Инфоурок Дошкольное образование КонспектыӘфганчылар белән очрашу иртәсе "Әфганстан-йөрәк ярам"

Әфганчылар белән очрашу иртәсе "Әфганстан-йөрәк ярам"

Скачать материал

“Әфганстан-йөрәк ярам”

Максат: Әфган сугышы,Ватан сакчылары турында төшенчә бирү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашу, һәлак булганнарын искә алу;Балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан авылдашларның фотосурәтләре, магнитофон, интернеттан алынган “Әфган юлы” документаль фильмы.

А.б: Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген залга рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 29 ел булуны билгеләп үтәргә, якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык. Шушы очрашуга үзебезнең авылдашларыбызны, төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне чакырдык.

Афганистан... сугыш...
Кысыладыр сулыш...
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Сугыш, сугыш...
Кемгә соңгы сулыш...
Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.
Күпме кайгы, күпме канлы яшләр
Коелды бу җиргә, санаусыз.
Совет иле кушкан - милли бурыч
Илтеп кертте безне сугышка.
Бурычлы идеме яшь егетләр,
Кан коярга шушы сугышта???
Афганистан тау-ташлары саклый,
Без үтәгән хәрби бурычны....
Улсыз калган ялгыз аналарга
Әйтегезче, кемнәр бурычлы??!  

- Балалар, әйдәгез хәзер шушы сугыш турында видеоязма крап үтик.

 (балаларга интернеттан алынган“Әфган юлы” исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: http://mmg-kgb.ucoz.ru)

Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.

9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.

1б. Алинә. Туган жирен, илен сакларга дип
Газиз улын ана озата.
Берни булмас,эни ,кайгырма дип
Ана кунелен улы юата.

2б. Гәдел.Озатты Әфган иленә

Сау әйләнеп кайт, диеп,

Ул якта упкыннар тирән,

Ул якта таулар биек.

3б.Асылъяр.Ташлары артына посып,

Сагалый анда дошман.

Китте егет...хәрби анты

Намусы шулай кушкан.

4б. Нурсилә.Әйтсәләр дә: барып тор син дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем: кирәк түгел дип

Кайтам мин, дип, туган илемә

Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала.

Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.

Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.

Менә алар авылдашларыбыз

1.Мухаметдинов Фарил Мирзанур улы

2.Миргаязов  Инсаф                          улы

3.Насипов Илсур Индус улы

4. Фахразиев Рәшит Равил улы

сүзне батыр ир-егетебез, «Башак» берләшмәсенең алдынгы механизаторы Мухаметдинов Фарил Мирзанур улына бирик.

Сөйли, балалар сорауларына җаваплар бирә.

- Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек күрсәтергә туры килде?

- Иң истәлекле көнегез?

 Балалар бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк йөзе телибез. Балаларның чыгышын бүләк итеп кабул итегез.

(концерт номеры)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез. (Әйдәгез балалар барыбыз да басабыз) Бер минут тынлык.

Магнитофоннан Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам”

җыры тыңланыла.

- Әфган җырлары – ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның “гимнына” әверелгән.

Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.

5бала. Чирек гасыр гомер узса да,

Хәбәр көтә ана улыннан.

Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,

Күзен алмый киткән юлыннан.

 

6бала.Йокысыз үткән озын төннәрдә

Улы белән һаман сөйләшә,

Шатлык-кайгыларын уртаклаша,

Киңәшләшә, дәшә, серләшә.

 

7бала. Көтә-көтә кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар яуса да,

Чиксез авыр сагыш газабыннан

Йөрәгеннән каннар тамса да.

 

8бала. Көтә һаман улын, йөрәгендә

Пыскып яна өмет чаткысы,

Иртәгәге көндә булыр сыман

Куанычы, көткән шатлыгы.

 

А.б: Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Яшьле күзләр карашында

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

 

Әйе, балалар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, бәйрәм иртәбезне  йомгаклыйсы килә.

Бүгенге очрашуга килгән абыйларга зур рәхмәтебезне җиткерәсебез. Аларга алдагы көндә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез. Рәхмәт сезгә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әфганчылар белән очрашу иртәсе "Әфганстан-йөрәк ярам""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: Әфган сугышы,Ватан сакчылары турында төшенчә бирү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашу, һәлак булганнарын искә алу;Балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан авылдашларның фотосурәтләре, магнитофон, интернеттан алынган “Әфган юлы” документаль фильмы.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.02.2018 2996
    • DOCX 30.7 кбайт
    • 42 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Султанова Лилия Хабиряновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Султанова Лилия Хабиряновна
    Султанова Лилия Хабиряновна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22496
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 133 человека из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 400 человек

Курс повышения квалификации

Воспитательная система образовательной организации в современных условиях

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 862 человека

Курс повышения квалификации

Влияние цифровых технологий на психическое развитие ребенка дошкольного возраста

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Волонтерство: история, типы и роль в образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Литературные пути: от биографий к жанрам

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе