Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әдәби әкиятен йомгаклау дәресе

Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әдәби әкиятен йомгаклау дәресе

  • Другое

Название документа Г Л О С С А Р И Й.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Г Л О С С А Р И Й

МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР тупланмасы

Игелек кыл.

Гафу итә бел.

Үзеңне башкалар урынына куеп кара.

Үзеңнән мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш.

Яхшыдан үрнәк ал.

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык ташны да эретә.

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

Яхшылык итсәң, юлда калмас.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

Яхшылык ит тә суга сал: халык белмәсә, балык белер.

Яхшылык җирдә ятмый.

Эше яхшының үзе яхшы.

Яхшылыкка- яхшылык.

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешенең эчке матурлыгы мөһим.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

Байлыгың булмаса да, намусың булсын.

Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан начаррак.

Күңел каралыгын бер сабын да чистарта алмый.

Намус җаннан кадерле.

Оятсыз кеше өчен оятлының йозе кызарыр.

Вөҗданы пакь – йөзе ак.

Үз-үзен мактаган – агач атка атланган.

Кешене “мин” басканчы, миң бассын.

Белем бәхетле итә.

Белемле кеше югалмас.

Белемнең чиге юк.

Телләр белгән – илләр гизгән.

Ашыгу - шайтан коткысы.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Калган эшкә кар ява.

Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшы булсын.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

Дусның кемлеге авырлык килгәндә сынала.

Ашыккан ашка пешкән.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Теле бозыкның күңеле бозык.

Әйт дустыңны, әйтермен кемлегеңне.

Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

Китап – белем чишмәсе.

Китап уку – иң яхшы белем алу.

Акыллы өйрәнер, ахмак акыл сатыр.

Китап  галим - телсез  мөгаллим.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Китап – тормыш көзгесе. 

Аю беләгенә ышана, адәм белеменә ышана.

Белемдә - көч.

Күп укыган күп белер. 

Белем тәжрибәдән туа.

Белем һәр куркынычны җиңә.

Беләктән белем көчле.

Укымаган бер телле, укыган ике телле.

Күп укыган күп белер.

Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас

Кояш җирне яктырта, уку кешене.

Бүләк зур булмас,  укыган кеше хур булмас.

Күп яшәгән ни белер,  күп укылган - шул белер. 

Алга карасаң, абынмассың.

Айның йөзе тулы булып күп тормас.

Күренгән тау ерак булмас.

Биек күтәрелгән егылудан курка.

Укыган укыр,  укымаган күрә сукыр.

Ата гыйлеме белән галим булып булмый.

Галим белгәнен әйтер,  ахмак җиңгәнен әйтер. 

Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.

Эшлекленең эше бетәр, эшлексезнең көне үтәр.

Тырышкан – табар, ташка кадак кагар.

Эшлекледән эш курка.

Иртән көлсәң кешедән, кичен көләрләр үзеңнән.

Көпә-көндез чыра яндырмыйлар.

Яман гадәт тиз йога.

Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

Батырлыкта матурлык

Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы

Юлга чыксаң, дустың үзеңнән дә әйбәт булсын

Туган илем - туган анам

Ир-егет өйдә туар, яуда үләр.

Батырны яу тудырыр.

Ил иргә, ир илгә кирәк.

Үз илем – алтын бишек.

Балыкка – су, кояшка – һава, кешегә туган ил кирәк.

Название документа Дәрес презентациясе.ppt

Поделитесь материалом с коллегами:

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕ 5 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ
Ассоциатив рәт Уйлап чыгарылган сюжет, тылсым элементлары, яхшылыкның тантана...
СӘБӘП НӘРСӘДӘ? «Таңбатыр» “Акбүре” “Өч кыз” Төлке белән Торна” “Ай белән Кояш...
АЕРМАНЫ ТАП! (ТЕЙК ТОФ – ТАЧ – ДАУН)
Үзбәя баскычында син кайда? 5 4 3 2
УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЕГЫЗ
ТАЙМД ПЭА ШЭА ФӘНИС ЯРУЛЛИН “ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ АЙ КОЕНА”
Син кайсы баскычта? 5 4 3 2
Тырышкан табар – ташка кадак кагар П Р О Е К Т Э Ш Е
Бәяләү критерийлары: проектның фәнни дәрәҗәсе чыгыш ясаучыларның сөйләме, үз-...
Яңа ачышлар!
Үзбәя баскычы 5 4 3 2
Өй эше: Мин дә әкият язам. Әдәби әкият иҗат итәргә. “Мин мәрхәмәтлеме?” яки “...
1 из 13

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕ 5 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ
Описание слайда:

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕ 5 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ

№ слайда 2 Ассоциатив рәт Уйлап чыгарылган сюжет, тылсым элементлары, яхшылыкның тантана
Описание слайда:

Ассоциатив рәт Уйлап чыгарылган сюжет, тылсым элементлары, яхшылыкның тантана итүе, явыз көчләрнең җиңелүе, вакыйгаларның кабатлануы

№ слайда 3 СӘБӘП НӘРСӘДӘ? «Таңбатыр» “Акбүре” “Өч кыз” Төлке белән Торна” “Ай белән Кояш
Описание слайда:

СӘБӘП НӘРСӘДӘ? «Таңбатыр» “Акбүре” “Өч кыз” Төлке белән Торна” “Ай белән Кояш” Г.Тукай “Шүрәле” Р.Батулла “Курай уйный бер малай” Ф.Яруллин “Кызыл алма” Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”

№ слайда 4 АЕРМАНЫ ТАП! (ТЕЙК ТОФ – ТАЧ – ДАУН)
Описание слайда:

АЕРМАНЫ ТАП! (ТЕЙК ТОФ – ТАЧ – ДАУН)

№ слайда 5 Үзбәя баскычында син кайда? 5 4 3 2
Описание слайда:

Үзбәя баскычында син кайда? 5 4 3 2

№ слайда 6 УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЕГЫЗ
Описание слайда:

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЕГЫЗ

№ слайда 7 ТАЙМД ПЭА ШЭА ФӘНИС ЯРУЛЛИН “ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ АЙ КОЕНА”
Описание слайда:

ТАЙМД ПЭА ШЭА ФӘНИС ЯРУЛЛИН “ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ АЙ КОЕНА”

№ слайда 8 Син кайсы баскычта? 5 4 3 2
Описание слайда:

Син кайсы баскычта? 5 4 3 2

№ слайда 9 Тырышкан табар – ташка кадак кагар П Р О Е К Т Э Ш Е
Описание слайда:

Тырышкан табар – ташка кадак кагар П Р О Е К Т Э Ш Е

№ слайда 10 Бәяләү критерийлары: проектның фәнни дәрәҗәсе чыгыш ясаучыларның сөйләме, үз-
Описание слайда:

Бәяләү критерийлары: проектның фәнни дәрәҗәсе чыгыш ясаучыларның сөйләме, үз-үзен тотышы, бурычларны аңлап, төгәл башкару сыйфаты укучыларның фантазияле,инициативалы булуы Һәрбер башлангыч хуплауга лаеклы

№ слайда 11 Яңа ачышлар!
Описание слайда:

Яңа ачышлар!

№ слайда 12 Үзбәя баскычы 5 4 3 2
Описание слайда:

Үзбәя баскычы 5 4 3 2

№ слайда 13 Өй эше: Мин дә әкият язам. Әдәби әкият иҗат итәргә. “Мин мәрхәмәтлеме?” яки “
Описание слайда:

Өй эше: Мин дә әкият язам. Әдәби әкият иҗат итәргә. “Мин мәрхәмәтлеме?” яки “Кеше нинди булырга тиеш?” темасына сочинение язарга. Якташ язучыларыбыз Ф.Садриев, Л.Леронның әдәби әкиятләрен укырга, реклама ясарга.

Название документа Зәңгәр күлдә ай коена. 5 сыйныфта әдәбият.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

ӘДӘБИЯТ” УКЫТУ ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА ДӘРЕСНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ.

Автор: Тимергалиева Эльмира Васил кызы – Мөслим муниципаль районы “Мөслим гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 5нче б сыйныфы



Әдәби әкиятләр.

Дәрес тибы

Белемнәрне тигезләү, гомумиләштереп кабатлау дәресе. Проект-дәрес

Максат

Әдәби әкиятләрнең үзенчәлекләре, халык әкиятләре белән охшаш, аермалы яклары, кеше тормышында әһәмияте турында белемнәр формалаштыру.

Бурычлар

1)Дәрес материалын тормыш белән бәйләп, чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәсе формалаштыру;

2) Образлар системасына бәя бирү күнекмәсе формалаштыру, иҗат итәргә чыгару;

3) Әхлакый- этик бәяләү күнекмәләре формалаштыру.

УУГ

Регулятив: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару гамәле.

Танып – белү: Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, проектлаштыру алымнары аша әдәби әкиятләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү.

Коммуникатив: партнер гамәлләре белән идарә итү, фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Көтелгән нәтиҗәләр

Метапредмет: сөйләм телен баету, иҗат мөмкинлекләрен ачарга этәргеч ясау;

Предмет: уйлап чыгаруга нигезләнгән, автор иҗат иткән әсәр, сәнгатьлелек, образлылык хас булуның жанр сыйфатлары икәнлеген күрсәтә алу; сурәтләү чаралары белән иркен эш итә белү күнекмәсе булдыру;

Шәхси: Кеше гомере буе матурлыкка омтыла, күңелендә әкият белән яши. Матур әкиятне чынга ашыру өчен яхшы күңелле булырга омтылу кирәклеген төшенү.

Төп төшенчәләр

Халык әкияте. Әдәби әкият. Сурәтләү чаралары (гипербола, литота, чагыштыру, эпитет, метафора, антитеза)

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әдәбият, әхлак, информатика, рус әдәбияты, чит телләр әдәбияты, рәсем сәнгате

Төп чыганаклар

Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Өстәмә чыганаклар

Әдәбият дәресләре. 5 нче сыйныф: методик кулланма / Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 48 б. Презентация, тестлар, терәк-схемалар, таратма материаллар

Сыйныф белән эш төрләре

Фронталь, индивидуаль, парларда эш, Сингапур укыту структуралары.

Технологияләр

ИКТ, Проблемалы укыту, эзләнү-тикшеренү, проект, үстерешле, кейс методы.



ДӘРЕС БАРЫШЫ


Максат: дәрестә уңай атмосфера тудыру


Сингапур структурасын кулланып, укучылар белән исәнләшү, яхшы кәеф теләү.

-Иңсәдәш партнер белән терсәкләр бәреп исәнләшү;

-Кара-каршы парнер белән кулларны чәбәкләп исәнләшү;

-1-3, 2-4 партнерлар ике куллап күрешү;

-Бер-берсенә карап елмаю, хәерле эш дәресе теләү.

Татар халык уены “Без-без-без идек...”

Коммуникатив: Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар.


2 этап. Эшкә кызыксыну уяту. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: халык әкиятләренең һәм әдәби әкиятләрнең аермасы, аларның кеше тормышында әһәмияте турында өйрәнү теләге уяту

Бирем 1. “Ассоциатив рәт” күнегүе (слайд1)

Уйлап чыгарылган сюжет, тылсым элементлары, яхшылыкның тантана итүе, явыз көчләрнең җиңелүе, вакыйгаларның кабатлануы.

Бер сүз яки сүзтезмә белән атагыз.

Көтелгән җавап: әкияткә хас билгеләр

Таблицага карагыз. Ни өчен исемлек 2 өлештән тора? (слайд 2)

Көтелгән җавап: халык әкиятләре һәм әдәби әкиятләр ике төркемгә аерып язылган.

Исемлекне дәвам итегез.

- Сезнеңчә, кайсы әкиятләр иртәрәк барлыкка килгән? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Бирем 2. ТЕЙК ТОФ – ТАЧ - ДАУН

Кайсы раслау халык әкиятенә, кайсы раслау әдәби әкиятләргә туры килә. Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Яхшылыкның явызлыкны җиңүе халык әкиятләренә дә, әдәби әкиятләргә дә хас дип уйлаган укучылар, торып басуыгызны үтенәм. +

- Кемнәр табигать күренешләре, пейзаж сурәтләү халык әкиятләренә хас дип уйлый, торып басыгыз.

-3 көн - 3 төн, 7 көн - 7 төн, 1 ел һ.б. Саннарны еш куллану халык әкиятләренә хас дип санасагыз, торып басыгыз. +

-Сурәтләү чараларын мул куллану халык әкиятләренә хас дип уйлаучы укучылар, басыгыз. -

-Кабатлана торган вакыйгалар әдәби әкиятләргә генә хас. --

-Тылсымлы әверелүләр, хыялый образлар әдәби әкиятләргә дә, халык әкиятләренә дә хас. +

Үзбәя. Дәреснең беренче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Регулятив гамәл: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып-белү гамәле: Әкиятләрнең кеше тормышында әһәмияте турында тулысынча өйрәнүгә теләктәшлек итү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.


3 этап. Уку мәсьәләсен кую. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Максат: Текст буенча эшләү, анализ ясау мөмкинлекләрен камилләштерү

Бирем 1. УМ кую ситуациясе.

-Укучылар, эшләгән биремнәрдән чыгып, бүгенге дәреснең темасын әйтеп карагыз әле. Без бүген нинди тема өстендә эшлибез?

Көтелгән җавап: Биремнәрдән чыгып, шуны әйтеп була: без халык әкиятләре һәм әдәби әкиятләр өйрәнүне йомгаклыйбыз. Әкиятнең мәгънәсен табарга, эченә салынган акыллы киңәшләрне аңларга өйрәнәбез.

-Сез бу эшне нинди формада башкарырга телисез?

Тәкъдимнәр тыңлана.

-Кайсы әсәр буенча эшләр идегез?

Тәкъдимнәр тыңлана. Уртак фикергә килү.

Мотивлаштыру этабы. ТАЙМД ПЭА ШЭА

Бер-берегез белән фикерләшегез. 30 секундтан соң иптәшләрегез белән фикерегезне уртаклашырсыз.

Сорау: Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәренең исеменә нинди мәгънә салынган? (фикерләшү) 4 нче номерлар үз төркемендәге иптәшләренең фикерен җиткерә.

Көтелгән җавап: Зәңгәр күл – эпитет. (якты күл, түгәрәк күл, чиста күл, салкын күл, балыклы күл. “Төпсез күл”һ.б.)

Ай коена – метафора. Күчерелмә мәгънә, яшерен чагыштыру алымы.

Сорау: Купальниктан калып, су коенып ятучы Айны күргәнегез бармы сезнең? Сезнең күрү белән авторның күрүе арасында аерма бармы? (фикерләшү) 3 нче номерлар сөйли.

Көтелгән җавап: Автор Айның күлдәге шәүләсен серле, тылсымлы, итеп тасвирлый. Ул үзенчәлекле итеп күрә, гадәти әйберләргә серлелек өсти.

Сорау: Суда ни өчен коенуын, кешеләр тормышындагы урынын Ай үзе ничек аңлата? (фикерләшү) Икенче төркемнән 4 нче номерлы укучы җавап бирә.

Сорау: Әсәрдә авторның позициясе чагылыш табамы? Кайсы геройларга симпатиясе сизелә? Ни өчен? (фикерләшү) Бишенче төркемнән 3 нче номерлы укучының җавабын ишетәсе килә.

-Укучылар, әкият нәрсә турында? Табигать күренешләре турындамы? Төп һәм ярдәмче образларны атагыз. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

- Әсәрнең төп фикерне белдергән өлеше кайда дип уйлыйсыз? Ни өчен? 1нче номерлы укучыларның җавабын тыңлыйбыз.

Үзбәя. Дәреснең икенче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. (Баскыч слайдта күренә)

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү гамәле: проблема чишү өчен тамга-символик чаралар куллану, модельләштерү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү.


Бу белемнәрне үзләштерү миңа ни өчен мөһим?

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту, аларны төрле ситуацияләрдә гамәли куллана белү.


Бурычлар:

Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклар белән эшли белүне күзәтергә;

Алган белемнәрне гамәли куллана белүне исәпкә алырга;

Эшнең нәтиҗәле булуына ирешергә;

Төркемдәге һәр укучының эшкә җәлеп ителүенә ирешергә;

Аерым төркемнәргә шәхси ярдәм итәргә;

Проблемалар чыкса, аларны хәл итү юлларын бергәләп табарга күнектерергә;

Бердәм команда булып, оператив эшләүләренә ирешергә;

Мөстәкыйльлеккә, камиллеккә ирешергә тырышырга, яхшы сыйфатлы итеп эшне башкару, аны ахырына җиткерү теләге уятырга.


-Сез проект эше башкарырга әзерме?

Төркемнәргә биремнәр таратып бирелә. КЕЙС белән танышу. Бергәләп бурычлар билгелиләр, эш этапларын күз алдына китерәләр, планлаштыралар, эш бүлешәләр.

1 кейс: Тексттан Ай турында тасвирланган өзек бирелә.

Ай образына бәя бирегез. Халык әкиятләренең кайсында Ай образы очрый, аның вазифасы нинди? Эшегездә мәкаль һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз. Аларны проект, модель рәвешендә күрсәтергә була. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

2 кейс: Тексттан Җил турында тасвирланган өзек бирелә.

Җил образына бәя бирегез. Халык әкиятләренең кайсында Җил образы очрый? Табышмаклар уйлап табыгыз яки Җил турында әкият языгыз. Эшегезне проект, модель рәвешендә күрсәтергә була. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

3 кейс: Тексттан Гөберле бака турында тасвирланган өзек бирелә. Аңа нинди сыйфатлар хас? Нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез) Көнчеллек, ялганлашу турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

4 кейс: Тексттан Чуртан турында тасвирланган өзек бирелә. Аңа нинди сыйфатлар хас? Нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез) Хәйләкәрлек, шәфкатьсезлек турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

5 кейс: Айсылу турында өзек тәкъдим ителә. Исеме нәрсә аңлата? Айсылу нинди кыз? Кайсы халык әкиятләрендә, легендаларда Айсылу кебек ярдәмчел, яхшы күңелле кызлар сурәтләнә? Яхшы күңеллелек турында мәкальләр языгыз. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.


Төркемнәрдә эш. Проект эшен башкару. (Релаксация өчен фрагмент куела)

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү гамәле: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану. Модельләштерү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.


5 этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү


Һәр төркемнең эшчәнлеге белән танышу. Проектларны башкаларга тәкъдим итү.

Бәяләү критерийлары:

-проектның фәнни дәрәҗәсе;

-чыгыш ясаучыларның сөйләме, үз-үзен тотышы, бурычларны аңлап, төгәл итеп башкару сыйфаты;

-укучыларның фантазияле, инициативалы булуы.

Һәрбер башлангыч хуплауга лаеклы.

Һәр проектның нәтиҗәсен тактага язып бару, үз-үзеңне тоту өчен кагыйдәләр җыентыгы уйлап табу.

- Игелек кыл.

- Гафу итә бел.

- Үзеңне башкалар урынына куеп кара.

- Үзеңнән мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш.

- Яхшыдан үрнәк ал.

Мәкаль һәм әйтемнәрдән файдаланып, проектларга нәтиҗә ясау.(ГЛОССАРИЙ һәр өстәлгә куела, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге тудырыла)

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык ташны да эретә.

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

Яхшылык итсәң, юлда калмас.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

Яхшылык ит тә суга сал: халык белмәсә, балык белер.

Яхшылык җирдә ятмый.

Эше яхшының үзе яхшы.

Яхшылыкка- яхшылык.

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешенең эчке матурлыгы мөһим.

Үзбәя. Дәреснең өченче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль, үзбәя бирергә өйрәтү.

Танып-белү гамәле: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану, интерпретация.


6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максат: Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.


Өй эше:

  1. Мин дә әкият язам. Әдәби әкият иҗат итәргә.

  2. Мин мәрхәмәтлеме?” яки “Кеше нинди булырга тиеш?” темасына сочинение язарга.

  3. Якташ язучыларыбыз Ф.Садриев, Л.Леронның әдәби әкиятләрен укырга.

Үзбәя. Дәрес өчен үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Рефлексия.

-Сезгә дәрес кайсы ягы белән кызыклы булды?

-Халык әкиятләре һәм авторлар иҗат иткән әдәби әкиятләрне чагыштыру сезгә нәрсә бирде?

Укытучының йомгак сүзе:

Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә?” – дигән сорауга Ф.Яруллин: “Кешенең яхшы мөнәсәбәте. Әгәр кеше бер-берсенә чын күңелдән, авырсынмый ярдәм кулы сузса – ул бөтен бүләкләрдән дә кадерлерәк ,” –дип җавап биргән.

Кеше гомере буе әкияткә, могҗизага ышанып яши. Матур әкиятне чынга ашыру өчен, күңелеңне тәртиптә тотарга гына кирәк. Кадерле балалар!Тормышыгыз әкият кебек матур булсын. Сезнең күңелләрегезгә миһербан, шәфкать кереп ояласын! Изге күңелле булсагыз яшәү җиңел булачак.

Матур, төгәл җавапларыгыз, куйган тырышлыгыгыз өчен рәхмәт.


Регулятив гамәл: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

Коммуникатив гамәл: фикерне тулы итеп әйтә белү.

Танып белү: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.



Название документа КЕЙС.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

КЕЙС – 1

  1. Өзекне укыгыз, сәнгатьлелек чараларына аңлатма бирегез. Авторның табигать күренешләрен тасвирлавы сезнең күзаллау белән туры киләме?



Төннәрен барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайрудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач, Зәңгәр күлгә төшеп, Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны яраткан. Күлнең иң тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Шулай әллә ничә тапкыр чумып чыкканнан соң, ул күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга тотына икән. Чәчәкләрнең дә төрлесен түгел, иң акларын, тәмам ачылып беткәннәрен генә җыйган ул. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң, Ай, үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына баса-баса, күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч, кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнарга тотына икән. Ә ул ыргыткан төнбоек чәчәкләре, күкнең түшәменә кадалып, йолдыз булып яна башлыйлар, ди. Әгәр төн уртасында урамга чыгып күккә карасагыз, Айның үз учындагы чәчәкләрен күккә кадап йөрүен күрер идегез, мөгаен. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына күлдә коенып чыккан Айның тәне чип-чиста, җилләр йоклый, болытлар да тыныч кына ята бирәләр.



  1. Ай образына бәя бирегез.

Ай тышкы яктан һәм эчке яктан нинди?

Ай ни өчен суда коена?

Айның бәлагә таруына кем гаепле соң?

Ул үзе өчен кайгырамы?

Ул ничек сөйләшә? Нинди сүзләр куллана? Айсылу Айга ни дип эндәшә?

Ай образы аша Ф.Яруллин нинди кешеләрне күз алдында тоткан?


  1. Халык әкиятләренең кайсында Ай образы очрый, аның вазифасы нинди?


  1. Эшегездә мәкаль һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз. Аларны проект, модель рәвешендә күрсәтергә була.


  1. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.



Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклардан файдаланырга мөмкин.

КЕЙС – 2

  1. Өзекне укыгыз, сәнгатьлелек чараларына аңлатма бирегез. Авторның табигать күренешләрен тасвирлавы сезнең күзаллау белән туры киләме?



Бер төнне, гадәттәгечә, Ай күлдә чума-чума коенып ятканда, кинәт кенә җил уянган, чөнки җилнең җирдәге койрыгына, ялгышып, бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил, койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикергән. Аннары авырткан җиренә сулышын өрергә тотынган. Җил койрыгына шулкадәр өргән, ди: аның өрүеннән күл читендәге камышлар шаулый башлаган. Әнә шулай итеп сукыр тычкан – җилне, җил – камышларны, камышлар су өстендәге дулкыннарны уяткан. Йокысыннан вакытсыз уянган дулкыннар күл өстендә галәмәт тавышлар чыгарып чабышканнар. Кайбер усалраклары күл өстендә үсеп утырган төнбоекларны йолыккан, кайберләре, кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре, су читендәге бака яфрагын йолкып, эчкәрәк, Ай коенып яткан төшкәрәк кергән.



  1. Җил образына бәя бирегез. Автор позициясен ачыклагыз.

Җил чыгуның сәбәбе нәрсәдә?

Сукыр тычканны гаепләп буламы? Ни өчен?

Уйламыйча ялгыш эшләргә үкенгәнегез бармы?


  1. Халык әкиятләренең кайсында Җил образы очрый?


  1. Табышмаклар уйлап табыгыз яки Җил турында әкият языгыз.


  1. Үз проектыгызның исемен уйлагыз. Эшегездә мәкаль һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз. Аларны проект, модель рәвешендә күрсәтергә була.



Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклардан файдаланырга ярый.











КЕЙС – 3

  1. Өзекне укыгыз, сәнгатьлелек чараларына аңлатма бирегез. Авторның табигать күренешләрен тасвирлавы сезнең күзаллау белән туры киләме?

Айның ярдәм сорап кычкырган тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишеткән.

  • Әй, син нәрсә, - дигән ул Айга, - безнең ефәкне урларга килдеңме әллә?

  • Коткарыгыз, зинһар, - дигән Ай, - тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем юклыкны күрерләр дә хафага калырлар. Ә минем кешеләрне бер дә кайгыга саласым килми.

  • Ярар, коткарырмын, - дигән Гөберле бака, - тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин?

Бака әллә нинди тавышлар чыгарып бакылдарга тотынган.

  • Я, матур сайрыйммы? – дигән Гөберле бака. – Тавышым минем сандугачныкыннан матуррак бит, әйеме?

  • Сандугачныкыннан матур дип әйтеп булмый инде анысы, - дигән ялганларга өйрәнмәгән Ай. – Ләкин син аңа бер дә борчылма. Син бит бака – баканың үз җыры, сандугачның үз җыры. Мин ялганлый алмыйм. Ялганласам, минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?


  1. Гөберле бака образына бәя бирегез. Автор позициясен ачыклагыз.

Гөберле бакага нинди сыйфатлар хас?

Ай ярдәм сорагач, Гөберле бака нишли?

Гөберле бака да Айга ярдәм иткән булса, ул да чибәрләнер идеме? Тышкы кыяфәт матурлыгы һәм күңел матурлыгы турында фикерегез нинди?

Ни өчен ул үзенең тавышын Сандугач тавышы белән чагыштыра?

Ялган юл белән дәрәҗәгә ирешүчеләргә карата мөнәсәбәтегез нинди?


  1. Нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез)


  1. Көнчеллек, ялганлашу турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез.


  1. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.


Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклардан файдаланырга ярый.




КЕЙС – 4

  1. Өзекне укыгыз, сәнгатьлелек чараларына аңлатма бирегез. Авторның табигать күренешләрен тасвирлавы сезнең күзаллау белән туры киләме?

Айның тавышын иң беренче булып карт Чуртан ишеткән.

  • Нәрсә төнне куркытып кычкырасың? – дигән ул Айга.

  • Чуртанкай, - дигән Ай, - зинһар, коткара күр. Синең тешләр бик үткен, бу ефәкне “эһ” дигәнче ерткалап атачаксың.

  • Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул, - дигән Чуртан, Айның батуына сөенеп. Чөнки ул Айның шундый матур, шундый якты булуына, бөтен дөньяны сокландырып торуына бик көнләшеп йөргән икән. Аннары айның ашамыйча-эчмичә яши алуына да бик эче пошып йөргән булган Чуртанның...

Чуртан Айның һаман саен тирәнрәк бата баруын күреп, бәладән башаяк дип китеп барган.


  1. Чуртан образына бәя бирегез.

Чуртанга нинди сыйфатлар хас? Автор позициясен ачыклагыз.

Чуртан Айның бата баруын күргәч нишли?

Мондый кешеләрне ничек дип атыйлар, тирә-ягыгыздагы андый кешеләргә мөнәсәбәтегез нинди?


  1. Чуртан нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез)


  1. Хәйләкәрлек, шәфкатьсезлек, битарафлык турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез.


  1. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.



Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклардан файдаланырга рөхсәт ителә.













КЕЙС – 5

  1. Өзекне укыгыз, сәнгатьлелек чараларына аңлатма бирегез. Автор позициясен ачыклагыз.



Бу Зәңгәр күл буенда гына бер балыкчы яши икән, балыкчының Айсылу исемле кызы булган. Айсылуның ике як битендә дә уч төбе кадәрле кап-кара миң үскән булган. Үзенең шул миңнәреннән оялып, Айсылу урамга да төннәрен генә чыга икән. Күл буенда моңаеп җырлап йөргәндә, Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән. Ишеткән дә, аны-моны уйлап тормастан, күлгә таба йөгергән. Айның инде ныклап кычкырыр хәле дә калмаган булган. Ул бер баткан, бер калыккан.

Кыз, йөзә белмәвен дә онытып, суга ташланган. Ике чумып, бер калкуга, ул инде Ай янына барып җиткән. Тик аның үзенең дә кулларына, муеннарына бака ефәге уралган. Әмма кыз үзе турында уйламаган, тизрәк Айны коткарырга тырышкан. Калын бака ефәген ул бөтен көченә ерткаларга, өзгәләргә тотынган. Менә бермәлне ефәк арасыннан Айның түп-түгәрәк, яп-якты йөзе күренгән.

  • Рәхмәт, чибәркәй, - дигән Ай чын күңеленнән, - коткардың.

  • -Алай әйтмә, - дигән Айсылу, мин чибәр түгел, мин ямьсез кыз. Шул ямьсезлегемнән оялып, мин көндезләрен урамга да чыкмыйм.

  • Чибәркәй, мин ялганламадым. Син, чынлап та, дөньядагы иң чибәр кыз. Әгәр ышанмасаң, өеңә кайт та көзгегә кара.



  1. Айсылу образына бәя бирегез.

Айсылу” исеме нәрсә аңлата? Ай һәм Айсылу сүзләрендә нинди уртаклык бар?

Айсылуның тышкы кыяфәте нинди? Аның сөйләме нинди?

Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткәч тә, ул нишли?

Айны коткаргач, кызда нинди үзгәрешләр була? Ай нурларын нинди кешеләргә бүләк итә?

Айсылуның эчке дөньясы турында сез нәрсә әйтә аласыз?


  1. Кайсы халык әкиятләрендә, легендаларда Айсылу кебек ярдәмчел, яхшы күңелле кызлар сурәтләнә?


  1. Яхшы күңеллелек турында мәкальләр языгыз.


  1. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.


Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклардан файдаланырга ярый.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

5 нче сыйныфта Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әдәби әкияте буенча йомгаклау дәресен кейс алымы белән үткәрү методикасы, технологик карта, дәрес презентациясе, глоссарий, кейс материаллары урын алды.

ӘДӘБИЯТ” УКЫТУ ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА ДӘРЕСНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ.

Автор: Тимергалиева Эльмира Васил кызы – Мөслим муниципаль районы “Мөслим гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 5нче б сыйныфы

Тема

Әдәби әкиятләр.

Дәрес тибы

Белемнәрне тигезләү, гомумиләштереп кабатлау дәресе. Проект-дәрес

Максат

Әдәби әкиятләрнең үзенчәлекләре, халык әкиятләре белән охшаш, аермалы яклары, кеше тормышында әһәмияте турында белемнәр формалаштыру.

Бурычлар

1)Дәрес материалын тормыш белән бәйләп, чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәсе формалаштыру;

2) Образлар системасына бәя бирү күнекмәсе формалаштыру, иҗат итәргә чыгару;

3) Әхлакый- этик бәяләү күнекмәләре формалаштыру.

УУГ

Регулятив: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару гамәле.

Танып – белү: Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, проектлаштыру алымнары аша әдәби әкиятләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү.

Коммуникатив: партнер гамәлләре белән идарә итү, фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Көтелгән нәтиҗәләр

Метапредмет: сөйләм телен баету, иҗат мөмкинлекләрен ачарга этәргеч ясау;

Предмет: уйлап чыгаруга нигезләнгән, автор иҗат иткән әсәр, сәнгатьлелек, образлылык хас булуның жанр сыйфатлары икәнлеген күрсәтә алу; сурәтләү чаралары белән иркен эш итә белү күнекмәсе булдыру;

Шәхси: Кеше гомере буе матурлыкка омтыла, күңелендә әкият белән яши. Матур әкиятне чынга ашыру өчен яхшы күңелле булырга омтылу кирәклеген төшенү.

Төп төшенчәләр

Халык әкияте. Әдәби әкият. Сурәтләү чаралары (гипербола, литота, чагыштыру, эпитет, метафора, антитеза)

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әдәбият, әхлак, информатика, рус әдәбияты, чит телләр әдәбияты, рәсем сәнгате

Төп чыганаклар

Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Өстәмә чыганаклар

Әдәбият дәресләре. 5 нче сыйныф: методик кулланма / Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 48 б. Презентация, тестлар, терәк-схемалар, таратма материаллар

Сыйныф белән эш төрләре

Фронталь, индивидуаль, парларда эш, Сингапур укыту структуралары.

Технологияләр

ИКТ, Проблемалы укыту, эзләнү-тикшеренү, проект, үстерешле, кейс методы.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше. Эшчәнлеккә мотивлаштыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Максат: дәрестә уңай атмосфера тудыру

Сингапур структурасын кулланып, укучылар белән исәнләшү, яхшы кәеф теләү.

-Иңсәдәш партнер белән терсәкләр бәреп исәнләшү;

-Кара-каршы парнер белән кулларны чәбәкләп исәнләшү;

-1-3, 2-4 партнерлар ике куллап күрешү;

-Бер-берсенә карап елмаю, хәерле эш дәресе теләү.

Татар халык уены “Без-без-без идек...”

Коммуникатив: Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар.

2 этап. Эшкә кызыксыну уяту. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: халык әкиятләренең һәм әдәби әкиятләрнең аермасы, аларның кеше тормышында әһәмияте турында өйрәнү теләге уяту

Бирем 1. “Ассоциатив рәт” күнегүе (слайд1)

Уйлап чыгарылган сюжет, тылсым элементлары, яхшылыкның тантана итүе, явыз көчләрнең җиңелүе, вакыйгаларның кабатлануы.

Бер сүз яки сүзтезмә белән атагыз.

Көтелгән җавап: әкияткә хас билгеләр

Таблицага карагыз. Ни өчен исемлек 2 өлештән тора? (слайд 2)

Көтелгән җавап: халык әкиятләре һәм әдәби әкиятләр ике төркемгә аерып язылган.

«Таңбатыр”

Г.Тукай “Кәҗә белән сарык”

«Өч кыз”

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз”

Р.Батулла “Карурманга бара Мөбарәк”

“Төлке белән торна”

Ф.Яруллин “Кызыл алма” “Кояштагы тап” , “Хәтерсез күке”

?

Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”

Исемлекне дәвам итегез.

- Сезнеңчә, кайсы әкиятләр иртәрәк барлыкка килгән? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Бирем 2. ТЕЙК ТОФ – ТАЧ - ДАУН

Кайсы раслау халык әкиятенә, кайсы раслау әдәби әкиятләргә туры килә. Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Яхшылыкның явызлыкны җиңүе халык әкиятләренә дә, әдәби әкиятләргә дә хас дип уйлаган укучылар, торып басуыгызны үтенәм. +

- Кемнәр табигать күренешләре, пейзаж сурәтләү халык әкиятләренә хас дип уйлый, торып басыгыз.

-3 көн - 3 төн, 7 көн - 7 төн, 1 ел һ.б. Саннарны еш куллану халык әкиятләренә хас дип санасагыз, торып басыгыз. +

-Сурәтләү чараларын мул куллану халык әкиятләренә хас дип уйлаучы укучылар, басыгыз. -

-Кабатлана торган вакыйгалар әдәби әкиятләргә генә хас. --

-Тылсымлы әверелүләр, хыялый образлар әдәби әкиятләргә дә, халык әкиятләренә дә хас. +

Үзбәя. Дәреснең беренче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Регулятив гамәл: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып-белү гамәле: Әкиятләрнең кеше тормышында әһәмияте турында тулысынча өйрәнүгә теләктәшлек итү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.

3 этап. Уку мәсьәләсен кую. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Максат: Текст буенча эшләү, анализ ясау мөмкинлекләрен камилләштерү

Бирем 1. УМ кую ситуациясе.

-Укучылар, эшләгән биремнәрдән чыгып, бүгенге дәреснең темасын әйтеп карагыз әле. Без бүген нинди тема өстендә эшлибез?

Көтелгән җавап: Биремнәрдән чыгып, шуны әйтеп була: без халык әкиятләре һәм әдәби әкиятләр өйрәнүне йомгаклыйбыз. Әкиятнең мәгънәсен табарга, эченә салынган акыллы киңәшләрне аңларга өйрәнәбез.

-Сез бу эшне нинди формада башкарырга телисез?

Тәкъдимнәр тыңлана.

-Кайсы әсәр буенча эшләр идегез?

Тәкъдимнәр тыңлана. Уртак фикергә килү.

Мотивлаштыру этабы. ТАЙМД ПЭА ШЭА

Бер-берегез белән фикерләшегез. 30 секундтан соң иптәшләрегез белән фикерегезне уртаклашырсыз.

Сорау: Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәренең исеменә нинди мәгънә салынган? (фикерләшү) 4 нче номерлар үз төркемендәге иптәшләренең фикерен җиткерә.

Көтелгән җавап: Зәңгәр күл – эпитет. (якты күл, түгәрәк күл, чиста күл, салкын күл, балыклы күл. “Төпсез күл”һ.б.)

Ай коена – метафора. Күчерелмә мәгънә, яшерен чагыштыру алымы.

Сорау: Купальниктан калып, су коенып ятучы Айны күргәнегез бармы сезнең? Сезнең күрү белән авторның күрүе арасында аерма бармы? (фикерләшү) 3 нче номерлар сөйли.

Көтелгән җавап: Автор Айның күлдәге шәүләсен серле, тылсымлы, итеп тасвирлый. Ул үзенчәлекле итеп күрә, гадәти әйберләргә серлелек өсти.

Сорау: Суда ни өчен коенуын, кешеләр тормышындагы урынын Ай үзе ничек аңлата? (фикерләшү) Икенче төркемнән 4 нче номерлы укучы җавап бирә.

Сорау: Әсәрдә авторның позициясе чагылыш табамы? Кайсы геройларга симпатиясе сизелә? Ни өчен? (фикерләшү) Бишенче төркемнән 3 нче номерлы укучының җавабын ишетәсе килә.

-Укучылар, әкият нәрсә турында? Табигать күренешләре турындамы? Төп һәм ярдәмче образларны атагыз. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

- Әсәрнең төп фикерне белдергән өлеше кайда дип уйлыйсыз? Ни өчен? 1нче номерлы укучыларның җавабын тыңлыйбыз.

Үзбәя. Дәреснең икенче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. (Баскыч слайдта күренә)

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү гамәле: проблема чишү өчен тамга-символик чаралар куллану, модельләштерү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү.

Бу белемнәрне үзләштерү миңа ни өчен мөһим?

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту, аларны төрле ситуацияләрдә гамәли куллана белү.

Бурычлар:

Дәреслек, глоссарий, интернет һәм башка өстәмә чыганаклар белән эшли белүне күзәтергә;

Алган белемнәрне гамәли куллана белүне исәпкә алырга;

Эшнең нәтиҗәле булуына ирешергә;

Төркемдәге һәр укучының эшкә җәлеп ителүенә ирешергә;

Аерым төркемнәргә шәхси ярдәм итәргә;

Проблемалар чыкса, аларны хәл итү юлларын бергәләп табарга күнектерергә;

Бердәм команда булып, оператив эшләүләренә ирешергә;

Мөстәкыйльлеккә, камиллеккә ирешергә тырышырга, яхшы сыйфатлы итеп эшне башкару, аны ахырына җиткерү теләге уятырга.

-Сез проект эше башкарырга әзерме?

Төркемнәргә биремнәр таратып бирелә. КЕЙС белән танышу. Бергәләп бурычлар билгелиләр, эш этапларын күз алдына китерәләр, планлаштыралар, эш бүлешәләр.

1 кейс: Тексттан Ай турында тасвирланган өзек бирелә.

Ай образына бәя бирегез. Халык әкиятләренең кайсында Ай образы очрый, аның вазифасы нинди? Эшегездә мәкаль һәм әйтемнәрне мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз. Аларны проект, модель рәвешендә күрсәтергә була. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

2 кейс: Тексттан Җил турында тасвирланган өзек бирелә.

Җил образына бәя бирегез. Халык әкиятләренең кайсында Җил образы очрый? Табышмаклар уйлап табыгыз яки Җил турында әкият языгыз. Эшегезне проект, модель рәвешендә күрсәтергә була. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

3 кейс: Тексттан Гөберле бака турында тасвирланган өзек бирелә. Аңа нинди сыйфатлар хас? Нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез) Көнчеллек, ялганлашу турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

4 кейс: Тексттан Чуртан турында тасвирланган өзек бирелә. Аңа нинди сыйфатлар хас? Нинди әкиятләрдә очрады? (Рус, татар халык әкиятләрен искә төшерегез) Хәйләкәрлек, шәфкатьсезлек турында мәкаль һәм әйтемнәр, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерегез. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

5 кейс: Айсылу турында өзек тәкъдим ителә. Исеме нәрсә аңлата? Айсылу нинди кыз? Кайсы халык әкиятләрендә, легендаларда Айсылу кебек ярдәмчел, яхшы күңелле кызлар сурәтләнә? Яхшы күңеллелек турында мәкальләр языгыз. Үз проектыгызның исемен уйлагыз.

Төркемнәрдә эш. Проект эшен башкару. (Релаксация өчен фрагмент куела)

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү гамәле: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану. Модельләштерү.

Коммуникатив гамәл: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.

5 этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Һәр төркемнең эшчәнлеге белән танышу. Проектларны башкаларга тәкъдим итү.

Бәяләү критерийлары:

-проектның фәнни дәрәҗәсе;

-чыгыш ясаучыларның сөйләме, үз-үзен тотышы, бурычларны аңлап, төгәл итеп башкару сыйфаты;

-укучыларның фантазияле, инициативалы булуы.

Һәрбер башлангыч хуплауга лаеклы.

Һәр проектның нәтиҗәсен тактага язып бару, үз-үзеңне тоту өчен кагыйдәләр җыентыгы уйлап табу.

- Игелек кыл.

- Гафу итә бел.

- Үзеңне башкалар урынына куеп кара.

- Үзеңнән мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш.

- Яхшыдан үрнәк ал.

Мәкаль һәм әйтемнәрдән файдаланып, проектларга нәтиҗә ясау.(ГЛОССАРИЙ һәр өстәлгә куела, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге тудырыла)

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык ташны да эретә.

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

Яхшылык итсәң, юлда калмас.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

Яхшылык ит тә суга сал: халык белмәсә, балык белер.

Яхшылык җирдә ятмый.

Эше яхшының үзе яхшы.

Яхшылыкка- яхшылык.

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешенең эчке матурлыгы мөһим.

Үзбәя. Дәреснең өченче этабында ничек катнашуыгызга карап, үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Регулятив гамәл: алдан фаразлау, контроль, үзбәя бирергә өйрәтү.

Танып-белү гамәле: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану, интерпретация.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максат: Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Өй эше:

  • Мин дә әкият язам. Әдәби әкият иҗат итәргә.
  • “Мин мәрхәмәтлеме?” яки “Кеше нинди булырга тиеш?” темасына сочинение язарга.
  • Якташ язучыларыбыз Ф.Садриев, Л.Леронның әдәби әкиятләрен укырга.

Үзбәя. Дәрес өчен үз-үзегезгә бәя куегыз. “Баскыч” методы белән бәяләү.

Рефлексия.

-Сезгә дәрес кайсы ягы белән кызыклы булды?

-Халык әкиятләре һәм авторлар иҗат иткән әдәби әкиятләрне чагыштыру сезгә нәрсә бирде?

Укытучының йомгак сүзе:

“Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә?” – дигән сорауга Ф.Яруллин: “Кешенең яхшы мөнәсәбәте. Әгәр кеше бер-берсенә чын күңелдән, авырсынмый ярдәм кулы сузса – ул бөтен бүләкләрдән дә кадерлерәк ,” –дип җавап биргән.

Кеше гомере буе әкияткә, могҗизага ышанып яши. Матур әкиятне чынга ашыру өчен, күңелеңне тәртиптә тотарга гына кирәк. Кадерле балалар!Тормышыгыз әкият кебек матур булсын. Сезнең күңелләрегезгә миһербан, шәфкать кереп ояласын! Изге күңелле булсагыз яшәү җиңел булачак.

Матур, төгәл җавапларыгыз, куйган тырышлыгыгыз өчен рәхмәт.

Регулятив гамәл: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

Коммуникатив гамәл: фикерне тулы итеп әйтә белү.

Танып белү: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

Автор
Дата добавления 11.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров83
Номер материала ДБ-341350
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх