Инфоурок Другое Другие методич. материалыФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү.

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү.

Скачать материал

ФГОС   шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү.

Автор: Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы.

Проектның эчтәлеге һәм структурасы.

Проектның актуальлеге: Компетентлык – заман таләбе. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары  ФГОС шартларында фәнне укытуда һөнәри осталыкларын камилләштерергә, мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланырга, укучыларда заманга яраклы белем-күнекмәләр формалаштырырга бурычлы.

Проблема: Белем бирү сыйфатының чынбарлыкта саннарда бирелгән күрсәткечләр белән туры килмәве.

Проектның максаты: ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү юлларын билгеләү.

Проектның бурычлары:

а) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри үсешенә йогынты ясау, педагогик үзүсешенә омтылыш уяту, методик компетентлыгын  үстерү;

б) укучыларның заман таләпләренә җавап бирерлек тирән белемле булуларына һәм белемнәрне тормышта куллана белүләренә ирешү.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре: укытучыларның шәхси һөнәри үсеше, укытуда яңа технологияләр куллану, инновацион проектлар өстендә эш башкару.

Проектны тормышка ашыру сроклары һәм этаплары:

1 нче этап: 2015-2016 нчы уку елы. Проблеманы өйрәнү, методик әдәбият туплау, үз белемеңне күтәрү өстендә эш.

2 нче этап: 2016-2017 нче уку елы. Проблеманы чишү юлларын дәресләрдә сынау, ачык дәресләр күрсәтү, эксперимент нәтиҗәләрен язып бару, мониторинг.

3 нче этап: 2017-2018 нче уку елы. Проектка йомгак ясау. Һөнәри конкурсларда, методик семинарларда, фәнни-практик конференцияләрдә эшнең нәтиҗәсен башкаларга күрсәтү.

Проектның ресурслары: район методик берләшмәсе, 6 база мәктәбе методик берләшмәләре.

Проектны планлаштыру:

Кереш.

Компетентлы педагог төшенчәсенә аңлатма.

Төп өлеш.

1 нче адым: Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш?

2 нче адым: Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?

3 нче адым: Ничек үзгәрергә?

Йомгаклау.

Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?

Проектның практик өлеше: педагогик мониторинг алып бару  (фән буенча уку күрсәткечләре, ОГЭ, БРИ нәтиҗәләре, тестлаштыру нәтиҗәләре, олимпиада күрсәткечләре, укучыларның фәнни-практик конференцияләрдә катнашу нәтиҗәләре һ.б.) инновацион проектлар өстендә эш башкару, укытучының үзенең фәнни-тикшеренү конференцияләрдә үз эшен тәкъдим итүе, һөнәри бәйгеләрдә (“Ел укытучысы”, Ана теле укытучыларының “Мастер-класс”, “Авыл укытучысы”, “Иң яхшы татар теле дәресе”, “Иң яхшы әдәбият дәресе” “Белем җәүһәрләре” һ.б.) күптөрле бәйге һәм проектларда нәтиҗәләргә ирешү.

Кереш. Компетентлы педагог төшенчәсе.

Сорау: Ни өчен үзгәрү кирәк?

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, мәгариф системасында да шактый үзгәрешләр барлыкка килде. Бүгенге укытучы мәктәп яшендәге балаларның 2060 нчы елларга кадәр яшәргә, эшләргә тиешле шәхесләр икәнен күздә тотып белем-тәрбия бирергә тиеш, шуңа күрә фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы компетентлы шәхесләр булачаклар.

Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше [латин телендә сompetentis – соответствующий, способный] – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Европа Советы мәктәп укучылары ия булырга тиеш булган төп компетенцияләрне күрсәтте. Алар: танып-белү компетенциясе, социаль, коммуникатив һәм информацион компетенцияләр. Әлеге компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы үзе шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

 

 

 

Төп өлеш.

1 нче адым: Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Л.С.Выготскийның: «Учитель-рикша», который тянет весь учебный процесс на себе, должен превратиться в «учителя-вагоновожатого», который только управляет процессом учения” дигән сүзләре бүгенге көн өчен дә актуаль яңгырый. Төп бурыч: максимум уңыш, минимум уңышсызлык. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә «ябышып ятудан» сак булырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.

 

 

 

2  нче адым: Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?

2.1. Өйрәнергә:

-         Тәҗрибәдән «акыл» алырга;

-         Белемеңне системага салырга;

-         Укытуда үз алымнарыңны булдырырга;

-         Проблемаларны урынында чишәргә;

-         Мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.

2.2.Эзләнергә:

-         Төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;

-         Информацияне сайлап ала белергә;

-         Документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.

2.3.Хезмәттәшлек итәргә:

-         Группада, командада эшләүдә;

-         Карарлар кабул итүдә;

-         Конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;

-         Контрактлар төзүдә катнашырга кирәк.

2.4.Эшкә тотынырга:

-         Проектка керешергә;

-         Җаваплылык тоеп эшләргә;

-         Уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;

-         Коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;

-         Үз эшеңне оештыра белергә;

-         Кирәкле приборлар белән дөрес эш итәргә өйрән.

2.5.Җайлашырга:

-         Яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллан;

-         Яңалыкларны тиз кабул итәргә күнек;

-         Авырлаклар алдында югалып калма.

 

3 нче адым: Ничек үзгәрергә?

3.1.Иң катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле. “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”, - дип әйткән Р.Фәхреддин. Шушы хакыйкатьне истә тотып, укытучы үз осталыгын үстерү өстендә эшләүне планлаштырырга тиеш.

3.2. Мөслим районында ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлылыгын камилләштерү өчен  мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала? Үз эшчәнлегебез мисалында күрсәтеп үтәргә телим.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә составына 40 татар теле һәм әдәбияты укытучысы укытучысы керә. Әлеге методик берләшмә педагогларның

-фән буенча

-педагогика

-психология

-укыту методикасы буенча  белемнәрен күтәрү

-һөнәри компетентлылыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара.

Шулай ук:

-педагогларның аралашу культурасын үстерү

-педагогик коллективта (командада) эшләргә өйрәтү

-педагогик этика

-корпоратив фикер йөртү һәм гамәл кылу кагыйдәләрен үзләштерү буенча да эш башкарыла.

Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә, бердәм дәүләт тестлаштыруы, БРИга әзерлек эшенә,  педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү – болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре.

Соңгы елларда исә фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, укучыларны фәнни эш белән шөгыльләндерү юнәлешендә эш бара. Район укытучыларының   шәхси педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм таратуның төрле формалары  гамәлгә ашырыла.

-Ачык дәресләр

-тәрбия чаралары

-фәнни-методик семинарлар

-фәнни-гамәли конференцияләр

-педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы),

-фәнни-методик проблемаларга лекцияләр

 -педагогик идея фестивальләре

-эшлекле уеннар

-педагогик практикумнар

-мастер-класслар

-тренинглар

-конкурс-бәйгеләр

-төрле редакция хезмәткәрләре

-язучылар белән очрашу

-китап тәкъдир итү кичәләре

-яшь каләм тибрәтүчеләр форумы һәм башка чаралар үткәрелә. Мондый чаралардан бер генә укытучы да читтә калмый.

3.3. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәләр. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен  дә компьютер технологияләре ярдәмгә килә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирелә. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла.

Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да юк түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы - заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар чыга башлады, алар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

3.4. Бүгенге көнгә районыбыз мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетларында шактый материал тупланып системага салынган, электрон укыту лабораторияләрен булдырган укытучыларыбыз да бар. Болар гына бүгенге көн ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. 2015 нче елдан урта мәктәпнең 5нче сыйныфы укучылары ФГОС буенча укый башлый. Татар теле һәм әдәбиятыннан Үрнәк Прогаммаларда укучыларның текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү бурычы аерым пункт итеп куелган. Элеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән, укыту-методик комплектларны кемдер әзерләп биргәнне көтеп утырмыйча, үзебезнең укытучылар көче белән, без электрон укыту әсбабы эшләргә уйладык. 5-11 нче сыйныф укучылары өчен FRONTPAGE (фронтпейж) программасы белән эшләнгән электрон уку дәреслеге төзелде. Дәреслек укучыларга үзлектән белем алу мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Биредә тема буенча дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүмат тупланып бирелә, үз белемеңне тикшерү өчен биремнәр, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, онлайн-тестлар урнаштырылган, Интернет-чыганакларга сылтамалар бирелгән. Әдәбият буенча видеофильмнар карарга, аудиоязмалар тыңларга мөмкин. Электрон китапханә белән эш итәргә була. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртипләрен кулланырга мөмкин.  Электрон уку әсбабы белән эш йөртү хисабына, беренчедән, укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.  Икенчедән, укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана. Болар - укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре.

3.5.Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең үз сайты тиз арада иң популяр сайтлар арасына керде.  Җәлилова Гөлназ, Хәкимова Гөлнара, Дәүләтова Раушания, Ситдикова Чулпан, Гайнетдинова Гөлназ, Даутова Гөлчәчәк, Шаева Венера, Әхмәтҗанова Эльвира һәм Якупова Гөлшатларның сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. Әлеге интернет-проектлары белән укытучыларыбыз республикакүләм конкурсларда катнашып киләләр, җиңү яулыйлар. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар. Башка мөгаллимнәребез дә эш тәҗрибәләре белән мәктәп сайтларында, “Белем.ру” һәм ТР мәгариф министрлыгының “Белем порталы”нда, “Открытый класс”, “Методисты”, “Завуч.инфо”, “Про школу.ру” сайтларындагы һөнәри берләшмәләрдә уртаклаша, күбесенең  “Электрон белем бирү” сайтында  урнаштырылган шәхси интернет-берләшмәләре уңышлы эшләп килә.

3.6. Балаларның гомуми  үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикүләм бәйгеләрдә, фәнни-тикшеренү конференцияләрдә, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслим данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар, бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында һөнәр үзләштерәләр. Әлеге фактлар укучыларыбызның интеллект дәрәҗәсе, компетентлыгы турында сөйли.

Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында, һөнәри бәйгеләрнең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән компетентлы белгечләр булуын раслый. “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында уздырылган  “Иң яхшы укытучы” конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе президенты Грантына лаек булучы, республикакүләм үткән "Иң яхшы укытучы" конкурсының  нәтиҗәләре буенча җиңүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шактый.

 

Йомгаклау. Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?

Укытучыга:

-         Укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;

-         Укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана;

-         Укыту-тәрбия процессы бербөтен тәшкил итә.

Укучыга:

-         Белем алуга омтылыш арта;

-         Югары уку йортында укуга аңлы рәвештә әзерләнергә мөмкинлек туа;

-         Информация белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.

Нәтиҗә: Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

1.     Урок как выражение средств реализации профессиональной компетенции учителя.

2.     От компетентного учителя – к компетентному ученику

3.     Диагностика и самоанализ диагностики основных компетенций педагогов. Кузьмина Н.В.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий филиалом музея

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 975 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2016 2879
    • DOCX 79.5 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тимергалиева Эльмира Василовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13146
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Мини-курс

Искусство в контексте современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 482 человека из 69 регионов

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе