Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭссе"Заманча җиһазландырылган эш кабинеты-укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт"

Эссе"Заманча җиһазландырылган эш кабинеты-укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт"

Скачать материал

 

Заманча җиһазландырылган эш кабинеты-укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт.

Мәктәп ул-балаларның фикерләрен формалаштыручы остаханә.

                                                                                                   Анри Барбюс                                                  

   Бөтен мәктәп, Анри Барбюс фикере буенча,  укучыларыбыз өчен остаханә булса, кабинетлар  - алар иң күп вакытларын уздыра торган, күп ачышлар ясый торган  аерым бүлмәләр ул.

   Үзенең эш кабинетында укытучы белем биреп кенә калмый, ә башка бик күп эшләр белән шөгыльләнергә дә мәҗбүр. Ул - уйлап табучы да, төзүче, җыештыручы да. Үзенең икенче өендәге кебек ул анда үзенең ярты йөрәген һәм, сер түгел, ярты акчасын да калдыра.

   Мәктәп- һәр укытучы кебек минем өчен дә икенче өем, монда минем сизелмичә ике дистә елым үтеп киткән. Күзләремне бәйләсәләр дә, бер дә ялгышмыйча,  үз кабинетыма юл табармындыр төсле. Бәхетемә, кечкенә генә булса да, үз кабинетым бар. Ни өчен “бәхетемә”димме? Чөнки мәктәптә үз кабинеты булмаган укытучыга бик авырга туры килә:  барлык уку әсбапларын күтәреп, бер кабинеттан икенче кабинетка   күчеп йөрергә кирәк.                                                                                                                                               Мин татар теле кабинетының хуҗасы. Мәктәпкә мин иртә килергә яратам, чөнки әле иртә белән мәктәп коридорлары буш, кат араларында тыныч. Минем кабинетыма менеп җитү өчен, кырык дүрт баскычтан күтәрелергә кирәк, чөнки минем кабинетым өченче катта. Әкрен генә ишегемне ачып керәм, утымны кабызам. Кызганычка каршы, туктап калам һәм хыялга чумам. Нинди хыллар дисезме? Билгеле, заманча җиһазландырылган эш кабинеты турында. Менә хәзер шул хыялларым дөньясына сезне дә алып керәм.

  Бүгенге көндә татар теленең иҗтимагый функциясе киңәя, тәрбияви роле үсә. Татар баласы татар мәктәбендә ана телендә белем һәм тәрбия ала, үз милләттәшләре белән аралаша; алдагы буыннарның бай тәҗрибәсе, тарихы, гореф – гадәт, йолалары белән таныша; фикерләү сәләтен үстерә; сөйләмә һәм язма тел культурасын баета; уку предметларының башкаларын да ана телендә үзләштерә ала.  Боларның барысы да татар укучысын җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый.

Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер -берсеннән шактый аерыла. Шәһәр җирлегендә яшәүче татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар.

Рус телендә сөйләшүче балаларга мәктәптә татар телен өйрәтүнең максаты шул: балага татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аны татар телендә ирекле аралашырга өйрәтү, аңа татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерү.

Рус мәктәбендә татар теле кабинетын, татар телен өйрәнүче татар һәм башка милләт балаларын истә тотып, укыту һәм өйрәтү максатларының үзенчәлекләренә ярыштырып җиһазлау кирәк.

Таләпләргә татар теле һәм әдәбияты предметын укыту процессын тәэмин итүче материаль - техник чаралар да, китапханә фонды, компьютер һәм мәгълүмат чаралары, аудиовизуаль чаралар керә.

   Сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле булган чараларның, техник җиһазларның һәм башка әсбапларның саны һәр сыйныфта укучы балаларның уртача саныннан чыгып билгеләнә дип уйлыйм.

     Заманча җиһазландырылган Татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

   Заманча җиһазландырылган татар теле кабинеты алдында торган бурычлар:

-         гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында татар  теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;

-         белем бирү процессына заманча педагогик һәм  информацион технологияләрне кертү;

-         белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру;

-         мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;

-         татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү.

Укучылырның мөстәкыйль эшләрен оештырганда, тел турында фәнни -популяр әдәбиятны кайдан алырга, язучылар иҗаты буенча библиографик һәм фәнни - теоретик белешмәләрне ничек үз кулында булдырырга ? Бала шундый сорауларның барысына да җавапны татар теле кабинетында табарлык  булсын. Хыял, хыяллар... Әллә кайларга барып җиттегез ... Тормышка ашмаслык хыяллар дисезме?  Чыннан да, кызганыч, бүгенге көндә болар барысы да минем өчен хыял гына булып калалар.  Ләкин мин кабинетымда заманча технологияләр юк дип кул кушырып утырмыйм, бөтен булган материалларымнан файдаланып, ноутбугым ярдәменә рус балаларына белем бирергә омтылам. Кабинетымны чиста, пөхтә тотарга тырышам, күп гөлләр үстерәм. Укучыларым кабинетымда бик теләп белем алалар .Ә  өметләр зурдан: мин дә хөкүмәтебез уяныр, татар теленә дә карашлар үзгәреп, татар теле укытучыларына да, зур, якты, заманча җиһазландырылган кабинетлар бирерләр дигән хыял учагында янам.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе"Заманча җиһазландырылган эш кабинеты-укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 403 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.10.2015 834
    • DOCX 22.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мамакова Раушания Минневакифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 6022
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 91 человек

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 81 человек