Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / ФГОС буенча 5 нче сыйныфта татар теле

ФГОС буенча 5 нче сыйныфта татар теле

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан республикасы Мөслим муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе»



Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Ардуганова Г.Х.

Беркетмә №1,

26” нчы август, 2016 нчы ел.

Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Мадьярова А.И..

27” нче август, 2016 нчы ел.

Раслыйм”

Мәктәп директоры _________ Хаҗиева Ә.Ф.

Боерык №_____,

«29»нчы август, 2016 нчы ел.





Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садриева Гөлнара Миңнулла кызының 5 нче сыйныфлар өчен

татар теленнән уку курсына эш программасы(база).



Педагогик киңәшмә утырышында кабу ителде.

Беркетмә №84, “ 29” нчы август, 2016 ел.




Баек,

2016 – 2017 нче уку елы





Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен укыту әсбабы Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов Сәйфетдиновов, Р.Р. – Казан: Татарстан китап нәшрияты 2012.










1. Татар теле предметы буенча көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләр


Предмет

- әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

- сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру;

- телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрнең --- туры һәм күчерелмә мәгънәләрен урынлы куллану;

- төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.

- татар мәдәниятен үстерүдә туган телнең кыйммәтен аңлауны тәрбияләү; - туган телнең сүзлек запасын баету,укучыларда туган телдә сөйләшү һәм язу культурасын үстерү ;

- туган тел турында беренчел фәнни белемнәрнең закончалыкларын һәи функциясен формалаштыру;

-туган телнең төп берәмлекләрен һәм грамматик категорияләрен белүне кешенең гражданлык позициясенә бәйле рәвештә дөрес сөйләм һәм язуга позитив мөнәсәбәт аша формалаштыру ; коммуникатив мәсьәләләрне чишүдә беренчел максат,бурыч, чаралар һәм шартлар булдыру ; -аралашуда һәм практик мәсҗәләләрне чишүдә укыту алымнарының тел берәмлекләрен куллану;



Шәхескә кагылышлы

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

  • күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

  • үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

  • уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

  • индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

  • төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

  • активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет

- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра

- белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

  • фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;

  • орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү;

  • сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;

  • тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;

  • исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлау;

  • сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

  • сүзтезмәләрне аера белү, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтү;

  • әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;




2.Укыту предметының эчтәлеге



Дәрес

Бүлек һәм тема исеме


Кыскача эчтәлеге

Дәрес саны

1.

Тел ул халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы


Аралашу әдәбе турында сөйләшү.

1

2.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Сүз төркемнәрен кабатлау. Тел гыйлеменең морфоло гия һәм орфография бүлекләре турында һәм сүз төркемнәре буенча гомуми мәгълүматларны искә төшерү . Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

рен

кабатлау








төркемнәре буенча гомуми мәгълүмат

ларга төркемнәре буенча гомуми мәгълүмат

ларга з төркемнәре буенча гомуми мәгълүмат

ларга

3

Морфология( 26сәг.)

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне ае- ра белү өчен

1

3.

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә. Исем.

Сүз төркеме буларак исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стили­стик төрлелек.Исемнәрнең ясалышы.Синоним һәм антоним исемнәр.Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, исемнәргә морфоло­гик анализ ясау.




6

4.

Алмашлык.

Зат алмашлыклары

Алмашлык турында аңлату, нинди сүз төркемен алмаштырып килүдән чыгып, төркемчәләргә бүлү.

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш белән төрлә­неше. Билгеләү алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары.

Тартым алмашлыклары. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы, аларны го­мумиләштереп кабатлау. Алмашлыкларны морфологик яктан тикшерү.


2

5.

Сан. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерә торган саннар. Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? никадәр?

Сан турында гомуми төшенчә. Гарәп һәм рим цифрлары.Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылы­шы.

Сан төркемчәләре: микъдар, тәртип, бүлем, чама һәм җыю саннары, аларның мәгънәләре һәм кулланылышы.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.



3

6.

Сыйфат

Сыйфат турында төшенчә: аның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре. Сыйфат дәрәҗәләре (кабатлау).

Сыйфатларның ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымча­лар.Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфоло­гик анализ ясау.


2

7.

Фигыль.


Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч фор­масы. Барлык-юклык төре.Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә. Затланыш­лы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе һәм зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрдә басым һәм аларны дөрес язу күнегүләре.Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре һәм зат-сан белән төрләнеше.Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, фор­малары һәм зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе,сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы.Сыйфат фигыльләрнең заман формалары, аларның хикәя фигыль белән аваздашлыгы.Хәл фигыль, аның мәгънәләре, төрләре, җөмләдә кулланы­лышы һәм дөрес язылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исем фигыльнең исемгәәйләнүе.Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язы­лышы.

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылы­шы.Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йө­рүе.Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы.Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфоло­гик анализ ясау.


6

8.

Рәвеш

Рәвеш турында гомуми төшенчә, аларның җөмләдә кул­ланылышы. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылы­шы.

Рәвеш төркемчәләре: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама,урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре.

Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.


7

9.

Синтаксис.Җөмлә. Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия һәм хәбәр Кушма җөмлә.Аныклагычлар. Җәенке җөмлә. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Сүзтезмә. Тиңдәш кисәкләр. Алар арасына куела торган тыныш билгеләре һәм теркәгечләр







Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләр.

Гади җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә.

22



10.


Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары.

Авазларның ясалышы


Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Аваз. Фонема. Татар телендә сузык авазлар, аларның саны. Сузык авазларны төркемләү. Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Татар телендә сузыклар кыскару күренеше. Дифтонглар турында төшенчә. Татар телендә тартык авазлар, аларның саны. Тартык авазларны төркемләү. Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Тартык авазларның охшашлануы. Аның төрләре. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.

Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә басым сакланмау очраклары. Интонация белән эшләү.

Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Орфоэпик сүзлек.

Фонетик анализ ясау.














сөйләмдәге үзгәреше, иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре, интонация һәм аның үзенчәлекләре, телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетика һәм орфоэпиядән алган кулану һәм күнекмәләрне гамәлдә кулану.

12

11.

Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы

Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Сөйләмдә синонимнарны, антонимнар һ.б. тел чараларын дөрес куллану. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле.

Сөйләм культурасы төшенчәсе. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.



4

12.

Лексикология.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре Омонимнар. Антонимнар. Фразеологик әйтелмәләр Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр, Сүзлекләр.


Сөйләм формалары.






Сүз – телнең төп өйрәнү берәмлеге. Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Килеп чыгышы ягыннан, кулланылышы буенча, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы, фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Лексикология һәм лексикографиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәләр. Антонимнар. Синонимнар. Паронимнар. Омонимнар һәм аларның төрләре.

Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр.

Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләр.

Фразеологик әйтелмәләр, аларны мәгънәсе. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү. Монологик һәм диалогик сөйләм

Татар теленең төп лексик нормалары. Лексик анализ .

















31

13.

Йомгаклау.

Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү, биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү



6


Гомуми


105








3. Календарь –тематик планлаштыру

Диктант: 9 сәг. (4 контроль)

Изложение: 5сәг

Бәйләнешле сөйләм үстерү: 5сәг.


Т/с

Дәрес темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Календарь срок

Үтәлеш

1

Тел ул – ха- лыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

1

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча
төркемнәрдә эш. Терәк схема ясау

3.09


2-3

Башлан гыч сыйныф ларда үткәннәрне

кабатлау

2

Күнегүләр эшләү.Сүз төркемнәрен
кабатлау. Җөмлә кисәкләрен кабатлау

8.09


4

БСҮ “Җәй

нәрсәсе белән ма тур?” дигән темага сочинение язу

1


10.09


5

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнә

ре

турында гомуми төшенчә.

1

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз
төркемәрен искә төшерү.

13.09


6

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне ае-
ра белү өчен күнегүләр эшләү

14.09


7

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү

17.09


8

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Килеш сорауларын һәм кушымчаларын
дөрес билгеләргә өйрәнү

20.09


9

Үткәннәрне кабатлау буенча диктант (№1)

1

«Исем» темасындагы өйрәнгән
кагыйдәләргә күнегүләр эшләү

21.09


10

Хаталар өстендә эш. Алмашлык. Зат алмашлык лары.

1

Хикәянең эчтәлеге буенча план төзү. Изложение язу.

24.09


11

БСҮ Изложение

1

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә
эшләү. Алмашлык турында аңлату,
нинди сүз төркемен алмаштырып
килүдән чыгып, төркемчәләргә бүлү.
Күнегүләр эшләү

27.09


12

Сорау алмашлыклары

1

Сорау алмашлыкларының килеш белән
төрләнешен аңлату,
күнегүләр эшләү

28.09


13

Сан. Берәмлеләрне һәм дистәләр

не белдерә торган саннар.

2

Күнегүләр эшләү

1.10


14

Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче? ничәшәр? күпме? никадәр?

1

Күнегүләр эшләү

4.10


15

Тикшерү диктанты

1

Күнегүләр эшләү

5.10


16

Хаталар өстендә эш. Сыйфат.

1

Язма эштә җибәрегән хаталар өстендә
эшләү. Аңлату. “Сүз төркемнәре” таблицасы буенча
эш. Тактада эшләү

8.10


17

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

Лексика бүлеген искә төшерү:
антоним, синоним, искергән сүзләр
буенча күнегүләр эшләү

11.10


18

Фигыль. Фигыльнең барлык-юклык төре.

1

Эшнең башкарылу-башкарылмавыннан
чыгып, барлык-юклык төрен аңлату,
телдән күнегүләр эшләү

12.10


19

Фигыльнең нигезе

1

81 нче күнегү дәге рәсем буенча эшләү

15.10


20

Боерык фигыль.

1

План буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү

18.10


21

Хикәя фигыль

1

«Казан – спорт шәһәре» дигән темага кечкенә хикәя язу

19.10


22

Шарт фигыль

1

Күнегүләр эшләү

22.10


23

Фигыль темасына карата контроль диктант.

1

Диктант язу

25.10


24

Хаталар өстендә эш. Рәвеш турында төшенчә.

1

Күнегүләр эшләү. Диалог төзетү

26.10


25-26

Вакыт, урын.

Сәбәп-максат рәвеш ләре.

2

Хикәянең эчтәлеген сөйләү

29.10


27

Антоним рәвешләр. Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары.

1

Урын һәм вакыт хәлләрен кулланып хикәя төзү

5.11


28

Үткәннәрне кабатлау.

1

Күнегүләр эшләү. Авыр очракларны аңлату

8.11


29

Б.С.Ү. Контроль изложение

1

Укытучы укыганны тыңлау, гади план
төзү һәм сөйләп карау.
Караламага язу,акка күчерү

9.11


30

Рәвешләр темасын кабатлау.

1

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә
эшләү. Рәвешләр турында катлаулы

12.11


31

Җөмлә. Укучылар ның сәнгатьле уку һәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү.

1

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау
элементлары белән таныштыру:
җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү

15.11


32

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

1

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш
кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә,
күнегүләр эшләү

16.11


33

Туган ягым” темасына сочинение

1

124 нче күнегүдәге текст өстендә эшләү

19.11


34

Сорау җөмлә

1

Күнегүләр эшләү. “Кем кемгә
охшаган” дигән темага хикәя язү

22.11


35

Боерык җөмлә. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тыныш билгесе һәм интонация

1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү

23.11


36

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия һәм хәбәр.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

26.11


37

Кушма җөмлә.

1

Күнегүләр эшләү

29.11


38

Өйрәтү диктанты. Җыйнак җөмлә.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

30.11


39

Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе, урыны.

1

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш
кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә,
күнегүләр эшләү

3.12


40

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклан мыш.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

6.12


41

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклагыч янына куела торган ты ныш билгесе.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

7.12


42

Җәенке җөмлә.

1

Җөмләләргә морфологик-синтаксиканализ ясау.

10.12


43

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

13.12


44

Тәмам

лык. Сүзтез

мәдә ияртүче һәм иярүче кисәк.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

14.12


45

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәле.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

17.12


46

Хәлләр. Күләм, максат, рәвеш хәле.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

20.12


47

Контроль диктант.


1

Диктант язу

21.12


48

Хаталар өстендә эш. Шарт һәм кире хәлләр.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

24.12


49

БСҮ.

Сөйләм төрләре: сыйфатла

ма,хикәяләү һәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә.

1

Аңлату

10.01.2017


50

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре:

тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлык

лар, хәлләр.

1

Күнегүләр эшләү

11.01


51

Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре һәм теркәгечләр.

1

Күнегүләр эшләү

14.01


52

Җөмлә кисәкләре” темасына контроль диктант

1

Диктант язу.

17.01


53

Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары.

Авазлар ның ясалышы.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

18.01


54

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы.

1

Сузык авазларга характеристика (терәк
схема ясау). Күнегүләр эшләү. Тартык
авазлар турында катлаулы таблица
бенча эшләү, шуңа нигезләнеп, гади
таблица ясау

21.01


55

Сингар монизм законы.

1

Аңлату, әңгәмә

24.01


56

Сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше туры килгән һәм туры килмәгән очраклар. А хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары.

1

Аңлату, әңгәмә

25.01


57

Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; бе ренче иҗектә ө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу.

1

Күнегүләр эшләү

28.01


58

Ы+й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.
Биремле карточкалар буенча эш

31.01


59

Сөй ләмдә тартык авазларның үзгәреше.

[г], [гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә [н]авазының [ң]лашуы. [к], [къ] авзлары кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә
эшләү

1.02


60

[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

4.02


61

Ь, ъ хәрефлә ренең дөрес язылышы. [ң], [х], [һ] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеше.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

7.02


62

Үтелгәннәр не гомумиләш тереп кабатлау. Фонетик анализ.

1

Татар телендәге сузык һәм тартык авазларга өлешчә характеристика бирә белү

8.02


63

Фонетика темасына диктант.

1

Грамматик биремле диктант язу

11.02


64

Диктантны укучылар белән бергәләп тикшерү.

Язмадагы хаталарны табу, төзәтү күнекмәләре.

1

Диктантта һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту

14.02


65

Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы

1.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

15.02


66

Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

18.02


67-68

Туган телем– иркә гөлем” дигән темага сочинение

2

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

21.02


69

Сүзнең лексик мәгънәсе

1

Аңлату, әңгәмә

22.02

25.02


70

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

1.03


71-72

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәлә ре.

2

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

4.03


73

Омонимнар.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

7.03


74

Синонимнар.

1

Күнегүләр эшләү

8.03


75

Антонимнар.

1

Аңлату, күнегүләр эшләү

11.03


76

Якын кешеләргә, дусларга, танышлар га хат язу күнекмә ләре.

1

Аңлату, әңгәмә

14.03


77

Фразеологик әйтел мәләр.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.Тәрҗемә эше

15.03


78

Лексика” тема сына

диктант

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

18.03


79

Хаталар өстендә эш.

1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

29.03


80

Үткәннәрне кабатлау.

1

Аңлату, әңгәмә

1.04


81-82

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.

2

Аңлату, әңгәмә

4.04

5.04


83-84

Изложение язу.

2

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

11.04

12.04


85-86

Изложениене бергәләп тикшерү. (Сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмә ләре, редакцияләү күнегүләре.)

2


15.04

18.04


87-88

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

Гомумхалык

сүзләре. Әдәби тел сүзләре.

Диалекталь сүзләр, атамалар (терминнар).

2

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

19.04

22.04


89

Өйрәтү диктанты. Татар теленең кулланы лыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.

1

Күнегүләр эшләү

25.04


90-91

Сөйләм формала

ры: монологик һәм диалогик сөйләм.

2

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү

26.04

29.04


92

Текст, аның темасы. Төп уй. Гади план төзү.

1

Текст өстендә эшләү

2.05


93

Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

1

Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белергә өйрәтү. Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру

3.05


94

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү.

1

Сүзләрдән дөрес файдаланып эшләү

6.05


95-96

И.И.Левитанның “Яз. Су ташыган чак” картинасы буенча сочинение-тасвирлама язу.

2

Картина буенча эшләү

9.05

10.05


97

Лексиколо гия бүлеген кабатлау. Лексик анализ ясау үрнәге.

1

Аңлату, күнегүләр эшләү

13.05


98

Лексикология бүлеге буенча грамматик биремле диктант.

1

Диктант язу

16.05


99

БСҮ Изложение язу. Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү, төп уйны аңлау.

1

Изложение тексты буенча план төзү,язу

17.05


100

Изложение не һәм сочинениене бергәләп тикшерү, язмадагы орфографик, пунктуационграмматик хаталарны, сөйләм һәм стиль хаталарын табу, төзәтү күнекмәләре

1

Ялгышлар өстендә эшләү

20.05


101

Укучылар ның аңлап уку тизле ген, сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү.

1

Тизлеккә уку

23.05


102

Ел буе үткәннәрне кабатлау.

1

Аңлату, күнегүләр эшләү

24.05


103

Кон троль диктант.

1

Диктант эшләү

27.05


104

Хаталар өстендә эш. Тестлар эшләү.

1

Тест

30.05


105

Йомгаклау.

1

Аңлату, күнегүләр эшләү

31.05





Кушымта


ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ


Сөйләм күнекмәсен бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи ала, бирелгән тема буенча әңгәмә кора белә - "5"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен - "4"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белми, эчтәлекне ачып бетерә алмый, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнаша - "3"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмый - "2"ле.

Теоретик белемнәрне бәяләү.

Җавап теоретик яктан югары оештырылган, хатасыз - "5"ле.

Укучы теоретик төшенчәләрне аңлап та, аларны куллану барышында 1-2 төгәлсезлек җибәргән - "4"ле.

Теоретик төшенчәләрне куллана, әмма 3-4 хата ясый - "3"ле.

Укучы теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз, 5 һәм аннан күбрәк хата ясый - "2"ле.

Сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Укытучы җавапның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.

Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин) - "5"ле.

Сорауларга дөрес җавап биргән, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата бар, яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәргән - "4"ле.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата бар - "3"ле.

Җавапларның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата бар - "2"ле.

Диктантларны бәяләү.

1. Хатасыз якибер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) "5"ле билгесе куела.

2. 2 хатага "4"ле билгесе куела.

3. 3 – 5 хатага "3"ле билгесе куела.

4. 12 хатага кадәр (6 – 12) "2"ле куела.

5. 12 хатадан да артып китсә, "1"ле билгесе куела.



Изложениене бәяләү.

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, "5" ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, "4"ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хатасы) җибәрелсә, "3"ле куела.

4. Эчтәлек эзлекле ачылмаса, текст күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, "2" ле куела.

Сочинениене бәяләү.

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә: 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит, 6 нчы сыйныфта - 1-2 бит, 7 нче сыйныфта - 2-3 бит, 8 нче сыйныфта - 3-4 бит, 9 нчы сыйныфта - 4-5 бит.

Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.

Хаталар поляда күрсәтеп барыла. 6 – 9 нчы сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә "I"), аннан соң пунктуацион ("V" рәвешендә) һәм стилистик ("С" рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала. Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.

Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.

Язма эшләрне укытучы кайтарганнан соң, укучылар хаталарны төзәтеп яза. Эш уңай бәяләнмәсә, укытучы күрсәтмәсе нигезендә, сочинение яңабаштан языла. Бу эш 1 баллга түбәнрәк бәяләнә.

Йомгаклау билгесен кую.

Чирек тәмамлангач, яртыеллык һәм еллык билгеләрне чыгарганда, укытучы иң беренче чиратта укучының теоретик белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, язма эшләр һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә ала. Билге чыгару гимназиянең “Арадаш аттестация үткәрү һәм укучыларның өлгерешен контрольгә алу турында нигезләмә”се буенча башкарыла.




Автор
Дата добавления 09.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров162
Номер материала ДБ-248745
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх