Фигыль төркемчәләрен кабатлау буенча биремнәр
(рус
мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен)
Максат:
-
Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.
-
Табигатьне саклау турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.
Эшләү
өчен текст бирелә. Биремнәр фигыльләр буенча гына алына.
(1)
Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән
идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын
чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның
күләгәсенә ятып йоклый.
(3)
Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз
шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.
(4)
Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.
(5)
Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6)
Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.
(7)
Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без.
(8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп
бетерә язган ул.
(10)
Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк,
чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән
сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк
калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның
бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак
җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15) Тал-тирәк арасында
ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган
иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.
(17) -
Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз
яшьләрен сөрткәләп алды.
(18)
Әйе, елый иде шомырт...(Р.Төхфәтуллин)
Биремнәр:
1.
5-14 нче җөмләләрдән юклыкта килгән фигыльләрне табып, күчереп языгыз,
төркемчәләрен билгеләгез.
2.
Текстта ярдәмче фигыльләр кайсы җөмләләрдә кулланылган?
3.
1-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә
языгыз.
4. 2-3
нче җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз, аларның заманын һәм зат-санын
билгеләгез.
5.Аерып
бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыгыз, ясалыш ысулын билгеләгез.
6.Тексттан
юнәлеш белән төрләнгән фигыльләрне язып алырга.
7.Тексттан
инфинитивларны табып язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.