Инфоурок / Физика / Конспекты / Физикадан дәрес эшкәртмәсе Һаваның дымлылыгы
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Физикадан дәрес эшкәртмәсе Һаваның дымлылыгы

библиотека
материалов

Тема. Һаваның дымлылыгы.

Максат. Туендырылган пар, һаваның дымлылыгы төшенчәләрен формалаштыру. Һаваның чагыштырма дымлылыгын үлчәргә өйрәтү.

Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында әлеге формулаларның практикада кулланылышы белән таныштыру.

Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә-як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Ике электрометр шарлары, штатив, бозлы су, 1,5 литрлы пластик шешә, психрометр, гигрометр, термометрлар (термометр резервуарына тукыма уралган), сулы стакан, психрометрик таблица. “Агрегат әверелешләр” дигән тестлар.

Дәреснең планы.

  1. Белемнәрне актуальләштерү:

  • фронталь тест уздыру;

  • өй эшен тикшерү, мәсьәлә чишү.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

    1. һаваның,

    2. стакандагы суның (ни өчен стакандагы суның температурасы кимрәк?),

    3. шешәдәге суның температурасын үлчәү (ни өчен ябык шешәдәге суның температурасы һаваныкы кебек);

  • туендырылган пар;

  • психрометрик таблица;

  • чагыштырма дымлылык;

  • психрометрның төзелеше (видеофрагмент күрсәтү), эшләү принцибы, кулланылышы.

  1. Белемнәрне ныгыту.

Һаваның чагыштырма дымлылыгын билгеләүгә мәсьәләләр чишү.

  1. Дәрескә йомгак ясау. Өйгә эш бирү.


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

Тест

1. Кайнаганда матдәнең температурасы ничек үзгәрә?

А. Күтәрелергә дә, төшәргә дә мөмкин. Б. Үзгәрми. В. Күтәрелә. Г. Төшә.

2. Конденсация вакытында җылылык нишли?

А. Йотылмый да, аерылып та чыкмый. Б. Аерылып чыкмый. В. Йотыла. Г. Йотылырга да, аерылып чыгарга да мөмкин.

3. Эрү температурасындагы кристаллик матдәне сыек хәлгә күчерү өчен кирәкле җылылык микъдары нәрсәгә бәйле?

А. Матдәнең төренә һәм аның массасына. Б. Матдәнең төренә, массасына һәм үзгәртергә теләгән температурага. В. Матдәнең төренә һәм температурасына. Г. Матдәнең төренә, массасына һәм температурасына.

4. Катканда җисемнең эчке энергиясе ничек үзгәрә?

А. Арта. Б. Үзгәрми. В. Кими. Г. Артырга да, кимергә дә мөмкин.

Матдәнең температурасы үзгәрүнең вакытка бәйлелеген күрсәткән графикның кайсы өлеше (ноктасы).

5. ... эрүгә

6. ... сыек хәлдә җылытуга

7. ... каты хәлдә суытуга

8. ... кайный башлауга туры килә?

9. Графикның б-в өлешенә туры килгән процесс өчен җылылык микъдары кайсы формула белән исәпләнә?

А. Q = cm( t2 – t1). Б. Q = qm В. Q = m Г. Q = Lm hello_html_m4709fdf3.png

Һәр өстәлгә термометр, тукымага төрелгән резервуарлар, психрометрик таблица, сулы стакан (су – стакан – һава системасы тигезләнеш хәлендә булсын өчен, стаканга суны алдан ук салып куела).

Укытучы өстәлендә психрометр, термометр, резервуар, психрометрик таблица, бераз су салынган пластик шешә (су – шешә - һава системасы тигезләнеш хәленә килсен өчен, суны дәрес башланганчы ук салып куела).

Укытучы. Яңгыр явар алдыннан яр карлыгачлары түбән төшеп суга яки җиргә бик якын очалар, ә кечкенә чебен-черкиләр бер өемгә җыелып суга һәм җиргә бик якын була. Бу нәрсә белән аңлатыла?

Укучылар. Яңгыр алдыннан һава дымлы булу сәбәпле кечкенә чебен-черкиләрнең канатлары юешләнә һәм авырая, шуңа күрә алар өскә күтәрелә алмыйлар. Яр карлыгачлары исә алар белән туклана һәм шуңа бик түбән оча.(Җавап төгәл әйтелмәсә укытучы әйтеп бетерә)

Укытучы.Балалар, сезнең өстәлләрдә термометрлар, хәзер аның бүлеменең кыйммәтен һәм ничә градус күрсәтүен билгеләгез.

Укучылар. 10С, 210С (220С та булырга мөмкин).

Укытучы.Термометр нәрсәнең температурасын күрсәтә?

Укучылар. Һава температурасын күрсәтә.

Укытучы.Стакандагы суның температурасын үлчәгез.

Укучылар. 20 0С; (21 0С)

Укытучы. Ни өчен су бүлмәдә озак торса да, аның температурасы һаваныкыннан кимрәк?

Укучылар. Су парга әйләнә һәм бу вакытта суына, шуңа күрә аның температурасы кимрәк.

Укытучы. Хәзер минем өстәлдәге термометрга күз салыйк. Температура 210С. Шешәдәге суның температурасын үлчик. Ни өчен суның температурасы кимрәк түгел, ә һаваныкы төсле?

Укучылар. Шешә ябык, шуңа күрә андагы су парга әйләнми һәм су суынмый.

Укытучы. Стаканда һәм шешәдә су өстендә нәрсә бар?

Укучылар. Су парларыннан торган һава.

Укытучы. Стаканда һәм шешәдәге пар бертөрлеме? Сез ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Мөгаен, бертөрле түгелдер.

Укытучы. Физикада туенган һәм туенмаган парларны өйрәнәләр. Кайда нинди пар икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Стаканда – туенмаган, ә шешәдә - туенган пар.

Укучылар белән бергәләп, туенган һәм туенмаган парларга билгеләмә бирелә.

Һавада һәрвакыт бераз су пары бар. Аның микъдарын абсолют дымлылык дип атыйлар һәм хәрефе белән билгелиләр, чөнки чынлыкта бу – су парының тыгызлыгы, ягъни бер куб сантиметрдагы су парларының массасы (граммнарда). Ләкин абсолют дымлылыкны белү һава хәле турында тулы мәгълүмат бирми, чөнки һаваның температурасы югарырак булган саен, су парлары да күбрәк булырга мөмкин (туену өчен кирәк). Шуңа күрә һава хәленә характеристика бирү өчен, һаваның чагыштырма дымлылыгы дип аталган физик зурлык кертелгән, ул процентларда үлчәнә.

 = /0x 100 %

Монда - туенмаган парның тыгызлыгы, 0 – шул ук температурада туенган парның тыгызлыгы.

Һаваның чагыштырма дымлылыгы – туендырылмаган пар тыгызлыгының шул ук температурадагы туендырылган пар тыгызлыгы чагыштырмасына тигез булган физик зурлык ул.

Әгәр һаваның дымлылыгы 50% булса, димәк, һавага шулкадәр су парларын өстәргә мөмкин. Хәзер термометр күрсәткечләренә карыйк.

Укучылар. 15 0С ( 160С).

Укытучы. 6 0С ка кимрәк. Ни өчен?

Укучылар. Юеш тукымадан су парга әйләнә, шуңа күрә термометр бик нык суына.

Укытучы. Коры һәм дымлы термометр күрсәткечләре арасындагы аерма һаваның дымлылыгына бәйле һәм бу бәйлелек психрометрик таблицада күрсәтелгән. Таблицаның өске юлында нинди зурлык бирелгән?

Укучылар. Коры һәм дымландырылган термометр күрсәткечләренең аермасы.

Укытучы. Таблицаның сул баганасына нинди зурлыклар язылган?

Укучылар. Дымландырылган термометр күрсәткечләре.

Укытучы. Чагыштырма дымлылыкны бу ике кыйммәт кисешкән урыннан карыйбыз.

Укучылар. 33 %

Укытучы. Һаваның дымлылыгын билгеләү өчен гигрометр һәм психрометр дип аталган приборлар файдаланыла.Психрометр белән без өлешчә таныш. Аның төзелеше турында кем сөйләргә тели?

Укучы. Ул ике термометрдан тора. Бер термометр һаваның температурасын күрсәтә, ә икенчесе тукыма уралган очы белән суга батырылган. Су парга әйләнгәндә термометр суына һәм аерма барлыкка килә. Психрометрик таблицадан файдаланып чагыштырма дымлылыкны билгеләргә мөмкин.

Укытучы. Бүген чагыштырма дымлылык күпме икән? Бер укучы исәпләп күрсәтә.

Тәҗрибә күрсәтелә. Ике электрометр шарларын алып штативка беркетәбез. Аларның берсенә яртысына кадәр кар яки боз кисәкләре йөзеп йөрүче салкын су салабыз ( сулы шар суына, аның өслеге дымлана). Укучылар, ике шарны чагыштырып карагыз, нәрсә күрәсез?

Укучылар. Томан барлыкка килде, чык төште.

Укытучы. Һавадагы пар туенган парга әйләнгән температураны чык ноктасы дип атыйлар. Чык ноктасы шулай ук һаваның дымлылыгын сыйфатлый.

Гигрометрлар ике төрле – конденсацион һәм чәчле була. Конденсацион гигрометр ярдәмендә чык ноктасы буенча һаваның абсолют дымлылыгын билгеләргә мөмкин. Ул металл тартмадан гыйбарәт. Аның алгы стенасы яхшылап шомартылган боҗра белән әйләндереп алынган. Стена белән боҗра арасына җылылык үткәрми торган астар куелган. Тартмага резин груша тоташтырылган һәм термометр куелган. Аның эшләү принцибы сөйләнә. Чәчле гигрометр күрсәтелә. Чагыштырма дымлылык үлчәнелә. Эшләү принцибы сөйләнә.

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз кеше тәненең тире өслегендәге дымның парга әйләнү интенсивлыгы һаваның дымлылыгына бәйлеме?

Укучы. Әгәр чагыштырма дымлылык түбән булса, кеше организмында көчле парга әйләнү бара. Ә дымлылык зур булганда парга әйләнү тизлеге кими.

Укытучы. Чагыштырма дымлылык 100% булса, су парга әйләнәме?

Укучылар. Су гомумән парга әйләнми.

Укытучы. Чагыштырма дымлылык 40-60% булганда кеше үзен әйбәт хис итә. Дымлылыкны белү метеорологиядә һава хәлен алдан әйтү өчен зур әһәмияткә ия. Туку, кондитер һәм башка производстволарда процесс нормаль барсын өчен билгеле бер дымлылык кирәк. Сәнгать әсәрләрен һәм китапларны саклау һава дымлылыгын саклауны таләп итә.

III Белемнәрне ныгыту.

Һаваның чагыштырма дымлылыгын билгеләүгә мәсьәләләр чишү.

№ 1152. 1160, 1161, 1163, 1157, 1167

IV Дәрескә йомгак ясау. Өйгә эш бирү. § 19. Укырга. Мәсьәлә I рәткә № 1147, 1149, 1153. II рәткә 1148, 1151, 1154.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Тема. Һаваның дымлылыгы.

Максат. Туендырылган пар, һаваның дымлылыгы төшенчәләрен формалаштыру. Һаваның чагыштырма дымлылыгын үлчәргә өйрәтү.

Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында әлеге формулаларның  практикада кулланылышы белән таныштыру.

Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә-як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Ике электрометр шарлары, штатив, бозлы су, 1,5 литрлы пластик шешә, психрометр, гигрометр, термометрлар (термометр резервуарына тукыма уралган), сулы стакан, психрометрик таблица. “Агрегат әверелешләр” дигән тестлар.

Дәреснең планы.

I.                   Белемнәрне актуальләштерү:

-          фронталь тест уздыру;

-          өй эшен тикшерү, мәсьәлә чишү.

II.                Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

1)      һаваның,

2)      стакандагы суның (ни өчен стакандагы суның температурасы кимрәк?),

 

3)      шешәдәге суның температурасын үлчәү (ни өчен ябык шешәдәге суның температурасы һаваныкы кебек);

Общая информация

Номер материала: 362383

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"