Инфоурок / Классному руководителю / Научные работы / Фәнни эш: "Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә шәхес һәм бүгенге җәмгыять" (9 класс)

Фәнни эш: "Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә шәхес һәм бүгенге җәмгыять" (9 класс)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять”

Фәнни эшне башкарды:

Гаттарова Рәзинә Фәүхәтовна

I нче категорияле укытучы

28 мәктәп

Яр Чаллы шәһәре



Эчтәлек

  1. Кереш өлеше

  2. Шагыйрьнең чыгышы.

  3. Туган якның язучылык эшенә этәргече.

  4. Төп иҗат өлкәсе – поэзия.

  5. Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять.

  6. Йомгаклау.



  1. Кереш өлеше.

Татар шигьриятендә Мөхәммәт Мирзаның исеме яңгырый башлаганга озак вакыт үтмәде дә кебек. Шагыйрьне биеклеккә күтәргән канатларның берсе үзеннән алда килгәннәрнең мирасы булса, икенчесе, һичшиксез, халык авыз иҗаты. М. Мирза бу яктан аеруча бәхетле: татарның саф төбәге булган Актанышта телебез үзенчә аһәңле, сыгылмалы, җор... Әлеге затлылык шагыйрьнең ана сөте белән күчкән.


  1. Шагыйрьнең чыгышы.

Актаныш – җырлы – моңлы як, халыктан чыккан талантларга хисапсыз бай. Төбәкнең матурлыгы үзе генә дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек бирәдер төсле. Эш сөючән, җырга – моңга һәвәс халкы белән бергә, менә шушы табигый көязлек шушы җирлектән чыккан шагыйрьләр иҗатында матур чагылыш таба, аларга рухи азык бирә, дәрт һәм ялкын өсти. Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә, нәкъ менә туган як, туган җирлек төшенчәсен тормыш мәгънәсе итеп алган, гомерләре буена авыл җирлегендә фидакарь хезмәтләре белән танылган, туган авылларына дан җырлаган.

  1. Туган якның язучылык эшенә этәргече.

Актаныш – аккошлар иле. Актаныш – маһир игенчеләр төбәге. Актаныш – асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагыйрьне бүләк иткән. Болардан тыш җирле шагыйрьләр каләме эш сөючән тырыш халкы, кадерле туган –туфрагы, газиз әти-әнисе һәм башкалар турында шигъри юллар сыза. Актанышта инде күп еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе эшләп килә. Бу берләшмәдә бүген инде танылу алган шәхесләр каләмен чарлады. Күп еллар бу берләшмәне җитәкләгән Мөхәммәт Мирза – Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Сугыш еллары өрлектәй ир-егетләрне бик каты сыный. Унсигез яше тулар-тулмас яуга киткән Мирзамөхәммәт Ибраһимовка фронтта бер генә ел булырга туры килә. Әмма шул арада батыр солдат Кызыл Байрак һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Курку белмәс, кыю, тәвәккәл ир 1943 елның 2 ноябрь иртәсендә Днепр елгасы ярын дошманнан азат иткәндә ике аягын югалта. Сталинның Октябрь бәйрәменә Киевны азат итәргә дигән приказы була. Киевны бит Днепрны кичеп, 5-6 ноябрьдә алалар. Күрәсең, монда Сталин күрсәтмәсе буенча бик каты сугышалар. Гомумән, 1943 ел бик коточкыч ел. Санитарлар шунда ук, сугыш кыры госпиталендә әтисенең аякларына операцияләр ясыйлар, кисәләр. Яңадан Бакуга жибәрәләр, анда тагын бер операция көтә. Бакуда инвалидларны алга таба яшәргә дә әзерлиләр. Нигездә, бухгалтерлыкка укыталар. Әтисе шул курсны тәмамлый. 1945 елның август аенда аны Актанышка алып кайталар. Ике санитарка озата килә. Алар Мирзамөхәммәтнең әнисенә: «Менә балагыз исән, кайтты. Аласызмы, алмасагыз инвалидлар йортына алып китәбез», – диләр. Аның инде ире һәм иренең абыйсы сугышта үлгән була. Олы абыйсы летчик, 5-6 тапкыр яраланып, хәрби табибка өйләнеп читтә кала. Әтисе, ул чакта 18 яшьлек егет, менә шулай, ике аяксыз кайтып керә. Ә әнисе - үзе бер фаҗигале шәхес. Ул – мөәзин кызы. 1930 елны аның әтисен кулак дип төрмәгә алып китәләр һәм шунда атып үтерәләр. Хатынын 7 бала белән өеннән куып чыгаралар. Кечкенәләренең гомере сабый чакта ук өзелә. «Кулак малайлары» дигән ярлык тагылган ике ир туганы авылда яши алмый, читкә чыгып китә. Олы апалары трактористлыкка укый. Сугыш вакытында да тракторда эшли. Тагын ике кыз туганын Новокузнецкига металл комбинаты төзергә җибәрәләр. Әнисе авылда кала. Әбисе мәктәп җыештыручы булып эшли, әнисе җиде класс бетергәннән соң мәктәп атларын карый. Әнисе аңа бала чагын, ничек үскәннәрен сөйләп бирә. Аның фаҗигасе әтисенекеннән үзгә бер фаҗига. Бер якта – сугышлы, икенче тарафта – сугышсыз сәясәт юкка чыгарырга омтылган язмыш. Ләкин бернигә карамый тәннән чыкмаган җан исән бит әле…
Мирзамөхәммәт Шәмсемөхәммәт улы язмыш сынавын ир-егетләрчә кыю күтәрә. Минзәлә педучилищесын, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 20 елга якын мәктәп директоры була, 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә тагын бер батырлыгы – ишле гаиләсен аякка бастыру. Тормыш иптәше – Герой-ана Мөсәвәрә белән 11 бала (6 ул, 5 кыз) тәрбияләп үстерәләр, белемле итеп, олы тормышка фатихаларын бирәләр.

Олы тормыш... Шушы олы тормыш сукмакларыннан үҗәтләнеп атлаган кыю улы – 11 баланың берсе Илфак Ибраһимовның урау юлы шигърияткә барып тоташа. Тирән мәгънәле, фәлсәфи, уй һәм хәят аша лирик кичерешләрдән торган шигырьләрен, поэмаларын, робагыйларын, газәлләрен иҗат итә. Без аны шагыйрь Мөхәммәт Мирза буларак беләбез. Әдәби псевдонимының каян килеп чыгуы әтисенең исеменә, аңа булган хөрмәтенә барып тоташканын күрәбез.

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Сигезьеллык белемне — туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә ала. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971-1975 елларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны тәмамлап, 1976-1977 елларда хәрби хезмәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979-1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. Татарстан язучыларының 2005 елда Мөхәммәт Мирза Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана.

4. Төп иҗат өлкәсе – поэзия.

Әдәби иҗат эшенә М.Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да аның төп иҗат өлкәсе — поэзия. Мөхәммәт Мирза — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән өртелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре. М.Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турайгыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һ.б. поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнә.
Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җыр иҗат ителә. Шагыйрь булу өстенә Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы эшлекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991-2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын табып, шуларның берничәсе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.
М.Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырыла. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.

  1. Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять.

Шагыйрь киң карашлы кеше.Ул дөнья күләмендә төпле фикер йөртә ала, фикерен ачык итеп укучыга җиткереп әйтә белә. Мөхәммәт Мирза бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь. Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә. Тынгысызлык – менә шагыйрьнең төп юлдашы. Талант тынгысыз булырга тиеш. М.Мирзаның шигъри эзлщнълщрендщ аерата ачык къренщ ул. Ълчщмнщр ъзгщрщ, аёщж, шщкел... Робагыйлар, газщллщр, эпиграммалар, мщдхиялщр, нщзыйрщлщр... Щле шагыйрьнең авазында йөрәкләрне кысып алырдай сагыш, моң ишетелә... Син аның белән канатланасың, сызасың... Әле ул сине җиргә китереп бәрә - бөтенләй көтелмәгән социаль каһкаһә яңгырый... Тавыш тупаслана... прозаимнар колакны тырный. Нишлисең – монысы да безнеке, шигъриятебезнең Тукайлардан, Бабичлардан килгән үзенчәлеге. Мирза шигырьдә кыланмый, уйнамый, кемнедер осталыгы белән шаккатырырга җыенмый, ул шигырь булып яши. Мәңгелек җиленә шагыйрь йөрәге сизгеррәк.

Мин –көзге шигырь...

Араламагызчы

Көзге төскә кереп януымнан;

Янып – ялкынланып - азаккача!-

Алтын төскә кереп калуымнан...

Алтын төсләргә төренеп, ап-ак кышларга кереп, табигатьне кем шулай сурәтли, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра.




М.Мирза — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

Кәккүк тавышын санадым: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Мингалим. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 111 б. — 2000 д.
Турайгыр: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1998. — 175 б. — 2000 д.
Киек Каз Юлында: шигырьләр, газәлләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Вәли-Барҗылы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 304 б. — 2000 д.
Тере су: газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр / кереш сүз авт.
Р.Зәйдулла. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 352 б. — 3000 д.

***

Дорога к тебе: стихи / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 318 с. — 2000 экз.

Иҗаты турында

Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә — бул! //Казан утлары. — 1997. — №11. - 148-164 6.
Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 февр.
Әгъләм М. Гомеренен җәйге чагы // Казан утлары. — 2003. — № 1. — 106-107 б.
Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары. — 2003. — № 11. — 139-145 б.
Юнысова А. Уйчан шигырьләр // Ватаным Татарстан. — 2003. — 14 нояб.
Рәшит Ә. Шигъри хәзинәдә ниләр бар? // Казан утлары.—2007. — №6. — 102-108 б.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-236546
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>