Инфоурок Родная литература Научные работыФәнни-тикшеренү эше "Ф.Садриевның "Кыргый алма әчесе" повестенда тел байлыгы"

Фәнни-тикшеренү эше "Ф.Садриевның "Кыргый алма әчесе" повестенда тел байлыгы"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

Ф.САДРИЕВНЫҢ “КЫРГЫЙ АЛМА ӘЧЕСЕ” ПОВЕСТЕНДА ТЕЛ БАЙЛЫГЫ

темасына фәнни-тикшеренү эше

 

  

 

 

 

 

 

Хаматшина Ләйсән, 8 класс

ТР Мөслим муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем 

бирү учреждениесе

“Күбәк урта гомуми белем бирү  

мәктәбе”

Фәнни җитәкче:

беренче квалификация

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Г.Л.Нәҗмиева

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күбәк, 2021

                                                                          

Эчтәлек

                                                                                                      

I.             Кереш өлеш .................................................3  бит          

II.          Төп өлеш........................................................4 –7 бит

1.     Әдәбиятта тел-сурәтләү чаралары.

2.     “Кыргый алма әчесе” повестенда кулланылган тел-сурәтләү чаралары.

3.     Образларны ачуда аларның роле.

III.             Йомгаклау .......................................................7 бит

IV.            Кулланылган әдәбият.................................... 8  бит                                                                                               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I.                   КЕРЕШ

 

Мөслим һәм Фоат Садриев... Бу ике исем безнең төбәктә туып-үскән һәркем өчен аерылгысыз булып тоела. Дөньяның иң матур җире – Мөслим, бүгенге татар прозасының флагманы – Фоат Садриев!

Якташ әдибебез Факил Сафин фикере белән килешәм мин. Соңгы елларда әдәбиятыбыз мәйданын күп санлы хикәяләр, повестьлар, романнар, драма әсәрләре белән баетучы язучыбыз турында башкача дөрес итеп әйтеп булмас. Аның “Шаһзаманов эше”, “Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән”, “Өченче кеше”, “Рәхмәт, әтием!..”, “Кыргый алма әчесе”, “Бәхетсезләр бәхете”, “Таң җиле”, “Балта сабы чәчәк аткач” һ.б. әсәрләре оста прозаик булуын раслыйлар.

Якташ әдипләр иҗатын өйрәнү,  яңа әсәрләре белән  даими танышып бару һәр зыялы кеше өчен бик мөһим мәсьәлә дип саныйм. Фоат Садриев турында интернет материаллары,  кайбер сәнгать әһелләрнең мәкаләләре белән танышканнан соң, язучының иҗаты буенча хезмәтләрнең аз булуын ачыкладым. Булганнары да авторның “Таң җиле”, “Бәхетсезләр бәхете”, “Шаһзаманов эше” әсәрләре турында.  Ф.Садриевның “Кыргый алма әчесе” повесте белән таныша башлагач, әсәрнең теле мине бик нык кызыксындырды һәм  фәнни-тикшеренү эше алып барырга этәрде. Үз алдыма шундый максат куйдым: “Кыргый алма әчесе” повестенда тел байлыгы өйрәнү. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:

-                     повестьта тел-сурәтләү чараларын билгеләү,  вазифасын ачыклау;

-                     образларны ачуда тел-сурәтләү чараларының ролен билгеләү;

-                     Ф.Садриев иҗаты белән танышу.

Максатка ирешү юлында мин эзләнү, тикшерү, анализлау алымнары кулландым. Кайбер төшенчәләрне тирәнрәк аңлау өчен сүзлекләр, ярдәмлекләр белән эшләдем.

 

 

 

II.               ТӨП ӨЛЕШ

 

Һәр сүзнең теге яки бу стилистик төсмере була. Ул төсмер, беренчедән, үзенең нинди сөйләм төрендә кулланылуына, икенчедән, нинди өстәмә мәгънә яки тойгы белдерүенә кайтып кала. Әдәби әсәрдә сүз төп төзү материалы булып хезмәт итә. Төзү материалларын иркен, тоткарлыксыз файдалану өчен язучыдан тел байлыгын бөтен тулылыгында үзләштерү сорала. Бу хәл әдәбиятның чынбарлыкны яктырту, иңләү мөмкинлеген бик нык киңәйтә.  Шул ук вакытта каләм әһеле төзү материалының югары сыйфатлылыгына омтыла. Аның затлылыгы һәр күренеш өчен сүзнең бердәнберен, иң төгәлен, үтемлесен сайлап алуда күренә. Төзү материалының затлылыгы бөтен әсәрнең сыйфатын, йөзен билгели [Курбатов 2002:69].

Диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән эзләү никадәр кыен булса, сөйләү яки язу өчен сүз сайлау да шулай ук авыр. Сүзләрнең матурлыгына, яңгырашына, сәнгатьле сөйләмдә аларның тоткан урынына бик күп игътибар бирелә. Чөнки һәр язучы, шагыйрь тел байлыгы белән иҗади максатына ирешә.

Ф.Садриев “Кыргый алма әчесе” әсәренең телен тикшергәннән соң, без анда чагыштыру, метафора, эпитетлар, фразеологизмнар  барлыгын ачыкладык.

Чагыштыру – нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау-охшату. Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык өсти,  күренешләрне ачык итеп күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә.

Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.  

Эпитет – әдәби ачыклау [Заһидуллина 2004: 40].

Әсәрдә төп герой Әнвәрәнең театрга эшкә чакырылу шатлыгыннан кичергән халәтен тасвирлауда автор сурәтләү чараларын мул кулланган.  “Бер атна дигәндә, өермә очыртып китереп аткандай, ул инде шәһәр театры артисты иде. Ничекләр имтихан биреп, ничекләр театр училищесына керергә микән, дип баш ватып йөргәндә, мәңге чынга ашмастай тоелган хыялы чынбарлыкка әверелде...

Күбәләктәй җиңел гәүдәле, һәрчак көләч, җырга-биюгә дигәндә чәчрәп торган Әнвәрә театрга кояштай балкып, көмеш кыңгыраудай чыңлап килеп керде... Әнвәрә бер басасы урынга биш басты, ул сөйләшмәде – сайрады, ул эшендә тир түкмәде – һәр күзәнәге белән ләззәт диңгезендә йөзде...”

Безнең күз алдыбызга Әнвәрә бик матур, чая,  артистлык сәләтенә ия булган, җиңел сөякле, тормышны ихластан яратучы, максатына ирешүдә бар көчен кызганмаучы кыз булып килеп басты. Исеменең аңлатмасы да бик нурлы, бик якты дигән мәгънә белдерә [Саттаров,1981:237].

Аның театрга килүе  безне яңа геройлар белән очраштыра. Шуларның берсе – Вилдан. Исеме ир балалар, угыллар;  оҗмах хезмәтчесе дигәнне аңлата [Саттаров, 1981: 56]. Ул да театрда эшли, сәнгать училищесын тәмамлаган. Тышкы кыяфәте һәм үз-үзен тотышы белән ул башкалардан аерыла. Әнвәрә күзәтүеннән күренгәнчә, “аның гәүдәсе гәүдә түгел, төп-төз биек багана; гүя һәммәсе үтә күренмәс туры сызык белән тигезләнгән: текә киң маңгай белән бер сызыкта ятучы кылыч борын, юка иреннәр, уртасы чокырлы саллы ияк... Аның ап-ак уйчан йөзе, аксыл-соры чәчләре, шундый ук кашлары Әнвәрәләрнең тау башындагы әби чәчләрен – елның теләсә кай вакытында тып-тын гына сагышланып утыручы әби чәчләрен хәтерләтәләр. Вилданның зәңгәр күзләреннән туктаусыз моң бөркелә. Аның тавышы да ирләрнекечә калын түгел, басынкы, сабыр, йомшак. Җырлый башласа, аһәңе кошлар очып җитә алмаслык зәңгәр биеклектән килә шикелле, тыңлаганда үзең дә шул биеклеккә күтәреләсең...”

Әлеге геройны  ачып бирүдә  дә автор әнә нинди чагыштырулар, метафоралар тезгән һәм Вилдан бар яктан килгән, идеал егет булып күз алдына килеп баса. Әнвәрә һәм Вилдан арасында татлы мәхәббәт уты кабына. Әмма беренче очрашуда ук  егет тәкъдим иткән кыргый алмаларның әчесе Әнвәрә язмышында аның белән бәйле сынауларның башлануын белдерә дип бәяләр идем мин. Бергә булу өчен Вилдан  Әнвәрәнең театрдан китүен үтенә, ләкин балачак хыялы булган артистлыктан китү -  кыз өчен фаҗига. Шуннан соң Вилдан үзенең театрдан китүен белдерә.

Сүзгә саран булган Вилданның сөйләме афоризм булырдай фикерләргә  бай. Афоризм – тирән мәгънәле кыска тәгъбир, хикмәтле сүз [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, I том: 87]. Менә алар: “Театр – пулясыз мылтык. Бушка ату”, “Сагыну – тормыш ашына сибелгән борыч кына ул...”, “Гаилә мәңге яшь агач булырга тиеш. Ә гарип агач бакчада урын гына били”,“Ай ул – кояшның салкын чагылышы гына”. Соңгы афоризм Әнвәрә белән Вилданның аерылышуына ачыклык кертә. Вилдан Әнвәрәнең сәхнә кояшы икәненә төшенә, ә үзенең ай булып каласы килми. Менә ни өчен үтенгән ул аңың сәхнәдән китүен! Бу хакта Әнвәрә Вилдан белән соңгы очрашуында белә. Аны сәхнәгә кайтырга чакыра. Ләкин Вилдан бу адымны ясый алмый. Ул - бик горур, тәккәбер һәм көнчел. Алар мәңгегә хушлашалар.

Әнвәрәгә ярдәм кулы сузучы, яшәүгә өмет-ышаныч уятучы образ – Мансур.

Исеме җиңүче, өстен чыгучы дигәнне аңлата [Саттаров,1981: 122]. Мансур театрда шофер булып эшләүче егет. “Эре гәүдәле, бит очлары алланып торган бу егет... кешеләр өчен җанын ярып бирергә әзер торуы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итте... Мансур, бакчаны үзенең көмеш тамчылары белән сафландыручы фонтан кебек, коллективта бер урынны биләп алды. Аның көр тавышын ишетсәң дә, әл-хәл була, үзен күрсәң дә, күңел күтәрелә, яшисе килә диләр театр кешеләре. Аңардан һәрвакыт ниндидер җылы, якты нур тарала, ул нур бөтен кешегә җитешле, ул һич тә кимеми, көннән-көн арта гына бара...  Шофер булса да, профессор кебек.” Ул Әнвәрә белән беренче очрашканнан бирле аны яратып йөргән. Вилданга караганда күпкә сөйкемлерәк тә, кешелеклерәк тә. Мансур Әнвәрәгә тәкъдим ясый, уйлану-үлчәүләрдән соң, ул кияүгә чыгарга була.  Менә шулай итеп тормыш дәвам итә. Мансур сабырлыгы, кызны ихластан яратуы аркасында, чыннан да, җиңүче булып кала.

Тикшеренү эше барышында әсәрдә  бик күп фразеологизмнар таптык. Геройларны ачып бирүдә автор аларны да оста файдаланган. Менә аларның кайберләре: яшь бәреп чыкты, зырый-бырый китерде, йөрәге өзелде, эченең януы, эч серләрен бушаттылар, өмет киселде, ышаныч сүнде, йөзен чытып кабул итте, борын салындырырга, гайрәте чигә, күз ташлый, нокта куячакмын, коты алынып, коты очып, давыл күтәрелде, сүзсез калды һ.б.

Кыскасы, сурәтләү чараларының байлыгы әсәрдәге геройларның төс-кыяфәтләрен дә, холык-фигыльләрен дә, кичерешләрен дә өндәге кебек күз алдына китереп бастыра.

 

III.            ЙОМГАКЛАУ

 

Фәнни-тикшеренү эшемне зур кызыксыну белән башкарып чыктым.

Фоат Садриевның әдәби образларны сурәтләү осталыгы мине әсир итте. Үзем дә сизмәстән, геройлар тормышы белән яши башладым. Әсәрне бер тында укып чыктым. Кабат укый-укый, сурәтләү чараларын билгеләү, вазифаларын ачыклау аша геройларны төрле яктан бәяләдем, әдәбият белеме буенча үзбелемемне баеттым. Фоат абыйның башка әсәрләрен дә уку теләге уянды. Мин, һичшиксез, аның иҗаты белән танышып барырмын дип уйлыйм.

Хәсән Туфанның: “Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!” – дигән сүзләре Фоат Садриев иҗаты турында әйтелгән кебек.  Аның әсәрләрен укысаң, яшәргә көч алырсың, рухи азык табарсың. Кемнең кем икәнен аңларга, кемнең кемлегенә карап аралашырга өйрәнерсең, сабак алырсың. Ә инде фикереңне гади генә, аңлаешлы һәм үтемле итеп җиткерәсең килсә, Фоат Садриевка мөрәҗәгать ит. Аның чагыштырулары, җөмлә төзелеше, сүз сайланышы, фикер агышы һәркемне өйрәтерлек, сабак алырлык. Аның әсәрләренең тәрбияви әһәмияте, диңгез төпкелендәге мәрҗәннәрдәй, безнең буын укучылары өчен бик мөһим.   

  

 

IV.            КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

 

1.Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – 40 б.

2.Интернет ресурслар.

3.Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

4.Мәйдан № 2 – Яр Чаллы, 2004.

5.Садриев Ф.М. Көлми торган кеше. – Түбән Кама: Ихлас, 2004.

6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. – 56 б., 122б., 237 б.

7.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 19  - 87б.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Фәнни-тикшеренү эше "Ф.Садриевның "Кыргый алма әчесе" повестенда тел байлыгы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Политолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 398 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Валиуллина Р.Х.

    «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Валиуллина Р.Х.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.09.2022 408
    • DOCX 28 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назмиева Гульнар Ленаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Назмиева Гульнар Ленаровна
    Назмиева Гульнар Ленаровна
    • На сайте: 1 год и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 460
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Изучение классической русской литературы в современном контексте на уроках с учетом реализации ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 226 человек

Курс повышения квалификации

Особенности организации изучения учебного предмета "Родная русская литература" с учетом обновленного ФГОС ООО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 194 человека

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания литературы в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 463 человека

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 256 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 71 человек

Мини-курс

Взаимоотношения в семье и успех детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Эмоциональная сфера детей: диагностика, особенности и регуляция

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек