Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Биология / Статьи / Эссе участника конкурса "Лучший сельский учитель"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Биология

Эссе участника конкурса "Лучший сельский учитель"

библиотека
материалов

Нафикова Халидә Гарифовна

РТ, Түбән кама районы, Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификация категорияле география- биология укытучысы. 35 ел пед. стаж.

Без табигать баласы.”

Без табигать баласы. Иксез – чиксез галәм киңлекләрендә бары тик Җир планетасында гына тереклек бар. Ул тереклек төрле-төрле формаларда суда, һавада, җирдә тереклек итәргә җайлашкан.Һәр җан иясенең үзенең акыл дәрәҗәсе. Һәр җан иясе табигатьнең гомуми законнарына буйсынып яши. Миллионлаган төр тереклек арасыда бары тик кеше генә югары акыл дәрәҗәсенә ия. Без үзебезнең акылыбызны Җирдә тереклекне саклап калуга юнәлтергә тиеш. Беренче карашка гади генә тоелган бу эшчәнлекнең нигезендә укытучының һәр дәрескә ничек әзерләнүе дә, үзенең фикерен җиткерә алу сәләте дә, һәркемгә бирелгән табигый сәләтнең нечкәләкләрен күрә алу осталыгы да ята. Сабыйларның күңеле ак кәгазъ, мәктәп елларында без укытучылар ул кәгазъне язып тутырабыз.Күренекле галим Ризаэддин Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас “- дигән. Шуңа күрә дә замана укытучысы алдына олы бурыч, изге бурыч баса:”дөнья мәшәкатьләренә карамыйча яшь буынны тәрбияләү” бурычы.

Авыл укытучысының шундый үзенчәлеге бар. Аның укытучы буларак формалашуы шушы авыл таләпләренә никадәр туры килүендә дә исәпкә алына.Аның өчен син мәктәптә генә түгел,бөтен яшәү рәвешең белән дә үрнәк булырга тиеш. Билгеле инде заман алга барганда син дә артта кала алмыйсың.Үземнең эш тәҗрибәсендә генә дә ничәмә –ничә төрле техник чаралар үзгәрде. Шуңа карамастан без барысына да вакыт табарга тырышып эшләдек. Үз вакытына күрә алар барысы да укучыда белемгә омтылыш уяту өчен файдаланылды . Балаларны кайчак ваемсызлыкта гаепләргә теләсәк тә чынлыкта алар җилкәсенә хәзерге чорның бөтен авырлыгы төшә бит. Буыннар арткан саен генетик йөк тә арта. Без боларның барысын да укыту – тәрбия эшендә исәпкә алып эшләргә тиеш дип уйлыйм. Балаларга шәхси якын килү алымын кулланганда аның табигый сәләтен дә, гаилә иминлеген дә исәпкә алырга тырышам.(укучы дәрестә мин көткән кадәр җавап бирмәсә түбән билге куярга ашыкмыйм, үзе белән шәхси сөйләшеп сәбәпләрен ачыкларга тырышам.Кирәк булса кабат аңлатудан да авырсынмыйм. Балага шәхес буларак формалашуга уңай кичерешләр күбрәк булган саен әйбәтрәк икәнен күп мәртәбәләр күрдем. Тәрбия эшендә вак –төяк юк.Һәр нәрсәне күз уңында тотарга кирәк.

Биология дәресләре шул ягы белән үзенчәлекле, һәр теманың бер өлеше укучының тормыш тәҗрибәсе буенча таныш эчтәлеккә ия, син үзеңнең дәресне оештыру формалары белән ул белемне дә дөрес формалаштырырга, ныгытырга , һәм киңәйтергә дә тиеш.Күзәтү, үлчәү, тәҗрибә методлары балаларда зур кызыксындыру уята.Дәрестә балага сыйныфтагы интерьер да белем алырга булышырга тиеш дип уйлыйм. Бу яктан караганда мин сыйныф бүлмәсен төрле үсемлекләрдән, төрле биогеоценозлар:-күл; -чүл бергәлекләре, төрле үсемлек семьялыклары итеп бизәргә тырышам. Темага туры китереп һәрберсеннән файдаланам.

Үз балаң булмаса укучыларны аңлап бетерү мөмкин түгел дип уйлыйм. Яшь вакытта укучыга якын килү бер төрле булса, балаларың үсеп алар сыйныф буйлап күтәрелгәндә син дә рухи яктан үзгәрәсең, тагын да ныграк аңлыйсың. Баланың проблемаларын әни буларак та кабул итәсең. Укытучы ул артист та, оста пешерүче дә, бәйләүче дә, тегүче дә гомумән күп төрле һөнәр иясе булмаса класстан тыш чараларны ничек күңелле оештырыр икән. Ә бит балалар белән рухи якынлык нәкъ шул вакытта күбрәк формалаша. Мин яшьтән шигырьләр язарга яратам.Дәресемдә дә халык аваз иҗатының төрле формаларыннан: -шигырь,мәзәк, әйтемнәрдән файдаланам . Укучыларга әйтәсе – җиткерәсе килгән төп фикерем, яшәү шигарем шушы: - “Тормыштан зарланмыйк , дусларым,булганны саклыйк. Кеше дигән исемгә тап төшермик.Иң зур байлыгыбыз - ул безнең,сәламәт булып, бу дөньяда яшәвебез.”


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 17.11.2016
Раздел Биология
Подраздел Статьи
Просмотров68
Номер материала ДБ-362995
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх