Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Научные работы / Фәнни эш "КОЯШ ТИМБИКОВА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ СУРӘТЛӘНЕШЕ"

Фәнни эш "КОЯШ ТИМБИКОВА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ СУРӘТЛӘНЕШЕ"

В ПОМОЩЬ УЧИТЕЛЮ ОТ ПРОЕКТА "ИНФОУРОК":
СКАЧАТЬ ВСЕ ВИДЕОУРОКИ СО СКИДКОЙ 86%

Видеоуроки от проекта "Инфоурок" за Вас изложат любую тему Вашим ученикам, избавив от необходимости искать оптимальные пути для объяснения новых тем или закрепления пройденных. Видеоуроки озвучены профессиональным мужским голосом. При этом во всех видеоуроках используется принцип "без учителя в кадре", поэтому видеоуроки не будут ассоциироваться у учеников с другим учителем, и благодарить за качественную и понятную подачу нового материала они будут только Вас!

МАТЕМАТИКА — 603 видео
НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА — 577 видео
ОБЖ И КЛ. РУКОВОДСТВО — 172 видео
ИНФОРМАТИКА — 201 видео
РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТ. — 456 видео
ФИЗИКА — 259 видео
ИСТОРИЯ — 434 видео
ХИМИЯ — 164 видео
БИОЛОГИЯ — 305 видео
ГЕОГРАФИЯ — 242 видео

Десятки тысяч учителей уже успели воспользоваться видеоуроками проекта "Инфоурок". Мы делаем все возможное, чтобы выпускать действительно лучшие видеоуроки по общеобразовательным предметам для учителей. Традиционно наши видеоуроки ценят за качество, уникальность и полезность для учителей.

Сразу все видеоуроки по Вашему предмету - СКАЧАТЬ

  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ХӘЕРБИ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ












КОЯШ ТИМБИКОВАНЫҢ ИҖАДИ МИРАСЫ


(КОЯШ ТИМБИКОВА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ СУРӘТЛӘНЕШЕ)
















Башкаручы:

Вафина Чулпан Радик кызы

8 нче сыйныф укучысы


Фәнни җитәкче:

Закирова Рузилә Минвәли кызы







Эчтәлек



1. Эчтәлек................................................................................ 1

2. Кереш............................................ .................................... .2

3. Төп өлеш ........................................................................... .3

4. Йомгаклау........................................................................ 9

5. Кулланылган әдәбият .................................................. 10






































Кереш




Каникулга чыгар алдыннан укытучым Кояш Тимбикованың “Уртак яр” китабын бирде. Мин аны бик теләп укып чыктым. Аның әсәрләре күңелемә шулкадәр ошады ки, минем бу язучының әсәрләрен тагын да укыйсым, аның турында күбрәк беләсем килде. Кояш Тимбикованың әсәрләрен сыйныфташларыма да тәкъдим иттем. Аларда да бу язучының әсәрләре зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә без бергәләшеп Кояш Тимбикова турында китап укучылар конференциясе үткәрдек, тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның әсәрләрендә гади тормыш, хатын-кыз бәхете сурәтләнә. Аларны укып чыккач, күңелдә “Хатын-кыз бәхете нәрсәдән гыйбарәт соң?” дигән сорау туа. Эшемнең максаты итеп тә мин шул сорауга җавап эзләүне куям. Моның өчен, иң беренче чиратта, “бәхет”, “хатын-кыз бәхете” төшенчәләрен аңларга, хәзерге көндә хатын-кызның ролен, урынын билгеләргә кирәк.

Көнчыгыш илләрендә хатын-кызның төп бурычы булып бала үстерү, гаилә учагын саклау тора. Ир-ат исә хатынын да, балаларын да матди яктан тәэмин итә. Ә безнең илдә, матди тәэмин ителү өчен, хатын-кызга да тырышып эшләргә туры килә. Ул ире бәлән беррәттән иртәдән кичкә кадәр дәүләт эшендә дә тир түгә, йортны да карый, бала да тәрбияли, кибеткә дә чаба, ирне дә карый. Кыскача әйткәндә, бар авырлык нәфис затлар җилкәсенә төшә. Хәзерге көндә руль аратында, сәясәттә хатын-кызларны күрү – табигый күренеш. Ләкин монда да искәрмәләр бар. Хатын-кызларның ирләре тапкан байлыкны туздырып кына йөрүчеләре дә очрый. Шунысы кызык: тегеләре дә, болары да үзләрен бик бәхетле саныйлар. Димәк, бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый. Хәзерге заманда “хатын-кыз бәхете” тагын да яңарак һәм актуаль яңгырый.

Бу эшемне Кояш Тимбикованың “Уртак яр”, “Кышкы былбыллар” әсәрләренә таянып башкарам. Максатыма ирешү өчен, миңа күзәтүләр алып барырга, күп кенә газета-журналлардан, интернет-ресурслардан файдаланырга, шулай ук сораштыру үткәрергә һәм шулар буенча тиешле нәтиҗәләрне ясарга туры килде.














Төп өлеш




Нәрсә ул бәхет? Бу сүзгә туры гына җавап та биреп булмый. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе” дигән төшенчә бирелә. Ләкин сүзлектә дә аңлатмага төрле язучы һәм галимнәрнең мисаллары китерелә. “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” – Г.Тукай. “Бер минутлык күрешү бәхете белән инде мине, язмыш, мине бүләклә!” – М.Җәлил һәм башкалар.

Әйе, бәхетне төрлечә аңларга мөмкин. Берәүләр үзенең сөйгәне белән бәхетле, икенчеләр байлык белән, өченчеләр эше белән, дүртенчеләргә гаилә бәхете – олы бәхет. Кайберәүләр исә үзенең иленә, туган җиренә, туганнарына кирәкле икәнен тоеп яшәүләре белән бәхетле. Туклануга да акчаны авырлык белән тапкан кешегә бәхет муллыкта күренергә мөмкин, әмма муллыкка ирешсә дә, ул анда бәхетне танымаячак. Сәбәбе бик гади: әлеге теләк бәхет булудан туктый. Бу уңайда Платон: “Үзеңдә булган нәрсәне теләп булмый,” – дигән. 1977 нче елда Кишинев университеты социологлары үткәргән халык фикерен сораштыру нәтиҗәләренә тукталасым килә. «Бәхет өчен нәрсә кирәк?» дигән сорауга мондый җаваплар алынган: тугрылыклы дуслар (79 процент), кызыклы, яраткан эш (73), мәхәббәт (64), халык бәхете хакына яшәү (61), балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү (42), яхшы гаилә кору (26), югары белем (16), башка илләргә сәяхәт (15), дулкынлану һәм борчуларсыз яшәү (15), илебезнең берәр яңа төзелешендә катнашу (8), матди җитешлек (7), яхшы торак шартлары (6), күңелле, ваемсыз ял (3), үз автомобилең булу (1) (“Шәһри Казан”, сентябрь, 2009).

Ә менә бүгенге чор кешеләре өчен беренче урында – матди җитешлек, икенче урында – кызыклы, яраткан эш, өченче урында мәхәббәт тора икән. Халык бәхете хакына яшәү һәм балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек төшенчәләр бөтенләй юкка чыккан. Уйланырга һәм гыйбрәт алырга нигез бар. Минем бу хакта үзебезнең мәктәбебез укучыларының фикерен беләсем килде, һәм “Синең өчен бәхет нәрсә ул?” дигән сорау белән аларга мөрәҗәгать иттем. Сораштыру нәтиҗәсендә түбәндәге җаваплар алынды. “Мин бәхетне сәләмәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәләмәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрәдә безгә үз сәләмәтлегебез турында кайгыртырга кирәк, минемчә,” – дигән җаваплар иң күбе булды (9 укучы). “Зур бәхет дип сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр” (6 укучы). “Минемчә, бәхет ул кесәң тулы акча булуда. Бүгенге көндә акчаң булмаса, сәләмәтлек тә, дуслар да булмый. Хәтта кызлар да акчаларылак егетләр белән дуслашырга тырышалар” (6 укучы). “Тормышта байлык кирәк: ләкин мин беренче урынга рухи байлыкны куяр идем. Рухи бай кешеләр тормыш авырлыкларын җиңелрәк кичерәләр кебек тоела миңа,” – дигән фикерне 5 укучы әйтте.

Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти-әниләренең исән-сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә күрүләре бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәләмәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы – барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр өзелер иде...

Уртак яр” һәм “Кышкы былбыллар” әсәрләрен анализлыйк. Россияның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның X.Ямашев исемендәге бүләк иясе язучы Кояш Тимбикованың Уртак яр” повесте 2001 нче елда (Казан утлары, № 6, 67-71 нче битләр,) һәм 2003 нче елда (“Повестьлар, хикәяләр, уйланулар”) һәм Кышкы былбылларисемле хикәясее басылып чыга (Сөембикә журналы, №6, 2001 нче ел, 2007 нче елда аерым хикәяләр китабында). Беренче карашка бу әсәрләрдә игътибарны җәлеп итәрлек әллә ни күтәрелмәгән дә кебек. Чөнки хатын-кыз бәхете проблемасы, ягъни шәхси бәхет мәсьәләсе Кол Гали, Г.Кандалый, Г. Исхакый иҗатларыннан ук килә һәм төрлечә чишелеш таба. Бу теманы сурәтләүнең аерым бер традицияләре бар. Флүн Мусин бу теманы...кеше язмышының мәңгелек мәсьәләсе дип атый. Хатын-кыз проблемасы татар әдәбиятында элек-электән зур урын алып торган. Кайсы гына язучының әсәренә тукталмыйк, татар хатын-кызы үзенең бәхете өчен көрәшә. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында Зөләйха төрле авырлыкларга түзеп, 40 ел үзенең бәхетен эзли. Соңлап булса да, гаилә бәхетенә ирешә. Йосыф Зөләйха хисләренең ихласлыгын, сүзләренең тугрылыгын күп сынулардан соң гына аңлый. Ә Г. Исхакый әсәрләренә килсәк, язучы үзенең әсәрләрендә төрле язмыштагы күпсанлы хатын-кыз образларын тудырган. Менә шул образлар арасында" Остазбикә" әсәрендәге Сәгыйдә аерым бер урын алып тора. Сәгыйдә образы аркылы әдип мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә хәлиткеч көчкә ия икәнен дәлилли, укучыны ышандыра. Сәгыйдәнең иренә булган мәхәббәт нуры аның тормышындагы кара мизгелләрне каплап тора. Хатын-кыз проблемасы белән бергә Г. Исхакый икенче бер милли традициягә дә туктала: киләчәк буын турында уйланулар, нәсел җебен өзми саклау, буыннар арасында бәйләнеш. Сәгыйдәнең баласы булмау аны үз иренә яшь хатын димләүгә этәрә. Ә яшь хатын бала тудыргач, Сәгыйдә чын ана булып урнаша... Мондый адымга, минемчә, бары тик татар хатын-кызлары гына бара ала..

Әйе, бәхет – фәлсәфи төшенчә. Аны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.

Бәхет,Кояш Тимбикованың үз сүзләре белән әйткәндә, бик зур һәм бөек сүз ул”. Аның фикеренчә, төрле бәхетсезлекләр белән уратылып алынган безнең илдәге бүгенге шартларда тулысы белән бәхетле зат юктыр да ул.

Безгә бәхетне бөртекләп, аерым мизгелләрдән генә җыярга кала, - дип яза ул. – Бигрәк тә, хатын-кызларга. Чөнки әле бүген дә өрлектәй, сөлектәй ир-егетләребез канкойгыч сугышларда катнашалар. Илебездәге халыкның 3/1 хәерчелектән интегә, миллионлаган инвалид балалар, ата-ана назын татымыйча казна тәрбиясендә җан асрый. Балалар йортлары, картлар өчен интернатлар шыгрым тулы.

Тик шулай да безнең әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз үзләрен бәхетсез санамыйлар.

Сез бәхетлеме?” – дип сораганда алар, ашыга-ашыга, ике дә уйламыйча, үзләрен бәхетле итеп күрсәтергә тырышалар" (К. Тимбикова, Сөембикә журналы, 6 нчы сан, 2001 нче ел). Язучы Кояш Тимбикова бу күренешне безнең мөселманлыгыбыз белән аңлата. Чөнки безнең халык, бигрәк тә хатын-кызлар, нәни генә шатлыкларга да сөенеп, шөкерана кылып яшәргә күнеккән. Бу – безнең көнгә буыннар аша килгән мирас. Бу – сабырлык, түземлелек, шөкерана кылучанлык.

Югарыда әйтелгән әсәрләрнең икесендә дә хатын-кыз бәхете яктыртыла. Моны икенче төрле бәхетсезләр бәхете дип тә атарга була. Хикәяләрнең исемнәре үк гадәти түгел. Мәсәлән, Кышкы былбыллар, бу инде үзе үк вакыйганың көтелмәгән булачагына ишарә ясый. Чөнки былбыллар яз һәм җәй фасылының матур бер бизәге, мәхәббәт һәм сөю, сагыну символы.

Ә биредә кышкы былбыллар... кунып сайрарга талы, тирәге, гөлләре булмаган сандугачлар... Кунып сайрар талың, гөлең булмагач бу сандугачларга үзәк өзгеч моңнар каян килсен соң ?! Бу бит гадәти хәл түгел, мондый кышкы былбыллар була микәнни соң?!

Язучы сугыш чорындагы безнең хатын – кызларыбызны кышкы былбылларга тиңли. Димәк, кышкы былбыллар да була икән. Үзләре моңлы алар, җаннары тулы сөю-мәхәббәт, әмма аларның сайрар өчен мөмкинлекләре, серләрен бүлешер өчен тал­тирәкләре, кунар өчен гөлләре юк... Чөнки өзелеп сөйгән ярлары сугыш кырларында үлеп калган, исән дигәннәре дә... үзләренә генә түгел аларның. Ирле дигәннәре дә бу бәхеттән башкаларга өлеш чыгарырга тиешләр.

Кышкы былбыллар хикәясендәге Мөнир, Мөнҗия һәм Нурҗамал пар былбыллар кебек яши, әмма өчәү. Хикәянең сюжеты гаять кызыклы.

...Мөнҗия көндәше Нурҗамалның бик каты чирләп китүен кибеттә ишетеп кайта, тик шулай да Мөниренә бу хәбәрне җиткерергә ашыкмый. Бу хәбәр – әманәтне йортка Нурҗамалның күршесе алып килә. Мөнир, бу турында ишетү белән, аның янына барырга җыена башлый, үзе белән былбылын да алмакчы. Ләкин кая ул?! Мөнҗиянең җен ачулары чыга: Былбыл булсам, өстемә көндәш асрап ятмас идең әле!” – ди ул.

Бу сөйләшү аның күңел хатирәләрен актарып ташлый. Дөньяда 70 елдан артык яшәп ни рәхәт күргәне бар соң аның? 15 яшьтән әнисез калуы, үги ана гаделсезлеген татуы, әтисен сугышка озатуы һәм аның үлгән хәбәрен алуы—барысы да исенә төшә. Мәскәү янындагы торф шахталарына эшкә килүе, анда үзенең бердәнбер ярын – Мөнирен очратуы да хәтерендә яңара Мөнҗиянең. Мөнир – иң беренче очрашканда ук аңа Былбыл дип эндәшә. Очрашулар ешая, кавышу көннәре якыная. Ләкин Мөнир, туган якларыннан әйләнеп килгәч, авылда тагын бер былбылы булуы турында әйтә. Бу – ярату булмый, әлбәттә.

Мөнир Нурҗамалны тол кыз булганы өчен чын күңеленнән кызгана, чөнки аның Ильясын иртәгә туй дигән көнне сугышка алганнар. Ә ул тол кыз хәлендә калган.

Менә шушы Нурҗамал – былбылга Мөнир гомере буе ярдәм итәргә вәгъдә бирә һәм үз вәгъдәсендә тора. Тик авыл халкы гына аңлап бетерә алмый аны: Мөнир ике хатын белән яши икән, – дигән хәбәр тараталар.

Әмма Мөнҗия гайбәтләргә урын куймаслык итеп яшәргә тырыша: каш җыермый, каты сүз ычкындырмый, түзә. Тик күңеленең кайсыдыр почмагында кара көнчелек уйлары үзләрен сиздергән чаклары булгалап куя.

Нурҗамал авырып киткәч, Мөнҗия кара көнчелек хисләрен җиңеп, тыеп үлем сырхавы белән авырган Нурҗамалны өенә алып кайта. Сөйләшкәндә ул Нурҗамалның гомере буе бары тик Ильясын уйлап яшәвен, сагынуын белә. Тормыш авырлыкларын җиңүдә, ялгызлыктан котылырга аңа менә Мөнир белән Мөнҗия ярдәм иткән. Шуңа ул без пар былбыллар кебек яшәдек,” – ди.

Заманасы шул булган шул аның, авыр заманнар, гыйбрәтле заманнар. Хәер, алай дисәң, шуңа охшаш язмышны К. Тимбикова Уртак яр әсәрендә тагын сурәтли бит! Бусы инде безнең көннәргә караган вакыйга.

...Көлемсәр шәһәрдән авылга ялга кайтканда очраклы рәвештә Хәсәнҗан исемле ир-ат белән таныша. Ул аңа бер күрүдән үк ошый, хәтта тавышы да мәрхәмәтле, күпләрдән иңгән кебек тоела аңа. Күрәсең, Хәсәнҗан да бу кызны ярата, чөнки нәкъ бер атнадан аның машинасы автовокзал янына килеп туктаган була. Очрашулар дәвам итә. Көннәрдән бер көнне Көлемсәр үзе Хәсәнҗанга кияүгә чыгарга теләвен әйтә, әмма Хәсәнҗан инде өйләнгән кеше икән. Тик аның Гөлсеме бик чирле, шуңа күрә ул аны ташлап та китә алмый, аерыла да алмый. Бу ситуациядән чыгу юлын Гөлсем таба: өйләнешүләренә ризалык бирә.

Шулай итеп, Хәсәнҗан ике хатын белән яши башлый. Ул атна дәвамында Гөлсеме янында яши, ә ял көннәренә Көлемсәре алар янына кайта. Бу гаилә башкаларныкына бер дә охшамаган булса да, табигатьнең үз законнары, үз кануннары бар. Бу гаиләдә дә Камил исемле малай дөньяга килә. Малай, нигездә, Гөлсем янында тәрбияләнә, ә әнисе ял көннәренә кунакка кайта.

Хикәянең ахыры трагедия белән тәмамлана. Хәсәнҗан кайнар кирпич астында калып һәлак була. Бу вакытта Камилгә 7 яшь була инде. Хәсәнҗан үзеннән соң дөньяда өч ятим кеше калдыра: Камил, Көлемсәр, Гөлсем. Бу, билгеле, алар өчен коточкыч фаҗига була, әмма күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Ничек булса да яшәргә кирәк, алар бер гаилә булып яшәүләрен дәвам итәләр: Гөлсем үзе алар янына калага күчеп килә.

Хәсәнҗанның үлеме тагын бер кат бу хатыннарның рухи ныклыгын тикшерә, бу алар өчен тагын бер язмыш сынавы була.

Юкка гына автор төп геройның исемен Көлемсәр димәгән, күрәсең. Оптимистик рухлы, авырлыклардан курыкмый торган, язмыш сынавын елмаеп кабул итә белүче садә җанлы кеше була ул. Үзенең мәхәббәтен бер тапкыр югалткан иде бит ул. Дистә ел буе, эшкә бирелеп, мәхәббәтен онытырга тырышып яшәде. Инде хәзер Хәсәнҗанга гашыйк булгач, аның хатыны булуы да мәхәббәтен сүрелдерә алмады. Көлемсәр икеләнеп тә, шикләнеп тә калмады. Бары тик: “... булсын, булсын”, дип җавап кайтарды.

Бу ике хикәянең уртак якларын түбәндәгедән күрергә була:

а) икесендә дә уртак яр, уртак ир. Уртак мал – мал түгел, уртак яр – яр түгел, ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә, уртак әйбернең нинди рәхәте булсын инде?! Ул җанга нинди канәгатьлек бирә алсын?! Киемне дә уртак итеп киясе килми бит, ә биредә уртак яр. Тик шулай да бу әсәрдәге гаиләләр үзләрен бәхетле дип саныйлар.

Моның сәбәбе нидә соң?

Минем уйлавымча, моңа аларның холыклары, табигатьләре сәбәпчедер.

Көлемсәр белән Гөлсем дә, Мөнҗия белән Нурҗамал да — чын мәгънәсендә киң күңелле, кешелекле, миһербанлы хатын-кызлар. Алар кечкенә генә шатлыкны да бүлешә беләләр. Алар – намуслы, игелекле, шәфкатьле. Мине аеруча сокландырганы – аларның сабырлыгы. Нинди түземнәр, нинди чыдамнар алар, нинди киң күңеллеләр!

б) хикәяләрдә сурәтләнгән ир-егетләргә килсәк, алар да укучы күңелендә соклану һәм горурлык хисе уята. Хәсәнҗан да, Мөнир дә үзләренә бетмәс-төкәнмәс җан җылысын, шәфкатьлелек һәм изгелелек туплаган затлар. Алар чын ир кеше дигән исемгә лаеклар: хатыннарына ихтирамлы ирләр, кешелекле затлар. Мөнирнең Бер-беребезгә ярдәм итешергә дә ярамагач безнең кеше булып йөрүдән ни бәрәкәт?” – дигән сүзләре аның кече күңелле булуын раслаучы дәлил булып тора.

Хәсәнҗан образы шулай ук бик үзенчәлекле. Өйләнү турында уйларын ул йөрәгенең иң түренә яшереп йөргәндер, мөгаен. Әгәр кыз үзе әйтмәсә, ул аларны әйтә алыр идеме икән?Үзем теләп өйләнгән хатын бит инде. Чирләде дә китте. Йөртмәгән шифаханәләр калмады... Бел, Каракүз, мин чирле кешене ташлый алмыйм...” – ди ул. Чыннан да, автор Хәсәнҗанны олы җанлы ир-ат итеп сурәтли. Аның хатыны алдында биргән вәгъдәсе бар. Әмма тормыш, гаилә рәхәте, бала тавышы, хатын назы – менә нәрсә тели Хәсәнҗан. Мин сезнең икегезне тиң күрермен, берегезне дә кимсетмәм, ни ярамаган эш кылсам, әйтә торган булырсыз,” – ди ул. Дөрестән дә, кешелекле, әйткән сүзендә торучы чын ир була Хәсәнҗан. Бу образ күпләргә үрнәк торырлык. Язучы Хәсәнҗанның уй-ниятләрен, эчке-кичерешләрен бәйнә-бәйнә сурәтләп, гадәттән тыш көчле холыклы образ иҗат итә. Автор осталыгы әнә шул образларның уй-кичерешләрен укучыга җиткерә белүдә күренә. Геройларының психологик халәтен, хис-тойгыларның динамикасын, күңел кичерешләрен тирән сурәтләп К.Тимбикова үзен психологик анализ остасы булуын күрсәтә.

Кояш Тимбикова татар хатын-кызларының тормышын, моң-зарларын, традицияләрен мул һәм тирән итеп, куе буяулар белән тасвирлый. Укучыны ышандыра, тирән уйларга мәҗбүр итә. Тормышта ялгыз хатыннарның күп булуы аларда ниндидер чит коткыларга бирелеп иманын җуярга юл куймый, ә киресенчә, иренә тугрылыклы, түземле, бала җанлы, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли.

в) бу ике хикәя белән автор безгә шундый фикер җиткерергә тели – кеше дөньяга бәхетле булырга яратылган, әмма аның өчен аздан канәгать, сабыр була белергә генә кирәк, һәм иң мөһиме: үзең генә түгел, ә бәлки башкаларны да бәхетле итәр өчен тырышырга кирәк.

Язу стиленә килсәк, әсәрләр җиңел укыла. Автор һәр детальне, һәр чагыштыруны тиешле һәм урынлы куллана белә. Кояш Тимбикова үзен "кеше күңеленең инженеры» булуын күрсәтә, кечкенә генә әсәрләрдә нинди хисләр өермәсен сурәтли ул, нинди кабатланмас образлар тудыра!






































Йомгаклау



Күргәнебезчә, бәхет – күпкырлы төшенчә. Һәркем аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Һәр заман өчен бу төшенчә аерым мәгънәгә ия. Кешегә теләк теләгәндә без  «Бәхет телим сиңа», «Бәхетең ташып торсын» дип әйтәбез. Яшь парларга исә туйда: «Бәхетле булыгыз!» – дибез. Үзебез дә бәхеткә омтылабыз, аның турында хыялланабыз. Һәм без еш кына бәхет дип теләкләрнең үтәлүен яки куелган максатка ирешүне атыйбыз. Ә без күп очракта акча, дәрәҗә, байлык, чибәр кызга өйләнүне яки уңышлы кияүгә чыгуны телибез. Тик еш кына, аларга ирешкәч, күңел кайта, чын бәхет түгеллеген аңлау килә. Димәк, бәхет – күңелнең, кешенең эчке дөньясының аерым бер халәте һәм матди нәрсәләргә бәйле түгел. Бәхет ул күпмедер дәрәҗәдә тормыш рәвеше, яшәү мәгънәсе дә.

Үткәнгә күз салыйк. Кайдан килгән безнең әни-апаларга шулкадәр көч, сабырлык, түземлелек? Алар рәхәт кенә тормыш кичермәгән бит. Аларга ярдәм итәргә торучы да булмаган. Еллар үткән саен миһербансызлык арта гына барган: империалистик сугыш, революция, гражданнар сугышы, совет властен урнаштыру өчен җәелдерелгән канлы вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы, илне аякка бастыру, Хрущев, Брежнев тамашалары, Горбачев, Ельцин “ялгышлары”... Хатын-кызга әни булырга, ир карарга, бала үстерегә кирәк бит. Тормыш авырлыкларына бирешергә аларның башларына да кереп чыкмаган. Чөнки аларның тормышлары Ислам дине кануннарына нигезләнеп корылган. Мөселман хатын-кызларындагы иң күркәм сыйфатлар: сабырлык, тырышлык, миһербанлылык, кыюлык, сафлык-чисталык, карусызлык – барысы да бөтен тамырлары белән Исламга барып тоташа. Хатын-кызларның бүгенгеләре дә Ислам кануннары кушканча яши. Алар бүгенге көндә дә булганына шөкер кылып тормыш итә, үзен бәхетле тоеп яши. Ә шулай да… «Ә шулай да бәхет нәрсә соң ул?» – дип сорар укучы. Бәхет ул – кешенең үз-үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән тулы килешүдә яшәгәндәге җан халәте. Җанның мондый халәте һәм тулы, югары канәгатьләнү тойгысы комплексларсыз, гармонияле үсештәге, үзен шәхес буларак күрсәтүче, ягъни үзенең төп билгеләнешен үтәгән кешедә генә була ала. Димәк, бәхет төшенчәсе яшәү мәгънәсенә барып тоташа икән. Әмма монысы инде башка зур тема. Эшемне Кояш Тимбикова сүзләре белән төгәллисем килә: “Татар әниләре, кызлары, әбиләре – былбыллар алар. Бер-беребезне хупласак кына моңарчы сакланып калган затлы атыбыз исән-имин калыр. Югыйсә татар хатынының җаны да чуерташтан коелмаган, ул да бәллүр кебек уалырга гына тора бит. Бирегез көч, дәртебезгә аз гына дәрман өстәгез, ул бәллүрне сакларга куәт бирегез!” (Кояш Тимбикова, “Уйланулар”, 2003).


Кулланылган әдәбият




  1. Казан утлары”, 2001 ел, №6.

  2. Сөембикә”, 2001 ел, №6.

  3. К.Тимбикова. “Хикәяләр, уйланулар”, 2003.

  4. К.Тимбикова. “Кышкы талпыну”, 1987.

  5. Әдипләребез”, 2009.

  6. Шәһри Казан”, сентябрь, 2009





































Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Научные работы
Просмотров60
Номер материала ДБ-244670
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх