158247
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюСтатьи"Фатиха Аитова мәктәбе" мәкалә

"Фатиха Аитова мәктәбе" мәкалә

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Фатиха Аитова мәктәбе

Мәгърифәт нурын иңдерүче милләт кызы Фатиха Габделвәли кызы Аитова (1866-1942) – халыкка аң-белем таратуда, мәктәп-мәдрәсәләр ачуда зур тырышлык куйган фидаи затларыбызның берсе. Ул, беренчеләрдән булып, Казанда башлангыч училищелар программасы буенча эшләүче мөселман кызлары гимназиясе ачу кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга.

Ф.Аитова 1866нчы елның ноябрендә Оренбург губернасының Троицк каласында сәүдәгәр Габделвәли Яушев гаиләсендә дөньяга килә. 1897нче елда Казан сәүдәгәре Сөләйман Аитовка кияүгә чыга. Тарих фәннәре кандидаты Т.Биктимерова үзенең "Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында" дигән китабында билгеләп үткәнчә, Фатиха, "кияүгә чыкканда үзенә гаиләдән бирелгән малны кызлар мәктәбе ачуга сарыф итү белән генә чикләнмичә, Казанда әле татарның ир балалары өчен дә гимназия ачыла алмаган бервакытта, ягъни 1916нчы елны, шул мәктәпне милли кызлар гимназиясе дәрәҗәсенә кадәр үстерә".

Чыннан да, кияүгә чыкканнан соң, ул, йорт мәшәкатьләренә чумып, гаиләдә генә "бикләнеп" яшәргә теләми, җәмгыять файдасына булган эшкә багышларга үзендә көч барлыгын сизә. Иренең рухи һәм матди ярдәме белән 1897нче елда, Казанның Суконный бистәсендә яшәүче татар кызлары өчен, бушлай тегү-чигү эшләренә өйрәтүче мәктәп ачтыра. Кызларның барысы да фәкыйрь гаиләләрдән була. Укыту кирәк-ярагын ире акчасына сатып ала. Әлеге мәктәп 3 ел яшәп кала.

Әмма Ф. Аитованың иң зур хыялы — милли кызлар гимназиясе ачу була. 1910нчы елда ул әтисе вафатыннан соң калган мираска дүрт сыйныфлы дөньяви мәктәп ачтыра. Ул 1913нче елда — алты сыйныфлы мәктәп, ә 1916нчы елда кызлар өчен беренче хосусый гимназия итеп үзгәртелә.

Әмма Ф.Аитовага максатына ирешү өчен бик күп каршылыкны җиңәргә туры килә. Әйтик, 1913-1914нче елларда гына да ул Казан губернасының халык училищелары директоры М.Пинегинга биш тапкыр язмача үтенеч белән мөрәҗәгать итә, әмма аларның барысы да кире кагыла. Укытучылар мәктәбе ачу мәсьәләсе Казан укыту округы попечителе алдына да куела, ләкин аның да рөхсәте булмый.

Тарихчы Т.Биктимерова югарыда телгә алынган китабында язганча, җирле хакимият аша максатына ирешә алмаган Ф. Аитова Петроград чиновниклары белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Аерым алганда, Дәүләт думасында Казаннан сайланган депутат И.Годневка мөрәҗәгать итә. Мәгариф министры ярдәмчесенә җирле чиновниклар өстеннән шикаять тә бирә. Министр ярдәмчесе исә аңа 1914нче елның 1нче июлендә кабул ителгән "Хосусый уку йортлары турындагы закон"га таянып эшләргә киңәш итә. Әлеге закон нигезендә аерым кешеләргә уку йортлары ачу буенча шактый мөстәкыйльлек, әйтик, уку йортын тотучыга үзе теләгән башлангыч, урта һәм югары, гомуми яки һөнәри белем бирү яисә катнаш мәктәп ачу, аларда уку-укытуны үзе теләгән телдә алып бару, укытыласы фәннәрне сайлау, программаларны төзү хокукы бирелгән була.

Ф. Аитова, шушы законга таянып, 1916нчы елның 4нче мартында "Казанда мөселман кызлар өчен хосусый урта уку йорты ачарга" рөхсәт алуга ирешә. Бу — заманы өчен олы вакыйга була. Ф. Аитова оештырган гимназия укыту эшләре куелышының һәм укытыла торган фәннәрнең рус мәктәпләренекенә туры килгән бердәнбер уку йорты була. Ул татар кызларының дөньяви белем алуга булган ихтыяҗына тулысынча җавап бирә һәм милли зыялылар арасында зур популярлык казана.

Анда укыган өчен түләү гаиләнең матди хәленнән чыгып билгеләнгән. Фәкыйрь гаиләләр балалары акчаны кимрәк күләмдә түләгән яисә түләүдән бөтенләй азат ителгән. Әлеге мәктәптә 30-40 кыз бала бушлай укыган. Шунлыктан гимназияне тотуга киткән чыгымның яртысын Ф.Аитова үзе түләгән. Тагын шунысы кызыклы: әлеге гимназиядә укыту-тәрбия эшләре җәдит мәктәпләре үрнәгендә алып барылган.

Шулай да укыту-тәрбия эшен оештырганда әлеге уку йорты шактый гына кыенлыкларга да очрый. Эш шунда: мондый типтагы белем учагы өчен билгеле бер программа булмый. Шуңа күрә Ф.Аитова рус мәктәпләре өчен әзерләнгән программаны татар гимназиясе таләпләренә җайлаштырып төзи.

Кызлар гимназиясендә татар һәм гарәп телләре, рус теле һәм әдәбияты, гомуми тарих һәм Россия тарихы, гомуми география һәм Россия географиясе, арифметика, табигать белеме, кеше анатомиясе һәм физиологиясе, гигиена, педагогика, татарча һәм русча матур язу, рәсем, кул эшләре һәм дин гыйлеме укыту каралган. Россия тарихы һәм географиясеннән кала, барлык фәннәр татар телендә укытылган. Арифметикага атнасына — 3, рәсемгә — 2, Коръән нигезләрен өйрәтүгә 4 сәгать вакыт бирелгән.

Казан губернасы, халык училищелары директоры М.Пинегин карары нигезендә, кызлар гимназиясендә кием кисү һәм тегү, шулай ук аш-су әзерләргә өйрәтү курслары ачыла.

Укыту-тәрбия эше шул заманның алдынгы педагогы Маһруй ханым Мозаффария (1873-1945) һәм махсус әзерлекле хатын-кыз мөгаллимәләр җитәкчелегендә алып барыла. 1916-1917нче уку елында, мәсәлән, рус телен, русча матур язуны — Казандагы хатын-кызлар югары курсларын тәмамлаган Бибимәрьям Акимбәтова (ул шул ук вакытта гимназия мөдире дә булган), гарәп теле һәм дин сабагын — Нәкыя Гайнуллина, татарча матур язу һәм табигать белемен — Шумкова гимназиясен тәмамлаган Мәрьям Мөштәриева, география һәм татар тарихын — Котова гимназиясендә белем алган Мәдинә Сәгыйтова, ә кул эшләрен гаилә укытучысы исеменә ия булган Вера Матвеева укыта.

Гимназиядә 230 баладан торган 5 сыйныф эшли. Укытучылар саны да 9 га җитә. I-III сыйныфларда — 40 ар бала, IV төп һәм параллель сыйныфларда — 60, ә V (төп һәм параллель) сыйныфта 50 бала укый.

Гимназия 1918 елга кадәр эшли. Ул Казанда татар балаларына Европа мәгарифе үрнәгендә белем бирүче бердәнбер уку йорты була. Соңрак Совет власте тарафыннан ул беренче һәм икенче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Татар хатын-кызларын яктылыкка, нурга илтүдә бәһалап бетергесез зур эш башкарган Фатиха Аитованың якты истәлеге һич тә онытылырга тиеш түгел. Бүгенге көндә без горурланып күренекле Аитовлар гаиләсенең гаҗәеп бай һәм күптөрле мирасы сакланган милли мәдәният үзәге музее эшләп килә дип әйтә алабыз.Оныгы Диләрә Йосыф кызы Аитова гаилә архивын бик тә кадерләп саклый. Музей фондында Фатиха Аитованың кызлар мәктәбе тормышын чагылдырган фотолар, укыту программалары, дәрес расписаниеләре бар. Болардан тыш, музей фонды Аитоваларның гаилә ядкарьләре: XIX гасыр башында кулдан язылган Коръән, туй бүләге — чигүле намазлык, шулай ук Аитова гимназиясендә укучы кызларның бергәләп чиккән җәймәсе белән дә тулыланган. Аларның бер өлеше Милли мәдәният музее экспозициясендә урын алган.

Хәзерге вакытта да татар кызларының белемлелек дәрәҗәсен үстерү өчен күп кенә уку йортлары эшләп килә. Мәсәлән, минем карашка, иң абруйлы саналган белем бирү йортларының берсе – татар-төрек лицее. Биредә кызлар һәм малайлар аерым укытыла, басым күбрәк инглиз һәм төрек теленә ясала, ә әлеге телләр замана яшьләре өчен бик тә кирәкле. Шулай ук алар татар телен дә читтә калдырмыйлар, татар халкының гореф – гадәтләрен өйрәнәләр, милли тәрбиягә зур өстенлек бирәләр. Кызларның малайлардан аерылып укуы бер дә начар нәрсә түгел дип саныйм мин, күпләр минем фикер белән килешер, чөнки әлеге лицейдан гүзәл затларыбыз тыйнак, тәрбияле, белемле булып чыгалар. Бүгенге көндә шундый белем йортлары күбрәк булсын иде дигән теләктә генә каласы килә. Бәлки, белем дәрәҗәсе тагы да югары баскычка күтәрелер иде.

Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: Ф. Аитованың мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлеге бездә аңа соклану, теләктәшлек белдерү хисләре уята, халкыбыз, динебезгә карата тагын бер кат мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре кузгата. Безнең татар халкының күренекле, мәшһүр хатын – кызларын, аеруча да Фатиха Аитова, Ләбибә Хөсәения, Суфия Җантурина шикелле бөек шәхесләрне, бервакытта да онытырга хакыбыз юк, чөнки аларның тырышлыклары ярдәмендә генә татар теле, татар милләте яши һәм яшәячәк! Ләкин ,ни кызганыч, бүгенге көндә әлеге мәгърифәтчеләр турында белүчеләр бик аз шул. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә, югары уку йортларында аларның тормыш юлларын, мәгариф өлкәсендәге изге эшләрен өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелсен иде.


Общая информация

Номер материала: ДВ-567258

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по подготовке учащихся старших классов к сдаче экзаменов»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.