Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / ФГОС таләпләренә туры китереп эшләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе "Синоним һәм антоним сыйфатлар" (5 нче сыйныф)

ФГОС таләпләренә туры китереп эшләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе "Синоним һәм антоним сыйфатлар" (5 нче сыйныф)

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе







Синоним һәм антоним сыйфатлар





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Р.М.













2015 ел

Дәрес тибы: Яңа белем бирү

Максат:

1. Синоним, антоним сыйфатлар турында төшенчә формлаштыру, аларны аера белергә, сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү.

2. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

3. Төркемнәрдә эшләү, үз эшләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:

Синоним һәм антоним сыйфатларны тану, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү.

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру:

Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн туу белән бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик барчабызга, СЛАЙД №1

Аяз күкләр телик җиребезгә,

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Барчабызга да, кунакларыбызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без бергә дә, төркемнәрдә дә, парларда да эшләрбез. Төркемнәрдә җитәкчеләр билгеләгез.





II. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую.

Укучылар! Шәүкәт абый Галиевның Шәвәлие сезгә ребус җибәргән. Ребуста нинди сүз яшернде икән. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләп карагыз әле.

Я(фрак) х(ат) ш(ар) ылы(с) к(абак) (я””х”ш”ылы”к”””)

Кайсы төркем җавап бирергә әзер?

  • Нәрсә соң ул “яхшылык”?

  • (Яхшылык ул яхшы эшләр, яхшы уйлар, бер-береңә яхшы мөнәсәбәт)

  • Сүзнең тамырын табыйк әле.

  • (яхшы)

  • Яхшы сүзен икенче төрле ничек әйтеп була?

  • (әйбәт, шәп)

  • Икенче төрле бу сүзләрне ничек атап була?

  • ( бу сүзләр синонимнар дип атала)

  • Яхшы кем була?

  • (кеше, дус)

  • Сез нинди кешеләр белән очрашмас идегез?

  • (начар)

  • Яхшы”, “начар” бу нинди сүзләр булыр?

  • (антоним сүзләр)

  • Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

  • (сыйфат сүз төркеменә керәләр)

  • Сыйфатлар турында без нәрсәләр беләбез? Чылбыр тәртибендә белгәннәрегезне әйтеп чыгыгыз әле

Сыйфат

  • Мөстәкыйль сүз төркеме

  • Предметның билгесен белдерә

  • Сораулары: нинди? Кайсы?

  • Исемне ачыклый,

  • сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш дип атала,

  • төрләнми.

  • Рәхмәт, балалар!

  • Бүген сөйләшкәннәрдән чыгып дәресебезнең темасын билгеләп буламы?

  • (Бүгенге дәресебез синоним һәм антоним сыйфатлар дип аталыр)

  • Дәфтәрләрне ачабыз. Число, теманы язабыз.

  • Сыйфатларны табу өчен, әйдәгез, ысулны искә төшерик.

  • Сорау куябыз

  • Нинди мәгьнә белдерүен ачыклыйбыз

  • Нинди сүз төркемен ачыклавын билгелибез.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Текст белән эшләү. Бер укучы кычкырып укый.

Кешеләр матурлыкка сокланалар, куаналар. Ямьсез күренешләр, начар, явыз кешеләр белән очрашу күңелсезләндерә. Матур уйлар белән яшәү яхшы эшләр эшләү теләге уята. Никадәр көчле һәм куәтле булсаң да, бер үзең генә яши алмыйсың. Яхшы күңелле, игелекле кешегә дуслар табуы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле, шәфкатьле кешенең яхшылыгы үзенә әйләнеп кайта.

  • Текстны тагын бер кат игътибар белән укыгыз һәм уку барышында сыйфатларны табыгыз, астына бер сызык сызыгыз. Кем бетерә кул күтәрә.

  • Тикшерик. Сыйфатларны 1 укучы укый, калганнар шул сыйфат булса, өстенә + тамгасы куялар. Булмаса, сыйфатның астына сызалар.

  • Исбатлап күрсәтү өчен нишлибез?

  • (Ысулны кулланабыз)

  • Һәр төркемнән берәр сүз тикшереп күрсәтегез



  • 1 төркем “яхшы” сүзенә охшаш сыйфатлар табып язалар.

2 төркем “яхшы” сүзенә каршы, аерыла торган сыйфатларны язып алалар.

  • Һәр төркемнән 1әр укучы җавап бирә (җитәкче билгели я үзе җавап бирә)

  • 1 төркем: яхшы – игелекле, яхшы күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле. (СЛАЙД)

  • Бу сыйфатлар нәрсә белән охшаш, уртаклыгы нәрсәдә? нәрсәне белдерәләр (бер үк билгене, мәгънәне белдерәләр), нәрсә белән аерылалар? (язылышлары төрле).

  • Ә бер мәгънәне белдергән сүзләрне икенче төрле ничек атыйлар?

  • Синонимнар дип атыйлар.

  • Димәк, мәгънәләре бер үк сыйфатлар синоним сыйфатлар дип аталалар.

  • 2 төркем: яхшы – начар, явыз. (СЛАЙД)

  • Бу сыйфатларның мәгънәләре нинди? Нәрсә белән аерылалар?

  • (мәгънәләре капма-каршы)

  • Ә мәгънәләре капма-каршы сүзләрне икенче төрле ничек атыйлар? Димәк, мәгънәләре буенча бер-берсенә капма-каршы билгеләрен белдерә торган сыйфатлар антоним сыйфатлар дип аталалар.

  • Укучылар, синонимнар, антоним сыйфатлар нәрсә өчен кирәк?

  • (Әйтәсе фикерне төгәлрәк белдерәләр (сөйләмне матуррак итү өчен))

ФИЗМИНУТ “Кәрия-Зәкәрия” җырлы-биюле татар халык уены











IV. Ныгыту

БИРЕМ. Синонимнарын тап. Беренче баганадагы сыйфатларга икенче баганадан синонимнарын табарга.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын кулланып, төркемнәрдә һәр укучы җавап биреп бара. ВАКЫТ 1 минут. 3 нче номерлы укучылар җавап бирә. ХАЙ ФАЙВ.

1 төркем.

Акыллы түзем

Татлы гүзәл

Күренекле бәләкәй

Салкын баллы

Ак зирәк

Матур суык

Кечкенә пакъ

Сабыр атаклы

2 төркем

Шатлыклы шәп

Эссе түзем

Зур коточкыч

Шәфкатьле сөенечле

Куркыныч дәү

Явыз мәрхәмәтле

Яхшы усал

сабыр кызу

БИРЕМ. “Дәвам ит” уены. Антоним сыйфатлар белән дәвам итәргә. СЛАЙД

  • Дәфтәрләрдә язалар.

  • Дәфтәрләрне парларда алышып тикшерәбез.

Яңа дустым булды дип, (иске) дусны онытма.

Эшле кешегә вакыт җитми, (эшсез) кешенең көне үтми.

Укучылар җавап бирә.

  • Мәкальләрнең эчтәлеген ачыйк әле.

  • ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

105 күнегү. Текстны уку. Көз турында әңгәмә. Чылбыр тәртибендә җөмләләрне укый барып, төшеп калган хәрефләрне әйтеп, сыйфатларны әйтә баралар.

Текст нәрсә турында? Текстның төп эчтәлеген ачкан җөмләне дәфтәрләргә күчереп язабыз.

Укытучы: Синоним, антоним сыйфатлар ни өчен кулланылганнар?

БИРЕМ.

1 төркем – җылы сүзенә синоним һәм антоним сыйфатлар табалар . (җылы, эссе, кызу)

2 төркем – аяз сүзенә синоним һәм антоним сыйфатлар уйлыйлар (аяз, кояшлы, болытсыз)

БИРЕМ. Төшеп калган сыйфатларны уйлап язарга. (СЛАЙД)

... сүз җанны көйдерә,

... сүз сөендерә.

Күптән әйткән ... сүзең

Бүген дә көендерә. (яман, яхшы, яман)

V. Модельләштерү

- Бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Һәр укучы модельне төзи тактага һәрберсе магнит белән беркетә.

Сыйфат

Синоним антоним

Охшаш мәгънәдә капма-каршы мәгънәдә

Сөйләмгә төгәллек өстиләр



VI. Рефлексив кабатлау.

- Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

- Без дәрестә нәрсәләрне искә төшердек?

  • (Синоним һәм антоним сыйфатларны танырга, кулланырга өйрәндек



VII. Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

Бүгенге дәрес ничек үтте? Дәрестә эшләвегездән канәгатьме? Файдалы булдымы?

Кем “5” легә эшләдем ди, кул күтәрә.

Кем “4” легә эшләдем ди, кул күтәрә.

Дәрескә гомуми бәя.

- Мин сездән бик канәгать.

Дәрестә яхшы эшләдегез, рәхмәт, балалар. Билгеләр куела.

Өй эше: 107 күнегү

Иҗади бирем: синоним һәм антоним сыйфатлар кулланып иҗади эш башкарырга.

Кайсы смайлик сезнең кәефегезгә туры килә? Үзегезгә алыгыз.

Өлкәннәргә, әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә рәхимле, шәфкатьле булырсыз, яхшылык кына эшләрсез дип ышанып калам.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров202
Номер материала ДБ-243602
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх