Инфоурок Другое СтатьиЭссе учителя татарского языка "Кыңгыраулы яшел гармун"

Эссе учителя татарского языка "Кыңгыраулы яшел гармун"

Скачать материал

Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун” шигыре  буенча уйлану-тәэсоратлар.

Җирдә тормыш хакына.

           Яз. Госпиталь. Яралы сугышчылар. Фазыл. Авыр халәт: “Үксеп ылыйсы килә”. Газаплардан, яралардан, сугышлардан арынасы килә. Күкрәк читлеге шуңардан кысыла. Иркен итеп тын аласы да матур дөньяларга сокланып кына яшисе иде бит. Ләкин әле сугыш тәмам түгел. Яраларны төзәтеп, сафка басасы, данлы сугышта ахыргача сугышасы бар. Күпме корбан сорар сугыш? Күрешүләр насыйп булырмы? Шик тә керми түгел күңелгә. Фазыл исә искәртеп куюны хуп күрә: үлә калсам, минем кебекне сөярсең, ди.

   Мең сорау вә мең газап. Ләкин сугышчының төшенкелеккә бирелергә хакы юк. Елау егет кеше эше түгел. Үзеңдә көч табарга, сафка басарга, дошманны оясында дөмектерергә кирәк. Күңелгә исә җыр  кирәк, җанны шик –шөбһәләрдән арындырырга кирәк. Аңа дәрт, дәрман, рух күтәренкелеге кирәк! Монда галереялар, театрлар, мәшһүр скульптуралар  да юк. Җан җыр сорый. Яшим дигән җан җыр сорый. Җыр коткара күңелне! “Ярсып җырлыйсы килә! – ди Фазыл.

       Күңел кичерешләрен шагыйрь бик кыска юлларда, ләкин үтемле итеп бирә. “Үксеп елыйсы килә” , “Ярсып җырлыйсы килә” , -ди Фазыл.Тирән сулыш аласы килү дә шигырьдә кабатлана. Бу физик халәт  киеренкелектән килә. Моны билгеләгән шагыйрь бик сизгер һәм игътибарлы да.

        Ни өчен яз, ни өчен яшел гармун, яшел вагон, пәрдәләр ни өчен ал, йолдызлар алтын, гармун кыңгыраулары көмеш? Ни өчен зәңгәр күк, зәңгәр күлмәк? Шагыйрь төсләр белән бик оста эш итә. Бу төсләр барысы да яшәеш, гүзәллек, тынычлык  билгеләре булып тора. Сугыш, яралылар булса да, без кан төсе дә, кара-караңгы-соры төсләр  дә күрмибез. Күзләрне дә шагыйрь кара дими, “шомыртлар кебек” ,  ди.

           Хәрби госпиталь. Яралылар. Сугыш әле тынмаган. Алда данлы көрәш көтә. Ләкин Фатих Кәрим гармун моңын, ямьле кичләрне, саф мәхәббәтне, матур кызларны, гүзәл күренешле кичләрне сурәтли, аларны шактый калку да итә (алтын йолдызлар, мәсәлән).Очраклымы бу?

         Сугыш, кан кою түгел, тереклек, тормыш тантана итәргә тиеш җирдә. Парлар кавышырга, сабыйлар туарга, тормыш дәвам итәргә тиеш. Кыңгырау моңы шуңа чакыра, шуны сөйли түгелме? Яшел гармун, гармун, саратский яшел гармун дип тә аталмаган бу әсәр.Кыңгыраулы гармун. Шул кыңгырау бит инде күңелнең иң нечкә кылларына кагылырга тиеш. Һич тә очраклы  түгел кыңгыраулы гармун. Ә шигырь үзе дә бит шулкадәр кыңгырау моңына якын, җырга әвереләм дип кенә тора,  әйтерсең лә челтер-челтер чишмә агыла, моң чишмәсе. “Әллә нишләтә күңелне” кыңгыраулы гармун моңы. Шул моң сугышчыларның йөрәгенә агыла, ямьле айлы кичләрне , сөйгән ярларны, туган-ускән якларны, туган тупса, туган туфракны искә төшерә. Шул моң батырларны тормышка , яшәешкә өнди. Җирдә тормыш хакына изге көрәш, данлы сугышка омтыла Фазыл да.

        Минемчә, шигырь сугыш чоры әсәре булса да , ул яшәү, мәхәббәт, сөю, батырлык, рухи батырлык турында. Күпме матурлык, күпме батырлык бу әсәрдә!  Сез минем белән килешәсезме?

 

 

 

Кунаккол төп гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Илгиз  Сәйфулла улы Фазуллин

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе учителя татарского языка "Кыңгыраулы яшел гармун""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Таргетолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 273 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.03.2017 537
    • DOCX 14.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фазуллин Ильгиз Сайфуллович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фазуллин Ильгиз Сайфуллович
    Фазуллин Ильгиз Сайфуллович
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 17281
    • Всего материалов: 25

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе