Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / "Әфган кызалаклары" - музыкаль кичә
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

"Әфган кызалаклары" - музыкаль кичә

библиотека
материалов

(Алып баручы һәм солдат формасы кигән 1 укучы чыга)

1 укучы: Әфганстан исемең шигъри синең,

Җирең сихри,кыя, таш – тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.


2 укучы: Хөрмәтле укучылар,укытучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере әзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

1 укучы: 1979 нчы елның 12 нче Декабрендә ҮК тарафыннан “ 40 нчы Армияне Әфганстанга кертергә” дигән карар кабул ителә.

2 укучы: 13 Декабрендә генерал – лейтенант Ю.В. Тухаринов 40 нчы Армиянең командующие итеп билгеләнелә

1 укучы: Үзен бөтендөнья тынычлык һәм демократия өчен көрәшүче дип белдергән Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү тур-дагы хәбәрне үзәк телевидение аша шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә җиткерә.

2 укучы: Шулай итеп, 25 Декабрьдә сәг.15.00 дә 40 нчы Армия частьләре Әфганстанга кертелә башлый. Колонналар Кушка, Термез, Хорог юнәлешләрендә,103 нче һава десант дивизиясе Кабул, Баграм,Кандагар аэродромнарына һава юллары буйлап кертелә.

1 укучы: Әфганстан. Каян килеп кердең соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәүшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә барыбызны да сискәндереп,сагаерга мәҗбүр итте,аналарның төн йокысын качырды,илгә кургаш табутларда кайтарды

Әфганстан... Совет энциклопедиясе бу ил турында түбәндәге мәгълүматны бирә. Гомуми мәйданы – 647 мең кв.км., 1982 елда автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. 16 млн. Халкының күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек.

1 укучы: 15 Февраль. Бу көнне беренче карашка календардагы башка көннәрдән берничек тә аерып булмый кебек. Әмма күбебез бу көнне бик яхшы белә. Ул көнне 11 ел барган сугыштан соң Әфганстаннан соңгы соңгы сове солдаты чыкты.

Берәүләр моны җиңү дип кабул итте, ә икенчеләр исә, әлеге дистә ел гомерлек кайгы – хәсрәт алып килде. Бер гаепсезгә тыныч халык тормышы кырылды,яңа гына мыек чыккан егетләр һәлак булдылар. Без 15 Февраль көнен – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп үтәбез.

2 укучы: Сугыш совет халкының 15 меңләп батыр улларын чәчәктәй гомерләре өзелде. Бу сугышта һәлак булган 442 татар егетен терелтеп булмый. Әфган сугышы барган 11 ел эчендә бу җирдә 699362000 сумга төшкән 179 хәрби шәһәрчек төзелде. Сугыш аркылы 546255 кеше үтте. Шуларның 6669ы гарпиләнде, ә 49985е җәрәхәтләнде,312 се хәбәрсез югалды,18 е чит җирләрдә калды. 13833 кеше үлде. Әфган сугышы төгәлләнмәде,чөнки аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми, ә йөрәкләрдә авыр яра гомер буе төзәлә алмаячак.

1 укучы: Әфганстанга безнең Күшәр авылыннан 3 егет китә. Болар: Аскаров Ирек Фоат улы, Шакиров Илдар Инил улы, Хайруллин Зөлфәт Зөфәр улы. Ирек һәм Илдар абый туган якларыбызга әйләнеп кайтып Күшәрдә һәм Әтнәдә үз гайләләре белән тормыш кичерәләр. Егетләребезнең сугыш эченнән әйләнеп кайтулары әти - әниләре,якыннары өчен генә түгел,бөтен авыл халкы өчен зур куаныч булды.Ә менә Зөлфәт абыйның язмышы бик аяныч була, туган авылына кургаш табут эчендә кайта.

ҖЫР


1 укучы: Әйе,З.Хәйруллинны күрү насыйп булмый. Күшәр авылы егете ефрейтор Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы 1982 елның июнендә хәрби операция вакытында каты яралана, 9 июньдә госпитальдә үлә. Аның үле гәүдәсе авылда сабантуй буласы көнне кайтарыла. Бәйрәм булмый кала. Барлык авылдашлары да Зөлфәтне соңгы юлга озата.

2 укучы: Күпме гөнаһсыз егетләрнең гомерләрен өзгән сугыш.... һәлак булучылар....Аларның тормыш юллары да күпчелек яшьтәшләренеке кебек. Мәктәпне , һөнәри училищены тәмамлагач, нинди дә булса оешмада берничә ел эшләү,армиягә чакырылу, карантин сызыгын узу һәм... каһәрләнгән нокта - канлы Әфганстан. Ләкин шул ваытта һәркайсының үз холкы,үзенең рухи дөньясы , кабатланмас хыяллары булган. Әйе, Күшәр авылы егете Зөлфәт Хәйруллин да алардан берни белән дә аерылмаган. 1962 нче елда Күшәр авылында туа. Күшәр 8еллык мәктәбен тәмамлый,мәктәптә дружина советы рәисе була. Ә 10еллык белемне Әтнә урта мәктәбендә ала. Мәктәпне бетергәч,”Искра” колхозында эшли башлый. 1980 елда армия сафларына алына,1981 елда Әфганстанга алып китәләләр. Армиядәге званиясе – ефрейтор,стрелок- гранатометчик. Хезмәт иткән часте Төрекмәнстан ССРның Кирки шәһәре. Зөлфәт абый “За отвагу” медале, “Отличник погранвойск 1 степени” значогы,Әфганстан Демократик республикасы грамотасы белән бүләкләнә.

1 укучы: Зөлфәт абый әтисе Зөфәр абыйга,әнисе Нурзыя апага,энесе Рүзәл,сеңлесе Нурсияга бик еш хатлар яза. Хатларда туган авылын,гайләсен өзелеп сагынуын,исән сау кайтырга,күрешергә өметләнүен күреп була.

“Ну минем хәлләргә килгәндә әйбәт кенә кенә хезмәт итеп ятам, көннәр бик эссе,суны бик эчәсе килә,шулайда түзәргә туры килә. Менә шулай итеп әйбәт кенә май бәйрәмнәре дә узып китте, 28 майны каршылаган бәйрәмнәрдә бетә инде, аннары приказ гына кала, яңа елга кадәр өйгә кайтып җитәрмен дип ятабыз, исән сау булсак алла боерса. Минем өчен борчылмагыз, минем эшләр яхшы”. 16 май 1982 ел

2 укучы: Ә бу хатын Зөлфәт абый соңрак яза:

“ Шәһәрдәгеләргә теләсә кайсы вакытта кайтырга була шул, ә солдатның бары служба һәм служба инде. Ничего ,әти - әни, без дә кайтырбыз әле исән сау булсак,яшел фураңкалар,яшел погоннар белән гөрләтеп авылга , ах нинди күңелле вакытлар булыр икән ул безнең өчен,әни. Менә әле дә бар да күз алдымда, нәрсәнең кайда торганына кадәр беләм. Да, әти,син уйлаганча,син өйдә чакта мн автомат белән сакта басып торам, бары шулай дип енә уйла,яме минем турында. Бар да яхшы анда,дип кенә уйлагыз,зинһар өчен,борчылмагыз” 28 Апрель 1982 ел

1 укучы: Менә шундый өмет тулы хатлар яза Зөлфәт абый туган ягына. Ләкин аңа күрешүләр насыйп булмый. Хәзерге вакытта Зөлфәт абыйның әти - әнисе исән сау, кече уллары Рүзәл тәрбиясендә гомер кичерәләр. Балаларының,оныкларының исәнлегенә куанып яши алар. Әйе, ишелеп килгән кайгы дулкынына бирешмичә,тормыш сынауларына әти – әни генә түзә ала. Барлык авырлыклар алар җилкәсенә төшә.

2 укучы: Көтә ана.... Аның чәчләрендә

Көмеш микән, әллә кар микән?

Батырларга җирдә һәйкәлләр бар

Көткәннәргә һәйкәл бар микән?!

ҖЫР


1 укучы: Әфганстан... Без дә, әфган халкы да әлеге сугыш елъязмасын тарихыбыз битләренә язып куярбыз. Киләчәктә батыр егетләребез хакында китаплар язылыр, фильмнар эшләнер. Әле бик күп еллар әниләр, сөйгән ярлар бәгырьләрен сагынып еларлар. Әле бик күп еллар ватык - җимерек кышлаклаклар, мәчетләр,кипкән буш арыклар,шартлаткыч, тимер тулы уңдырышсыз җирләр кинокадрлары кебек әфганнарның күз алларыннан китмәс.

2 укучы: Әле бик күп еллар хәлсез әфган картына тоттырган соңгы телем икмәк,туңган,бөрешкән кечкенә балага салып биргән өс киеме, авыруларга өләшкән дарулар,соңгы йотым су тамчыларын бүлешү мизгелләре аларга яшәргә көч, дәрт, куәт өстәр.

1 укучы: әле бик күп еллар янып күмерләнгә чит җирләр, тешләрдә шыкырдаучы ком, дөрләп янучы танклар, “ дошманнар вәхшилеге” егетләрне сискәндереп уятыр; үлгән,хәбәрсез югалганнар,хәтерләрен бимазалар; дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре,эшлисе эшләре,төзеләсе йортлары, туасы балалары хакындагы уй – хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен, сабакларын аңларга тырышып бәргәләнер алар. Әле бик күп еллар...

2 укучы: Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата – аналар кайгы яшен түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без – тынычлык яклы!

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти – әниләре,туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып торган тормыш сынауларына бары ата – аналар гына чыдый ала. Әти – әниләрнең изге догалары хезмәт итүче егетләребезгә исән сау килеш, сугышларга юлыкмый гына илебезне тыныч сакларга ярдәм итсен иде.


Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров148
Номер материала ДВ-191285
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх