Фатих Кәримгә
һәйкәл коям.
Яшәү көче, яшәү дәрте, яшәү теләге... Каян
көч табасы, каян дәрт аласы, ничек илһам чыганагы булдырасы?..
Мең сорау вә мең газап. Ничек, каян, ни
рәвешле?
Бүгенге яшәеш, галәми көчләр кешене
сораулар алдында калдырды. Алар бихисап. Тән-җан асраудан башлап (ансы да гаеп
түгел ич) яшәү мәгънәсен ачыклауга кадәр. Белмәссең, кайда чынбарлык, ә кайда
чынбарлыктан томанлы пәрдә генә.
Кем ул кеше, кем ул бәндә, кем ул адәм,
кем ул зат, кем ул инсан? Ни өчен телдә шулкадәр сүзләр бар? Очраклымы, әллә
түгелме?
Серле дөнья, серле галәм. Син дә серле
Фатих абый.
Аптыраган үрдәк арты белән чума, диләр.
Инде мин дә күкләргә, йолдызларга, саннарга мөрәҗәгать итәм, закончалык
табарга тырышам, фаразлыйм.
9нчы гыйнвар, 1909 ел. 3 тапкыр 9 саны
очрый. 19 нчы февраль, 1945 нче ел. Тагын 2 тапкыр 9 саны. Барлыгы 5 “тугыз”. Әдәби
талант, корычтай тазалык, физик көч һәм чыдамлылык, шуның өстенә зур рухи көч,
ихтыяр көче – болар барсы да Фатих абыйга һәм 9 санына хас.
Саннар – үзе бер серле дөнья.Ә йолдызлар
ни сөйли соң? Гаҗәп кенә дисеңме! Фатих абыйның йолдызлары – Венера һәм Марс !
Менә каян килә ул яшәү һәм мәхәббәт кәче ! Менә каян килә чиксез энергия,
батыр сугышчы рухы! Ә Венера һәм Марс – болар тагын ике “тугыз”ны бирә. Монсы
очраклымы икән?
Берни дә бу галәмдә очраклы түгел. Әллә
күпме серләр бардыр әле ачасы.
Сокланган саен сокланасы килә.Гаҗәпләнүемнең
чиге юк.
Кәчең белән, рухың белән, иҗатың белән
әсир итәсең Фатих абый! Тик тормаска, эзләнергә, тик тезләнергә түгел, әйе бит,
Фатих абый!
Рәхмәт сиңа яшәү көчең өчен – ул миңа да
көч бирә. Рәхмәт сиңа булганың өчен – сиңа карап, мин бүген үземнең кыйбламны
барлыйм. Рәхмәт иҗатың өчен – ул миңа илһам бирә.
Һәйкәл булып барсын сиңа шушы сүзләрем!
Илгиз Фазуллин –Кунаккол төп гомум белем бирү
мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортостан Республикасының
атказанган укытучысы һәм Мәгариф отличнигы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.