Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Ф. Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигыренә анализ үрнәге

Ф. Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигыренә анализ үрнәге



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Фәнис Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыренә анализ үрнәге

Шигырьгә анализ ясау өчен. әсәрне игътибар белән укыйк.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә: - Тирәнлек.

Урман әйтә: - Бердәмлек.

Таулар әйтә: - Горурлык.

Юллар әйтә: - Турылык.

Җир эндәшә: - Юмартлык.

Чык суы әйтә: - Сафлык.

Яшен әйтә: - Кыюлык.

Ипи әйтә: - Олылык.

  • Гүзәллек, - диләр Гөлләр.

  • Иреклек, - диләр Җилләр.

  • Нык канат, - ди Бөркетләр,

  • Биеклек, - диләр Күкләр.

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек,

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә – кешелеклелек!

1981


Фәнис Яруллинның 1981 нче елда иҗат ителгән “Сорау һәм җавап” шигырен анализлау өчен әсәрне өлешләргә бүлеп карарга мөмкин. Күргәнебезчә, автор шигырьне строфалап язмаган, шуның өчен без аны юллар саны буенча бүлербез. Беренче кисәк – беренче дүрт юл, икенчесе – унике юлны алып тора, өченче кисәк – соңгы дүрт юлны үзенә сыйдырган. Әсәргә анализны автор артыннан бару юлы белән ясарбыз. Шигырьнең беренче юлларында ук лирик геройны борчыган мәсьәлә күтәрелә, ягъни геройны кеше булып яшәү өчен кешегә нинди сыйфатлар хас булырга тиешлеге борчый. Автор аны, борчылуның дәвамлы булуын күрсәтү өчен, антитеза (өнемдә һәм төшемдә) һәм риторик сорау кую алымы (“Кеше булып яшәргә Нәрсә кирәк кешегә?” ) белән тормышка ашыра. Лирик герой күтәргән проблема икенче өлештә ачыклана, куелган сорауга җавап бирелә бара. Кеше кеше булып яшәү өчен тирәнлек, бердәмлек, горурлык, турылык, юмартлык, сафлык, кыюлык, олылык, гүзәллек, иреклек, нык канат, биеклек кирәклеге ачыклана. Җаваплар көчлерәк, үтемлерәк булсын өчен автор аларны бер лирик герой авызыннан гына әйттерми, ә төрле образлар аша яңгырата. Шул максаттан шигырьдә диңгез, урман, таулар, юллар, җир, чык тамчысы, яшен, ипи, гөл, җил, бөркет, күк образлары бик уңышлы кулланылган. Әсәрдә образлар сынландырылганнар ( җанландыру алымы ). Алар әйткән сыйфатлар диолог формасында бирелгән булу да укучыга тәэсир көчен арттыра, чөнки гади сөйләм халыкка якынрак һәм үзрәк. Кешеләргә хас булырга тиешле сыйфатларның бер-бер артлы санап кителүе гомумиләштерү көченә ия. Димәк, автор санау һәм гомумиләштерү алымын да нәтиҗәле кулланган. Гомумиләштерү өченче өлештә тагын да саллылана төшә. Кешегә хас булырга тиешле сыйфатларны күрсәтүне лирик герой үз өстенә ала һәм иң әһәмиятле сыйфат – кешелеклелек икәнен бәян итә. “Кешелеклелек” сүзеннән соң “!” билгесе тору бу сыйфатның иң кирәкле булуын күрсәтә. Шулай итеп әсәрнең төп темасы – кешелеклелек. Идиясе - кешегә тирәнлек, бердәмлек, горурлык, турылык, юмартлык, сафлык, кыюлык, олылык, гүзәллек, иреклек, нык канат, биеклек кебек сыйфатлар белән бергә иң мөһиме кешелеклелек дигән асыл сыйфат та хас булырга тиеш. Шул вакытта гына син - чын кеше! Шигырьнең соңгы юлларында бу ачык әйтелә:

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек,

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә – кешелеклелек!”





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 06.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров723
Номер материала ДВ-129394
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх