Инфоурок Биология Другие методич. материалыЭссе "Минем педагогик осталыгым"

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Скачать материал

Эссе.

Минем педагогик осталыгым.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Авылыбызда балалар бакчасы төзелеп өлгермәгәнгә күрә, әти-әнием эштә, өлкән абыем белән апам мәктәптә булу сәбәпле, тыныч бала булганга микән, мине ялгыз өйдә калдыралар иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа 5-6 яшь чамасы, тәрәзә төбенә менеп, курчакларымны тезеп, “дәрес бирә”, “балаларны укыта” идем. Күрше кызларын,  ике туган сеңлемне “укыттым”: дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы “аңлата” идем. Кечкенәдән үк рәсем төшерергә, китаплар укырга, кечкенә күләмле шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр язарга яраттым. Туган телгә мәхәббәтне беренче булып дәү әнием, соңыннан беренче укытучым – Тәслия апа, 10-11нче сыйныфларда класс җитәкчем - рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Галиуллина Гөлшат Әхәт кызы этәрде. Алар туган телгә мәхәббәт тәрбияләмәсә, тел-әдәбият укытучысы булып китәр идем микән?                                                                             

  Югары сыйныфларда ук мин рәсем укытучысы булам дип хыялландым. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Яр Чаллы педагогия институтына китерде.

Әллә рәссам буларак тәҗрибәм җитмәде, әллә язмыш шулай кушканмы, 

мин “Портрет” имтиханын “5ле” билгесенә, әмма “Натюрмортка” баллым җитмәгәнгә күрә, әлеге уку йортына керәлмичә калдым. Шул вакытта мин бик борчылган идем: “Алсу, син кая кермәкче буласың? Син бит “самоучка”, рәсем түгәрәгенә йөрмәгән (ахрысы, ул мәктәптә булмагандыр да әле), абитуриентның күбесе сәнгать училищесын тәмамлап килгән бит”, дип  шулай үз-үземне юаттым. Шул вакыт, әнием: “Бәлки, рәсем түгел, ә бүтән фәнне сайларга кирәктер”, ә әтием: “Бер ел өйдә ятып булмас, һөнәр алырга кирәк бит”, диюләре булды. Август урталары иде, күрше Флүза апа Бөгелмә педагогия училищесында татар теле бүлегенә һаман да студентлар җыялар дигәч, аптырамыйча аттестатымны алып шунда юл тоттым. Өч ел дәвамы эчендә мин башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә хәзерләү квалификациясен алдым.   

Мөгаллимлек хезмәтемне туган авылым мәктәбендә башладым. Менә 8,6 ел инде балалар арасында.

Мин туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин – укытучы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына минем ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Дәресләремне компьютер технологиясез һәм мультимедияле презентацияләрсез күрә алмыйм. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам. Бу, әлбәттә, видеоязмаларны гадәти карау гына түгел, үзем видеопрезентацияләр төзи башладым. Методик тупланмаларымда алар инде байтак җыелды.

“Туган тел” түгәрәге белән җитәкчелек итәм. Гомумән, балаларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирәм. 7 нче сыйныф укучысы Саттарова Изилә белән Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты буенча презентацияләр конкурсында катнашып лаеклы 2 нче урын яуладык (2013), 4 нче сыйныф укучысы Мотаев Илназ белән  “Газиз туган җирем” дип аталган фантастик хикәясе белән Клара Булатова исемендәге Премия бүләкләү бәйгесендә катнашып, “Әдәби әсәр” номинациясендә бөек шагыйрә исемендәге III дәрәҗәдәге Премиясенә лаек булдык (2014). Укучыларымның урын алуы, шулкадәр сәләтле булуларына сөенеп бетә алмыйм.

Хезмәт эшчәнлегем дәверендә бер чыгарылыш булды. Биш бөртек кенә иде бит алар. Шуңа да карамастан, укучыларым үз юлларын табып, гүзәл кызларыбызның икесе дә – югары уку йортында белем ала, ике егет армия сафларында булып, берсе – мебель кибете җитәкчесе, икенчесе – шофер булып эшли, ә өченче егетебез – музыка училищесында белем алып, ансамбльдә хезмәт итә. Хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфның җитәкчесе булам. Берничә айдан аларны олы тормыш юлына озатасы ...

Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?”- дигән сорау килә. Табибәме? Каннан куркам. Сатучымы? Акча санаганда буталам. Бухгалтер, экономистлар да минем өчен түгел. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр идем.

...Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым... Бәхетле кеше мин! Искә алып сөйләр сүзләр бар, яраткан хезмәтем, мине җир йөзенә тудырган кадерле  әтием белән әнием, газиз кызларым, иң зур терәгем - тормыш иптәшем.

”Тормыш йомгагын яңадан җыя аласың, үзгәртәсең килсә,  үзгәрт язмышыңны”,- дисәләр, беләсезме нишләр идем? Беләсез, билгеле. Бернәрсәне дә үзгәртмәячәгемне беләсез. Мин бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт итәр өчен туган. Укытучылык - тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Мин шуның белән яшим, сулыйм, яратам. Минем өчен иң зур бүләк  – белемле укучымның җылы карашы. Мине Ютазы районы Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Яковлева Алсу Тәгъзим кызы, дип танырсыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе "Минем педагогик осталыгым""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 276 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.03.2015 824
    • DOCX 17.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязева Алсу Тагзимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязева Алсу Тагзимовна
    Гилязева Алсу Тагзимовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 30656
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика подготовки к ЕГЭ по биологии в соответствии с новой структурой и содержанием КИМ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по биологии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 556 человек

Курс повышения квалификации

Организация и руководство учебно-исследовательскими проектами учащихся по предмету «Биология» в рамках реализации ФГОС

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 325 человек

Мини-курс

Эффективное управление электронным архивом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Договоры и их правовое регулирование

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе