Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын А.Яхин методикасына нигезләнеп анализлау.

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын А.Яхин методикасына нигезләнеп анализлау.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

7 нче сыйныф.

Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын А.Яхин методикасына нигезләнеп анализлау.

Тема: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасына анализ.

Максат:1) А.Яхин программасы буенча эшләп дәрес структурасын Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп үткәрү;

2) шигырьһәм поэмага төшенчә бирү;

3) укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү;

4)батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау:1.Ф.Галимуллин укуында”Ватаным өчен”; Фән Вәлиәхмәтов башкаруында татар халык җыры; Ф.Кәримнең портреты; аның китаплары; “Илең турында уйла” биш шагыйрьнең тупланмасы; Саратский гармун; магнитофонда шул тавыш; таблица; “Фән һәм мәктәп” журналы.

 

Дәрес планы.

I.   Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

II.  Алынган белемнәрне актуальләштерү

-шигырьләрне тыңлау

- поэма белән танышу

 

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-          Әсәрне анализлау.

IV.   Рефлексия.

-          Әсәрне ничек анализладык?

V.     Үзбәя кую.

VI.   Өй эшен бирү.




Дәрес барышы.

 

I.     Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

-          Хәерле көн укучылар! Дәресебезне хәерле сәгатьтә башлыйбыз. Һәр яңа көн безгә бары куанычлар гына алып килсен.

-          Февраль ае нинди бәйрәмнәр белән шатландыра? ( 15 нче февраль – Хәтер көне, Ватанны саклаучылар көне, М.Җәлил туган көн) Димәк, без үз Ватаныбызны , җиребезне явыз көчләрдән саклый белергә тиеш.

II.      Алынган белемнәрне актуальләштерү.

-          Хәзер без дәресебезнең башында ук Ф.Галимуллин укуында “Ватаным өчен”дигән шигырьне тыңлап китәрбез.( Магнитофоннан шигырьне тыңлау)

-          Бүген без дәрестә кем турында сөйләшүне алып барачакбыз? ( Ф.Кәрим иҗаты буенча).

-          Без тагын З.Венера укуында “Ант” шигырен тыңларбыз.(Тыңлау)

-          Жанры буенча әсәр нинди төргә керә? ( Шигырь)

-          Шигырь дип нәрсәгә әйтәбез? ( Шигырь-эмоциональ, хисле сөйләм. Ул тойгы-фикерләрне, омтылыш-кичерешләрне сурәтли.

Хор белән тактадагы шигырь юлларын кабатлау.

Сөйләр сүзләр бик күп алар

Иренмичә сөйләсәң,

Озын cүзнең кыскасы шул

Күп яшәргә теләсәң.

      Үлем турында уйлама,

      Илең турында уйла.

      Илең турында уйласаң,

      Гомерең озын була.

-          Ике тыңлаган әсәрнең уртак якларын әйтеп бирегез әле? ( Туган илгә тугрылык, аны саклау бурычы)

-          Жанрлары ягыннан бу әсәрләр шигырьләр. Ләкин шигырь формасында язылган катлаулы әсәрләр дә бар. Ә алары ничек атала микән? Хәзер укучылар ”Партизан хатыны” дигән поэмадан өзек карап китәбез. ( Укучылар белән әзерләнгән өзек күрсәтелә). Рәхмәт, укучылар. Димәк, мондый катлаулы төзелешле әсәрләр поэма дип аталалар.  Нинди поэма төрләре бар микән? (Тактага таблица эленә).

 

                                                  ПОЭМА

 

ЛИРИК ПОЭМА                                                 ЛИРО-ЭПИК ПОЭМА

Хис-кичерешләр                                                  вакыйгалар, кеше образлары

сурәтләнә


-   Димәк, “Партизан хатыны” поэмасы нинди поэма төренә керә? ( лиро-эпик төргә).

III.      Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-    Без дәрестә сезнең белән нәрсә белән шөгыльләнербез? Әйе, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын анализларбыз.

 

Укытучы куярга тиешле сораулар

Көтелгән җаваплар

  1. Вакыйга кайсы вакытны үз эченә алган?

 

  1. Әсәрдә вакыйгалар ничә өлешкә бүленә?

 

 

  1. Әсәрнең темасы нинди?

 

  1. Әсәрнең өлешләре арасындагы бәйләнешләрне карыйк. Охшашлык бармы?

 

-   Каршылык алымы чагылганмы?

-   Кабатлаулар бармы? Кулланылганмы? Ни өчен?

 

Физкультминутка.

Фән Вәлиәхмәтовнең җырлавын тыңлау.

 

-    Чагыштыруларны табыгыз.

 

 

 

 

 

 

-   Метафоралар бармы?

 

 

 

 

-    Гармунның көче нәрсәдә?

 

 

 

 

 

 

-    Ни өчен бу бәйләнешләр кирәк?

 

 

 

 

 

-    Бу әсәре аша Ф. Кәрим укучысына нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең идеясе?

 

 

 

 

-    Әсәрдә нинди образлар бар?

-    Әсәрдәге образлар ничек сурәтләнгән?

Бөек Ватан сугышы чоры, 1941-1945 нче еллар.

 

1.Сугышка кадәрге чор.

2. Госпитальдә.

3. Халык җырларының әһәмияте.

 





Сугыш турында 

 



1. Граната тоткан

2. Чәчәк тоткан.

3. Гармун тоткан.

 

Тыныч тормыш – сугыш; өч өлештә дә шушы каршылык

Җавапларны дәлилләү. Татар халык җырлары.

 

 

 

 



Күгәрчен кебек гөрләшеп”, “Чүлмәк кебек челпәрәмә Китергән өч танкны”, “Шомыртлар кебек күзе”, “Күгәрченем, гөл чәчәгем”.

 

 

 

Тын калып тыңлый бу җырны

Күктә алтын йолдызлар”

 

 

 

Гармунның көче шунда, госпитальдәге егетләрнең барлык йөрәк серләрен җырларга  кушып әйттерә. Ф. Кәрим оста итеп сурәтли.

 

 

Әсәрне бер бөтен итеп кабул итү өчен, истә калдыру өчен образлар янәшә килеп үзара бәйләнешкә керәләр дә өр-яңа эчтәлек тудыралар, бер-берсенең эчтәлеген баеталар.

 

 


Сугыш батырларына,  хезмәт батырларына дан җырлаган. Халыкның сынмавын, сыгылмавын киләчәккә өметенең, ышанычының ныклылыгын әйтергә тели. Кыю булсыннар, батыр булсыннар.

 

Һәр төркемгә бүлеп бирү, җавапларны тыңлау. Һәр җавапны гомумиләштерү.(Фазыл образы, таныш түгел кыз образы, сөйгән яры образы, госпиталь егетләре, гармун.

 

Фән Вәлиәхмәтов башкаруында татар халык җырын тыңлау.

 

Фазыл – шахтёр булган, сугышта кыю, батыр, гармунчы, җырчы, чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шуңа күрә кызлар яратып карыйлар. Госпиталь егетләре үз итәләр, хөрмәт итәләр.

Таныш түгел кыз – бөдрә чәчле, чибәр, зәңгәр күлмәктән, кулына чәчәк бәйләме тоткан, ачык йөзле, йомшак күңелле.

Госпиталь егетләре – сугышта каннарын кызганмыйча сугышалар, кыюлар, чибәрләр, якты йөзлеләр, җырга да осталар.

Гармун – көче поэмада бик нык ачык чагыла. Ул госпиталь егетләренең барлык йөрәк серләрен җырга кушып әйттерә. Ф. Кәрим дә татар халык җырларының зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Ул табигый рәвештә халык җырларын кертеп урнаштыра.

Сөйгән кызы – чибәр, сагына, көтә. Сөйгәненә хатлар яза, аны ярата.

 

 

 

7. Әсәрдә нинди зур проблема күтәрелгән?

 

8. Шушы проблема нәтиҗәсендә нинди хисләр туа?

 

 

 

-  Димәк, бу поэмада кешедә була торган барлык хисләр дә чагылган.

 

9. Әсәрнең интонациясе нинди? Нинди рух белән укыла?

 

Сугыш

 


Кыюлык, ныклык, хезмәт сөю, мәхәббәт, сагыну, аклык, сафлык, тугрылык, туган илне ярату, шатлык, кайгы, түземлелек, сабырлык.

 

 

 

 

Күтәренке рух.

 

IV.    Рефлексия.

-          Әсәрне без ничек анализладык?      Эчтәлек – вакыйга - өлеш-тема-                     идея - образга бәяләмә – проблема - хис дәрәҗәсе.

V.     Үзбәя бирү.

VI.    Йомгаклау. Өй эше бирү: 1) мәҗбүри сәнгатьле уку; 2) теләгән кешеләргә хат язарга.

 

 

 




Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров677
Номер материала ДВ-045503
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх