Тема: Фигыльләрне
гомумиләштереп кабатлау
Максат:
1.
Фигыльләрне
гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыру.
2.
Төрле фигыльләрне җөмләләрдә дөрес
танып-белү, БРТга әзерлек алып бару.
3.
Укучыларда ата-аналарга карата шәфкатьлелек
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер,
дәреслек, теоретик материаллар белән
презентация.
Дәрес тибы:
белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Кулланылган структуралар:
МИКС ПЭА ШЭА, РАУНД-ТЭЙБЛ, МОДЕЛЬ ФРЕЙР, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, ПЛЕЙСМЭТ
КОНСЕНСУС
Дәрес барышы
I.
Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:
-
Хәерле көн, укучылар, укытучылар. Татар
теле дәресен башлыйбыз. Бер-беребезгә уңышлар
телик.
II.
Белемнәрне актуальләштерү.
1.
Өй эшен тикшерү. 214 нче күнегү.
(Һәр фигыль төркемчәсе буенча 1 укучы җавап бирә.)
2.
- Ә хәзер, укучылар, ребус (эдьюмэп) чишеп
алыйк. Сезнең алдыгызда рәсемнәр ясалган альбом битләре ята. Сез шул рәсемнәрне
аңлаткан сүзләрдәге хәрефләрне уртадагы билгесез шакмакларга урнаштырып,
бирелгән сүзне табарга тиешсез. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
-Укучылар,
нинди сүз килеп чыкты? Әйе, бик дөрес – фигыль. Без сезнең белән бүген фигыль
сүз төркемен кабатларбыз. Әйдәгез, тиз генә әлеге сүз төркеме буенча үткәннәрне
искә төшереп алыйк.
3.
Фигыльләрне теоретик материаллар белән
презентация белән танышып чыгу.
4.
МОДЕЛЬ ФРЕЙР (помогающая
учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) –
укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен,
мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан
әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)
Беренче төркемгә:
төп билгеләре
|
Төп булмаган билгеләр
|
мисаллар
|
Каршы
мисаллар
|
Икенче һәм өченче төркемнәргә
затланышсыз фигыльләр турында язарга бирелә.
Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән
соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр
укучы үзенең фикерен әйтә, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.
Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ
ФРЕЙЕР сыйныфка эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә
үз фикерләрен әйтеп, тактага яза баралар.
Модельдә фигыльнең барлык билгеләре
саналган, без аларны өйрәндек.
5.
РАУНД-ТЭЙБЛ (катнашучылар
бер-бер артлы биремне үтиләр, нәтиҗә ясыйлар) Җөмләдәге калын хәреф белән билгеләнгән
сүзнең нигезен табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез, басымын куегыз, җөмләдәге
ролен ачыклагыз.
1. Һәрбер
бала, бигрәк тә, мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез...
2. Уеңда
барлыкка килгән начар фикерләрне ку, яхшы фикерләрне тупла.
3. Мәктәптән
кайткач, әти-әниләрегезгә сәлам бирегез, китап-дәфтәрләрегезне билгеле урынга куегыз.
6. Дәреслек
буенча эш. 218
нче күнегү ( фигыльләргә морфологик анализ ясарга)
1
нче өстәл- ал
2
нче өстәл- елмайган
3
нче өстәл- нурланган
Ял
итү. МИКС ПЭА ШЭА. Көй кушыла. Укучылар буталышалар.
Көй туктауга парлашалар.Сорау бирелә. РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып
бер-берсенә җавап бирәләр.
Сораулар: 1.Фигыльләрнең ясалыш
ягыннан төрләре турында ниләр беләсез?
2. Барлык фигыльләрне дә 5 төрле
юнәлешкә куеп буламы?
3. Сез нинди ярдәмче фигыльләр
беләсез?
4. Фигыльләр җөмләдә нинди җөмлә
кисәкләре булып килергә мөмкин?
5. Эшне белдергән 4 фигыльгә мисал
әйтегез.
7. Текст өстендә эш.Фигыльләрне язып
алырга төркемчәләрен билгеләргә.
Ата-ана өчен бала – иң
кадерле җан иясе. Алар үз балалары турында гел яхшы сүзләр генә ишетергә
телиләр. Ата-ана авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү
була. Игелексез кеше –кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше. Ата-анага
күрсәтелгән ярдәмне матди якка гына кайтарып калдыру һич тә дөрес булмас.
Ерактагы баласыннан “кош теле”дәй генә хат алу да ата-ана өчен чиксез бәхет,
шатлык.
-Текстта сүз нәрсә турында бара? (ата-анага
хөрмәт, ихтирам, ярдәмчеллек, игелеклелек һ.б.)
- Игелек күрсәтү дигән
сүзтезмәне сез ничек аңлыйсыз? Тормышта игелек күрсәтүгә мисаллар китерегез.
- Ничек уйлыйсыз: безнең тормышта
күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә?
( шәфкатьле, игелекле, кешелекле
кешеләр)
8. Ә хәзер, укучылар, сезнең белән ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС эшләп алабыз.
Сорау:
фигыльләрне өйрәнү ни өчен кирәк? (Укучылар үзләренә караган бит ягында әлеге
сорауга мөмкин булган бөтен җавапларны язалар. Соңыннан һәрберсе үзләренең җаваплары
белән уртаклашалар, әгәр дә төркемдәге барлык укучылар да бу җавап белән
килешсә ( баш бармакны өскә күтәрү), җаваплар уртага языла. Квадрат үзәгендә
язылган фикерләр төркемнең карары була.)
Өй эше. Текстта
әйтелгәннәргә үз фикерегезне белдереп, инша языгыз.
Йомгаклау.
Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.
- Дәрес
бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.