Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Эзләнү - тикшеренү эше "Сугыш чоры балалары"

Эзләнү - тикшеренү эше "Сугыш чоры балалары"

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Суыксу урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе










Эзләнү - тикшеренү эше


Тема: Сугыш чоры балалары


Исмәгыйлова Нурзиянең гаилә архивына нигезләнеп эшләнде.












Автор: Кадырова Йолдыз Илнур кызы,

Биектау муниципаль районы,

Суыксу урта гомуми белем мәктәбе,

10 нчы сыйныф укучысы



Фәнни җитәкче: Биектау муниципаль районы,

Суыксу урта гомуми белем мәктәбе,

I квалификацион категорияле

тарих укытучысы

А.Б. Закиров





Суыксу – 2015


Эзләнү - тикшеренү эшемнең максаты:

  • Сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу, әби-бабайлар турында күбрәк материал туплау.


Бурычлары: 1 Сугыш чоры баласы -Исмәгыйлова Нурзия апаның язмышы белән бәйле материаллар туплау;

2) Суыксу авылы тарихыннан кирәкле мәгълүматларны алу;

3) Сораштырулар үткәрү , истәлекләрне туплау, мәгънәсенә төшенү.




Урыны: Биектау муниципаль районы, Суыксу авылы


Вакыты: 2015 нче елның гыйнвар – февраль айлары


Күләме: 12 бит

























Эчтәлек




1. Эзләнү - тикшеренү эшенең максаты, бурычлары........................ 2 бит

2. Кереш. Сугыш...Нинди шомлы һәм авыр сүз бу!.......................... 4 бит

3.Төп өлеш. Безнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.................... 4-7 бит

4. Нурзия апаның сугыштан соңгы хатирәләре ............................. 7-8 бит

5. Йомгаклау ........................................................ 8-9 бит

7. Кулланылган әдәбият................................................................ 9 бит

8. Кушымта................................................................................ 10-12 бит



























Кереш

Әй ул көннәр!

Йөрәк - бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сугыш... Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән.

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык...

  Эзләнү - тикшеренү эшемне дә менә шушы күзлектән чыгып яздым.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы... Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар - җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

Эшемнең максаты да, без, бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы тормыш юллары турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.  

Минем туган авылым да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмаган. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык. Кызганычка каршы елдан ел сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары кими бара. Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. ”Әти” дип әйтергә тилмерткән, аларның балачагын, киләчәккә өмет - хыялларын җимергән. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар - юлдашың, язмышың... Алар бүген дә әти рухы белән яши.



Безнең язмыш сугыш уты белән үрелгән



Әй, язмыш, язмыш... Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Мин 1937 нче елның 1 нче гыйнварында Дөбъяз районы Суыксу авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш башланганда мин әле кечкенә, нибары дүрт яшьтә генә идем “ – дип, сөйләп китте авылдашым Нурзия апа, сугыш турында хәтирәләрен барлавын үтенгәч.

Әтием Газизов Исмәгыйл Газиз улы 1912 нче елда туган. 1941 нче елның 2 июнендә сугышка китә (Кушымта 1). Әниемә нибары бер хат юллый ул. ”Исән чыгып булмас, ахры... – дип өзгәләнеп яза. Шул көннән башлап, бернинди хәбәре дә килми, хәбәрсез югала. Әнием Рабига Гариф кызы берсеннән-берсе нәни 2 бала белән кала. Миңа ул вакытта 4 яшь, энемә 6 ай була. Әтиләрне кырдан дәшеп алганнар, әни ашарга әзерләп йөргән вакыты булган. Син аяк астында буталып комачаулап йөри идең - дип, сөйли иде әнием. Сугыш башлану турында хәбәрне дәү бабам белән дәү әбием кырда ишетәләр. Әтине сугышка озатканда хушлашыр минутлар җиткәч, әткәй мине кочагына алып яраткан. Кысып – кысып кочаклаган, - дип искә ала иде әнием. Әткәй киткәннән соң бөтен эш әнием өстендә кала. Тормышны алып барырга кирәк бит. Үзем бәләкәй генә булсам да, энем Искәндәрне карарга булыштым. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризык булды. Кырга әниләргә ярдәм итәргә бардым, мал-туарны да карадым - бер генә буш вакыт та булмады. Әниләр көнне – төнгә ялгап, “Барысы да Җиңү өчен!”- дип эшләделәр, оекбашлар бәйләделәр, иген үстерделәр. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтте. Көн артыннан көннәр үтте. Беркөнне хат ташучының йөзен күреп, барыбыз да аптырашта калдык. Әтиебез хәбәрсез югалган дигән хәбәрне җиткерде ул безгә. Шул көннән башлап тормыш тулысынча дәү әбием, дәү әтиемә төшкән. Ләкин минем дәү әтием тырыш, тыйнак кеше булган. Тормыш дәү әтиемә җиңелдән бирелмәгән. Кечкенә чактан дәү әтием атлар яраткан, көлтә керткән чакта бәхетсезлеккә очраган - ул терсәктән өстерәк җирдән уң кулын югалткан - дип сагышлы күзләре белән Нурзия апа миңа карап ала да, күз яшьләрен сөртеп куя.

Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш Нурзия апаның да язмышы. Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Әйе, әтисез үсүнең ачысын әле дә оныта алмый Нурзия апа. Черек бәрәңге күмәчен ашый алмыйча: “Әни, бигрәк ачы бит, тамактан үтми, ипи бир инде!”- дип, елап утырганнары әле кичә генә булган кебек. Әле ярый күршеләребез хәллерәк булды, сугыштан аларның гаилә башлыклары кайтты. Без, ятимәләр, күршеләрнең идәннәрен юган, аларга булышкалаган булып, тамак туйдыра идек. Әле дә хәтеремдә: күршебез бер телем ипи бирде. Яртысын мин ашадым, яртысын энемә дип әни яшереп куйды. Әнә шулай гомер буе “Әти” дип дәшәргә ,әти кешенең көчле канаты астында сыенырга тилмереп үсәләр балалар.

Авылда ашарга азык, кияргә кием булмаган. Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык. Әле кечкенә булуына карамастан, әнисе белән басуга йөргән, урак урган, кечкенә энесен карарга булышкан. Сугыш беткәннән соң, Нурзия апаның тормышы тагын да краңгылана. Әнисе Рабига апа ике баласын калдырып, күрше авылдагы бер абыйга кияүгә чыгып китеп бара. Аның яңа тормыш иптәше балаларын үзе белән алып китәргә рөхсәт итми. Алар бөтенләй ятим калалар. Нурзия апа үзенең энесе Искәндәр белән (Кушымта 3) әби – бабай кулында үсә (Кушымта 4).

Сугыш бетсә дә, тормыш көннән көн катлауланган. Барлык кеше дә авыр хезмәт башкарган, рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: басу да сукалаган, үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар. Сугыш чорында балачагы туры килгән Нурзия апа тырыш, булдыклы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше. Шундый авыр сугыштан соңгы чорлардан соң да ул үзенең тормышта юлын тапкан.



Нурзия апаның сугыштан соңгы хатирәләре

Нурзия апа 1946 нчы елны Суыксу мәктәбенә укырга керә (Кушымта 2). 1953 нче елны җиде классны тәмамлап, Суыксу мед.пункытына санитарка итеп алына. Ә 1954 нче елның июнь аенда сабыр, тыйнак, эш сөючән кызны авыл советына сәркатип итеп эшкә күчерәләр. Эшләү дәверендә 1955 нче елдан 1971 нче елга кадәр авыл советы депутаты булып тора. Нурзия апаның ядъкәр сандыгындагы мактау кәгазьләрен санап бетергесез. 1973 нче елның 1 нче сентябреннән 1978 нче елга кадәр “Ульянов” колхозында эшли. Район һәм авыл җитәкчеләре Нурзия апаның эшләгән эшләрен югары бәялиләр. Нинди генә эшкә тотынса да, үз эшенең остасы була ул. Бер эштән дә куркып, югалып калмый. 1978 нче елдан 1988 нче елга кадәр колхозда баш хисапчы булып эшен дәвам итә. 1988 нче елдан 2002 нче елга кадәр Суыксу мәктәбенә җыештыручы булып эшкә алына. 1992 нче елның 1 нче маеннан Нурзия апаны зурлап лаеклы ялга озаталар. Тормыш иптәше Шарафиев Борһан абый белән берсеннән берсе акыллы, эш сөючән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Нурзия апаның бусагасыннан янә кайгы керә. 2001 нче елда авырып, тормыш иптәше Борһан абый да үлеп китә. Аны җирләп озак та үтми, энесе Искәндәр абый да Нурзия апаны калдырып, бу дөньядан китеп бара. Яшәү дәверен дә әдәм баласы ниләр генә күрми! Нурзия апаны да язмыш төрле яклап сыный. Ярый әле Ходай матур тормышны картлык көнемә биргән - дип, дога кыла. Бүгенгесе көндә Нурзия апа кадерле әни, кадерле дәү әни. Аның 3 кызы, 2 кияве, (олы кияве 1999 нчы елда үлә) 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Биш вакыт намазын укып, Ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Авыл халкы Нурзия апаны хөрмәт итәләр, яраталар.

Пенсиябез яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.
Еллар үтте. Инде үзебез әбиләр булдык. Гомер көзенә кереп барыш. Үткән авыр елларны еш искә алам, йокыдан куркып уянам. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, каргыш, сагышлары таралсын иде -ди, Нурзия апа, күз тамчыларын сөртә – сөртә.
 
Балакайлар! Сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күргән. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз – дип, безгә изге теләкләрен теләп, мине юлга кадәр озата чыкты Нурзия апа.





Йомгаклау



Толларның күзендә,

Ятимнәр йөзендә

Сугышның шәүләсе бар һаман.

Күңелдә шом яши,

Җәен дә җан өши -

Сугышлар булмасын яңадан!



Эзләнү – тикшеренү эшемне тәмамлагач, уйга чумдым.

И, Ходаем! Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән.

Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез - бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик, кешеләр!

Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак - бәхетле балачак.

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.






Кулланылган әдәбият



1. Дети – герои Великой Отечественной войны. – М. Дрофа-плюс - 2007.

2. Дәһшәтле чор балалары. – 15 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.

3. Сугыш чоры балалар әдәбияты.- 15 томда. Т 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010.

4. Гаилә архивындагы фотолар.
















Кушымта 1

hello_html_7389d38b.png
















Сулдан беренче: Нурзия апаның әтисе – Газизов Исмәгыйл Газиз улы


Кушымта 2


hello_html_m54c55dc.png


















Беренче рәттә: өченче укучы – Сугыш чоры баласы Нурзия апа

1947 нче ел, 2 нче класс





Кушымта 3

hello_html_m64d9cef6.png




















Нурзия апа энесе Искәндәр белән


Кушымта 4

hello_html_205dbc56.png




















Нурзия апа энесе Искәндәр белән дәү әнисе һәм дәү әтисе гаиләсендә

Кушымта 5


hello_html_7a9b2861.png


















Авыл советында сәркатип булып эшләгәндә


Кушымта 6

hello_html_3da16da6.jpg




















Нурзия апа Колшәриф мәчетендә

Заявка

для участия в районном конкурсе исследовательских работ учащихся,  посвященного 70 - летию Победы в Великой Отечественной войне в 2014/15 учебном году

МБОУ Суксинской СОШ

Название работы

автор

ОУ

класс

руководитель

телефон

1.

«Дети войны»

Кадырова Юлдуз

МБОУ «Суксинская СОШ»

10

Учитель истории

Закиров А.Б.

89050398038









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 14.09.2015
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1235
Номер материала ДA-045236
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх