Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Фатих Кәрим- герой шагыйрь

Фатих Кәрим- герой шагыйрь

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 8 нче урта гомуми белем б...
“Үзең турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын б...
Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа гу...
Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, у...
1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул...
Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эш...
Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасынд...
Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балал...
Фатих Кәримнең беренче шигырьләр җыентыгы
Фатих Кәрим тормыш иптәше Кадрия ханым белән Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен Гөрл...
Кадрия ханым кызлары Ада һәм Ләйлә белән
1941 елның 30 декабрендә шагыйрь сугышка китә
Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап т...
Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хаты. Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яшьлеге...
1942 нче елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге суг...
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих К...
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан Кан түгел ул – матур ал чәчәк, Алар безнең...
Алар барысы да шагыйрьне хәтерләтәләр.
Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын...
Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым...
Мин бер шагыйрь — тойгы, хис кешесе,  Яратам мин кошлар сайравын;  Мин — гума...
Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң; Озын сүзнең кыскасы шул: Күп я...
“Фатих Кәрим – Һәр Шигырь Юлы Белән Ватанына Фидакарь Хезмәт Иткән Җырчы Һәм...
Мин – бер шагыйрь; тойгы, хис кешесе, Яратам мин кошлар сайравын. Мин – гуман...
Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын...
Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә 100 ел
Шагыйрь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьнең каберендә
Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән...
1 из 29

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 8 нче урта гомуми белем б
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе “Фатих Кәрим- герой шагыйрь» Төзеде: 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Резидә Исмәгыйль кызы Түбән Кама 2015 ел

№ слайда 2 “Үзең турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын б
Описание слайда:

“Үзең турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.”

№ слайда 3 Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа гу
Описание слайда:

Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 

№ слайда 4 Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, у
Описание слайда:

Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә. Ул Дим буеның искиткеч табигать кочагында саф күңелле, кызыксынучан бала булып үсә. Ләкин тормыш кырыс һәм көтелмәгән борылышларга бик бай. Фатихка 9 яшь булганда аның әтисе авырып үлә һәм ул әнисе белән абыйсы тәрбиясендә кала. Фатих 1919нчы елда үз авыл мәктәпләренә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала.

№ слайда 5 1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул
Описание слайда:

1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул инде Казанга килә һәм 1925нче елның көзенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Фатих язмыш авырлыклары каршында бөгелеп кала торган егет булмый, ул белемгә, яңарышка омтыла. Казанда җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Ф. Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, мәктәп әдәби түгәрәкләренә дә җитәкчелек итә, активист буларак күп йөри, күпне күрә.

№ слайда 6 Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эш
Описание слайда:

Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба.

№ слайда 7 Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасынд
Описание слайда:

Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасында (уңнан сулга) беренче рәттә Фатих Кәрим.

№ слайда 8 Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балал
Описание слайда:

Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Ф.Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга

№ слайда 9 Фатих Кәримнең беренче шигырьләр җыентыгы
Описание слайда:

Фатих Кәримнең беренче шигырьләр җыентыгы

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 Фатих Кәрим тормыш иптәше Кадрия ханым белән Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен Гөрл
Описание слайда:

Фатих Кәрим тормыш иптәше Кадрия ханым белән Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен Гөрли-гөрли канат кагына. Кагына да уйнап очып китә Син яшәгән өйләр ягына. Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, Тимер рәшәткәгә баш иям. Өзелергә җитеп сыкрый күңлем Сагынудан сине, Кадриям!

№ слайда 12 Кадрия ханым кызлары Ада һәм Ләйлә белән
Описание слайда:

Кадрия ханым кызлары Ада һәм Ләйлә белән

№ слайда 13 1941 елның 30 декабрендә шагыйрь сугышка китә
Описание слайда:

1941 елның 30 декабрендә шагыйрь сугышка китә

№ слайда 14 Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап т
Описание слайда:

Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә.

№ слайда 15 Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хаты. Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яшьлеге
Описание слайда:

Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хаты. Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яшьлегеннән үк таныш. Бу гомерлек дустына шагыйрь иң тирән серләрен ача, аның киңәшләрен яшәү принцибы итеп ала.

№ слайда 16 1942 нче елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге суг
Описание слайда:

1942 нче елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге сугышларда була, “Зайцева Гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 нче елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә.

№ слайда 17 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих К
Описание слайда:

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

№ слайда 18 Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан Кан түгел ул – матур ал чәчәк, Алар безнең
Описание слайда:

Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан Кан түгел ул – матур ал чәчәк, Алар безнең изге җиребездә Бәхет гөле булып үсәчәк!

№ слайда 19 Алар барысы да шагыйрьне хәтерләтәләр.
Описание слайда:

Алар барысы да шагыйрьне хәтерләтәләр.

№ слайда 20 Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын
Описание слайда:

Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр.

№ слайда 21 Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым
Описание слайда:

Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомерем булып, Ватаным… Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. «Ватаным өчен»

№ слайда 22 Мин бер шагыйрь — тойгы, хис кешесе,  Яратам мин кошлар сайравын;  Мин — гума
Описание слайда:

Мин бер шагыйрь — тойгы, хис кешесе,  Яратам мин кошлар сайравын;  Мин — гуманист, сөям дөньяны, Акмасын, дим, җирдә кеше каны,  Гуманизм — минем байрагым. «Мин — гуманист» — дидем, үземме  Бу кешенең гомерен бетердем...  Юк, кеше гомерен бетермәдем,  Сабыйларның яшен суыручы,  Бәхет бакчаларын корытучы,  Иң әшәке кортны үтердем. «Мин- гуманист»

№ слайда 23 Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң; Озын сүзнең кыскасы шул: Күп я
Описание слайда:

Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң; Озын сүзнең кыскасы шул: Күп яшәргә теләсәң, Үлем турында уйлама,  Илең турында уйла,  Илең турында уйласаң,  Гомерең озын була. «Сөйләр сүзләр бик күп алар»

№ слайда 24 “Фатих Кәрим – Һәр Шигырь Юлы Белән Ватанына Фидакарь Хезмәт Иткән Җырчы Һәм
Описание слайда:

“Фатих Кәрим – Һәр Шигырь Юлы Белән Ватанына Фидакарь Хезмәт Иткән Җырчы Һәм Солдат. Аның Казан Музеенда Изге Реликвия Булып Саклана Торган Шинеле Генә Түгел, Кулъязмаларының Соңгы Битләренә Кадәр Пулялар Белән Тишкәләнеп Беткән”. Луи Арагон “Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бугенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.” Сибгать Хәким

№ слайда 25 Мин – бер шагыйрь; тойгы, хис кешесе, Яратам мин кошлар сайравын. Мин – гуман
Описание слайда:

Мин – бер шагыйрь; тойгы, хис кешесе, Яратам мин кошлар сайравын. Мин – гуманист, сөям дөньяны, Акмасын, дип, җирдә кеше каны, Гуманизм – минем байрагым.

№ слайда 26 Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын...
Описание слайда:

Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын...

№ слайда 27 Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә 100 ел
Описание слайда:

Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә 100 ел

№ слайда 28 Шагыйрь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьнең каберендә
Описание слайда:

Шагыйрь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьнең каберендә

№ слайда 29 Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән
Описание слайда:

Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакльдән күренешләр

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 11.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров38
Номер материала ДБ-254542
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх