Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Тесты / Фигыль темасына тест (4 нче сыйныфның татар төркеме өчен)

Фигыль темасына тест (4 нче сыйныфның татар төркеме өчен)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Фигыль темасына тест (4 нче сыйныф, татар төркеме)

А 1. Сүз төркеме – фигыльгә туры килгән дөрес җавапны табыгыз:

  1. Предметның билгесен белдерә.

  2. Предметны һәм затны белдерә.

  3. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.

  4. Предметның санын, исәбен белдерә.

А 2. Черки безелди, чыпчык чыркылдый. Ә карга нишли?

  1. сайрый;

  2. каңгылдый;

  3. кыткылдый;

  4. каркылдый.

А 3. Боерык фигыльләр булган рәтне табыгыз:

  1. Уйна, сөйлә, җырлама.

  2. Очам, көлегез, буранлый.

  3. Бардым, яздык, барыгыз.

  4. Сөйлә, саныйлар, куркам.

А 4. Кайсы фигыльнең басымын үзгәрткәч исем барлыкка килә:

  1. барма;

  2. җәймә;

  3. килмә;

  4. китмә.

А 5. Фигыльнең юклык формасы кушымчалары булган рәтне табыгыз:

  1. -гач, -гәч, -кач, -кәч;

  2. -мый, -ми, -ма, -мә;

  3. -ды, -де, -ты, -те;

  4. -ган, -гән, -кан, -кән;

А 6. Хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчалары:

  1. -ган, -гән, -кан, -кән;

  2. -а, -ә, -ый, -и;

  3. ды, -де, -ты, -те;

  4. ачак, -әчәк, -ячак, ячәк.



А 7. Үткән заман хикәя фигыльләр булган рәтне табыгыз:

  1. Эреде, йөгерде, түгелгән.

  2. Бозлана, карланган, язачак.

  3. Йөзәр, туктадым, китәчәк.

  4. Укый, тикшерәм, тәрбияләнгән.

А 8. Киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары:

  1. -ган, -гән, -кан, -кән;

  2. -а, -ә, -ый, -и;

  3. -ды, -де, -ты, -те;

А 7. Үткән заман хикәя фигыльләр булган рәтне табыгыз:

  1. Эреде, йөгерде, түгелгән.

  2. Бозлана, карланган, язачак.

  3. Йөзәр, туктадым, китәчәк.

  4. Укый, тикшерәм, тәрбияләнгән.

А 8. Киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары:

  1. -ган, -гән, -кан, -кән;

  2. -а, -ә, -ый, -и;

  3. -ды, -де, -ты, -те;

  4. -ачак, -әчәк, -ячак, ячәк.

А 9. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс ... Күпнокталар урынына кайсы сүзне язу уңышлы булыр?

  1. куя;

  2. китә;

  3. куна;

  4. оча.

А 10. Төшеп калган сүзне табыгыз:

Фигыльләр ... белән төрләнмиләр”.

  1. зат-сан;

  2. заман;

  3. барлык-юклык;

  4. килеш.

В 1. Кем эшләми, шул ашамый. Фигыльләрне табып, морфологик анализ ясагыз.

В 2. Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез:

Эшлә, укы, кайт.

В 3. Җөмләләрне дөресләп языгыз:

1.Илдар мәктәп бара. 2.Сания биш китаплар, ун дәфтәрләр сатып алды. 3.Яз көне кошлар җылы як кайта. 4. Укытучы дәфтәр тикшерә. 5.Син кая яшисең? 6.Син кайда бара? 7.Син ничәнче сыйныф укыйсың?





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Тесты
Просмотров117
Номер материала ДБ-181842
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх