Инфоурок Другое Другие методич. материалыФизкультминутки на тему "Гомуми арыганлыкны һәм аерым бер җирнең арыганлыгын бетерү өчен күнегүләр"

Физкультминутки на тему "Гомуми арыганлыкны һәм аерым бер җирнең арыганлыгын бетерү өчен күнегүләр"

Скачать материал

Гомуми  арыганлыкны һәм аерым бер җирнең арыганлыгын бетерү өчен күнегүләр

 

1.Без яздык...

Без яздык та, ясадык та,

Ә хәзер  торып бастык.

Кулларны чапкаладык,

Аякларны суккаладык.

Бераз әйләнеп алдык,

Тагын яза башладык.

 

  2. Пескәй

а) Пескәй акрын гына килә (аяк очында хәрәкәтләр);

б) Пескәй йөгерә (аяк очларыннан үкчәгә таба хәрәкәтләр башкарыла);

в) Пескәй бии (төрле бию хәрәкәтләре башкарыла).

 

3. Суык бабай

   Куллар - өстә, куллар – аста

   Аяк очына таба.

   Куллар - билдә, куллар – артта.

   Алга, артка карыйбыз,

   Аннары без чүгәлибез,

   Беркайчан да туңмыйбыз.

 

1

4. Шәвәли

Шәвәли киерелде,

Бер – бөгелде,

Ике – бөгелде,

Өч – бөгелде.

Кулларын сузды,

Як-ягына каранып,

Сикергәли башлады.

 

5. Самолет

   Без очабыз,очабыз

   Кулларыбызны суздык

   Самолетны очырдык.

   Уң канат алда,

   Сул канат алда.

   Бер, ике, өч, дүрт –

   Очып китте самолет...

 

6. Сәгать

   Тек-тек-тек-тек,

   Бастык та алга киттек.

(Балалар басып, йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

   Тик-так, тик-так,

   Күзләрне йомгаладык.

(Балалар күзләрен йомгалыйлар)

   Тук-ток, тук-ток,

   Кулларны суккаладык.

(Кул чабалар)

2

7. Ручейка

    А теперь мы ручейки,

    Побежим вперегонки,

    Прямо к озеру спешим,

    Станет озеро большим.

    С рыбками поплаваем,

    С бобрами поиграем,

    Вернемся к маме с папой мы,

    Вновь став учениками.

 

8. Снежинки

    Мы снежинки, мы пушинки,

    Покружиться мы не прочь.

    Мы снежинки – балеринки,

    Мы танцуем день и ночь.

    Мы деревья побелили,

    Крыши пухом замели,

    Землю бархатом укрыли

    И от стужи сберегли.

 

9.Лягушки

    На болоте две подружки,

    Две зеленые лягушки,

    Утром рано умывались,

    Полотенцем растирались.

    Ножками топали.

    Ручками хлопали.

    Вправо, влево наклонялись

3

     И обратно возвращались.

     Вот здоровья в чем секрет.

     Всем друзьям физкультпривет! 

 

10. Баскан килеш, парта янында эшләнә

а)  

    1) куллар билдә;

2) куллар як-якка сузылган;

3) куллар өстә, баш өстендә кул чабабыз;

4) куллар як-якта;

5)            куллар билдә.

б)

1)                       баскан килеш, аяклар аерым, куллар аста;

2)                       куллар өстә;

3-4) алга бөгеләбез, тезләргә сугып алабыз;

5) басабыз.

 

в)

   1) баскан килеш, куллар баш артында;

   2) уңга борылабыз;

   3) сулга борылабыз.

 

     Һәр күнегү 3-4 тапкыр эшләнә.

 

 

 

 

 

 

 

4

Кул чуклары өчен күнегүләр

 

1.    Кошчык

 

1 нче вариант

     Бу күнегү кул мускуллары үсеше өчен ярдәм итә.балалар баш бармак белән урта бармакны тоташтыралар, ә өскә күрсәтү бармагын куялар (ручка тоткан кебек). Күнегүне эшләгәндә кул чугы гына хәрәкәтләнә. Укучылар кул чукларын өскә-аска, сулга-уңга хәрәкәтләндереп сорауларга җавап бирәләр.

-       Кошчыкның ашыйсы киләме?

Балалар кул чугы белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, “әйе”, диләр.

-       Кошчыкның эчәсе киләме?

Балалар кул чугы белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, “әйе”, диләр.

-       Кошчыкның йокысы киләме?

Балалар кул чугы белән уңга-сулга хәрәкәтләр ясап, “юк”, диләр.

-       Кошчыкның уйныйсы киләме?

Балалар кул чугы белән уңга-сулга хәрәкәтләр ясап, “юк”, диләр.

 

2 нче вариант

 

     Укытучы балаларга тавыкның ничек җим чүпләвен күрсәтергә куша.

 

 

5

2.    Исәнмесез

Балалар чиратлашып баш бармакка һәр

бармакның очы белән кагылып алалар.

 

3.    Мишка, Снежинки, Зайчик

           Дети поочередно с разной силой надавливают на подушечку большого пальца остальными пальцами руки.

          “Мишка” – с силой.

          “Снежинки” – слегка касаясь.

          “Зайчик” – отрывисто.

 

4.    Урман тарихы

Укытучы урманда булган бер хәлне сөйли, ә балалар шуны кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

 

-       Урман аланына куяннар йөгереп чыкты.

 Тырт-тырт, тырт-тырт...

 

Балалар бармак очы белән парта өстендә суккалыйлар.

 

-       Кинәт акрын гына, сак кына төлке килеп чыкты.

 

Балалар бармак башлары белән партада этү хәрәкәтләре ясыйлар.

-       Төлке акрын гына түгел, әле күренмичә, сиздермичә дә килә иде. Үзенең койрыгы белән ул эзен дә югалтып бара.

Балалар кул чуклары белән койрык хәрәкәтләре ясыйлар.

 

-       Куяннар төлкене күрделәр дә, як-якка сибелделәр.

 

Ике кулның бармаклары белән парта өстендә куянның сикерү хәрәкәтләрен ясыйлар.

 

 

5.    Кояшкай

 

-       Кояш җәй көне ничек яктырта?

 

Балалар ике кулның да бармакларын киң итеп ачалар.

 

-       Кояш көз көне ничек яктырта?

 

Бармаклар ярым бөгелгән халәттә.

 

-       Кояш кыш көне ничек яктырта?

 

Бармаклар учка җыела.

Һәр күнегү берничә мәртәбә эшләнә.

 

 

6.    Кулларны юабыз

 

Балалар кул юу хәрәкәтләре башкаралар.

7

7.    Волны

Пальцы сцеплены в замок. Поочередно открывая и закрывая ладонь, дети имитируют движение волны.

 

8.    Гаилә

Ике кулның да бармаклары йодрыкланган, терсәкләр парта өстендә. Чәнти бармактан башлап, балалар ике кулның да бармакларын чиратлашып ачалар.

Бу бармак - әбием.

Бу бармак – бабаем.

Бу бармак - әтием.

Бу бармак - әнием.

Бу бармак – мин үзем.

Шул була минем гаиләм.

 

9.    Лепим снежки

Дети показывают, как они лепят снежки и бросают в цель.

 

10.             Улыбка

Ваши пальцы все проснутся,

Ваши губы улыбнутся.

Даже ваши пальцы в танце.

И чего же тут скрывать,

Каждым пальцем, каждым пальцем

Можно танец танцевать.

 

Дети показывают движения, соответствующие каждой строчке.

Күзләр өчен гимнастика

 

1 нче ысул

- 3-5 секундка күзләрне каты итеп йомарга;

- аннан соң 3-5 секундка ачарга;

- 6-8 тапкыр кабатларга.

 

2 нче ысул

- 1-2 минут дәвамында тиз-тиз күзләрне ачып-ябып торырга.

 

3 нче ысул

- 1 минут дәвамында түгәрәк хәрәкәтләр ясап, бармак очлары белән массаж ясарга.

 

4 нче ысул

- киң итеп сулыш алырга;

- сулышны тоткарларга;

- башны йөрәктән аска таба ияргә;

- шул хәлдә 5 секунд торырга.

кызу, 1-2- акрын темпта эшләнә.

 

     Тагын бер кызыклы факт: йоглар күбрәк яшеллеккә, чәчәкләргә, суга, һавага, болытларга карап торырга кушалар. Болай эшләү күзләргә ял биреп кенә калмый, ә бәлки нерв системасын яхшырта, кәефне күтәрә.

 

9

 Офтальмотренажерда күзләр өчен күнегүләр.

      1х2 м ватманда төрле төстәге фигуралар (овал, сигезле, дулкын, спираль, ромб һ.б.) ясала. Бу рәсемнәр күз тигезлегеннән өстәрәк җайлы урынга (такта өстенә, сыйныф түшәме, стена) урнаштырыла. Укытучы командасы белән балалар күрсәтелгән траектория буйлап күзләре белән “йөрү” хәрәкәтләре ясыйлар. Бу эшкә дә иҗади якын килергә, мәсәлән күрсәтү таягына күбәләк беркетеп, күбәләк белән сәяхәткә чыгарга мөмкин.

                          

                                        www.hrono.ru/proekty/bazarny/tehnologia.html

    

                      

 

 

 

 


 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                          

 

 

 

 

 

 

 

Г.А.Шичко ысулы буенча

күзләр өчен гимнастика

 

1.Пальминг

 

     Уч төбе нәкъ күз алмасы турысында, чәнти бармакның буыны (уң кулныкы да, сул кулныкы да) каш турысында булырга, күзләргә яктылык кермәскә тиеш. Терсәкләрне өстәл өстенә куеп, җайлы итеп утырырга, арка туры, башларны имәскә. Күз алдына бик матур күренешне китерергә. Бераз вакыт үткәч сине кемдер тирбәткән кебек булачак, шуннан соң пальмингны тәмамларга да була.

 

2. Өскә-аска, уңга-сулга

 

     Күз алмаларын өскә-аска, уңга-сулга йөртергә. Шуннан күзләрне йомып, унга кадәр санарга.

           3. Әйләнә

 

     Бик зур әйләнәне күз алдына китерергә. Башта аны күзләр белән сәгать теле уңаена, аннан сәгать теленә каршы юнәлештә йөртеп чыгарга кирәк.

 

 

4. Борын белән язабыз

     Балаларга  теләсә нинди рәсем яки таблицага карап, сүзне яисә рәсемне истә калдырырга тәкъдим ителә. Шуннан күзләрне йомалар һәм борыннарын бик озын итеп, күрсәтелгән таблицага кадәр җиткән итеп, күз алдына китерергә кушыла. Борыннары белән шул элементны ясыйлар. Күзләрен ачалар, һәм таблицага карыйлар. (Укытучы бу эшне дәрес материалы белән бәйли ала).

 

 

14

5. Буяу

 

     Укытучы балаларга күзләрен йомарга һәм бик зур экранны күз алдына китерергә куша. Эчтән генә бу экранны бернинди аралар калдырмыйча теләсә кайсы төскә буярга: мәсәлән, башта сары, аннан куе сары, яшел, зәңгәр белән буярга куша. Тик иң ахырдан балага иң ошаган төс белән тәмамларга кирәк. Бу эш ашыкмыйча эшләнә.

 

    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

15

Ишетүне яхшыртучы гимнастика

 

1.                     Колакның өске өлешен аска-өскә  бөгәбез. Колак җылынырга тиеш.

 

2.                     Колак яфракларына баскалыйбыз, массажлыйбыз.

 

3.                     Ике колакта да берьюлы башта бер якка, аннан икенче якка  түгәрәк хәрәкәтләр ясыйбыз.

 

4.                     Ике колакны да башта 20 тапкыр аска, аннан колакның уртасыннан тотып шулай ук 20 тапкыр өскә тарткалыйбыз.

 

5.                     Яңадан колак яфракларын уабыз.

 

6.                     Колакларны як-якка 20 тапкыр тартабыз.

 

7.                     20 тапкыр аска-өскә алга, аннан артка бөгәбез.

 

 

 

16

Умыртка баганасы өчен күнегүләр

 

1.    Йөрү

 

а) урында;

б) аяк очларында, куллар өстә;

в) үкчәдә, куллар баш артында.

Безнең гәүдәбез бик төз,

Тырышып-тырышып атлыйбыз.

Аяк очында да, үкчәдә дә

Без бик оста йөрибез.

 

2.     Пескәй

Кояш нуры кагылды,

Пескәй рәхәт киерелде.

 

 

 

 

 

 

17

3.     Коррекция

Балалар бер рәткә тезеләләр. Бер дигәч, сулга, ике дигәч, уңга карыйлар. Тигезләнәләр.

Алга карап, иркен сулыш алып,

Сулга һәм уңга карап,

Аркабызны төз тотып,

Торабыз без ял итеп.

4.     Елочки

«Ели» - стоя на носках, руки вверх.

«Елки» - руки в стороны, ступни ног прижаты к полу.

«Елочки» - присесть, руки вперед.

Следить за спиной, спина прямая.

Есть в лесу три полочки.

Ели-ели-елочки.

Лежат на елях небеса,

На елках – птичьи голоса,

Внизу на елочках – роса.

5.     Кузнечики

Спина прямая, руки на поясе.

 

Поднимайте плечики,

Прыгайте, кузнечики!

Прыг-скок, прыг-скок!

Сели, травушку покушали,

Тишину послушали.

Выше, выше, высоко!

Прыгай на носках легко!

 

6.     Зимняя зарядка

Следить за положение туловища и рук.

 

Чтобы сильным стать и ловким,

Приступаем к тренировке,

Носом вдох, а выдох ртом.

Дышим глубже, а потом

Шаг на месте, не спеша.

Как погода хороша!

Не боимся мы пороши,

Ловим снег – хлопок в ладоши.

Руки в стороны, по швам.

Хватит снега нам и вам.

Мы теперь метатели,

Бьем по неприятелю.

Размахнись рукой – бросок!

Прямо в цель летит снежок.

 

7.     Казлар

Баскан килеш, куллар артта.

1-            алга бөгеләбез, башны күтәреп

 “Ш-ш-ш” дибез;

2-            басабыз, куллар артта;

3-            тагын бөгеләбез, кулларны як-якка җәябез;

4-            тагын басабыз, куллар артта.

Күнегүне 5 тапкыр кабатлыйбыз.

 

8.     Муен мускулларын ныгыту өчен

·      Басабыз, куллар “йозакта”, кулларны маңгайга куябыз, маңгайга этү хәрәкәтләре ясыйбыз. Муен мускуллары каты хәлдә, сулыш алабыз, сулышны тоткарлыйбыз, сулышны чыгарабыз (5-6 тапкыр эшләнә).

·      Сул кулны уң колакка куябыз, уң кул аста. Сул кул белән башны этәбез, мускуллар каты хәлдә, баш этүгә каршы тора. Шуны ук уң кул белән дә эшләргә кирәк.

·      Ике кулны да киң итеп өскә күтәрәбез, борын белән сулыш алабыз, куллар белән өскә сузылабыз, акрын гына кулларны аска төшерәбез, сулышны авыздан чыгарабыз (5-6 тапкыр эшләнә).

 

 

 

 

 

 

20

Яссытабанлылыкка профилактик күнегүләр

 

1.    Табанга массаж

       Урындыкка утырган килеш, уң аякның табанын сул аякның 1/3 өлешенә куярга һәм нык итеп массажларга.Чиратлашып аякларны алыштырабыз.

 

2.    “Балерина”

        Урындыкта утырган килеш, аяк бармакларын идәндә күтәрәбез һәм әйләнмә хәрәкәтләр ясыйбыз.

3.    Чиратлашып үкчәне һәм аяк очларын күтәрү.

4.    Чиратлашып аяк очын һәм үкчәне аеру.

5.    Ком

Балалар аяк бармакларына ком алуны күрсәтәләр.

6.    Түгәрәк яса

          Балалар аякларының баш бармаклары белән әле бер якка, әле икенче якка әйләнмә хәрәкәтләр ясыйлар.

7.    Ләк-ләк

       Арка туры, баскан килеш аяк очларында йөрү.

 

21

8.    Фил

          Баскан килеш үкчәдә йөрү. Аяклар эчкә карый, гәүдәне төз, туры тотарга тырышырга кирәк, сулышны тоткарламаска.

9.    Аю баласы

          Баскан килеш, башта табанның тышы, аннары эче белән йөрү. Куллар билдә.

               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

22

Сулыш гимнастикасы

 

1.    Медитация

Туры итеп утырыгыз. Күзләрне йомыгыз. Чәчәк исен иснәүне күз алдына китерегез... Чәчәкнең исе бик тәмле... Бу тәмле исне борын белән генә түгел, бөтен тән белән иснәргә тырышыгыз. Сулыш алу. Сулышны чыгару.

2.    Аучылар

Балалар күзләрен йомалар. Әйбернең исеннән предметны аерырга кирәк (апельсин, ислемай, варенье һ.б.).

3.    Шар

Укытучы балаларга үзләрен шарлар итеп күз алдына китерергә куша. Бер, ике, өч, дүрт дигәч, балалар тирән итеп дүрт тапкыр сулыш алалар һәм сулышны тоткарлыйлар. Аннары

 1 дән 8 гә кадәр санаганчы сулышны чыгаралар.

 

23

Кече яшьтәге мәктәп балаларына язу элементлары күп булган дәресләрдә файдалану өчен

 

1.    Баш мие кан әйләнешен яхшырту өчен. Утырган килеш, куллар билдә, 4-5 тапкыр акрын темпта эшләнә.

-       башларны уң якка борабаз;

-       башны турайтабыз;

-       башны сулга боабыз;

-       башны турайтабыз;

-       башны алга иябез;

-       башны турайтабыз;

 

2.Кул чукларындагы вак мускулларның арыганлыгын бетерү өчен күнегү. 6-8 тапкыр уртача темпта эшләнә.

- утырган килеш, куллар өстә;

- кулларны йодрыклыйбыз;

- йодрыкларны ачабыз;

- кулларны төшерәбез, селкибез.

 

3. Гәүдә мускулларының арыганлыгын бетерү өчен күнегү. 4-5 тапкыр уртача темпта эшләнә.

-       баскан килеш, аяклар аерым, куллар билдә;

-       гәүдәне уң якка барабыз;

 

24

-       гәүдәне сул якка борабыз, борылган вакытта аяклар селкенми.

 

4. Игътибарны яхшырту өчен күнегүләр.

- баскан килеш, куллар аста;

- уң кулны билгә куябыз;

- сул кулны билгә куябыз;

- уң кулны җилкәгә куябыз;

- сул кулны җилкәгә куябыз;

- уң кулны өскә күтәрәбез;

- сул кулны өскә күтәрәбез;

- баш өстендә кул чабабыз;

- сул кулны җилкәгә төшерәбез;

- уң кулны җилкәгә төшерәбез;

- сул кулны билгә куябыз;

- уң кулны билгә куябыз;

- куллар белән ботка 2 тапкыр суккалыйбыз;

4-6 тапкыр кабатлана.  1нче тапкыр акрын темп, 2-3нче тапкыр уртача, 3-4 нче тапкыр кызу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

25

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Физкультминутки на тему "Гомуми арыганлыкны һәм аерым бер җирнең арыганлыгын бетерү өчен күнегүләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 421 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2016 1008
    • DOCX 157.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Ильзира Алмасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Харисова Ильзира Алмасовна
    Харисова Ильзира Алмасовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11981
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой