Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Әфган сугышына багышланган кичә.

Әфган сугышына багышланган кичә.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

(В.Һадиуллин “Әфганстан”)

1а.б.

Хәерле көн, хөрмәтле кунагыбыз, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.


2а.б.

Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.

(видиодан озек курсэтелэ)

1а.б.

Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2014 елның 15 феврале – соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.


1 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

2 нче укучы:

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

“Кайтмый калмас ул”,- дип

Өмет иткәнсеңдер.

1 нче укучы:

Барсын илгә бирдем,

Ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

2 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны ...

1.а.б. Очрашу әфган сугышында һәлак булган якташларыбызга багышлана. Сез “Хәтер” китабы белән таныш инде. Бүген “Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы” битләренә күз салырбыз. Ул Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугышта һәлак булган, хәрби бурычын дә кызганмаган батырлар истәлегенә багышлана.

         Һәркемгә мәгълүм, сугыш корбаннарсыз булмый. Яу булып үткән урыннарда туганнар каберлекләре дә, аерым каберләр дә кала килгән.

1 нче укучы:

Кайтырыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйталмадым соңгы гозерне.

2 нче укучы:

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?

1 нче укучы:

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.

1а.б. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның “намус” һәм “хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез.

2а.б: Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

1а.б. 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде.

         Сугыш ... Ун ел буе дәвам иткән сугыш ...

         Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш

         Безнең Республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.

         Әфган вакыйгаларыннан соң 15 ел вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә төрле үзгәрешләр булды. Ләкин 10 ел буе дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, контузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердән беркайчан да җуелмас.

2а.б. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.



: Ә хәзер сүзне бүгенге көндә безнең җирлектә яшәүче Афганистанда хезмәт иткән Солтанов Алмазабыйга сүзне бирэбез(Ул сөйли, укучылар сораулар бирәләр)

 2а.б.: 1 а.б.: “Әфган кызалаклары”ның кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды: бездән чыгып киткән 128 асыл егетнең 6 сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

1 нче укучы. Рядовой Владимир Абдугәрәй улы – 1964 нче елда туган, 1984 нче елның 5 нче мартында һәлак булды. Мөслим районы Мари – Бүләр авылында җирләнде.

2 нче укучы. Рядовой Солтанов Владимр Миннебай улы – 1961 нче елда туган, 1983 нче елның 12 нче сентябрендә һәлак булды. Мөслим районы Усаклык авылында җирләнде.

3 нче укучы. Өлкән лейтенант Байгузин Владислав Мөхәммәт улы – 1952 нче елда туган, 1981 нче елның 9 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Мари – Бүләр авылында җирләнде.

4 нче укучы. Рядовой Шәйхелмәрдәнов Илмир Зинир улы– 1965 нче елда туган, 1984 нче елның 29 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Бүләк авылында җирләнде.

5нче укучы. Сержант Фәррахов Илфар Рәмзи улы – 1963 нче елда туган, 1980 нче елның 9 нчы августында һәлак булды. Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләнде.

6 нчы укучы. Капитан Рәшитов Фәиз Вәгыйз улы – 1955 нче елда туган, 1985 нче елның 30 нчы гыйнварында һәлак булды. Мөслим районы Мөслим авылында җирләнде.

1 а.б.

Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

Бар дөнья бер минут тын калсын.

Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!


(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

2 а.б.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.


 1а.б Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!


2 а.б.

Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин сез аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып багыгыз. Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар.



1а.б.: Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!

2а.б Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

1.а.б.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!


2а.б. Бугенге очрашуыбыз ахрына якынлашты.









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 06.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров92
Номер материала ДБ-013460
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх