Инфоурок Математика Другие методич. материалыФедераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында татар теле дәресләрен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән инновацион укыту- методик комплектлары ярдәмендә оештыру.

Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында татар теле дәресләрен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән инновацион укыту- методик комплектлары ярдәмендә оештыру.

Скачать материал

                                               Тема:

    Федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы «үз алдына максат куярга  һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу яңа стандартта «эшлекле белем» (деятельный характер образования) дип атала. Мондый күзлектән караганда, укыту-тәрбия процессының асылы махсус белем һәм күнекмәләр камиллеген тәэмин итүгә юнәлтелгән универсаль гамәлләр формалаштырудан гыйбарәт була.

        Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле.

                                      Универсаль гамәлләр (действия)

              әхлакый

            (шәхси)                                                                                коммуникатив

         (личностные)                                                                        (коммуникативные)

 гомумкешелек                    регулятив                     танып белү

 кыйммәтләренә              (регулятивные)       (познавательные)          укучының тыңлый, ишетә,

 уңай мөнәсәбәт                                                                                                       үз фикерен диалогта һәм  формалаштыруга                                                                                                     монолог рәвешендә

 юнәлтелгән                 уку мәсьәләсен кую,          ысул  аерып ала                    башкаларга җиткерә белү,

 гамәлләр;                     чишү юлларын                  белү,  төрле белем                башкаларны кимсетмичә, үз

                                      билгеләү, чишү,                 чыганакларыннан                 фикерен яклый белү

                                      үз эшенә контроль             файдалану,                             гамәлләре.

                                      ясый һәм бәя бирә              эчтәлекне                        

                                      белү гамәлләре;                  модельләштерү

                                                                                   гамәлләре;

         Яңа дәүләт стандартын гамәлгә куюда В.В.Давыдовның үстерелешле укыту методикасына (методика развивающего обучения) нигезләнгән Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе (технология творческого развития) әһәмиятле урын тота.

          Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга ИҮТ нигезендә ничек ирешергә соң? 

          Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

          Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация  аша  кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша.

         Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

        Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

          Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

         Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе. Иҗади үсеш технологиясе – шуларның берсе. Аны гамәлгә куюда туган иң зур авырлык –  технологиягә корып язылган дәреслекләр һәм укытучы өчен әзерләнгән методик ярдәмлекләр булмау. Мин үзем дә әлеге проблема белән йөзгә-йөз очраштым, шактый кыенлыкларны җиңәргә туры килде. Һәр дәрескә тулы, җентекләп эшкәртмә әзерләүнең ни икәнен укытучы кеше аңлый, күз алдына китерә. Ләкин шулай эшләмичә нәтиҗә алып булмый.

         Бүгенге көндә  мин эксперимент рәвешендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча 5 – 9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту-методик комплектлары (УМК) эшләдем. Мин аларны үземнең 10 елдан артык технологиягә нигезләнеп эшләгән эш тәҗрибәмнән чыгып төзедем. Укыту-методик комплектлары хезмәттәшләрем тарафыннан да кат-кат сыналды. Бүгенге көндә республиканың бик күп мәктәпләрендә укытучылар мин әзерләгән укыту-методик комплектлары белән нәтиҗәле эшлиләр һәм аларга уңай бәя бирәләр.

        УМК эченә нәрсәләр керә?

        Беренчедән, укучы өчен дәреслек, икенчедән укытучы өчен дәреснең барлык этаплары сакланып төзелгән  һәм 45 минутка исәпләнгән җентекле, ягъни һәр күнегүнең көтелгән җаваплары да кертелгән дәрес эшкәртмәләреннән торган методик ярдәмлек. Методик ярдәмлеккә гамәлдәге программага нигезләнгән календарь-тематик план, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү буенча диагностик пакет, ягъни диктант һәм изложение текстлары, контроль эшләр өчен тестлы биремнәр һәм аларга ачкычлар да урнаштырылды.

     Укыту-методик комплектлары технология таләпләренә тулаем җавап бирә. Шунлыктан дәреслекләр без күнеккән гадәти  дәреслекләрдән аерыла. Иҗади үсеш технологиясе буенча дәрес стуктурасы шактый үзенчәлекле. Ул 3 этапны үз эченә ала.

     Мин 6 нчы сыйныфта үтелә торган «Ияртемнәр» темасына төзелгән дәрес эшкәртмәсе мисалында әлеге этапларга аерым тукталам.

      Дәрес барышы:

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы. (10 минут)

1. а) уңай психологик халәт тудыру;

    ә) белемнәрне актуальләштерү: “Үткән дәрестә нинди УМ (уку мәсьәләсе) өстендә эшләгән идек?” соравына җавап бирү.

Көтелгән җавап (К.җ.): Үткән дәрестә укучыларның дәфтәрләрендә төзелгән модельне искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе.

Бирем. Модельне тутырып бетерегез һәм дәрескә УМ билгеләгез.

                            Мөстәкыйль сүз төркемнәре 

   ис.             ф.                   с.                     сн.                ал.              р.                  ?

К.җ.: Сорау билгесе урынына ияртем дип язарга кирәк. Димәк, без бүген ияртемнәр турында өйрәнербез.Үзбәя. (Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла)

     II.УМ адымлап чишү этабы. (25-30 минут)

4. УМ чишү. 1 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. Аларга сорау куеп, нинди җөмлә кисәге булуларын әйтегез.

1. Ак күгәрчен, күк күгәрчен гөрләшә гөлдер-гөлдер;

    Бер генә бирелә яшәү, бер генә бирелә гомер. (Ф.Яруллин)

К.җ.: Гөлдер-гөлдер – күгәрчен тавышына охшатып ясалган сүз; соравы – ничек? җөмләдә – хәл.Үзбәя.

2. Урман эчендә лап-лоп басып килгән аяк тавышлары ишетелде. (Г.Гобәй)

К.җ.:  Лап-лоп – кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган, соравы – ничек? җөмләдә – хәл. Үзбәя.

3. Ялт-йолт ялтырый, җирнең өсте калтырый . (Табышмак)

К.җ.: Ялт-йолт – яктылыкны тасвирлый торган сүз; соравы – ничек? җ-дә хәл. Үзбәя.

4. Кинәт Кәримнең баш түбәсенә кайнар тамчы килеп төште. Кәрим дерт итеп китте. (Г.Рәхим)

К.җ.: Дерт – кешенең психологик халәте белән бәйле ясалган сүз, соравы – нишләде? җ-дә – хәбәр.Үзбәя.

 5. Модельләштерү. 2 нче күнегү. Бирелгән сораулар нигезендә ияртемнәрнең моделен төзегез. Дәреслектәге белешмәдән дә файдаланыгыз.

1. Нинди сүз төркеме эчендә каралалар?

2. Нәрсә белдерүләренә карап, нинди 2 төркемгә бүленәләр?

3. Төзелешләре буенча нинди төрләре бар?

4. Нинди җөмлә кисәкләре булалар?

К.җ.:                           Ияртем

                   – мөстәкыйль сүз төркеме,

                   – мәгънәләренә карап:

            1) аваз                                                 2) образ

кеше, кош-корт тавышларына                      яктылыкка, кешенең психологик

охшатып ясалган ияртемнәр                         халәтенә бәйле ясалган ияртемнәр

             – төзелешләре буенча: парлы һәм ялгызак,

            – җөмләдәге вазифалары: хәл һәм хәбәр. Үзбәя.

 3 нче күнегү. Модель буенча ияртемнәрнең билгеләмәсен чыгарыгыз, аны бер-берегезгә һәм үз-үзегезгә әйтегез.

К.җ.: Кеше, кош-корт чыгарган тавышларга охшатып, яктылыкка, кешенең психологик халәтенә бәйле ясалган сүзләр ияртемнәр дип атала. Үзбәя.

6. Гомуми ысулны куллану. 4 нче күнегү. Җөмләне күчереп языгыз һәм ияртемнәрне модель нигезендә тикшерегез.

Кызчыклар, бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар. (А.Гыйләҗев)

К.җ.: Шырык-шырык – аваз ияртеме, кеше кычкырып көлгәндә чыккан тавышка охшатып ясалган, парлы, җ-дә – хәл. Үзбәя.

 III. Рефлексив-бәяләү этабы. (5 минут)

7. «Дәрестә нинди УМ чиштек?» соравына җавап бирү.

8. Дәрескә гомуми билге кую. (Ул укучыларның адымлап чишелгән һәр бирем саен үзләренә  куелган билгеләрдән чыга)

9. Өй эше : а) мәҗбүри, ә) ярым иҗади, б) иҗади.

                                 Әдәбият исемлеге:

А.З. Рахимов «Психодидактика». Издательство «Творчество» Уфа  - 1996

А.З. Рахимов «Педагогическая акмеология» Уфа-1999

В.В.Давыдов  «О понятии развивающего обучения» Москва -1995

В.В.Давыдов  «Психологическая теория учебной деятельности» Томск- 1992

«Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000

Татар урта гомуми  белем бирү мәктәбенең 5-9 нче сыйныфлары өчен татар теленнән укыту -методик комплектлары.  «Мәгариф» һәм Татарстан китап нәшриятлары  Казан -2007, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Федераль дәүләт стандарты кабул ителү шартларында татар теле дәресләрен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән инновацион укыту- методик комплектлары ярдәмендә оештыру."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы «үз алдына максат куярга  һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу яңа стандартта «эшлекле белем» (деятельный характер образования) дип атала. Мондый күзлектән караганда, укыту-тәрбия процессының асылы махсус белем һәм күнекмәләр камиллеген тәэмин итүгә юнәлтелгән универсаль гамәлләр формалаштырудан гыйбарәт була.

        Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле: 1) әхлакый яки шәхси (личностные), 2) регулятив (регулятивные), 3)танып белү (познавательные), 4) коммуникатив (коммуникативные).

Яңа дәүләт стандартын гамәлгә куюда В.В.Давыдовның үстерелешле укыту методикасына (методика развивающего обучения) нигезләнгән Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе (технология творческого развития) әһәмиятле урын тота.

          Яңа стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга ИҮТ нигезендә ничек ирешергә соң? 

          Беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

          Икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация  аша  кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша.

         Өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

        Дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

          Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә.

         Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе. Иҗади үсеш технологиясе – шуларның берсе. Аны гамәлгә куюда туган иң зур авырлык –  технологиягә корып язылган дәреслекләр һәм укытучы өчен әзерләнгән методик ярдәмлекләр булмау. Мин үзем дә әлеге проблема белән йөзгә-йөз очраштым, шактый кыенлыкларны җиңәргә туры килде. Һәр дәрескә тулы, җентекләп эшкәртмә әзерләүнең ни икәнен укытучы кеше аңлый, күз алдына китерә. Ләкин шулай эшләмичә нәтиҗә алып булмый.

         Бүгенге көндә  мин эксперимент рәвешендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча 5 – 9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту-методик комплектлары (УМК) эшләдем. Мин аларны үземнең 10 елдан артык технологиягә нигезләнеп эшләгән эш тәҗрибәмнән чыгып төзедем. Укыту-методик комплектлары хезмәттәшләрем тарафыннан да кат-кат сыналды. Бүгенге көндә республиканың бик күп мәктәпләрендә укытучылар мин әзерләгән укыту-методик комплектлары белән нәтиҗәле эшлиләр һәм аларга уңай бәя бирәләр.

        УМК эченә нәрсәләр керә?

        Беренчедән, укучы өчен дәреслек, икенчедән укытучы өчен дәреснең барлык этаплары сакланып төзелгән  һәм 45 минутка исәпләнгән җентекле, ягъни һәр күнегүнең көтелгән җаваплары да кертелгән дәрес эшкәртмәләреннән торган методик ярдәмлек. Методик ярдәмлеккә гамәлдәге программага нигезләнгән календарь-тематик план, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү буенча диагностик пакет, ягъни диктант һәм изложение текстлары, контроль эшләр өчен тестлы биремнәр һәм аларга ачкычлар да урнаштырылды.

     Укыту-методик комплектлары технология таләпләренә тулаем җавап бирә. Шунлыктан дәреслекләр без күнеккән гадәти  дәреслекләрдән аерыла. Иҗади үсеш технологиясе буенча дәрес стуктурасы шактый үзенчәлекле. Ул 3 этапны үз эченә ала.

     Мин 6 нчы сыйныфта үтелә торган «Ияртемнәр» темасына төзелгән дәрес эшкәртмәсе мисалында әлеге этапларга аерым тукталам.

      Дәрес барышы:

I.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.(10 минут)

1. а) уңай психологик халәт тудыру;

    ә) белемнәрне актуальләштерү: “Үткән дәрестә нинди УМ (уку мәсьәләсе) өстендә эшләгән идек?” соравына җавап бирү.

Көтелгән җавап (К.җ.): Үткән дәрестә укучыларның дәфтәрләрендә төзелгән модельне искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе.

Бирем. Модельне тутырып бетерегез һәм дәрескә УМ билгеләгез.

                            Мөстәкыйль сүз төркемнәре 

   ис.             ф.                   с.                     сн.                ал.              р.                  ?

К.җ.: Сорау билгесе урынына ияртем дип язарга кирәк. Димәк, без бүген ияртемнәр турында өйрәнербез.Үзбәя. (Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла)

     II.УМ адымлап чишү этабы. (25-30 минут)

4. УМ чишү. 1 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. Аларга сорау куеп, нинди җөмлә кисәге булуларын әйтегез.

1. Ак күгәрчен, күк күгәрчен гөрләшә гөлдер-гөлдер;

    Бер генә бирелә яшәү, бер генә бирелә гомер. (Ф.Яруллин)

К.җ.: Гөлдер-гөлдер – күгәрчен тавышына охшатып ясалган сүз; соравы – ничек? җөмләдә – хәл.Үзбәя.

2. Урман эчендә лап-лоп басып килгән аяк тавышлары ишетелде. (Г.Гобәй)

К.җ.:  Лап-лоп – кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган, соравы – ничек? җөмләдә – хәл. Үзбәя.

3. Ялт-йолт ялтырый, җирнең өсте калтырый . (Табышмак)

К.җ.: Ялт-йолт – яктылыкны тасвирлый торган сүз; соравы – ничек? җ-дә хәл. Үзбәя.

4. Кинәт Кәримнең баш түбәсенә кайнар тамчы килеп төште. Кәрим дерт итеп китте. (Г.Рәхим)

К.җ.: Дерт – кешенең психологик халәте белән бәйле ясалган сүз, соравы – нишләде? җ-дә – хәбәр.Үзбәя.

 5. Модельләштерү. 2 нче күнегү. Бирелгән сораулар нигезендә ияртемнәрнең моделен төзегез. Дәреслектәге белешмәдән дә файдаланыгыз.

1. Нинди сүз төркеме эчендә каралалар?

2. Нәрсә белдерүләренә карап, нинди 2 төркемгә бүленәләр?

3. Төзелешләре буенча нинди төрләре бар?

4. Нинди җөмлә кисәкләре булалар?

К.җ.:                           Ияртем

                   – мөстәкыйль сүз төркеме,

                   – мәгънәләренә карап:

            1) аваз                                                 2) образ

кеше, кош-корт тавышларына                      яктылыкка, кешенең психологик

охшатып ясалган ияртемнәр                         халәтенә бәйле ясалган ияртемнәр

             – төзелешләре буенча: парлы һәм ялгызак,

            – җөмләдәге вазифалары: хәл һәм хәбәр. Үзбәя.

 3 нче күнегү. Модель буенча ияртемнәрнең билгеләмәсен чыгарыгыз, аны бер-берегезгә һәм үз-үзегезгә әйтегез.

К.җ.: Кеше, кош-корт чыгарган тавышларга охшатып, яктылыкка, кешенең психологик халәтенә бәйле ясалган сүзләр ияртемнәр дип атала. Үзбәя.

6. Гомуми ысулны куллану. 4 нче күнегү. Җөмләне күчереп языгыз һәм ияртемнәрне модель нигезендә тикшерегез.

Кызчыклар, бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар. (А.Гыйләҗев)

К.җ.: Шырык-шырык – аваз ияртеме, кеше кычкырып көлгәндә чыккан тавышка охшатып ясалган, парлы, җ-дә – хәл. Үзбәя.

 III. Рефлексив-бәяләү этабы. (5 минут)

7. «Дәрестә нинди УМ чиштек?» соравына җавап бирү.

8. Дәрескә гомуми билге кую. (Ул укучыларның адымлап чишелгән һәр бирем саен үзләренә  куелган билгеләрдән чыга)

9. Өй эше : а) мәҗбүри, ә) ярым иҗади, б) иҗади.

                                 Әдәбият исемлеге:

А.З. Рахимов «Психодидактика». Издательство «Творчество» Уфа  - 1996

А.З. Рахимов «Педагогическая акмеология» Уфа-1999

В.В.Давыдов  «О понятии развивающего обучения» Москва -1995

В.В.Давыдов  «Психологическая теория учебной деятельности» Томск- 1992

«Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000

Татар урта гомуми  белем бирү мәктәбенең 5-9 нче сыйныфлары өчен татар теленнән укыту -методик комплектлары.  «Мәгариф» һәм Татарстан китап нәшриятлары  Казан -2007, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 833 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.11.2014 973
    • DOCX 53.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасаншина Разидя Гатаулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасаншина Разидя Гатаулловна
    Хасаншина Разидя Гатаулловна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 37370
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Ментальная арифметика: умножение и деление

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 328 человек

Курс повышения квалификации

Педагогическое проектирование как средство оптимизации труда учителя математики в условиях ФГОС второго поколения

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 415 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Российское движение школьников (РДШ): воспитательная работа

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Карьера и развитие в современном мире

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе