Фигыль темасын
йомгаклау өчен тестлар.
1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.
а) хәл
фигыль;
ә)
исем фигыль;
б)
инфинитив;
в)
хикәя фигыль.
2.
Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.
Иң
элек уйла, аннан соң эшлә.
а)
боерык фигыль;
ә)
шарт фигыль;
б)
хикәя фигыль;
в) хәл
фигыль.
3. Затланышлы
фигыльләр - ...
а)
хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
ә)
хикәя, боерык, шарт фигыльләр;
б)
исем, хикәя, хәл фигыльләр;
в)
инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.
4. Татар
телендә ничә фигыль юнәлеше бар?
а)
4;
ә) 5;
б)
6;
в) 3.
5. Аерып
бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.
Туган
телен яратмаган кеше
Башкаларның
телен яратмый.
а)
исем фигыль;
ә)
сыйфат фигыль;
б)
хикәя фигыль;
в)
шарт фигыль.
6. Ясалма
фигыльләрне билгеләгез.
а)
сана, уйла, шатлан;
ә)
язган, яса, сөйлә;
б)
менгән, саубуллаш, эшлә;
в)
кочакларга, килгән, укы.
7. Фигыль
ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.
а)
–чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;
ә)
–ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;
б)
–лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;
в)
–ча/-чә; -дай/-дәй.
8.
Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.
Яхшылык
ташны да эретә.
а)
хәзерге заман хикәя фигыль;
ә)
киләчәк заман хикәя фигыль;
б)
үткән заман сыйфат фигыль;
в)
үткән заман хикәя фигыль.
9. Фигыльгә
туры килгән билгеләмәне күрсәт:
а)
предметны белдерә;
ә)
предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;
б)
предметның билгесен белдерә;
в)
эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.
10. Баруы,
эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?
а) зат
– сан белән;
ә)
килеш белән;
б)
тартым белән;
в)
төрләнмәгән.
11. Мәгънәле
кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.
а)
кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;
ә)
бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;
б)
шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;
в)
сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.
12.
Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
а)
заман белән;
ә)
килеш белән;
б)
барлык-юклык белән;
в)
барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
13. Аерып
бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.
Ачтан үлсәң
дә, ата-анаңны ташлама.
а)
шарт фигыль;
ә)
хикәя фигыль;
б)
кире шарт фигыль;
в)
инфинитив.
14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә
кисәге булып килгән?
Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.
а)
тәмамлык;
ә)
шарт хәле;
б)
максат хәле;
в)
хәбәр.
15. Төшем
юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.
а) –н,
-ын/-ен;
ә)
–ыл/-ел, -л;
б) –ш,
-ыш/-еш;
в)
–дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.
16. Ярдәмче
фигыльләрне күрсәтегез.
а)
кил, бит, инде, барса;
ә)
иде, икән, имеш, бул, кыл;
б)
бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;
в)
тиккә, укый, язып, җибәрү.
17. Кайсы
раслау дөрес?
а)
татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;
ә)
татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;
б)
татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;
в)
татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.
18. Хәл
фигыльнең IV төрен билгеләгез.
а)
көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;
ә)
кайткач, килгәч, укыгач;
б)
күргәнче, укыганчы, кайтканчы;
в)
тырышып, карап, күзәтеп.
19. Аерып
бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?
Тәрбияле
бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр,
икмәкне дә кадерләп кенә ашар.
а)
хәбәр;
ә)
аергыч;
б)
тәмамлык;
в)
хәл.
20. Ялгыш
билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.
а) кайтуын – исем фигыль;
ә)
яратырга – боерык фигыль;
б)
тырышкач – хәл фигыль;
в)
икән – ярдәмче фигыль.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.