Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Эзләнү - тикшеренү эше. "Туган ягымның зәңгәр күзләре"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Эзләнү - тикшеренү эше. "Туган ягымның зәңгәр күзләре"

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе"





Авылымның күлләре







Әзерләде: Түбән Наратбаш төп мәктәбенең

4 сыйныф укучысы Вәлиева Алсу

Җитәкчесе: Түбән Наратбаш төп мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова И.М.









2015 ел

Эзләнү-тикшеренү эшенең эчтәлеге:



I. Кереш - 3 бит Туган авылым күленең матурлыгы. - 4 бит

II. Төп өлеш. “Туган авылымның зәңгәр күзләре”. - 5 бит

- “Зур күл” - 5 бит

- “Әпши күле” - 6 бит

- “Кечкенә куак күле” - 7 бит

- Башка күлләр турында мәгълүмат. - 8 бит

III. Йомгаклау. - 9 бит

Сулыкларыбызның суы тоныкланмасын!”

IV. Кулланылган материал. - 10 бит

V. Кушымта. -11 бит

















I.Кереш өлеше.

Эзләнү-тикшеренү эшенең темасы : Авылымның күлләре

Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге: Ни өчен без бу теманы сайладык соң? Безнең туган авылыбызда күлләр бик күп. Авылыбызның күлләренең ничек килеп чыгышы турында, аларның ни өчен шулай аталуын белергә теләдек. Бу күлләрдә һәм аның тирәсендә нинди үсемлекләр үсүен, нинди балыклар, кошлар, су хайваннары яшәвен беләсебез килде. Сулыкларның пычрануын, саегуын күреп аларга сакчыл караш булдырырга кирәклеге турында башка кешеләргә дә җиткерергә кирәк.

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты: Авылым күлләрен өйрәнү, аларга сакчыл караш булдыру.

Эзләнү-тикшеренү эшенең бурычлары:

1. Авылыбызның күлләренең килеп чыгышы турында материаллар табарга,

аларның ни өчен шулай аталуын ачыкларга .

2. Бу күлләрдә һәм аның тирәсендә нинди үсемлекләр үсүен, нинди балыклар, кошлар, су хайваннары яшәвен күзәтергә , өлкән кешеләрдән сораштырырга.

3. Күлләрнең зурлыгын, формасын күзәтеп ачыкларга, чисталык торышын тикшерергә, фотосүрәткә төшерергә.

4. Сулыкларга сакчыл караш булдыруга презентация ясарга, буклет төзергә.

Эзләнү-тикшеренү эшенең гипотезасы: Безнеңчә, авылыбызның күлләренә бездән ярдәм кирәк.

Эзләнү-тикшеренү эшенең   алымнары:

1.Күзәтү. 

2.Архив материаллары куллану.

3. Сораштыру.

4. Интернет-ресурслар куллану.

Эзләнү-тикшеренү эшебезне башкарганда, архив материалларыннан Түбән Наратбаш җирлегенең планын таптык. Интернет-ресурслардан Буа районы җирлегенең картасыннан "Зур күл" не билгеләдек.

Туган авылым күленең матурлыгы.

Безнең туган ягыбызның табигате бик матур. Үзенең катнаш урманлы - Каш тавы, авылыбыздан ерак та түгел җәелеп аккан Зөя елгасы, иркен яшел болыннары, мул уңышлы киң кырлары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Ә авылыбызның янәшәсендә генә ике авылны бергә тоташтырып, аның халкын тагын да берләштереп торучы "Зур күл"ебез бар безнең.

II. Төп өлеш.

Авылымның "Зәңгәр күзләре"

Авылыбызның яме, җирнең җаны кебек һәм яшәеш өчен бик кирәк булган күлләребез барыбызга да газиз, кадерле. Чөнки, бу дөньяда сусыз бер генә җан иясе дә, бер генә көн дә яши алмый.

"Зур күл"нең "ашказаны" дигән урынында Бөек Ватан сугышына кадәрге елларда колхозның яшелчә бакчасы булган. Анда карбыз, кавын, кыяр, помидор, турнипс, топинамбур (бәрәңге, озын сабаклы, чәчәге көнбагышныкына ошаган) үстергәннәр. Бу яшелчәләрне шушы "Зур күл" суын сибеп үстергәннәр. Колхозчыларга хезмәт көненә арба-арба яшелчә бирә торган булганнар. Ул вакытта бу күл бик тирән булган, урыны-урыны белән аның тирәнлеге 5 метрга кадәр җиткән. Күлнең тирән җирләрендә чоңгыллар да булган. Суы бик тә чиста, үтә күренмәле һәм бик тәмле, йомшак булган. Авыл халкы эчәргә дип шушы күлдән су алып кайткан. "Зур күл"нең чишмәләре дә бик күп булган. Бикмураздагы Гөлсем апа бакча башында 7 чишмә, Борһан абыйлар , Кәлимуллин Сөләйман абыйлар башында күл төбендә чишмәләр күп булган. Күлнең эчендә ак төнбоек, сары төнбоек тирбәлә. Әле нинди генә балыклар юк күлебездә: ак кәрәкә, сары кәрәкә, карабалык, чуртан, ратан, чабак балыклары, су күсесе кебек су хайваннары да бар. Язын туган якларына кайткан кыр казлары, кыр үрдәкләре, челән, аккош, бытбылдык һәм башка бик күп төрле кошлар тавышы белән күл буе гөрләп тора. Күлнең аргы ягында борынгыдан килгән татар халкының "Сабантуй" милли бәйрәме үткәрелә.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта күлнең суын эчү мөмкин түгел, хәтта су коенучы да юк, чөнки аны чистартырга кирәк.

Әпши күле тарихы

"Әпши күле" авылдан ерак түгел болынлыкта урнашкан. Ул бик тирән күл булып санала, аның тирәнлеге элегрәк 6-7 метрга кадәр җитә торган булган, ә хәзерге вакытта абыйлар үлчәве буенча 3-4 метр тирәнлектә. Ул овал формасында. Күлнең янында юан гына тал агачы үсә. Камышлар, ак һәм сары төнбоек та үсә анда. Балыкларга да бай бу күл. Хәзерге вакытта бу күл тирәсе авыл халкының эшләп аргач иң яратып ял итә торган урыны ул. Чиста суында рәхәтләнеп су коенырга да була.

Ләкин кайберәүләр аны да пычраталар: чүп-чарларын җыеп калдырмыйлар.

"Кечкенә куак күле"

"Кечкенә куак күле" Түбән Наратбаш авылының Үзәк урамында урнашкан. Ул овал формасында. Аның тирәсендә элек колач җитмәслек өянкеләр үскән. Бу күлдә балыклар аз булган, ә бакалар бик күп булган. Бу күлне 3 ел элек казытып тирәнәйттеләр. Әлеге күлгә һәр елны диярлек язын 1 пар челән кайта. Алар бу күлгә үзенә бертөрле ямь биреп торалар. Соңгы елларда бу күл тирәсендә яшәүчеләр ак кәрәкә балыкларын үрчеттеләр.

Башка күлләр турында кыскача мәгълүмат.

Авылыбызда тагын "Торна сазы", "Бабай тамагы", "Кәҗә кырлыганы", "Чеби күле", Күдергән", "Бәгелдек", "Хәким бабай күле" дигән күлләр бар.

Авылыбыздан ерак та түгел "Торна сазы" дигән күл булган. Анда торналар ял итәргә төшә торган булган. Соңрак ул сазлыкка әйләнгән. Шуңа күрә ул “Торна сазы” дип аталган да. Ә 3-4 ел элек кенә әле авылыбызның фермеры Кадыйров Фәнил Фәһим улы ул сазлыкны эшкәртеп, сөреп чәчү кырларына әйләндерде.

Ә менә Наратбаш авылының Интернационал урамындагы Хәким бабай өе каршында гына "Хәким бабай күле" бар. Аны 3 ел элек Хәким бабайның оныгы казытып, тирәнәйтеп куйды. Бу күлдә дә кәрәкә, ратан кебек балыклар үрчи, бакалар тереклек итә. Җәй буе хуҗалык үрдәк-казлары шушы күлдән кайтып керми. Шуңа күрә бу күлнең суы пычрана.

Бикмураз авылындагы 2 нче Яшьләр урамындагы "Чеби күле" бик борынгыдан калган күл. Ул озынча овал формасында. Бу күл бик саеккан иде. Күлнең каршында гына яшәүче Вәлиев Рамис абый 4 ел элек күлне казытып аңа яңа гомер бирде. Хәзерге вакытта бу күлдә җәй көннәрендә балалар су коенып мәш килә, аларның шат авазларыннан күл буе гөрләп тора. Бу күл ни өчен шулай атала соң? Чөнки балалар су коенганда бу күлнең суы нәни чеби кебек сап-сары була.

Чеби күле” нә якын гына булган "Бакуч күле" атамасы үзеннән үзе килеп чыккан. Бакуч кушаматлы Каюмов Сөнгатулла бабай нәкъ бу күлнең каршында гына яшәгән. Ул бу күлне карап, чистартып торган. Аны хәзерге вакытта да уллары казытып тирәнәйтеп торалар. Безнең укытучы Илсөяр апабыз да бала чакта шушы күлдә су коенып үскән. Бу күл формасы буенча түм-түгәрәк күл. Ләкин соңгы елларда бу күлнең суы бик күпкә кимегән.

Авылыбызда тагын "Бабай тамагы", Кәҗә кырлыганы", "Бакуч күле", "Күдергән", "Кыр күле" дигән күлләр бар.

Күлләребез бар кешегә уңайлыклар тудыра. Ләкин соңгы елларда бу күлләрнең суы бик күпкә кимегән, пычранган. Аларга бездән ярдәм кирәк.

III.Йомгаклау.

Эзләнү-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре:

Безнең күзәтүләрдән, сораштырулардан, тикшеренүләрдән күренгәнчә без авылыбыз күлләре турында күп кенә материал таптык, аларны өйрәндек , җирлегебездәге күлләрнең торышы бик үк яхшы түгеллеге ачыкланды, күпчелек күлләргә безнең ярдәм кирәк. Без күлләребезне өйрәнүебезне тагын да дәвам итәчәкбез. Барлык күлләрне өйрәнеп, алар турында җитәрлек материал туплагач брошюра яки китап итеп бастырып чыгарырга да хыялыбыз бар. Ә иң мөһиме – сулыкларны саклау буенча эшне җәелдерергә уйлыйбыз! Аларны чистарту кирәк. Авыл халкына да шушы теләкне җиткерәчәкбез.



Кулланылган әдәбият:

1.“Авыл тарихы, сугыш һәм хезмәт даны музее” архивыннан алынган материаллар, авыл күлләренең планы.

2.К.М. Зарипов,Табигать белеме, Дүртеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, “Мәгариф”, 2011

3.И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимова, Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, Казан , “Мәгариф”, 2007.

4.Закиров И.М., Мустаев Ш.А., Харисов Р.М., Садретдинов А.К., Ахметзянов И.Г., “Буа ягым –Тау ягым, Буинские просторы”, “Идел-Пресс”, 2000.

5.Буинск, карта. http:|| tochka-na-karte.ru



















Кушымта

1. “Зур күл” сүрәте























2. Буа районы картасында “Зур күл” планы



















3. Авылым җирлегендәге күлләр планы.








Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 12.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров443
Номер материала ДБ-026942
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх