Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Научные работыЭссе Укытучы – олуг зат

Эссе Укытучы – олуг зат

Скачать материал

                                                                                 

                                                                                                    Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

                                                                                                 Сиздермичә ярдәм иткәнсез

                                                                                                        - Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Ф.Яруллин.

Укытучы – олуг зат

Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма 20 елдан артык вакыт узса да, мин мәктәп елларын, мәктәбемне, укытучыларымны, сыйныфташларымны сагынып искә алам. Кайчакта кире мәктәпкә кайтып, бер атна булса да укып карыйсым килә. Миңа укытучыларым, мәктәбем, анда уку ошый иде. Мөгаен шуңа күрә үзем дә киләчәктә укытучы һөнәрен үзләштерергә теләгәнмендер. Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Өйдә күрше кызларын "укыттым": дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы "аңлата" идем. Әнә шул балачак хыяллары, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Казан Дәүләт Педагогия  Институтына татар филология факультетына укырга китерде. Мөгаллимлек  хезмәтемне үземнең белем алган мәктәбем  Биектау районы Чыршы авылында  башладым. Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым  Гатауллина Раушания Вагыйзь  кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык  шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине тагын да ныграк мөгаллим булырга дәште.

Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит. Югары уку йортының татар теле бүлегендә укый башлагач, "Башка фәнне булдыра алмагансыңдыр инде,"- дигән мыскыллы караш ташлап, кинаяле сүзләрен җиткерүчеләр дә табылды. Юк шул, дуслар, башка фәнне булдыра алмаганга түгел, ә нәкъ менә туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин - укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, гөнаһсыз нарасыйларның ап-ак кәгазь кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле милләт сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгаллимнәрен.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш. Балаларны татар телендә бер - берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.

Дәресләремдә күренекле мәгърифәтчеләребез К.Насыйри , Р. Фәхреддиннең педагогик мирасын, халык педагогикасын кулланып, укучыларымның уңай мотивацион эшчәнлеген үстерәм.Мин балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый. Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез.

Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшергә омтылалар.

Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану - шуның ачык мисалы. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү - ят нәрсә. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Ләкин башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Балаларны кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.

Очрашу кичәсендә сыйныфташларымның берсе “Энҗе, яңадан балачакка әйләнеп кайтып булса, укытучы булыр идеңме?” - дип сорады. Мин бер дә икеләнмичә, “Әйе”- дип җавап бирдем... Чыннан да, авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да беренче адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин. Укытучы бит мин!

 Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык авырлыклар югала, күңелеңне хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре биләп ала. Бу бәхет түгелмени?! Урамнан атлап барганда, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан укучыларым да, аларның әти-әниләре дә; инде мәктәпне  әллә кайчан тәмамлап чыгып киткән, хәзер үзләре, гаилә корып, төрле урыннарда намуслы хезмәт куючы элеккеге укучыларым да елмаеп сәлам бирә, туктап хәл-әхвәл сораша. Аларның хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәү дә - минем өчен зур бәхет. Клара Булатованың “ Укытучы бәхете” дигән шигыре минем хис-кичерешләремне сөйли кебек:

 Миңа сорау бирсәләр:

 - Бәхет ни ул?-дисәләр,

 Бәхет - шушы укучылар

 Кеше булып үссәләр.

         Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.

Укытучы һөнәренә мәдхия булган Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре күңелләрне һәрчак күтәрә, илһамландыра. Армый-талмый эшләүче, тынгысыз күңелле укытучыларга зур хөрмәт белән баш ияргә кирәк.

          

           Очар кошлар күккә омтылгандай

Көн дә мәктәбемә юл алам,

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыклары мин салам.

Туган телем – татар теле аша

Тормыш серләренә өйрәтәм,

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән табам бары тәм.

Һәрбер укучымның уңышына

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына,

Алар түгел, гүя мин менәм.

 

                                                                                    Карамова Эльмира Юныс кызы,

                                                                            Казан шәһәре 103 нче урта

                                                                                     гомуми белем бирү мәктәбе”нең

                                                                                                беренче квалификацион категорияле

                                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Проверен экспертом

Общая информация

Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.