Инфоурок / Другое / Конспекты / Фәнис Яруллин иҗаты буенча дәрес - проект.
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Фәнис Яруллин иҗаты буенча дәрес - проект.

библиотека
материалов

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

«МӘГЪЛҮМАТИ-МЕТОДИК ҮЗӘГЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

«МАМАДЫШ ШӘҺӘРЕ 3НЧЕ САНЛЫ МӘКТӘБЕ»



Егылмас җилкән

(Ф.Яруллин иҗаты проект яклау дәресе)





















Мамадыш шәһәренең 3 нче номерлы

мәктәбенең югары квалификацион

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Фәрхуллина

Нәзилә Фаил кызы

Максат: 1) Ф.Яруллинның иҗатына гомуми анализ hello_html_70e57210.png

ясау;

2) Укучылар үзләре эшләгән эшләрен

(проектны) якларга өйрәнү;

3) Эзләнү методы ярдәмендә укучыларда

җаваплылык хисе, бүгенге көнгә конкурент

шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы; слайдлар, компьютер, экран, китап күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

- дәрескә психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә без нинди язучыларның иҗатлары белән таныштык, алар нинди жанрларда иҗат иттеләр?

Без өйрәнгән Фәнис Яруллин үзенең иҗатының ниндилеге белән башкалардан аерылып торды?

3. Төп өлеш.

- Укучылар, без Сезнең белән бай мираслы әдәбиятыбызга үзеннән зур өлеш кертүче әдипләребезнең берсе Фәнис Яруллин иҗатына проект эшләдек. Проектыбызда Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Аның әдәби эшчәнлегенең үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.

- Бүгенге дәрестә эш юнәлеше түбәндәгечә булыр, без Сезнең белән төркемнәргә бүлендек, һәр төркем Ф.Яруллинның бер яклы иҗаты буенча проект эшләде.

- 1 нче төркем аның прозаик булуын, икенчесе – шагыйрь, өченчесе исә - драматург һәм балалар язучысы буларак ачып бирергә тиешләр. Дәрестә тагын бер төркем катнаша, алар безнең рецензентлар, ягъни һәр эш юнәлешенә бәяләмә бирүчеләр.

Без сезнең белән инде алдан ук проектыбызның өлгесен эшләп куйган идек, дәресебез ахырына әлеге өлгене тулыландырып күргәзмә материал килеп чыгар.

(Төркемнәрдәге әзерлек карала).

Укучылар,Сезгә проектларыгызны якларга үзегез эшләгән слайдлар ярдәмгә килер.

- Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирербез.Калган төркемнәр игътибар белән тыңлап сораулар да бирергә мөмкин.

- Ф.Яруллин иҗатында нинди темалар яктыртыла?

Тормыш-көнкүреш, тормышта кешеләрне гаделлеккә, матурлыкка өндәүче, фәлсәфи фикерләргә таянган, ирекле булу, бәхетле булу.

Прозада ул нинди әсәрләр яза? Хикәя, повесть (җаваплар).

- Ф Яруллинның әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләре нәрсәдә?

- Ф.Яруллин – халыкчан язучы, әсәрләренең теле гади, аның әсәрләрендә (гомумән иҗатында) образларга күпмәгънәлелек вазифасын салу – язучыга хас стиль үзенчәлеге.

Бер вакытта игътибардан читтә калган детальләр әсәр дәвамында һәр персонажның гамәлен мотивлаштыра.

Гомумән, Ф.Яруллин прозасында безнең җәмгыятебездә булган барлык уңай һәм кимчелекле яклар яктыртыла. Интуитив тоемлау хисе көчле булганлыктан ул күп кенә проблемаларны яралы хәлендә үк тотып ала.

(Чыгыш ясаган һәр укучы слайдны өлгегә урнаштыра.)

Яхшы, рәхмәт, безнең рецензентлар әлеге чыгышка үзләренең бәяләрен язуларын йомгаклый торсыннар, без алга таба сүзне Ф.Яруллинны шагыйрь буларак тикшергән төркемгә бирик.

Поэзия өлкәсенә сүз бирү.

- Укучылар безнең дәресебезгә түбәндәге юллар юкка гына язылып куелмаган. Менә әлеге төркем безгә Ф.Яруллинны шагыйрь буларак ачып бирделәр.

Кеше гомере – тыгыз бер йомгак,

Барлык юллар шунда уралган.

Сүтә-сүтә генә беләсең –

Кемгә нинди язмыш юралган.

Бу юлларда шагыйрьнең нинди хисләре ята икән?!

Чынлап та, без бу дөньяда кунак кына, һәм ул бик тиз үтә, ләкин аның юллары төрле, ул урау, тигез, сикәлтәле. Шушы йомгак сүтелә-сүтелә, кеше үзенең язмышын үтә. Кемгәдер ул бик рәхәт, бәхетле бирелә, кемгәдер бик күп сынаулар җибәрә. Ә сынауларны исә аек акыл белән, сынмыйча, сыгылмыйча үтә алганнар соңыннан рәхәт тормыш кичерә. Шуңа күрә без түземнәр генә бәхеткә лаек дип әйтергә хаклы.

Әйе, шагыйрьнең дә башлангыч иҗатында төшенкелеккә бирелгән мотивлар бар. Ләкин тора-бара, соңга таба бу мотивлар сирәгәя. Шулай итеп аны шагыйрь иткән – оптимистик, рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята.

Ф.Яруллинның үз әнкәсенә булган хисләре, аңа карата мөнәсәбәте әнисе вафатыннан соң язылган. “Яшьсез генә елый йөрәгем” дип аталган шигъри тупламда бик ачык чагыла. Бу поэмада ананың тормыштагы роле, аның бөеклеге төрле яссылыкка куеп ачыла.

Шагыйрь бу образны тагын да тирәнрәк ачарга теләп ана турында балладалар яза. Иң беренче балладасы “Ана” дип аталуы да моны раслый. Анда ана йөрәгенең олылыгына, күңеленең шәфкатьлелегенә басым ясала. Аналар, үзләре нинди генә авырлык кичермәсен баласы өчен барысын да эшләргә әзер. Автор биредә гипербола алымы кулланып, аналарда булган сыйфатны иң биек ноктага күтәргән.

Карап үтелгән шигырьләр шуны күрсәтә. Ана - тормышның тоткасы. Ана - үзенә бөтен яхшылыкны туплап, киләчәк буыннарга тапшыручы. Ана- бөеклек, сафлык, керсезлек символы.

- Берәр шигырен яттан сөйләтү. (анализлап китү). “Әни синең хәер фатихаң” Галеева Ләйсән.

- Икенче укучының чыгышыннан соң.

- Бер җырын тыңлау (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.)

- Бу шигырьне шагыйрь кемнәргә багышлый?

- Ни өчен шагыйрь укытучыларны иң күркәм, гүзәл, сабыр кешеләр дип атый?

- Җаваплар...

- Яхшы, рәхмәт, ә хәзер сүзне 3нче төркемгә бирәбез, драматургия өлкәсендәге иҗаты.

- Укучылар, Ф.Яруллинның драматургиядә дә үз урыны бар дип әйтә алабызмы?

- Әлбәттә, чөнки аның 20егә якын пьесасы бар.

Яхшы, драматургия өлкәсенә караган фикерләре Ф.Яруллинның түбәндәгечә:

Драматургиядә дә, әдәбиятның башка жанрлары кебек торган саен кеше җанының тирәнрәк катламнарын ача. Ә инде Ф.Яруллин бу жанрга кире әйләнеп кайтмам ди. Нигәдер, кеше олыгая барган саен үзенең яшьлегенә, бала чагына ешрак әйләнеп кайта. Ә яшьлек ул – шигърият.

- Укучылар, без шагыйрьнең бер як иҗатына игътибар итмәдек, без аны балалар язучысы дип атый алабызмы?

- Чынлап та, балачак кешене гомере буе озата бара. Ә Ф.Яруллин исә балалар психологиясен, алар күңелендә яшеренеп яткан шаянлыкны яхшы белә.

Укучылар, менә быел, 2008нче ел, Россиядә, Татарстанда да гаилә елы дип игълан ителде. Ә безнең шагыйрьнең әлеге темага караган әсәрләре бармы? Бала өчен ана – иң кадерле зат. Шушы олы хисне, ата-анага булган мәхәббәтне бала күңеленә гомергә сеңдереп калдырырга теләгән әдип шигъриятендә тәрбияче ролен дә оста файдалана. Фәнис Яруллинның тагын бер тәрбияче ролен уйнаучы жанры балалар әдәбиятында, әкиятләр, алар 6 дистәдән артып китә. Әйдәгез әле хәзер сүзне балалар әдәбиятына караган өлкәдә эшләуче укучыларга сүз бирик.



(Балалар язучысы буларак эшчәнлеге турында сөйлиләр).



Фәнис Яруллин талантлы шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы булу белән бергә яшәешнең барлык проблемаларын күрсәтүче, иҗтимагый – сәяси хәлләргә нәкъ үз вакытында объектив бәя биреп баручы публицист та.

Ф.Яруллин шулай ук үзенең каләмдәшләренә иҗатына да игътибарлы. Аның “Көн сулышы” дигән китабында күп кенә әдипләрнең һәм башлап язучыларның иҗатларына объектив бәя бирелгән мәкаләләре урын алган.

Әдипнең шигъриятен, прозасын, драматургиясен һәм балалар әдәбиятын тикшергәннән соң шуны әйтергә мөмкин: аның үзенчәлеге тирәнтен фикер йөртә, гап-гади тоелган тормышыбызда бик күп матурлыклар, тирән фәлсәфәләр, катлаулы вакыйгалар яшеренеп ятуын чын рәссам каләме белән сурәтләп бирә белүдә; гади кешеләрнең күңелләрендә йөреп тә аларны тышка чыгара алмаган гыйбрәтле вакыйгаларны, тетрәндергеч язмышларны, беренче карашка сәер күренгән кешеләрне әсәрләренә герой итеп алып, аларның күңел төпләрендә яшеренеп яткан энҗеләрен күрсәтә һәм шулардан чын сәнгать әсәрләре тудыра.

Ә хәзер дәресебезнең иң мөһим моментына килеп җиттек. Сүзне рецензентларга бирәбез.

1. Проза өлкәсенә бәяләмә бирик әле.

Ф.Яруллинның проза әсәрләре буенча эшләгән иптәшләр тулы анализ ясадылар. Алар проектларныа Ф.Яруллинның бик күп әсәрләрен алганнар. Чынлап та, Ф.Яруллинның проза әсәрләре матур тел белән, һәр укучыга барып җитәрлек итеп язылган. Иптәшләребез әлеге өлкәдә сүз алып барганда аларны рәхәтләнеп, онытылып тыңлыйсың. Алар автор күтәргән темаларны, проблемаларны тоеп, аерып ала белгәннәр.

Чынлап та, Ф.Яруллинның әсәрләре, ягъни хикәя, повестьларында бүгенге җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, яшьләргә, безгә бу тормышта үз урыныбызны табарга, югалып калмаска, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Минемчә, әлеге проект уңышлы дип уйлыйм. Һәм әлеге иптәшләремә алга таба да иҗади эзләнүләрдә уңышлар телим.

2. Поэзия өлкәсенә бәяләмә.

Ф.Яруллинның шигырьләренең ихласлылык, уйчан лиризм, тоемлау, поэзиядә үзләренең хисләрне табып безгә җиткерә белгәннәре өчен икенче төркем миңа бик тә ошады. Әйе, шигъриять авыр жанр. Ә Ф.Яруллинның шигърияте – чишмә кебек, аны аңлап, укыганда аерыла алмыйча, һәр сүзенә игътибар итеп, анализ ясыйсың. Чөнки һәр юл кешене яшәргә өйрәтә. Ә инде аның җир йөзендәге иң изге җаннарга, аналарга карата булган ихтирамы, һәрберебезгә үрнәк. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремнең хезмәтләрен уңай бәялим, һәм алга таба аларга уңышлар юлдаш булсын.

3. Драматургия өлкәсенә бәяләмә,

Ф.Яруллин безгә драматург буларак аз ачыла. Ләкин аның бер генә әсәре аша да пьесаларының никадәр уңышка ия икәннәрен әйтергә була. Чөнки К.Тинчурин исемендәге комедия театры артистлары аның “Менә килә автомобиль” әсәрен әле бүген дә уйныйлар, ә тамашачы аны яратып кабул итә. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә мин уңай бәя бирер идем. Чөнки алар да Ф.Яруллинның башка жанрлары кебек, драматургиядә кешеләрнең җанын тирән аңларлык итеп хезмәтен тоя белгәннәр.

Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә дә алга таба иҗади уңышлар телим.

Укытучы сүзе:

- Яхшы, рәхмәт, укучылар. Әйе, әдипнең безгә, бүгенге яшьләребезгә - бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Алар белән ул җитди телдә сөйләшә. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә безне яшәргә өйрәтә. Тормыштагы, җәмгыятьтә булган ялгышлар, җитешсезлекләр, гаделсезлекләрне күреп, алар өстендә эшләргә өнди. Укучылар, Сез Фәнис Яруллин күтәргән темалар һәм проблемалар белән килешәсезме? Бүгенге тормышта үз урыныңны табу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? (укучыларның фикерләре).

Йомгаклау.

Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә катнашкан укучыларның барысына да бик зур рәхмәт. Дәрестә түбәндәге билгеләр куелды (билгеләр кую). Һәрберегез дә тырышып эшләгәнсез, күргәнегезчә, сезнең эзләнүләрегез бушка китмәде. Тырышлыгыгыз белән матур гына проект килеп чыкты.

Өй эше.

Өй эшен мин сезгә тагын вариантлап бирәм: 1вариант: Иҗади эш. “Фәнис Яруллин –минем яраткан язучым”.

2вариант: бер шигырен ятларга.

Алга таба да сезгә иҗади уңышлар телим.

Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-415221

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"

Комментарии:

25 дней назад
Нәзилә Фаилевна, бик яхшы, эчтәлекле материал, рәхмәт сезгә