Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыФ. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча дәреснең технологик картасы(5 нче сыйныф)

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча дәреснең технологик картасы(5 нче сыйныф)

Скачать материал

 

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

 

 

ПРОЕКТ ЭШЕ

 

 

   Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча  дәреснең технологик картасы(5 нче сыйныф)

 

 

Башкардылар:

                              Укытучылар  белемен камилләштерү      

         курсларында укучылар:

1. Вафина Валентина Ивановна, Балык-Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2. Гарипова Фәридә Солтангали кызы, Балык-Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

         

 

Проект эше яклауга тәкъдим ителә

Җитәкче: Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, Филология һәм  Мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре докторы

 

 

   «29» апрель 2016 ел

 

 

 

ЭЧТӘЛЕК

I.              КЕРЕШ. ...................................................................................................... 3-7                               

II.           БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. НӘРСӘ УЛ ТЕХНОЛОГИК КАРТА ҺӘМ АНЫҢ ТӨРЛӘРЕ..............................................................................................................8-12

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Ф. ЯРУЛЛИННЫҢ “ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ АЙ КОЕНА” ӘКИЯТЕ БУЕНЧА ЗУР МӘШЛӘК УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ (РУС МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕ) СЫЙНЫФЫНДА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ.........................................................13-20

III.        ЙОМГАКЛАУ.................................................................................................26

IV.       КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.........................................................................27

V.          КУШЫМТА.................................................................................................28-29                                                                   

 

 

 

 

                                                            

 

 

 

 

                                                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

КЕРЕШ

ФДБС гамәлгә кертү төп гомуми белем бирү программасының үзләштерелүенә юнәлтелгән. Бүгенге укытучы һәр дәрескә әзерләнгәндә үз алдына  яңа бурыч куя, ягъни планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ул тиешле шартлар тудыра. Бөтен уку эшчәнлеге системалы-эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу ФДБС таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә  универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге -   киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар оештыру  тора. ФДБС таләпләре буенча системалы-эшчәлекле методта укытучы да билгеле бер урын алып торырга тиеш.      

Укыту процессына ФДБС килеп керү белән заман укытучысы алдында торган:

- уку һәм танып белү мотивларын үстерү;

 -проблемалы ситуация тудыру;

-укучыларның укуга иҗади  мөнәсәбәтенең активлаштыру;

-уку максатын, бурычларның нәтиҗәгә килеп җиткерүен аңлау;

-укучыларны уку мәсьәләсен чишү чаралары белән тәэмин итү,

-укучының белемен яңача  бәяләү;

-уку эшчәнлегенең бердәм формаларын оештыру, уку хезмәттәшлеген булдыру бурычлары үзгәрә.

Шулай итеп хәзер мәктәп белем бирү системасында укытучының роле үсүе турында әйтергә була. Аннан югары профессионализм, иҗади фикерләү һәм үзгәрә торган шартларда ориентлашуга ярдәм итә торган методологик карашларга ия булу таләп ителә.

Укытучы заман техникасын һәм технологияләрен үзләштерергә, яңа стандарт таләпләренә җавап бирерлек УМК  сайларга , материаль-техник базаның мөмкинлекләрен куллана белергә, укучыга шәхси якын килергә,  сәламәтлек саклау технологияләрен тормышка ашырырга, уку программаларын, контроль үлчәү материалларын эшли белергә тиеш.

 Әлеге проблеманы хәл итү өчен укытучының эчке әзерлеге һәм мобильлегеннән башка дөрес әзерләнгән системага салынган методик база ярдәм итәчәк.  Яңа ФДБС таләп иткәнчә, укытучы эшчәнлегендә авырлык китереп чыгара торган сәбәпләр берничә.

Беренчедән, тиз һәм җиңел генә  максаттан   нәтиҗәгә   алып бара торган дәрес проектлары үрнәкләре күрсәтелгән  методик кулланмаларның  аз яки бөтенләй булмавы;

Икенчедән,  нәкъ менә татар әдәбияты дәресләре буенча эшләнгән технологик карта үрнәкләренең аз булуы мәсьәләнең актуальлеген арттыра.

Әлеге проект эшенең актуальлеге  технологик картаның яңа методик продукция буларак уку-укыту  эшчәнлегенә кагылышлы проблеманы хәл итүе:

-дәрестә укытучының УУГ формалаштыру технологиясен ачыклавы;

-дәреснең билгеле бер этапларында укытучы һәм укучы хезмәттәшлегенең алгоритмын үзләштерүгә ярдәм итүе;

-укучыларны танып-белү эшчәнлегенә җәлеп итүе.

Белем бирүнең соңгы нәтиҗәсе өчен укытучының җаваплылыгы арту сәбәпле, дәресне проектлаштыру этабы укытучы өчен авыр һәм күп хезмәт сорый торган эшкә әверелә.

Проектның максаты

 Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, 5нче сыйныфның татар төркемендә  татар әдәбияты фәне буенча “Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте  темасына дәреснең технологик картасын төзү, татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында кулланышка кертү.

 Проектның бурычлары

1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.

2. 5нче сыйныфның  татар  төркемендә “Татар әдәбияты” Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналар авторлыгында чыккан дәреслек белән эшләү өчен “Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте   темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертүгә әзерләү.

3Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДББС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада  күрсәтү.

Проектның тикшерү объекты

 Татар төркемнәрендә  балалар белем алган дәреслекләр, фәнни һәм иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре.

         Проектның фәнни яктан әһәмияте

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күрсәтелгән технологик карталарның күп вариантлы булуы һәм алар  арасыннан үзенә кирәк булганын сайлап алу мөмкинлеге булуы дип саныйбыз.

         Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.       

Проектны гамәлгә  ашыруның көтелгән нәтиҗәләре

1. Укытучылар  алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу, технологик карта  үрнәге бирү.

3. Проект буенча презентация эшләү.

Куллану вакыты- 2016 елның апрель ае

Куллану урыны: Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта мәктәбе.

Төп катнашучылар: Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары.

Катнашучылар: Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вафина Валентина Ивановна һәм Гарипова Фәридә Солтангали кызы.

Партнерлар: Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы, Филология һәм  Мәдәниятара багланышлар институты.

 

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. НӘРСӘ УЛ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

ҺӘМ АНЫҢ ТӨРЛӘРЕ

Технологик карта – технологик документ формасы. Анда әйберне эшләп чыгаруның тулы процессы, операцияләр һәм аларның состав  өлешләре, материаллары, производство җиһазлары һәм технологик режим, әйберне эшләп чыгару өчен кирәкле вакыт, эшчеләрнең квалификациясе һәм башкалар языла. (Зур энциклопедик сүзлек).

Технология -  ул билгеле бер  вакыт аралыгында, ничек, нишләргә кирәк дигән сорауга төгәл җавап. Дәреснең технологик картасы – дәрес сценариенең гомумиләштерелгән-график чагылышы, аны проектлаштыруның нигезе, индивидуаль эш методларын чагылдыру чарасы. [ 1. 74 бит]

Дәреснең технологик картасы- укытучы һәм укучы арасындагы   педагогик  мөнәсәбәтләрнең  берләштергән график планлаштыру формасы, дәреснең сценарие, аны проектлаштыру нигезе, эшнең индивидуаль алымнарын күрсәтү чарасы.  Технологик карта предмет, предметара һәм шәхси  нәтиҗәләрне  формалаштыру маршруты булып тора. Картада предметара нәтиҗәләрне формалаштырган вакытта укучының позициясе генә түгел ( ул уку процессының субъекты булырга тиеш), укытучының позициясе дә үзгәрә.

Укыту процессын әзер технологик карта ярдәмендә оештыру укытучының  продуктив булмаган бертөрле эштән азат итәчәк; реаль предметара бәйләнешләр һәм педагогик процесста катнашучыларның  килешеп эшләүләрен тәэмин итәчәк; оештыру проблемаларын ( яшь укытучы, дәресләрне алмаштыру, укыту-уку планының үтәлеше һ.б.) хәл итәчәк.

          КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы фикеренчә, технологик карта ул-укытучы тарафыннан төзелгән заманча дәрес проекты ул.

Технологик карта төзүгә таләпләрне ул болай дип бирә:

-         дәреслектә бирелгән материалны өйрәнеп чыгу;

-         методик кулланмадагы күрсәтмәләр белән танышу;

-          дәреснең планлаштырылган нәтиҗәләрен  һәм универсаль уку гамәлләрен билгеләү;

-          дәреснең төп этапларын күрсәтү;

-         дәреслектәге  материалны этапларга бүлеп чыгу (аерым биремнәрне үзгәртү, яңаларын өстәү);

-         өстәмә чыганаклардан  мәгълүмат кертү;

-         төркем белән һәм индивидуаль эшчәнлек оештыру алымнарын тәкъдим итү;

-          уку эшчәнлеген тулысынча чагылдыру;

-         өй эшләрен төрләндерү (вариативлык булдыру).

ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова фикеречә, дәреснең технологик картасы:
дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне;
дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;
укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;
теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;
 ФДБС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлеш­ләрдән торган схема-таблицаны тәшкил итә.

Икенче төрле әйткәндә, технологик карта ул – дәрес барышының гомуми- график чагылышы.
         Бер яктан караганда, технологик карта укытучылар өчен бик кулай. Аны төзү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк шикелле: укытучы таблицаны (әзер шаблонны) ала да үзенә кирәкле мәгълүматларны кертеп яза, шуның белән әзер дәрес планы килеп чыга. Ләкин технологик картаның әле дәрес проекты түгел, ә бәлки проектлаштыруның нигезе генә булып торуын онытмаска кирәк. Чөнки укытучыга бу дәресне тиешле дәрәҗәдә, зур осталык белән, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп үткәреп чыгарга да кирәк бит әле.

Әйтергә кирәк, технологик карта яңалыкны бары тик формада гына күздә тота‚ һәм ул берничек тә яңа стандартлар белән бәйле түгел, чөнки технологик карта әле ФДБС кергәнче үк файдаланыла иде. Яңа буын стандартларының эчтәлегендә уку-укыту процессын планлаштырганда һәм үткәргәндә‚ технологик карталарны гына кулланырга кирәк дигән сүз дә юк. Шул ук вакытта бүген технологик картага ФДБСтан алынган материаллар, әйтик, планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, шуңа күрә ул яңа стандартлар таләп­ләренә туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала.

 Дәресне планлаштыруның бер формасы буларак, дәреснең технологик картасы таблица рәвешендә төзелә. Дәрес этаплары вертикаль буенча языла.

1.     Оештыру.

2.     Актив танып-белү эшчәнлегенә әзерлек.

3.     Уку мәсьәләсен кую.

4.     Яңа белемне үзләштерү.

5.     Үзләштерүне беренчел тикшерү.

6.     Белемнәрне ныгыту.

7.     Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

8.     Йомгаклау.

9.     Өй эше.

Горизонталь буенча һәр этапның бурычлары, методлар, формалар,укучы  һәм укытучы эшчәнлеге, формалаштырылырга тиешле универсаль уку гамәлләре языла. Технологик картаның  төзелешенә бердәм таләпләр юк. Укытучы үзенә җайлы форманы сайлап ала.

 Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, аның иҗадилыгы һәм профессиональлеге, аның һәр баланың сәләтен ачарга теләге – бу төп чыганак. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга ФДБС ның  яңа таләпләре аннан, ягъни укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый. Технологик картаның төзелешен  өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала.

Технологик карта үрнәкләре 1 вариант

 

Дәрес этаплары

 

Дәрес этабының максаты

 

Укытучы эшчәнлеге

 

Укучы эшчәнлеге

 

 

 

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

 

 

 

 

 

 

 

 

2 вариант

 Дәреснең технологик картасы______________________________

Укытучының Ф.И.О._______________________________________________ Дәрес темасы___________________________________________________

Дәресне үткәре формасы_________________________________________

Дәрескә куелган бурычлар_______________________________________

Дәрес тибы_____________________________________________________

 

 

 

Дәрес этабы

Этапның максаты

Технологияләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның УУГ

Укучылар эшчәнлеге

 

 

 

 

Комму

никатив УУГ

Регуля

тив УУГ

Танып- белү УУГ

Пред

мет

предметара

Шәхескә кагылышлы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 3 вариант

Дәреснең технологик картасы

 

Тема:

Тибы:

Бурычлары:

 

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет :

 

Предметара:

                                                            Предметара бәйләнешләр

Дәрес ресурслары:

 Информацион-методик:

Материаль-техник:

       Укучы эшчәнлеге

          Укытучы эшчәнлеге

Танып-белү эшчәнлеген мотивлаштыру

 

 

Кирәкле белемнәрне актуальләштерү

 

 

Танып белү эшчәнлеген оештыру

 

 

Йомгаклау

 

 

Өстәмә материал:

Планлаштырган нәтиҗәләр диагностикасы( күрсәткече):

Өстәмә иҗади эшләр:

Үзанализ

       Уңышлар

Авырлыклар

         Тәкъдимнәр

 

                                                                                    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Ф. ЯРУЛЛИННЫҢ “ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ

АЙ КОЕНА” ӘКИЯТЕ БУЕНЧА ЗУР МӘШЛӘК УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫНДА (ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘ) ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

 

Дәрес темасы. Фәнис Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”

Максат һәм бурычлар:

Фәнис Яруллиннның “Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрен уку
1
. Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.
2. Сөйләм телен һәм фикерләү сә­ләтен үстерү өчен шартлар тудыру.
3. Укучыларда кешелеклелек, бер-береңә ярдәм  хисләре булырга тиешлеген ас­сызыклау. Мөмкинлекләре чикләнгән   кешеләгә­ хөрмәт, алар белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

4. “Автор әкияте”термины турында төшенчә бирү яки кабатлау.
         Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү һәм ныгыту дәресе

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: теманы өйрәнүне дәвам итү һәм белемнәрне тирәнәйтү.

Предметара нәтиҗәләр:

регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

танып белү:

-телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бер бөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү;

коммуникатив:

-үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;

-бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

-иптәшләрең җавабын тыңлый белү;

Шәхси нәтиҗәләр: чагыштыра, гомумиләштерә белә, сөйләм телен үстерү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү; белемнәрне гамәлдә куллана белү

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү

Принциплар: фәннилек, аңлылык һәм активлык, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, аралашу

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, биология.
Дәреслек:
 Татар әдәбияты: рус те­лен­дә төп гомуми белем бирү оеш­малары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Га­рифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014.

Чаралар: программа, дәреслек, электрон-дәреслек, презентация, проектор, экран, аудиоязма.

Җиһазлау: Фәнис Яруллин портреты, язучы әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, электрон дәреслек, Г.Ф.Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Исемең матур, кемнәр куйган?” Казан,1999, сораулар язылган карточкалар;
         Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль, фронталь, парларда эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                  ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

 

Дәрес этаплары

 

Дәрес этабының максаты

 

Укытучы эшчәнлеге

 

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

 

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

Укучы өчен максат: дәрес материалын кабул итәргә әзерләнү

 

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

 

- Исәнмесез, балалар! Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп,  әдәбият дәресен башлап җибәрик. Урамда бүген яз хакимлек итә.

 

   Слайд 1.

-Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 

Укытучы:

 -Укучылар, слайдка карагыз әле! Анда нәрсә күрәсез?

 - Әйе, сез монда төрле күзләр күрәсез.

-Бу күзләр нәрсә турында сөйли?

 

-Моңсу күзләрне нинди әсәр белән бәйләр идегез?

 

 

 

 

-Күзләр  кайчан елмая?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Укучылар сез ничек уйлыйсыз, нинди кеше матур була?

 Укучыларның  исәнләшүе

Дежур  укучының  чыгышы:

 

-Исәнмесез, укытучы апа  һәм хөрмәтле кунаклар! Мин бүген дежур, сыйныфта барлык  укучылар да  бар, без дәрескә әзер!

   Мин сезгә  яхшы  кәеф, уңышлар, ә үзебезгә яхшы билгеләр телим.

 

 

 

( слайд №2    Төрле күз  рәсемнәре)

 

Күзләрне карыйлар.

 

-Күзләр кешенең характеры, халәте. эчке  кичерешләре  турында  сөйли.

 

Н.Дәүлинең“ Кар нигә җылы?” әсәрендә моңсу  күзләр күрәбез.

-Елмайган күзләр аша  без кешенең шатлыгын, куанычын, бәхетен, матурлыгын күрә алабыз.

 

 -Әгәр кеше ярдәмчел, кулыннан килгәнчә булыша ала икән, мондый кеше матур була

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РУУГ: алда торган мәсьәләне билгеләү, чишү юлларын фаразлау

КУУГ: тыңлый, тыңлаганын кабул итә, үз фикерен әйтә белү , куелган проблема  буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

Дәрескә максат кую, укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күзләрне ял иттерү (гимнастикасы)

 

 

 

Танып-белү эшчәнлеге

 

 

Укытучы өчен максат: элек үзләштергән сүзләрне, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру.Дәрес темасын ачыклауга юнәлеш бирү.

 

Укучылар өчен максат: өйдә укылган текстны   искә төшерү, әкият буенча бәйләнешле  җөмләләр төзү.

 

Укучылар әкиятне  аңласыннар өчен шартлар  тудыру.

 Укучылар өчен максат: әкиятне укып,  аңлау, анализ бирү .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күз аруын бетерү

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат: укучыларда предметара бәйләнеш тудыру

Укучылар өчен максат: аңлатмалы һәм биологик терминнар сүзлегеннән бака ефәге турында мәгълүмат эзләү

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат: укучыларны әдәбият теориясенә өйрәтү

Укучылар өчен максат:Әдәби сүзлек белән эшне дәвам итү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат: әкият геройларына хас сыйфатларны табу

Укучы өчен максат:

Әдәби әсәр белән (чыганак) эш итеп текстан үзеңә кирәкле сүзләрне таба алу

- Ә матур кеше бәхетле була аламы?

-Слайдка карыйк әле, бу ребуста нинди сүзләр яшеренгән?

 

 

 

 

-Ә бу сүзләр  безнең дәресебез белән ничек бәйләнгән соң?

 

 

 

 

 

 

 

-  Укучылар, Ф.Яруллинның

“ Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрен мин сезгә өйгә өстәмә укырга биргән идем. Укып чыктыгызмы?

-Әйдәгез әсәрне мәгънәле кисәкләргә ( микротемаларга) бүлик

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мультимедия презентациясе

 

 

 

 

 

-Укучылар ай нинди фаҗигагә очрый? Шул турында сөйләшик әле?

-Бака ефәге нәрсә ул?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәби сүзлектән

( дәреслек 140-143б.) без өйрәнгән әкияткә кагылышы булган терминнарны әйтегез әле.

 

 

 

 

 

 

 

-Укучылар, без бүген дәрестә анализлаган

 “ Зәңгәр күлдә ай коена”әкияте алдан укыган “ Ак байтал”, “ Үги кыз”, “ Хәйләкәр төлке” әкияләреннән нәрсә белән аерыла?

 

 

 

 

 

 

-Алдагы  эшебез  таблица  рәвешендә  булыр.Һәрбер пар   алдында  әкият геройлары исемнәре карточкалар  бар. Әлеге  карточкалардагы  буш  урыннарга геройларның холкын билгели торган сыйфатларны языгыз.

-Әйе, матур кеше бәхетле була.

 

Балалар слайдтагы ребусны  чишә.

 

Слайд №3

(“ Батырлыкта-матурлык”)

-Ф.Яруллинның “ Зәңгәр күлдә ай коена” әсәре белән бәйләнгән, чөнки Айсылу батырлык эшләп, матур кызга әверелә.

 

 

 

-Әйе, әкиятне укып чыктык

Укучылардан көтелгән җавап:

-1.Ай зәңгәр күлдә коенып, күккә төнбоек чәчәкләрен йолдыз итеп кадый.(икенче бала  кыскача әлеге өлешнең эчтәлеген сөйли.)

-2.Җилнең койрыгына сукыр тычкан китереп баса.

(өченче укучы кыскача әлеге өлешнең эчтәлеген сөйли).

3.Ай ярдәмгә чуртанны чакыра.

 ( дүртенче укучы кыскача әлеге өлешнең эчтәлеген сөйли.)

4.Ай ярдәмгә гөберле баканы чакыра.

(бишенче укучы

 кыскача әлеге өлешнең эчтәлеген сөйли).

5. Айсылу Айны коткара.

( алтынчы укучы  кыскача әлеге өлешнең эчтәлеген сөйли).

 

 

 

Күз гимнастикасын оештыру

 

 

 

-Ай бака ефәгенә уралган һәм бака  ефәк җәтмәсеннән ычкына алмаган.

 

Слайд №5

рәсем, билгеләмә

( укучылар биологик терминнар сүзлегеннән “ бака ефәк” атамасын табалар һәм билгеләмә бирәләр

 

 

Укучылар терминнарны саныйлар һәм билгеләмә бирәләр)

Башлам-әкиятнең башы.

Бетем- әкиятнең ахыры.

Кульминация- әкиятнең иң кызык урыны

Эпитет-тасвирлама.

Әкият-х.а.и.ның бер жанры. Уйлап чыгарылган әсәр.

-Без танышкан әкиятне  Фәнис Яруллин язган. Ул -аның авторы. Димәк,бу автор әкияте. Калган әкиятләрнең авторы билгесез. Аларны халык иҗат иткән. Димәк, алар халык әкияте.

 

 

( Парларда эш)

Укучылар буш  урыннарга геройларның холкын билгели торган сыйфатларны язалар.

 

 

 

 

ТБУГ:

 максатлар кую; максатка ирешү юлларын планлаштыру;

 РУУГ:ребус чишү кагыйдәләрен, күрсәтмәләрен истә тотып гамәлләр кылу,

КУУГ: тыңлый белү һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТБУУГ: текстларны структуралаштыру; текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТБУУГ: киңәйтелгән мәгълүматны эзләү, китапханә һәм интернет ресурсларын куллану

 

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РУУГ: алда торган мәсьәләне билгеләү, таблицаны тутыру

КУУГ: тыңлый белү һәм үз фикереңне белдерә белү

Белемнәрне ныгыту эшчәнлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат: кабат  автор  биргән  сорауга  кайтып , төп  фикерне чыгарырга ярдәм итү. Предметара бәйләнеш тудыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат: укучыларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлылык, яхшы мөгалләмә тәрбияләү

Укучы өчен максат: тормышта нинди генә кыен  хәлдә калсаң да, бер-береңә, иптәшләреңә, әйлән-тирәдәге башка кешеләргә, бигрәктә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү теләге булдыру

 

 

 

 

 

 

 

 

-Ай ярдәмне кемнән сораган?

 

 

 

-Айга кем ярдәм иткән?

 

-Таблица ярдәмендә сез Айсылуның нинди сыйфатларын күрдегез?

 

 

 

 

Әкият геройларына  нинди сыйфатлар хас?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

102 бит.

Битләремдәге миңнәрем

Бетми күпме юсам да,

Бәхетлерәк булыр идем

Бака булып тусам да...

 

-Үзләренең йөз-кыяфәтендә, гәүдә төзелешендә  кимчелекәре булган кешеләр турында түгел микән бу Айсылу көйләгән җыр?

 

 

-Чынлап та, без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бергә яшибез. Без аларның проблемаларына битараф калырга тиеш түгел.

Тормыш белән бәйләнеш тудыра:

  -Укучылар,  чуртан белән гөберле бакага холыкларын үзгәртү өчен нинди киңәшләр бирер  идегез? 

-Ай ярдәмне чуртаннан,гөберле бакадан сораган.

 

-Айга ярдәмгә Айсылу килгән .

 

-Айсылу ярдәмчел, тырыш, басынкы, оялчан.  Ул үзе турында уйламыйча, айга ярдәмгә ашыга.

 

Ай якты нурлы,  чисталык яратучы, адашканнарга юл күрсәтүче, тугры сүзле, ярдәмчел

 

Чуртан карт, тешләре үткен, үзе бик көнче.

 

Бака чатан аяклы, карлыккан тавышлы, бик ямьсез җырлаучы.

 

 

 

Слайд 6

 (дәреслек, шигырь юллары 102бит)

 

 

 

 

 

 

-Әйе. Безнең әйләнә-тирәбездә андый кешеләр бар бит.

 Әкиятне язучы Ф.Яруллин да шундыйлардан.

Телевидениедән, интернеттан карап без андый кешеләрне күргәнебез бар.

-Безнең авылда да күзләре күрмәсә дә, матур шигырьләр язып калдырган Ф. Гыйльфан яшәде.

 

-Нинди генә хәлдә калсак та без кеше булып калырга, бернинди “бака”ларга, “чуртан”нарга әйләнмичә, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә  ярдәм кулы сузарга тиеш.

ТБУУГ: китапханә ресурсларын  кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү гомумиләштерү;  уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, урынлы  сүзләрне  куллану  нигезендә  диалогик

сөйләм формалаштыру

КУУГ: тыңлау, ишетү һәм  ишеткәнне  үз  фикере  белән чагыштыру,үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: шәхескә хас әхлакый-рухи сыйфатларны аңлый, үзеңә күчереп карый белү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өй эшен аңлату этабы

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

 

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

аңладым...

белдем...

алдым...

ошады...

Мин (миңа)

дәрестә

ошамады...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өй эше :

1.Әкиятең эчтәлеген сөйләргә.

2.Әкиятнең микротемалары ярдәмендә план төзергә.

3.Г.Ф. Саттаровның “ Татар исемнәре ни сөйли?” китабыннан Ай сүзе булган малай һәм кыз исемнәрен табып язарга.

4Айсылуның портретын ясарга.(ирекле бирем)

Билгеләр  кую.

 

Укучылар җөмләләрне дәвам итәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар тактадагы күк йөзенә үзләренә ошаган зур, уртача, кечкенә йолдызларны элеп, дәрескә бәя бирәләр, теманы аңлаганны яки аңламаганны күрсәтәләр.

(Дәрескә билге  куйдырту).

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;

 

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЙОМГАКЛАУ

Әлеге технологик карта нигезендә без ФДББС  гамәлгә кереп төп гомуми белем бирү программасы буенча  татар әдәбиятыннан бер дәрескә күзәтү ясадык.

Дәреснең технологик картасы тулаем укытучы һәм укучы эшчәнлегенең һәрбер этабын күрсәтеп тора. Һәрбер этапта УУГ төрләре күрсәтелә.

Технологик карта яңа методик продукция буларак  уку-укыту эшчәнлегенә кагылышлы булып УУГ формалаштыру технологиясен, дәреснең билгеле бер этапларында укытучы һәм укучы хезмәттәшлеген, укучыларның танып-белү эшчәнлеген тәэмин итә.

Проект эшен йомгаклап әйтәсе килгән фикеребез түбәндәгеләр:

-бу технологик карта үрнәге  Зур Мәшләк урта мәктәбенең 5нче сыйныфында татар әдәбиятыдәресендә уңышлы файдаланылды;

- методик материал буларак без аны татар теле һәм әдәбияты укытучыларына үрнәк рәвештә тәкъдим итәбез.

         ФДБС гамәлгә керү белән белем бирү процессында укытучының эш дәверендә кирәкле булган технологик карта үрнәкләре кертелде һәм укытучы үзенә кирәкле вариантны сайлап ала ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1.     Казачкова, С.П.  Начальная школа. Требования стандартов второго поколения к урокам и внеурочной деятельности. М., “Планета”, 2014.

 2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “"Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа" (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина), 5-9 сыйныфлар,Казан: “Мәгариф- Вакыт”нәшрияты, 2014.

 3.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Педагогик технологияләр”,”Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008.

4.  Ф.Ф. Хәсәнова: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5нче сыйныф-Казан: “ Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2014

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУШЫМТА

Проектны  тормышка ашыру чаралары планы

 Чаралар

 Үткәрү урыны

 Үткәрү вакыты

 Җаваплы

1

Сайланган тема буенча фәнни-методик әдәбиятны табу, уку, анализлау, кирәкле өлешләрен сайлап алу.

 

11 -20.04.

2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

2

Технологик карталарның төрле вариантлары белән танышу.

 

11-20.04.2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

3

Татар әдәбияты дәресе өчен җайлы вариантны сайлап алу, проектның моделен эшләү.

 

11-20.04.2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

4

Технологик картаны язу.

 

21-28.04.2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

5

Проектны гамәлгә ашыру чаралары планын төзү.

 

11.04.2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

6

Проектны яклау.

 

Курсларда

29.04.2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

7

Технологик картаны сынап карау.

Белем бирү учреждениесе

Май ,

2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

8

Вакытлы матбугатта яктырту.

“Мәгариф.рф”, “Ачык дәрес”

Май-июль, 2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

9

  МБ утырышларында тема буенча эшлекле уен, чыгыш ясау, мастер- класс.

Белем бирү учреждениесе

Май, 2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

10

Проект төзү буенча белемнәрне гомумиләштерү.

Белем бирү учреждениесе 

Май -июнь,

2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

11

Нәтиҗәләргә бәя бирү, проект эшен анализлау.

 

Белем бирү учреждениесе

Июнь,

2016

ММБ җитәкчесе

12

Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  август конференциясендә чыгыш ясау.

 

  Район МБ утырышы

Август,2016

Гарипова Ф.С.

Вафина В.И.

13

Алдагы проектлар төзү эшчәнлегенә максат кую.

Белем бирү учреждениесе 

Август,

2016

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча дәреснең технологик картасы(5 нче сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2016 1466
    • DOCX 181.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Фәридә Солтангали кызы. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 19028
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания французского языка в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методы билингвального обучения иностранным языкам

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1544 человека из 85 регионов

Мини-курс

Hard-skills современного педагога

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 29 регионов

Мини-курс

Электронный архив: нормативно-правовые требования и основы оцифровки

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 18 регионов