Федераль
дәүләт
белем бирү стандарты һәм татар теле укытучысы
Федераль дәүләт белем стандарты – алдагы
елларга мәгариф үсеше стратегиясен билгеләүче норматив хокукый документ.
2014-2015 нче уку елында төп гомуми белем бирү
баскычында яңа стандартларга күчү башланды.Федераль дәүләт белем бирү
стандартлары мәгариф системасына баскычлап кертелә.
Яңа стандартларга күчү укытучыларыбызга зур
җаваплылык йөкли. Алар балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә ныклы эш
алып барырга бурычлы.
Минем
уйлавымча, бүгенге көн укытучысы төрле балалар белән эшли алырлык дәрәҗәдә
профессиональ әзерлекле булырга тиеш, чөнки яңа стандарт буенча бер класста
сәламәт һәм физик яктан кимчелекле, тәртипле, сәләтле һәм шул ук вакытта,
“тәрбиягә авыр бирелүче балалар да” утырачак дигән сүз.
Бу очракта укытучыга ничек булырга?
Төрле катлам укучыларга ничек итеп төпле белем
алырга кызыксыну уятырга, мотивация тудырырга соң?!
Федераль белем
бирү стандарты предмет нәтиҗәсен таләп итә. Ә бу исә, үз чиратында, татар теле
һәм әдәбияты укытучылары алдына яңа бурычлар куя. Татар теле укытучысы татар
балаларын туган телләрен өйрәнергә,үстерергә ярдәм итсә, ә рус телле укучыларда
икенче тел тудыра. Бу бик әһәмиятле: татар халкы белән үзара тыгыз элемтәдә
яшәүче башка милләт кешеләре татарларның милли бәйрәмнәрен, традицияләрен
аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗади казанышлары белән
үзен рухи яктан баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Шуңа күрә дә
федераль дәүләт белем стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше
– системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп
компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнә. Ягъни
рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да:
программалар, укыту-методик комплектлар, дәрес барышы, контроль, идарә
итү,белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Заман таләпләренең берсе – мәгариф оешмаларында
мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану.
Бүгенге көн укытучысы сәләтле,тирән белемле булырга,
эшенә иҗади якын килергә,заманча технологияләрне уңышлы куллана белергә тиеш.
Чөнки татар теле укытучысы укучыларның фикер йөртү, интелектуаль һәм иҗади
сәләтләрен үстерүгә,шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен
кирәк булган универсаль (танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен
формалаштыруны дәвам иттерүгә хезмәт итә.
Бүгенге көн
укытучысына бу таләпләргә җавап бирү өчен бик сабыр булырга,үз өстеңдә армый –
талмый эшләргә, балаларны яратырга – кыскасы укытучы булып яшәргә кирәк.
Тукай
районы Бәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исламова
М.Х.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.