Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / ФДББС нигезләнеп төзелгән эш программасы

ФДББС нигезләнеп төзелгән эш программасы

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Документы в архиве:

154 КБ 6 нчы сыйныф, татар төркеме, ФДББС.xls
21.45 КБ 6 нчы сыйныфта контроль эш.docx
183 КБ Аңлатма язуы.doc

Название документа 6 нчы сыйныфта контроль эш.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

6 нчы сыйныфта (татар төркеме)

татар теленнән контроль эшкә аңлатма язуы.

Тема: 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (Кереш контроль эш).

Максат: 5 нче сыйныфта программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү.


Мин тормышта дан алу, танылу турында бөтенләй уйламаска тырыштым. Алар минем тирәдә үзләрегенә, аерым гына яшәделәр.

Әйе, мине еш мактадылар. Ләкин футбол уйнаудан туктагач, иенче тормыш башланды. Миңа анда да футбол кырындагы кебек сынатмаска кирәк иде. Үземнең сынатмаячагымны белдем һәм бай тәҗрибәине яшь алмаш үстерергә багышладым.

Яхшылык, игелек эшләү хисе һәр кешенең күңелендә дөньяга килгән көненнән үк яши башлый. Бу хис – кешенең йөрәгендә, кан тамырларында.


Грамматик биремнәр:

  • Тексттан ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язып алырга.

  • Тексттан биш ясалма сүзне язып алырга.


Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.


Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.


Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.


Тема: Морфология. Исем.

Максат: исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, исемнең килеш, сан, тартым белән төрләнүе, исемнәрнең ясалышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Шомырт агачы янында

Карт шомырт агачы яныннан малайлар һаман китмәгәннәр әле. Кычкырышалар, шаулашалар. Без дә чиләкләрне куйдык һәм болар янына килдек. Без су буена киткәч, бик кызык хәлләр булган икән монда.

Мактанчык Мансур агач башына шомырт ашарга менгән дә тотынмыйча тирбәлеп торган. Нәкъ шул вакытта Борһан абыйларның бал кортлары күч аерган һәм карт шомыртка килеп сарган. Агач башындагы мактанчыкка шәп эләктергәннәр алар. Күп тыпырчына торгач, малай кычыткан арасына егылып төшкән. Бәхете бар икән, бу юлы да җиңел котылган. Былтыр коега егылып та бер җире дә сыдырылмаган иде.

Тик бу юлы кортлар Мансурның чакмаган җирен калдырмаганнар, ә ул тагын кыюланган. Күмәч кебек кабарып шешкән кулын чират белән малайларга тотырып күрсәтә.


Грамматик бирем:

  • Мансурның сүзенә морфологик анализ ясарга.


Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.


Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.


Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.

Тема: Морфология. Сыйфат.

Максат: сыйфат, асыл һәм нисби сыйфатлар, сыйфатларның ясалышы, сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатларның җөмләдә кулланылышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Ыгым, 208 нче бит.

Кулланылган әдәбият:

Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

Изложениене тикшерү һәм бәяләү.

Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.



Тема: Морфология. Сан. Рәвеш.

Максат: сан, саннарның ясалышы, сан төркемчәләре, рәвеш, рәвешләрнең ясалышы, рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.


Бәти (мәсәл), 207 нче бит.

Кулланылган әдәбият:

Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.


Изложениене тикшерү һәм бәяләү.

Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.


Тема: Морфология. Исем. Сыйфат. Сан. Рәвеш. Алмашлык.

Максат: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Гөлҗимеш

Күңелле җәй җитә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Алар май уртасында күренә, июльгә кадәр күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.

Аның чәчәкләре озак торалар, җимешләре дә коела белмиләр. Хәтта кышын да кызыл булалар. Кыш көне витаминлы чәй эчәләр.

Гөлҗимештә витамин кара карлыганга, лимонга, алмага караганда да күбрәк.

Аның җимешләрен, яфракларын, тамырларын төрле авыруларны дәвалаганда кулланалар.


Грамматик биремнәр:

  • Тексттан сыйфатларны табып дәрәҗәсен билгеләргә.

  • Икенче абзацтан рәвешләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.

  • Дүртенче абзацтан тартымлы исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.


Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, М.Ә. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. – Казан, 2003. – 104 б.


Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.


Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.


Название документа Аңлатма язуы.doc

Поделитесь материалом с коллегами:


МБ җитәкчесе

­­­­­_______/Х.В.Гарданова/

«Килешенде»

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

­­­­­________/Г.И.Ибраһимова/

«Раслыйм»

ТР АМР “9нчы урта мәктәп” ГБМБУдиректоры

_________/В.Д.Скотарь/

Протокол №1

28 нче август 2015нче ел

28 нче август 2015нче ел

Приказ №152

29нчы август 2015нче ел



















ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Гарданова Хәлимә Вәзир кызы, югары категорияле укытучы

6-б сыйныфы өчен татар теле






Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Протокол №1

28 нче август 2015нче ел















2015-2016 нчы уку елы

Укыту-тематик планлаштыру

Предмет татар теле

Сыйныф 6 б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 140 сәгать; атнага 4 сәгать.


План буенча:


Эш төрләре

I

II

III

IV

Еллык

Кереш диктант

1




1

Контроль диктант

1



1

2

Сайланма диктант


1

1


1

Искәртмәле диктант



1


1

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

Изложение

1

1(к.)

2(1к)

1

5

Сочинение

1(к.)

1

2

1

5

Тест

1

1

2

1

5

Мөстәкыйль эш




1

1


Планлаштыру: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, Казан, 2013

программа


Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 231 б.

исеме, автор, нәшрият, бастырылу вакыты

























Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, Казан, 2013

  2. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 231 б.

  3. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207 б.

  4. З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

  5. V – XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма / Төз-авт. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. Казан, 2003 – 104 б.

  6. Ф.Ә. Шәйдуллина. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. Татар урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен кулланма. – Әлмәт, 2001.



Укучылар өчен:

1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 231 б.

  1. З.В. Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.

  2. Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 160 б.

  3. Г.Ф. Вәлиев. Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Яңалиф, 2004.- 36 б.

  4. Ә.Н. Сафиуллина. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. – 112 б.

  5. Хәлил Сәлим. Татар теленнән 222 тест. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2005. – 50 б.
















Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, Казан, 2013

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп” ГБМБУнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы


Татар теле укытуның максатлары:

- Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

- Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

- Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

- Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.


Татар телен укытуның төп бурычлары:

- Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

- Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

- Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

- Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


Уку елы башында укучыларның гомуми белем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

5 нче сыйныфта укучылар фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексика, лексикография, сүз төзелеше һәм сүз ясалышын өйрәнәләр.


Фонетика буенча укучылар

- сузык һәм тартыкларның классификациясен, алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белу;

- алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;


Лексикология буенча

- татар теленең сүзлек составы килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.


Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча

- сүзләрнең мәгьнәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

- татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белергә тиеш.


Уку елы дәвамында формалашырга тиешле белем һәм күнекмәләр

6 нчы сыйныф башында башлангыч сыйныфларда үтелгәннәр кабатлана, сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлыклар өйрәнелә. Укучылар

- сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау;

- өйрәнелгән сүз төркеменең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

- аларның төрле ысуллар белән ясалуын үзләштерергә тиеш.

.


Татар теле укытуның төп эчтәлеге

Укыту планы нигезендә 2015-2016 нчы уку елында татар теленә 140 сәгать бирелә. Программа материалы түбәндәгечә бирелә:


Сүз төркемнәре турында төшенчә Исем.Аның лексик-грамматик мәгънәсе,морфологик-синтаксик билгеләре.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ясалыш төрләре. Тамыр һәм ясалма исемнәр. Кушма һәм тезмә исемнәр. Кыскартылма һәм парлы исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма исемнәр. Аларның төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик, морфологик-синтаксик анализ.

3

Сыйфат һәм бәйләнешле сөйләм үстерү.

21

Сыйфат турында төшенчә. Асыл һәм нисби сыйфатлар.Сыйфатларның ясалышы. Дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларның исемләшүе.Аларга морфологик анализ ясау.

4

Сан һәм бәйләнешле сөйләм үстерү.

17

Сан турында төшенчә. Саннарның ясалышы. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Сан төркемчәләре. Микъдар саны.Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау.

5

Рәвеш һәм бәйләнешле сөйләм үстерү.

20

Рәвеш турында төшенчә. Аларның ясалышы. Дәрәҗәләре. Саф, күләм-чама рәвешләре. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре. Урын рәвешләре. Вакыт рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләргә морфологик анализ.

6

Алмашлык һәм бәйләнешле сөйләм үстерү.

25

Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы. Төркемчәләре: зат алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, тартым алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Аларга морфологик анализ ясау.

7

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

15

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау.


Барлыгы

140



Укучыларның гомуми грамотылылыгын тикшерү һәм үстерү өчен, 6 нчы сыйныфта ел дәвамында кереш һәм контроль диктантлар, сүз байлыгын арттыру, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү максатыннан иншалар һәм изложениеләр яздырыла.





МБ җитәкчесе

­­­­­_______/Х.В.Гарданова/

«Килешенде»

Укыту эшләре буенча директор урынбасары

­­­­­________/Г.И.Ибраһимова/

«Раслыйм»

ТР АМР “9нчы урта мәктәп” ГБМБУдиректоры

___________/В.Д.Скотарь/

Протокол №1

28 нче август 2015 нче ел

28 нче август 2015 нче ел

Приказ №152

29 нчы август 2015 нче ел















ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Гарданова Хәлимә Вәзир кызы, югары категорияле укытучы

6-б сыйныфы өчен татар әдәбияты





Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Протокол №1

28 нче август 2015 нче ел




















2015-2016 нчы уку елы



Укыту-тематик планлаштыру

Предмет татар әдәбияты

Сыйныф 6-б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 35 сәгать; атнага 1 сәгать.


Планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, Казан, 2013

программа

нигезендә төзелде.


Дәреслек Татар әдәбияты : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; рәссамы Фәридә Ризаева. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

исеме, автор, нәшрият, бастырылу вакыты





Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, Казан, 2013

  2. Татар әдәбияты : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; рәссамы Фәридә Ризаева. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

  3. “Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  4. Тылсымлы сәхифәләр” дискы.

  5. Язучыларга презентацияләр.

  6. Г.Тукай иҗатына диск.

  7. http://www.balarf.ru


Укучылар өчен:

  1. Татар әдәбияты : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; рәссамы Фәридә Ризаева. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

  2. Язучыларга презентацияләр.

  3. http://www.balarf.ru







Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, Казан, 2013

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп” ГБМБУнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы


Әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү.


Уку елы башында укучыларның гомуми белем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

Укучылар халык авыз иҗаты үрнәкләреннән әкиятләрне, аларның төрләрен, язучылар мәсәлләрен, борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләреннән Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен, Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәммәдьяр, XIX йөз әдәбиятыннан Каюм Насыйри эшчәнлеген, XX йөз һәм XXI йөз әдәбиятыннан Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш, С.Хәким, Р.Әхмәтҗанов, Ф.Хөсни, Н.Дәүли, Ф.Яруллин, Н.Исәнбәт, Ф.Садриев, Н.Мадъяров, Р. Миңнуллин, Л.Лерон, Ш.Галиев иҗатларын белергә тиешләр.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумыннан К.Насыйри “ Патша белән карт”, Г. Тукай “ Су анасы”, Г. Ибраһимов “Яз башы”, М. Җәлил “ Алтынчәч”, Ф.Кәрим “ Кыр казы”, Ф. Хөсни “Чыбыркы”, Ф. Яруллин “ Зәңгәр күлдә ай коена”, М.Әгъләм “ Матурлык минем белән”, Н.Дәүли “ Бәхет кайда була ул?” әсәрләрен белергә тиешләр.



Уку елы дәвамында формалашырга тиешле белем һәм күнекмәләр

6 нчы сыйныфта халык авыз иҗатыннан җырлар өйрәнелә, укучылар борынгы әдәбият үрнәкләреннән Йосыф Баласагунлы, XVIII йөз әдәбиятыннан Габдерәхим Утыз Имәни, XIX йөз әдәбиятыннан Габделҗаббар Кандалый, XX йөз әдәбияты үрнәкләреннән Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Һ.Такташ, И.Гази, М.Җәлил, Хәйретдин Мөҗәй, Шәйхи Маннур, Мөхәммәт Мәһдиев, Разил Вәлиев, Шәүкәт Галиев, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Наҗар Нәҗми иҗатлары белән танышырга, әсәрләренең эчтәлеген, төп геройларга характеристика бирә белергә тиеш.

Теоретик материал. Җыр жанры, йола һәм уен-бию, тарихи, лирик озын, кыска җырлар.

Поэтика: юмор, сатира, ирония , афоризм, инверсия, назым-шигырь, строфа, бәет строфасы. Портрет, пейзаж, конфликт, персонаж, образ, пьеса.

Жанрлар: хикәя, новел­ла, повесть, поэма, эпик һәм лирик поэма, дастан, баллада, бәет. Балет. Автор-хикәяләүче, хикәяләүче автор, лирик герой, хикәяләүче герой.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре


- Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

- җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

- хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

- шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

- әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

- милли орнаментларны аера белү.

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • классик әдипләрнең (Х. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.


Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы

  1. Габдулла Тукай. «Туган авыл»

  2. Габдулла Тукай. «Шүрәле»

  3. Мәҗит Гафури. "Ана"

  4. Һади Такташ. «Мокамай»

  5. Ибраһим Гази. "Онытылмас еллар" (өзек)

  6. Муса Җәлил. «Имән»

  7. Муса Җәлил. «Чәчәкләр»

  8. Мөхәммәт Мәһдиев. «Фронтовиклар» (өзек)

  9. Әмирхан Еники. «Матурлык»

  10. Гомәр Бәширов. «Язгы сабан туйлары»

  11. Гомәр Бәширов. "Сабан туе"

  12. Антон Чехов. "Анюта"

Укыту программасы атнага 1 сәгать исәбеннән алынды. Программада 35 сәгать каралган. Татар әдәбиятына бирелгән сәгатьләр саны кимү сәбәпле, бәйләнешле сөйләм үстерү, дәрестән тыш уку өчен бирелгән сәгатьләр санын кыскарту, әсәрләрне уку һәм өйрәнү сәгатьләрен гомумиләштерү исәбеннән календарь-тематик план кыскартып төзелде.


Программаның эчтәлеге


Халык авыз иҗаты

2

2

Борынгы әдәбият үрнәкләре

1

3

XVIII йөз әдәбияты

1

4

XIX йөз әдәбияты

1

5

XX йөз әдәбияты

8

7

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

4

8

Тыныч ил сагында

11

9

Тәрҗемә әсәрләр

2

10

Язучылар елмая

2

11

Татар телем ‒ энҗе-мәрҗән тулы тел

3


Барлыгы

35


Укуны бәяләү

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

Класслар


Икенче яртыеллыкта


Иҗек саны

Сүз саны

V

VI

VII

VIII-IX


130-190

140-200

150-210

160-220

70-80

75-85

80-95

90-110


Искәрмә: Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин










2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

- укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“5”ле билгесе куела.

1.






2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

- укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“4”ле билгесе куела.

1.


2.


3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3”ле билгесе куела.

1.

2.


3.


4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

“2”ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

Материал:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

Сөйләүгә бирелә торган вакыт: V-VI класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б. )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.




Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).











Программаның эчтәлеге


32

1

Татар халык авыз иҗаты

1

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы

1

3

Абдулла Әхмәт иҗаты

2

4

Муса Җәлил иҗаты

2

5

Зөләйха Хисмәтуллина иҗаты.

Азат Аббасовның томыш юлы.

1

7

Рөстәм Яхин иҗаты

1

8

Абдулла Алиш иҗаты

2

9

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

2

10

Һади Такташ иҗаты

1

11

Җәүдәт Фәйзи иҗаты

1

12

Ибраһим Гази иҗаты

2

13

Фуат Халиков һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары

1

14

Зәки Нури иҗаты

1

15

Сибгат Хәким иҗаты

2

16

Ләбибә Ихсанова иҗаты

2

17

Равил Фәйзуллин иҗаты

1

18

Фатих Хөсни иҗаты

1

19

Шәүкәт Галиев иҗаты

1

20

Радик Фәизов иҗаты

2

21

Нур Әхмәдиев иҗаты

1

22

Илгизәр Солтан иҗаты

1

23

Милли традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр

3


Бәйләнешле сөйләм үстерү

1


Дәрестән тыш уку

1


Йомгаклау

1


Барлыгы

35

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 31.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров40
Номер материала ДБ-172419
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх