Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Фәнни эш " Туган җир дип тибә йөрәгем"

Фәнни эш " Туган җир дип тибә йөрәгем"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Заявка

Участие XII республиканской научно-исследовательской конференции “Рождественские чтения


Хуснуллина Ильвина


Класс

5

ФИО руководителя работы

Гильманова Сакина Минегадиевна

Организация представляющая работу

МБОУ «Гимназия №2»

Адрес и телефон участника

Г. Чистополь, ул. Минина,13;

89196362079.

Адрес, телефон организации

422980, г.Чистополь, ул.Нариманова, 65; (84342)53448




Подпись направляющей организации______________/Гайнутдинова Р.Х.

М.П








ХII Республиканская научно-исследовательская конференция «Рождественские чтения»




Секция: Татарская литература для детей татар.



Исследовательская работа.

Туган җир дип тибә йөрәгем



Хуснуллина Ильвина

МБОУ “Гимназия №2”

Чистопольский муниципальный район РТ.






Научный руководитель:

Гильманова Сакина Минегадиевна,

учитель татарского языка и литературы





Казань 2013

ТЕЗИСЛАР

Минем туган телемдә – дөньяда тәүге тапкыр “әннә”, “әттә” дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә – нинди генә сүзләр юк... Туган телең , туган җирең әти-әниең кебек газиз нәрсә. Җәй җитү белән безнең ягыбызга бик күп тарихчылар,археологлар килә. Алар минем туган җиремдә эзләнүләр алып баралар. Менә шушы тарихи истәлекләр белән кызыксына башладым һәм укытучым белән эшемдә тарихи эзләнүләр үткәрдем.

Туган телем белән беррәттән торган туган җиремдә алып барылган археологик казу эшләренең кайбер нәтиҗәләрен һәм хәзерге вакытта шушы җирдә яшәү шартларын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым.

Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  1. Җүкәтау шәһәрчегендә алып барылган археологик эшләрнең нәтиҗәсендә эзләнү эшләре алып бару.

  2. Хәзерге вакытта шушы тарихи урында калкып чыккан элеватор тормышы белән танышу.

Республикабыз территориясендә борын-борыннан яшәп килгән халыкларның биш меңгә якын тарих- археология истәлекләре сакланып калган. Шуларның ике меңгә якыны болгар чорына карый. Ерактан ук күренеп торучы, минем туган җирем, Чистай элеваторы «оялаган» биек тау башында, мәшһүр Җүкәтау хәрабәләре. Аста чал дулкыннарын тибрәтеп, салмак кына Чулман-Кама агып ята. Борынгы истәлекләрнең күп өлеше элеватор корылмалары астында калып, бөтенләй диярлек җимерелгән, юкка чыгарылган.

Калага каршы якта, Чулманның сулъяк кушылдыгы Киле суы аша чыккач, иркен, тигез мәйданда шәһәрнең һөнәрчелек бистәләре урнашкан булган. Шул ук вакытта шәһәрлек территориясендә кызыклы гына, хәтта уникаль әйберләр табыла торган. Алар арасында, мәсәлән, 1908 һәм 1909 елларда Донауровка авылы янында табылган акча хәзинәләре бар. Бу акчаларның барысы да Алтын Урда чорында сугылган. Иң кыйммәтле хәзинәлләрнең берсе - алтын-көмештән, төрле асылташлардан, энҗе-мәрҗәннәрдән ясалган бизәнү әйберләре, һинд солтаннарының 1340-1341 елларда сугылган алтын динарлары - 1924 елда табылган булган.

Танылган археолог Ф.Ш.Хуҗинның тырышлыгы белән Җүкәтау яңадан археологлар кулына эләккән. Чөнки сораулар һаман туып кына торалар. Болгар тарихына багышланган гыйльми хезмәтләрдә һәм фәнни-популяр әдәбиятта Җүкәтау исемен даими рәвештә телгә алып киләләр.

Көмеш дирһәм! Җүкәтау өчен уникаль табылдык! Болгар илендә мондый акчалар киң кулланышта булган. Шәһәр X гасырда "туган" булып чыга. Шулай итеп, Җүкәтауга беренче сезон уңышлы үткән. Олы чокыр белән Чулман тоташкан җирдә таралган тимер шлак кисәкләре игътибарларын шундук җәлеп итә. Бу - металл коючылар бистәсе дигән фикер туа. Тиздән алар алдында биеклеге һәм әйләнәсе бер метр чамасы булган түгәрәк мич калкып чыга. Яхшы сакланган. Мондый мичләрдә, руда катыш агач күмере тутырып, югары температурада тудыру өчен астыннан махсус җайланмалар белән һава өрдереп, тимер һәм корыч койганнар. Табылдыкларның күбесе һөнәрчеләрнең эшенә, тормыш-көнкүрешенә нисбәтле әйберләрдән торган. Җүкәтау... Чал дулкыннарын тибрәтеп, салмак кына агып ятучы Чулман буенда ул, борынгы Болгар, Биләр, Сувар кебек үк ерак үткәннәребезнен мөкаддәс бер һәйкәле. Менә шул Чал тарихлы Җүкәтау урынына биеклеге 70 метрга җиткән зур Чистай элеваторы төзелгән. Бу ипи үзәге ерактан күренеп тора , соңрак бу исем “Текә тауга” әверелгән . Чулман елгасы буенда урнашканга күрә бу урын сәүдә итәр өчен бик кулай булган.

Әнкәй, Туган тел, Ватан, Туган җир һәркемгә газиз, кадерле булырга тиеш. Шуңа күрә, укучылар үзләренең туган телендә аралашып, туган җирләренең тарихын белеп торырга тиеш. Мин бу истәлекләрне хаклы рәвештә, горурланып, халкыбыз тарихының җәүһәрләре дип атыйм. Үземнең туган телем, туган җирем тарихы белән горурланам. Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Ул - милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә үлә. Туган телгә булган мәхәббәт миндә туган җирем тарихы белән кызыксыну хисләре уятты.




Туган җир дип тибә йөрәгем



Эшне башкарды :

Чистай шәһәре МБББУ

« 2нче номерлы гимназиясе» нең

5нче А сыйныфы укучысы

Хуснуллина Ильвина Илдар кызы.

Фәнни җитәкче:

югары котегорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Гыйльманова Сәкинә Минеһали

кызы






2013 ел



ЭЧТӘЛЕК.



1. Кереш 2-3

  1. Төп өлеш

- Җүкәтауда ниләр бар? 4 - 10

- Тарихи үзгәрешләр. 11 - 13

  1. Йомгак 14

  2. Кулланылган әдәбият 15

5. Өстәмә материал 16 - 21




















КЕРЕШ



Төп нигезем минем –Татарстан,

Синең язмыш -безнең гомерләр.

Төп нигезем, зинһар, аерма син,

Әткәм- әнкәм биргән телемнән.

Могҗизалы мәктәп сәхнәсе” китабыннан

Минем туган телемдә – дөньяда тәүге тапкыр “Әннә”, “әттә” дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә – нинди генә сүзләр юк... Туган телең, туган җирең әти-әниең кебек газиз нәрсә. Аны юкка гына ана теле дип әйтмиләр. Туган тел төшенчәсенә әнә шундый мәгънә салынган. Туган нигез, туган өй. Без барыбызда шунда канат чыгарабыз, шунда очарга өйрәнәбез. Туган өебез җылысы безне гомер буена җылытып тора.

Туган җир, туган йорт, туган шәһәр, авыл Ватан! Болар җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен, күңелгә якынлыгын үсә төшкәч кенә аңлыйсың. Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы басу-кырлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башлана. “Кызым, әби-бабаң нигезе - изге нигез. Аннан беркайчан да суынма син. Шулай булганда гына тамырың нык - тормышың көйле булыр,” - ди безнең бабай. Мин яши торган посёлок тарихи урынга урнашкан. Болгар чоры заманында бу урында Җүкәтау шәһәре булган. Җәй җитү белән безнең посёлокка бик күп тарихчылар, археологлар килә. Алар минем туган җиремдә эзләнүләр алып баралар. Менә шушы тарихи истәлекләр белән кызыксына башладым һәм укытучым белән эшемдә тарихи эзләнүләр үткәрдем.

Туган телем белән бер рәттән торган туган җиремдә алып барылган археологик казу эшләренең кайбер нәтиҗәләрен һәм хәзерге вакытта шушы җирдә яшәү шартын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым.

Шушы максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  1. Җүкәтау шәһәрчегендә алып барылган археологик эшләрнең нәтиҗәсендә эзләнү эшләре алып бару.

  2. Хәзерге вакытта шушы тарихи урында калкып чыккан элеватор тормышы белән танышу.

Посёлокның тарихына күз салсак, ул серле, фаҗигале, шанлы һәм хәзерге вакытта көннән-көн матурая. Туган җиремнең тарихы - беренче чиратта, бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Җәмгыять , тел, милләт, халык тарихы онытылырга тиеш түгел. Аның эчендә меңнәр, миллионнар язмышы.





















ТӨП ӨЛЕШ.


ТУГАН ТЕЛ - ТУГАН ҖИР, АННАН КАДЕРЛЕРӘК НӘРСӘ БАР!

Болгар чорын, Казан чорын

Актарып ал астан-

Күрсәт ачып:

Яткан качып

Культуралы катлам.

Мең гасырлык тарих синең

Күз алдыңа баскан,-

Ә ул бары актарылган

Культуралы катлам.

Мөдәррис Әгъләм

2.1 Җүкәтауда ниләр бар?


Республикабыз территориясендә борын-борыннан яшәп килгән халыкларның биш меңгә якын тарих - археология истәлекләре сакланып калган. Шуларның ике меңгә якыны болгар чорына карый.

1990 елда Татарстан Министрлар кабинеты республикабызның Чулман аръягы районнарында урнашкан борынгы Болгар, Сувар, Биләр һәм Җүкәтау шәһәрләрен тоташтырачак «Көмеш дага» исемле (бераздан аны «Көмеш Болгар» дип үзгәрткәннәр) туристик маршрут булдыру турында махсус карар чыгарылган. Кама аръягы -Идел болгарстанның халык иң тыгыз урнашкан үзәк җирләре. Таш гасырыннан башлап тимер гасырына кадәрге чорларда яшәгән борынгы кабиләләрнең археологик истәлекләре дә бихисап биредә. Табигате исә гаҗәеп гүзәл, һичшиксез, уйлап эш иткәндә, төрле тикшеренү-төзү эшләренә акчаны кызганмаганда, менә дигән туристик маршрут булачак ул!

Кызыклы проектны тормышка ашыруда беренче чиратта археологлардан зур ярдәм соралган. Шул ук елның май башларында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының бер төркем археологлары, гыйльми сәяхәткә чыгып киткәннәр. Туристлар үтәчәк җирләрдә ниндиерәк археологик объектлар бар, яңалары табылмасмы, аларның сакланышы ни хәлдә? Кайсы истәлекләрне өстәмә рәвештә казырга-тикшерергә кирәк булачак? Шушы һәм башка бик күп сораулар җавап эзләүне шәһри Болгардан башлаган һәм бер ай вакыт эчендә Суар, Биләр калаларын үтеп, Спас, Әлки, Алексеевсий, Аксубай, Чистай районнарында урнашкан дистәләрчә археология истәлекләрен тикшереп, ниһаять, Җүкәтауга килеп җиткәннәр. Өстәмә материал №4.

...Алар алдында, ерактан ук күренеп торучы, минем туган җирем, Чистай элеваторы «оялаган» биек тау башында, мәшһүр Җүкәтау хәрабәләре. Аста чал дулкыннарын тибрәтеп, салмак кына Чулман-Кама агып ята. Шәһәр үзе кыр ягыннан өч рәт балчык үрләр-чокырлар, агач диварлар белән яхшылап ныгытылган булган . Бу - Кала Тау , аның үзәк өлеше, кирмәне. Кала-Тауның бер почмагында сизелер-сизелмәс кенә ниндидер таш бина эзләре күренеп тора. Биредә заманында Җүкәтауның бәге, бай морзалар һәм аларның ялчы-йомышлары яшәгән. Кирмәннең мәйданы алты гектар чамасы. Тик аның хәзерге көндә өчтән бере генә сакланган. Борынгы истәлекләрнең күп өлеше элеватор корылмалары астында калып, бөтенләй диярлек җимертелгән, юкка чыгарылган.

Калага каршы якта, Чулманның сулъяк кушылдыгы Киле суы аша чыккач, иркен, тигез мәйданда шәһәрнең һөнәрчелек бистәләре урнашкан. Хәзер бу җирләрне тирән итеп сөрәләр икән. Элеккеге «Смена» совхозының җиләк-җимеш бакчасы да шушында урнашкан иде. Такта яру кече предприятиясе территориясендә археологлар Җүкәтау каласын нишләптер озак еллар буена үз итә алмаганнар. Шул ук вакытта шәһәрлек территориясендә кызыклы гына, хәтта уникаль әйберләр табыла торган. Алар арасында, мәсәлән, 1908 һәм 1909 елларда Донауровка авылы янында табылган акча хәзинәләре бар. Бу акчаларның барысы да Алтын Урда чорында сугылган. Иң кыйммәтле хәзинәлләрнең берсе - алтын-көмештән, төрле асылташлардан, энҗе-мәрҗәннәрдән ясалган бизәнү әйберләре, һинд солтаннарының 1340-1341 елларда сугылган алтын динарлары - 1924 елда табылган булган. Кызганыч, Татарстан дәүләт музеена тапшырылган бу әйберләр хәзер югалып беткәннәр, алар турында без профессор В. Ф. Смолинның бер мәкаләсеннән генә укып белә алабыз.

Очраклы рәвештә генә табылган бу хәзинәләр кайбер археологларны уйланырга мәҗбүр иткәндер, күрәсең, һәрхәлдә 1928 елда профессор А.С. Башкиров белән Н.Ф. Калинин Җүкәтауга килеп, казу эшләре башлап җибәрәләр, тик казылмаларында гади чүлмәк китекләреннән гайре, кызык әйберләр очрата алмагач, башланган эшләрен ташлап, буш кул белән диярлек Казанга кайтып китәләр.

Кайбер сирәк очракларны исәпкә алмаганда, кырык елдан артыгырак Җүкәтауга аяк басучы да булмый. Бары тик 1970 елда гына Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галиме, күп еллар Болгарда эшләп, зур тәҗрибә туплаган археолог Т.А. Хлебникова биредә яңа казылмалар башлап жибәрергә карар кыла. Башта ул Җүкәтауның төгәл топографик планын эшли, Кала-Тауда һәм шәһәр яны бистәсендә казулар үткәреп, берничә торак йорт, күп кенә хуҗалык корылмалары ача, монголларга кадәрге чорга караган некропольдә (зиратта) дистәгә якын болгар каберлекләрен өйрәнә.

Өч сезон буена тупланып килгән экспедиция материаллары шәһәр үсешендәге төп чорларны билгеләүдә ныклы нигез булдыра. Т.А.Хлебникова Җүкәтауның чәчәк атып яшәү дәвере XIV гасырга туры килүен исбатлаган. Киле елгасы буенда үткәрелгән казылмаларда галим шәһәрнең барлыкка килү вакытына караган материаллар да тапкан. Аның фикеренчә, XI гасырда ук инде Җүкәтау кечкенә генә шәһәрчек булып, кирмәне 5 гектар чамасы, ә гади халык яши торган бистәсе 6-гектар жирне биләп торган. Алтын Урда чорында һөнәрчелек бистәләренең мәйданы 35 гектарга кадәр киңәйгән.

1991 елга кадәр, ягъни Җүкәтауда яңа эшләр башланып китү алдыннан, бу шәһәр турындагы белемнәребез асылда югарыда сөйләгәннәр белән чикләнә иде. Сүз дә юк, бу белемнәрне тулыландырырга кирәк иде. Язма тарихыбыз сакланмаган, димәк, бөтен өмет археологиядә. 1991 елга кадәр эшләр тукталып торган. Ләкин танылган археолог Ф.Ш.Хуҗинның тырышлыгы белән Җүкәтау яңадан археологлар кулына эләккән. Чөнки сораулар һаман туып кына торалар. Моннан 700-1000 еллар элек ниндиерәк кала булган ул? Кемнәр яшәгән биредә һәм ул халык ни белән шөгыльләнгән? Нишләп аның чәчәк атып яшәү чоры Алтын Урда заманнарына туры килә, Болгар иле мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән дәвердә, мөмкинлекләр булмады микәнни?

Болгар тарихына багышланган гыйльми хезмәтләрдә һәм фәнни-популяр әдәбиятта Җүкәтау исемен даими рәвештә телгә алып киләләр. Шул ук вакытта аның чын тарихын гафу ителмәслек дәрәҗәдә начар беләбез. Беренче мәртәбә Җүкәтауны XVIII йөз урыс тарихчысы һәм җәмәгать эшлеклесе В.Н.Татищев китабында очратабыз. Биредә ул 1236 елның көзендә Батый гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгән болгар шәһәрләре рәтендә санап үтелгән: "Татарлар Бөек Болгар иленә яу белән килделәр, бөтен җирләрен әсир иттеләр, Олуг шәһәрне (Биләрне) һәм Җүкәтауны каты сугышлардан соң кулга төшереп, ирләрен һәм хатын-кызларын үтереп бетергәннәр". Кызганыч, шәһәрнең монголларга кадәрге тарихы язма чыганакларда чагылыш тапмаган.

Борынгы урыс елъязмаларында Җүкәтауга нисбәтле рәвештә сурәтләнгән вакыйгалар Алтын Урда чорына карый. Билгеле булганча, XIV гасыр урталарыннан башлап, Новгород ушкуйниклары болгар җирләренә еш кына яу чабып торганнар.

Элгәрерәк чорга караган катламнарны ачканда төп игътибарларын шәһәрнең барлыкка килү вакытында аныклардай табылдыкларга юнәлткәннәр. X гасырда гына кулланышта булган әйберләр табылган

Көмеш дирһәм! Җүкәтау өчен уникаль табылдык! Болгар илендә мондый акчалар киң кулланышта булган. Шәһәр X гасырда "туган" булып чыга. Шулай итеп, Җүкәтауга беренче сезон уңышлы үткән.

1992 елның җәендә археологлар эшләрен дәвам иткән. Яр буйларын җентекләп тикшереп чыкканнар. Чулманда су нык кимегән, күпме әйбер яр буенда ялтырап ята. Олы чокыр белән Чулман тоташкан җирдә таралган тимер шлак кисәкләре игътибарларын шундук җәлеп итә. Бу - металл коючылар бистәсе дигән фикер туа. Бер урынны казып карарга булалар. Күмер һәм эреле-ваклы тимер шлаклары белән тулы калын гына катлам астында кирпеч ватыклары күренә башлый. Тиздән алар алдында биеклеге һәм әйләнәсе бер метр чамасы булган түгәрәк мич калкып чыга. Яхшы сакланган. Мондый мичләрдә, руда катыш агач күмере тутырып, югары температурада тудыру өчен астыннан махсус җайланмалар белән һава өрдереп, тимер һәм корыч койганнар. Табылдыкларның күбесе һөнәрчеләрнең эшенә, тормыш-көнкүрешенә нисбәтле әйберләрдән торган.

Тагын сорау туа, ә алар җитештергән чималдан төрле әйберләр ясаучы тимерчеләр бистәсе кайда соң? Эзләнеп озак йөргәннән соң, күңелләренә хуш килгән бер урыннан сайлап, шурфлар салалар, арадан берсен киңәйтеп, яхшылабрак казырга керешәләр. Казылманың бер почмагында ачыла башлаган ниндидер агач корылма эзләре табыла.

Шушы корылма тимерче алачыгы булып чыга. Аның стеналары җиргә казып утыртылган агач баганаларга калын такталар беркетеп эшләнгән. Ишектән кергәч тә уң яктан кирпеч-таштан өеп ясалган кечкенә учак. Учак күмерләре арасында тимер-калай кисәкләре. Стенаның учак тирәсендәге өлеше, янгын куркынычсызлыгы максатындадыр инде, кызыл балчык сылап ныгытылган. Каршы якта, ихтимал тимерче сандалы торгандыр. Кызган тимерне суыту өчен суны тар гына ярыктан җибәрә торган булганнар. Икенче як стена буенда инструментлар һәм төрле әйберләр кую өчен "сәке" тибындагы урын җиһазландырылган...

Менә шулай - әкренләп казу-тикшерү эшләре бара. Менә нәрсә ачыклана, шәһәрне монголларга кадәрге территориясе дә 11-12 гектар гына түгел, 25-30 гектарга җиткән, Алтын Урда чорында ул Идел-Кама төбәгендә Болгардан кала иң эре шәһәрләрдән саналган, һөнәрчелек үзәге булган, зур гына кенәзлекнең башкаласына әврелгән. Кенәзлек дигәннән, ниндирәк кенәзлек булган соң ул? Кайсы җирләр кергән аңа? Әле бу сораулар ачыкланмаган. Ф.Ш.Хуҗин болай ди: " һәр төбәкнең матди культурасында нинди дә бер үзенчәлек бар. Бу үзенчәлек керамикада чагылыш тапкан. Болгар керамикасы беренче карашка гына бертөрле булып күренә. Чынбарлыкта һич алай түгел. Җүкәтауда мәсәлән, археологлар телендә "Җүкәтау тибындагы керамика" дип йөртелгән түгәрәк төпле, балчыгына эре ком яисә төелгән бак кабырчыгы куышып ясалган дулкын сыман бизәкле чүлмәк-кәсәләр күп табыла. Мондый керамика Биләрдә, Суварда, Болгарда бөтенләй юк диярлек. Шул ук вакытта Җүкәтауга якынрак урнашкан җирләрдә очрый.

Башта Җүкәтауның мәйданы, тау башында урнашкан каланы да кертеп, 40-41 гектар чамасы дип уйлаганнар, ләкин тикшерә торгач шәһәр биләмәсе элек уйлаганга караганда күпкә зуррак икәнен белгәннәр. Кала тавыннан һәм Киле суыннан көнбатыштарак, Чулманга перпиндикуляр дип әйтерлек, Олы чокыр башлана. Элек шәһәр бистәләре шушы тирәдә бетә, дип уйлаганнар. Чокыр аша үтеп, тагын да көнбатышкарак юл тотканнар. Бу җирләр, Чулманның сулъяк яры, инде куе урман белән капланган, разведка ясау өчен бик уңайсыз. Шулай да болгар чорына караган табылдыклар очраган. Шушы тирәдә генә кайчандыр язулы кабер ташы да торган, дип сөйлиләр. Бистә халкының зиратыннан калгандыр, бәлки? Чулман яры буенда исә борынгы катламнардан юылып чыккан әйберләр очраган. Өстәмә материал №5

Кала тавыннан яр буйлап бер километр чамасы тагын да көнбатыштарак (Галактион авылына таба) киткәч, бик кызыклы хәлгә тап булганнар. Бу тирәдә чүлмәк ясау осталары яшәгән булган. Яр ишелеп, савыт-саба яндыру өчен махсус эшләнгән ике катлы зур тыш мич бөтенләй шәрәләнеп калган. Мичнең аскы камерасын, утын ягып югары температурада булдыру өчен файдаланганнар. Кызган һавага югары күтәрелеп, өске камерадагы чүлмәкләрне киптергән. Мичнең балчыктан сылап эшләнгән калын стеналары, югары температура астында озак торганлыктан, ничектер эреп, пыялаланып беткән.

Ярдан күтәрелеп, урман эченә кергәннәр. Тагын шундый ук мич урыннары очраган. Болары инде җир куенында, өстән аз гына беленеп торганнар. Археологлар Җүкәтауның ким дигәндә 140-150 гектар мәйданда урнашкан булуын ышандырырлык материаллар белән исбатлаганнар.

Археологларның бу эшләре безнең күңелләребездә үткән тарихны җанландырды, милли хисләребезне көчәйтүне күздә тотты, үткәннәрдән хәбардарлыгыбызны арттырды.

Җүкәтау... Чал дулкыннарын тибрәтеп, салмак кына агып ятучы Чулман буенда ул, борынгы Болгар, Биләр, Сувар кебек үк ерак үткәннәребезнен мөкаддәс бер һәйкәле.

















2.2 Тарихи үзгәрешләр

Менә шул Чал тарихлы Җүкәтау урынына биеклеге 70 метрга җиткән зур Чистай элеваторы төзелгән. Бу ипи үзәге ерактан күренеп тора , соңрак бу исем “Текә тауга” әверелгән . Чулман елгасы буенда урнашканга күрә бу урын сәүдә итәр өчен бик кулай булган. Өстәмә материал № 1,2.

1935 нче елда 17 нче номерлы, складларга бүленгән, зур йорт Текә тауда төзелә һәм бөртек кабул итә башлый. Аның директоры булып Тимербаев Биктимир Минненбаевич була. Сугышка кадәр , кипкән һәм юеш бөртекләр өчен биш склад төзелә. 1937 нче елда Текә тау посёлыгында беренче ашханә ачыла, бу вакытта посёлокта барлыгы 52 кеше яши торган була. Иң авыр чор сугыш вакытына туры килә , чөнки ирләр сугышка китә , ә барлык эшләр хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Хатын-кызлар йөк төяүчегә әйләнә һәм 50 шәр кг. лы капчыкларныда аларга күтәрергә туры килә. Һәм , ниһаять, “Җиңү” вакыты килеп җитә. Күпме шатлык та , бәхет сыйган бу сүзгә . Текә тауга да бик күп кешеләр сугыштан кайтмый, беренче директор Тимербаевта шунда яу кырында кала.

Ләкин тормыш дәвам итә һәм җиңнәрне сызганып посёлок халкы төзү эшенә керешә. 1948 нче елда беренче электр лампочкалары кабына. 1957 нче елга кадәр элеваторда инде 27 склад барлыкка килә. Шул елларда почта, медпункт, лаборатория, балалар бакчасы, мәктәп, кибет һәм клуб төзелә. Директор урынын Н.Я.Обрядин дигән кеше алып тора.

1960 нчы елларда бик зур вакыйга була, гел кул белән эшкәртелгән икмәк урынына , машиналар барлыкка килә . Кул белән эшләп интеккән кешеләр бу вакыйганы шатланып кабул итәләр һәм тагын да тырышып эшли башлыйлар. Бу елларда 50 шәр тонна бодай кабул итә башлыйлар, ә 70 нче елларда арыш бөртекләре дә элеваторда урын ала. 1974 нче елда элеватор бөтенләе белән төзелеп бетә, һәм башняларда 600 тоннага якын бөртек саклана. Яхшы уңыш алган елларда 250 шәр тонна бөртек кертелә. Бу елларда А.А.Захаренко, В.В.Прохоров директор вазифасын башкаралар . Ә инде 1990 нчы елда бу зур бинаның директоры итеп Ф.Ш.Сиразетдинов куела. Беренче чиратта бу директор үзенә максат итеп кешеләрнең , эшчеләрнең тормышын җиңеләйтү дигән девиз куя. Һәм Текә тау халкы да җиңел сулыш ала . Бу елларда киптерү вышкалары, үлчәү, яңа складлар төзелә, юлларга асфальт җәелә, яңа заправка, су кертү , газ кертү эшләре алып барыла . 17 котедж, 18 квартилы өй һәм 320 урынлы мәктәп төзелә .

Ә элеватор , аккан су кебек, икмәк кабул итә. Текә тау халкы аны эшкәртә, киптерә, саклый. Иң кадерле җирдә - икмәк бит, анардан башка яшәеш чыганагы юк.

Өстәмә материал № 3.

20 елдан артык элеваторда директор урынбасары вазифасын үтәп, 1999 нчы елда И.Ф.Минсафин директор урынын ала . Элеватор хәзерге вакытта Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай һәм Чистай районнарыннан икмәк кабул итә . Шушы авыр вакытлардан соң элеваторга яңа технологияле җиһазлар кайтарыла , икмәк эшкәртү өчен бөтен җайланмалар да бар. 35 мең метрлы ашлык кабул итү җире, 6 бөртек киптерү җайланмасы бар . Җәйнең , иң кызу эш чорында, көненә 5 әр тонна ашлык кабул итәләр . Коллективта хәзер 250 кеше исәпләнә, ә уңыш җыю вакытында тагын өстәмә 200 эшче кабул итәләр. Җәйге каникулларда мәктәп укучылары да ярдәмгә килә.

Өстәмә материал №6

Һәр төбәк, һәр районның үз казанышлары бар, Арчалылар читекләр белән дан тота, Кукмарада итек осталары яши. Баулы, Җәлил, Азнакай якларында нефть чыгарыла. Буа авылларыннан Казан базарына көн саен олау-олау бәрәңге килә, Биектаулылар сөт- май ташый. Ә минем туган җирем икмәк үстерү белән данлыклы. Икмәк һәрвакыт яшәеш чыганагы, илнең байлыгы гына түгел тормыш символы булып тора.

Әнкәй, Туган тел, Ватан, Туган җир һәркемгә газиз, кадерле булырга тиеш. Шуңа күрә, укучылар үзләренең туган телендә аралашып, туган җирләренең тарихын белеп торырга тиеш.

ЙОМГАК

Мин бу истәлекләрне хаклы рәвештә, горурланып, халкыбыз тарихының җәүһәрләре дип атыйм. Үземнең туган телем, туган җирем тарихы белән горурланам. Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Ул - милләтнең җаны. Ул үлсә , милләт тә үлә. Туган телгә булган мәхәббәт миндә туган җирем тарихы белән кызыксыну хисләре уятты.

Күңел кыйблам минем – туган туфрак,

Туган җир дип тибә йөрәгем.

Эшемдә яңа археологик ачышлар яктылыгында Җүкәтау шәһәрчегенең борынгы тарихы һәм хәзерге чорда туган җиремнең ничек яшәве бәян ителде. Ә археологлар эшенә бик сокландым, мин. Алар көнне-төнне белмичә дигәндәй эшләп, минем туган җиремнең тарихын халыкка, безгә тагын да якынайттылар.

Шушы тарихи эзләнүләр – дөньяга карашымны киңәйтте, туган җиргә, туган телгә мәхәббәтне арттырды.
















КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.



1. "Древнее исскуство Татарстана" Ф.Х. Валеев, Г.Ф. Валеева -Сулейманова.1999г.

2. Ф. Хузин "Средневековая Казань".2002 г

3. "Мәгариф" журналы, №4-6.2004 нче ел Р.Мустафин мәкаләләре.

4. "Татарстан тарихы" дәреслек. Идел буе Болгар дәүләте.

5. Книга «Закамский хлеб», МПИК, 1998 г.

6. Межригиональная деловая газета «Бизнец-класс» № 89 2003 года.

7. Ф.Хуҗин. Борынгы Казан: яңа археологик ачышлар. Казан 2005



















ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ.

Элеваторда төзелеш чоры.

Өстәмә материал №1





hello_html_5603324.jpg


















Өстәмә материал №2

Яңа биналар төзелү



hello_html_m4b0ba3f4.jpg







Өстәмә материал №3

Агыла ашлык кырлардан



hello_html_m4b6bc38f.jpg




hello_html_31117f4a.jpg





























Өстәмә материал №4



Җүкәтауда археологик- тикшерү эшләре





hello_html_m55de9cee.jpg





Җүкәтау (1, 2) һәм постпетрограм (3-5) тибындагы керамика





hello_html_3bbb6e53.jpg











Өстәмә материал №5




Х-ХШ йөзләргә караган болгар савыт-сабалары


hello_html_m2f1d4f51.jpg




Борынгы катламнан чыккан керамика

hello_html_m4b2425a2.jpg


Өстәмә материал №6


Җүкәтау тарихи-мәдәни ядкарьлек территориясе





hello_html_m3c41f800.jpg


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 24.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров19
Номер материала ДБ-386095
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх