Кеше тормышында җәйге җылы төннәрдә, караңгы күк йөзендә, якты нур бөркегән балкышлар кабатланып тора… Төптән уйласаң,  яшәешебездә дә әнә шундый балкышлар була бит. Төрле кысылуларга әрнеп, авыр кичерешләргә бирелеп  йөргән бер вакытта балкыган көннәр туа, шулчак җырлыйсы, кемгә дә булса җылы сүз әйтәсе килә. Тарихка күз салсаң,  төрле яктан кысылган, кимсетелгән халкым  язмышында да  мондый кичерешләр булган. Һәм шундый бер вакытта  милләтебезне яктыртучы әдипләребез Гаяз Исхакый, Габдулла  Тукай, Галиәсгар Камал, Дәрдмәнд, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимовлар нуры балкыган. Телен, тарихын саклаган, үз йөзен югалтмаган халык ничек көчле булмасын ди! Нинди генә авыр вакытларда да китапка мәхәббәтен, белем алуга омтылышын саклаган халык белән ничек горурланмыйсың?!

Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә күпме бай мирас һәм тәҗрибәгә ия без?! Сокланырлык та, горурланырлык та! Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйпат Алпаров, Галимҗан Ибраһимов - бу исемнәр әле бик азы гына! Бу олугъ мөгаллимнәребезнең эш-тәҗрибәләренә таянып, күпме буыннар тәрбияләнде!

Әйе, үткәннәргә таянып, киләчәкне төзү мөһим. Ә киләчәкне төзүчеләребез кем?  Һичшиксез, укытучыларыбыз. Безгә алмаш әзерләүче, киләчәкне хәзергедән дә яхшырак итеп корырлык балалар тәрбияләүче, алар – укытучылар!

Укытучы - үткәннәргә таянып киләчәк буынны тәрбияләүче генә түгел, ә замана белән янәшә атлаучы да. Ул - бүгенге көндә, галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Галим, чөнки “балаларның теле кыңгырау, гел чыңгылдый, ява мең сорау”. Актер, чөнки хәзерге заман балалары бертөрле, эмоциональ булмаган сөйләмне кабул итмиләр.  Укытучыга  төрле ситуацияләрдән чыга алу өчен, бик зур актер булырга кирәк. Спортчы, чөнки балаларның сәламәтлеге турында кайгырту укытучы, мәктәп өстендә. Психолог, чөнки укучыларның кичерешләрен, борчу-мәшәкатьләрен, психологиясен аңламыйча, дәрес биреп, бала тәрбияләп булмый.

Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы -дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче. Һәр укучы үзенчәлекле. Укытучы аларны аңлый белергә, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш.

Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, проблема куюдан башлана. Алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.

Сыйныфта утыручы 16 бала - ачылмаган 16 йозак. Ә ачкычын укытучы үзе таба. Бары тик фантазиясен генә эшкә җигәргә кирәк.

Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”- дияргә яратам мин. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч. Аның диварлары, дәрестән соң, шомартыла, тигезләнә. Йорт күз явын алырлык булып матурая, үсә бара.  Бу – минем эш нәтиҗәм.

Минем укучыларымның да киләчәге матур булыр, мин моңа ышанам!

        Җиңелмичә җирдә яшәр өчен

Яну кирәк уттан көчлерәк

Яшәешне саклап кала бары

Саф намуслы, чиста пакъ йөрәк.

 

Үз язмышы аның үз кулында:

Киләчәген күрәм алдан ук,

Якты маяк булып әйди алга

Адашмас ул барыр юлында.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе: "Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 508 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.01.2016 614
    • DOCX 37 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Макарова Ирина Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Макарова Ирина Александровна
    Макарова Ирина Александровна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 25287
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Психологическая работа с эмоциональными и поведенческими проблемами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека

Мини-курс

Искусство звука: путешествие по музыкальным жанрам

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе