Әниләр көне.Фестиваль.
1 А.Б. Исәнмесез!Хәерле кич хөрмәтле кунаклар,укытучы-ларыбыз,әти-әниләребез
һәм укучылар.Буген безнең гимназиябездә зур бәйрәм.Традициягә әйләнгән әниләр
бәйрәме.Һәр елдагыча без аны әниләр көне уңаеннан уздырабыз.Үзләренең бар батырлыкларын
җыеп,шушы кичәгә
чыгыш ясарга
әзерләнеп килгән балаларга рәхмәт әйтәсе килә.
Кеше үзен кайчан
бәхетле итеп тоя икән?Мөгаен,бала кеше-янында әти-әнисе исән-сау булгандадыр,ә
әти-әни өчен баласының сау-сәламәт булуы мөһимдер.
2 А.Б. Әни,әнием...Нинди якты,матур,мөлаем сүз.”Әнием” диеп дәшә алган
кешеләр нинди бәхетлеләр!Безнең өчен гомерендә кызганмаучы,кирәк булса,үзенең
сәламәтлеге бәрабәренә баласының гомерен озайтучы,олы йөрәкле, саф
күңелле.Искиткеч бәйрәмдә сезгә иң изге теләкләрне юлларга рөхсәт итегез.Сүз
гимназия директоры Тәслимә
Рифкатовнага
бирелә.
Җыр:“Минем җырлыйсым килә” (2а)
1 А.Б. “Әни”диеп тел ачыла-
Күкрәк сөте әнидә.
Әниләр бәхетле булса тик
Тик
тынычлык булыр илдә.
“Әни”диеп язып куйган
Ак кәгазгә бер бала
Шул баладан хөрмәт күрсә,
Бәхетле була ана.
Үстергән балаларыгыздан
хөрмәт күреп,тынычлыкта яшәргә насыйп булсын сезгә,Кадерле әниләр.
Бию
2 А.Б. Авыр вакытларыбызда юатып җылы суз әйтүче дә, баштан сыйпап көч бирүче
дә,егылганда кул биреп торгызучы һәм адашканда юл күрсәтүче илаһи
затларыбыз!!!Бер генә ананың да вакытыннан алда чәче агармасын,күз яше таммасын
иде.Балаларыгыз озын гомерле булып,сез-
не бәхеттә
яшәтсеннәр.
Җыр: Арина Анашкина “Волшебные фонарики”
1 А.Б. Ана!
Йөрәкнең ул мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул
салкында синең җылытучың
Юанычың авыр көнеңдә.
2 А.Б.
Тик син генә,әнкәй,тик син генә
Сабый чакта баккансың.
Төн
йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.
1 А.Б. Тик син генә,әнкәй,балам диеп,
Сыйпагансың минем башымнан
Җил-давылдан мине яшергәнсең,
Җылы
куеның һәрчак ачылган.
Бию
2 А.Б. Айдан,кояштан кадерле
Син
ул,әнием!
Иң
ягымлы,иң сөйкемле
Син
ул-әнием!
1.Җыр: “Мама”(“6” и “8”)
1 А.Б.
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен,
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни
кирәк!Әни кирәк!Әни кирәк!
Җыр: А.Ләйсән “Озак яшә,әнкәй,шатлык белән”
2 А.Б. Син,әнием,минем өчен
Бу
дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар
өйгә нур бөркелә.
1 А.Б. Әниеме син,әллә зур галимме,
Барыбер сине ана үстергән.
Һәрвакытта белгән ул хәлеңне
Һәр
сулышта сине үз күргән.
Җыр: “Ак яулыклы әбием” (“6” и “8”)
Шигырь
Бию
2 А.Б. Хөрмәтле кунаклар!
Җөмһүриятебездә
Укытучы елы тәмамланып килә.Бу ел безнең гимназиябез өчен уңышлы
булды.Укучыларыбыз да,укытучы-әниләребез дә зур уңышларга ирештеләр. Безнең
залда Укытучы-Әниләр бихисап,киләсе музыкаль сәламебез сезнең
өчен,укытучы-әниләр.
Җыр: “Моя мама” (“Сәйлән”)
1 А.Б. Гөлләр дә елмаеп баш ия,
Яшәгез,кадерле әниләр!
2 А.Б. Сез булган урында,
Сез
булган һәр җирдә
Бергә:Мәңгелек язларның яме бар.
1 А.Б. Хөрмәтле әниләр!
Сезнең өчен
әзерләнгән бәйрәм концерты тәмам.
2 А.Б. Сау булыгыз!Киләсе очрашуларга кадәр.
Музыка.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.