Инфоурок / Другое / Научные работы / Фәнни эзләнү эше "Бай тарихлы туган җирем - Афанасым"

Фәнни эзләнү эше "Бай тарихлы туган җирем - Афанасым"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ “Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе”









Бай тарихлы туган җирем - Афанасым

( фәнни эзләнү эше)







Әзерләде:

Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы:

Әхмәтов Фәнзил Фәргат улы,

1999 нчы елның 23 нче октябрендә туган.

Фәнни җитәкче:

Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтова Сания Исмәгыйл кызы










Түбән Кама, 2016 нчы ел



Эчтәлек

I. Кереш өлеш..................................................................................................3

II. Төп өлеш

1. Тарихтан сәхифәләр...................................................................................5

2. Туган авылымның рухи һәм табигый байлыклары..................................8

3. Белемгә омтылу............................................................................................9

4. Киләчәге бар авыл без.................................................................................10

III. Йомгаклау ..................................................................................................12

Кулланылган әдәбият исемлеге......................................................................13

Кушымта......................................................................................................14-19 

























I. Кереш

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!   Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләренә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.

Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм, иң кулае дип, фәнни-эзләнү эше язуны сайладым. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында язганда баштан төрле уйлар кичте. Шуларны башкалар күңеленә дә җиткерәсем килә.


     
Туган төбәк тарихын өйрәнгән вакытта, мин тагын бер нәрсәне аңладым. Бары тик туган як, гаилә, урам, авыл, мәктәп, халкың тарихларын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкин. Ә безнең авыл тарихы турында белешмәләр юк дип әйтерлек.

       Туган нигез, гаилә һәм төбәк тарихын өйрәнеп, андагы горурланырлык вакыйгаларны, күренешләрне җентекләп тикшереп кенә үзеңдә патриотик гражданлык хисе тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм.

      Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты - Түбән Кама районы Афанас авылының тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым.

  1)  Зур Афанас авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;

   2) Авыл тарихында халкының горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.

     Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:

  1) авыл аксакаллары истәлекләре, авылдашыбыз Нуреева Дания Гарифулла кызы тарафыннан эшләнгән Афанас авылының тарихы белән танышу;

  2) Якташлар язмаларын, әдипләр китапларын уку;

  3) "Туган як” район газетасы материалларын өйрәнү.

      Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора.















II . Төп өлеш

1. Тарихтан сәхифәләр

     Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин үземнең кендек каным тамган Афанас авылы тарихын аерып алдым. Авылым кечкенә булса да, аның тарихын өйрәнүнең әһәмияте чиксез зур.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Г. Тукай

Мин фәнни-тикшеренү эшемә эпиграф итеп куйган шигъри юллар бөек шагыйребез Г. Тукайның туган авылы Кушлавыч хакында. Без аның быел130 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Шагыйрь алдамый: Кушлавыч тирән уйсулыкның ике ягына урнашкан ерак басу сыртыннан мәһабәт бер авыл булып күренеп тора.

Тукай туган җирен үзенең бәхетле балачак бишеге итеп күрсәтергә генә өлгерә, без шунда ук анда эштә үткән көннәре турында да укыйбыз. Шулай да «Туган авыл» шигырендә пычрак, караңгы, михнәтле авыл тормышыннан зарлану юк. Шагыйрьнең туган ягын сагынуы шул сәбәпле бик табигый булып күренә.

Туган як тасвиры Тукайның бик күп шигырьләренә килеп кергән. Бигрәк тә милли теманы яктырткан шигырьләрдә андый сурәтләүләргә урын зур бирә, туган як төшенчәсен киңрәк күзаллый шагыйрь.

     Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.     Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык.

Гомеремнең матур чагы, ямьле язы,

Синдә үтте әй Афанас, әй Афанас,

Узган гомерем, яшьлек язым искә алсам

Күңелемдә сиңа туа җырлар һәм наз.


Матур синең болыннарың, урманнарың,

Күңелеңдә парлап йөзә аккошларың.

Кырларыңда гәрәбәдәй ашлык уңа,

Сабантуйда билен бирми батырларың.


Азга гына китсәм дә мин, сагынып кайтам,

Синең матур урамнарың Афанасым.

Тамыр җәйдем, мәңгелеккә синдә калам,

Туган җирем, гүзәл җирем Афанасым.

Нуреева Д.Г.

      "Бар яхшылыкны җыйган Туган җирең кайда, нинди җир соң ул?” - дисездер.  Түбән Камадан ике километр көньяк-көнбатышка таба урнашкан Олы Афанас авылына XVII гасырда нигез салына. Анда XVIII гасырның архитектура hәйкәле – Покров Изге Ана чиркәве урнашкан. Легенда буенча чиркәүдә таш тәре астында хәзинә яшерелгән. Илдә атеизм хөкем сөргән чорда чиркәү нык таушалган. Берничә ел элек Түбән Кама рәссамы Ю. Галузин чиркәүне реставрацияләгән. Татарстан Республикасының Түбән Кама районында урнашкан Афанас авылы берничә кечкенә инеш чолгап алган тигез җирләрне били. Авылның һәм аның тирә-юненең ландшафты шактый төрле һәм үзенчәлекле. Монда күп төрле объектлар − таулар, калкулыклар, үзәнлекләр, чокырлар, басулар, болыннар, көтүлекләр, куаклыклар, әрәмәлекләр, юл-сукмаклар, күлләр, сазлыклар һәм башкалар бар. Чәчүлек өчен бирелгән җирләрнең күп өлешендә үткән гасыр ахырларында йортлар төзелә башлый. Шул сәбәпле чәчү җирләре кими, ләкин тирә-юньдәге урманнарны кисү хисабына бу җирләр тагын арттырыла. Берничә километрга сузылган чәчүлек җирләре тигезсез үзәнлекләрдән тора. Монда балчыклы, комлы туфрак өстенлек итә. Йорт хайваннарын йөртү өчен уңайлы җирләр юк, яшеллек җирләренең күбесе саклыктан тора.

XIX нчы гасыр башларында авыл халкы һөнәрчелек белән көн күргән. Бик күп төрле һөнәр ияләре булган: тимерче, тегүче, итекче, тирече, ташчы, балта остасы, ә мич чыгаручы бер генә булган. Шуңа күрә аның хезмәте югары бәяләнгән. Кама елгасы якын булу сәбәпле авылда 30 лап матрос булган, шулай ук 30 лап ир-ат елга портында йөк ташучы булып эшләгән. Ә иң беренче чиратта Кама елгасы агач агызу өчен кулланылган. Бик күп күләмдәге агач зур салларга бәйләнеп төрле төбәкләргә аккан. 1817 нче елда Түбән Кама яныннан Россиядә һәм Камада беренчеләрдән булып параходлар узган. Бу пароходлар Пермь шәһәреннән ерак түгел Пожвада эшләнгән була. Ләкин бу пароходлар бик озак йөри алмыйлар, чөнки аларның тизлеге бик аз була. 1848 нче елда Кама елгасында йөк ташучы пароходлар өчен даими юл ачыла. Ә соңрак пассажир пароходлары да йөри башлый.

1875 нче елда Афанас авылында һөнәрчеләр әзерли торган училище ачыла. Ул Аркадий Петрович Саврасов исемле укытучының фатирында урнашкан була. Монда белем алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Ләкин остаханәләр җитмәү сәбәпле укучылар аз була.

Афанаста шулай ук почта бүлеге эшләп килә. Элек почта бүлеге күрсәткән хезмәтләргә хат, посылка, газета-журналлар тарату гына түгел, ә аларны билгеләнгән адрес буенча тапшыру да каралган була. 1880 нче елларда Афанас авылы почта бүлегендә ике пар аттан файдаланганнар. Шушы атлар ярдәмендә почтаны төрле җирләргә тарата торган булганнар.

2. Туган авылымның рухи һәм табигый байлыклары

Авыл чиркәвен дә игътибардан читтә калдыру мөмкин түгел. Афанас авылы чиркәве турында Иван Златоверховның 1899 нчы елда басылып чыккан "Уфимская еперхия. Географический, этнографический, административно-исторический и статический очерк" исемле кульязмасында күрергә мөмкин. Бу чиркәүдә тирә-юнь авыллардан килгән дингә ышанучылар гыйбадәт кылган.

2003 нче елның 12 декабрендә Афанас авылында мәчет ачылган. Кирпечтән төзелгән гыйбадәтханә 200 кеше сыйдырышлы. Тантанада Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, нәзарәтнең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район хакимияте вәкилләре катнашкан. Мәчетнең имам-хатыйбы итеп шул елда Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсен тәмамлаган Рафил хәзрәт билгеләнгән. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшләп килә.

Түбән Кама тарихын сөйләгәндә, Афанас дачасын да әйтеп үтмичә ярамый. Бүген ул Корабельная роща исеме белән йөртелә. Ил белән Петр I идарә иткән чорда корабльләр төзү өчен нарат, чыршы hәм ак чыршы агачлары шул урманнардан киселә. Шул урманнарны үстерү өчен бик уңдырышлы җирләр бүлеп бирелә. 1801 нче елда "Казан губернасының урманнар атласы" төзелә. Бу атласта корабльләр төзү өчен үстерелә торган урманнар аерым төсләр белән күрсәтелеп, аларга аеруча игътибар бирелә. Урманнарда агачларны бик җентекләп тикшереп алып эшкәртәләр. Шулай итеп 1846 нчы елга мондый урманнар, агачлыкларның саны 198 гә җитә, алар 243913 га җирләрне били.

Түбән Кама урман хуҗалыгында Прость күле янында 1030 гектар мәйданда табигать hәйкәле Борок дачасы урнашкан. Анда үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы бик бай булган нарат урманы бар.

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Түбән Камада 2015 елда парк яңартылды. Бу парк шактый уникаль булуы белән аерылып тора. Аның проекты Түбән Кама архитекторлары тарафыннан махсус рәвештә әзерләнгән. Беренче булып биредә фонтан калкып чыккан, парк буйлап Габдулла Тукай әсәрләре геройларының скульптуралары урнаштырылган.  Әле алай гына да түгел, хәзер биредә өч уникаль татар ишегалды да бар. Матур утыргычлар, чәчәк түтәлләре, гадәти булмаган яктырткычлар паркка өстәмә ямь бирә.  Яшьләр исә биредә бушлай Wi-Fi челтәреннән файдалана ала. Теләге булганнарга велосипед, самокат һәм роликларны прокатка алу мөмкинлеге тудырылган. Музыка турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Биредә салмак көйләрдән тыш, төрле әдәби һәм поэтик әсәрләрне дә ишетергә мөмкин. 

Түбән Камадагы Тукай урамы татар халкының бөек шагыйрен хөрмәтләп аталган. 1991нче елда Бакый Урманче ярдәмендә шул урамга һәйкәл куела. 

3. Белемгә омтылу

Көнбатышка таба Түбән Афанас авылы урнашкан. Аңа XVIII гасырда нигез салына. Авыл, крестьяннарга бүлеп бирелгән урманнарны кисеп, эшкәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, түбәнлектәге җирдә урнашкан. 1889 нчы елның 6 ноябрендә Түбән Афанас авылында авыл училищесы ачыла. Анда Уфа шәһәре руханилар семинариясен тәмамлаган Афанас авылы чиркәвенең рухание Порфирий Петрович Петров һәм Минзәлә укытучылар гимназиясендә укып чыккан Анастасия Яковлевна Будрина белем бирә. Училищеның башлангыч елларына бик авыр вакытлар туры килә. Дәреслекләр, уку кирәк-яраклары җитми. Ләкин шуңа да карамастан Афанас халкының белемгә омтылуы бер дә кимеми. Укучылар саны елдан ел арта бара. Бөек шагыйребез Г. Тукай да бит үзенең "Сабыйга" шигырендә:

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын,

дип яза. Шул юллары аша ул балаларга белемле булуның никадәр мөһим икәнен аңлатырга тели. Безнең Түбән Кама, Афанас халкы Г. Тукайны бик хөрмәт итеп, яратып искә ала, аның шигырьләрен, әкиятләрен яратып укый.

Шәһәрдә ачылган Тукай исемендәге парк шулай ук Тукай исемен йөрткән китапханә моның ачык мисалы. Китапханәгә заманча ремонт ясалган. “Мондый китапханә Татарстанда тагын бар микән?” Ачык төсләргә буялган якты заллар, якты киштәләр, бөтен утыргычларда йомшак мендәрләр. Китапханәгә балалар белән килгән әти-әниләр өчен махсус җиһазланган балалар бүлмәсе. Кофе эчә торган зал. Иҗатханә. Монысында балалар өчен мастер-класслар үткәрелә.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә фондында 74 меңләп китап бар. Алар арасында Габдулла Тукай иҗатын, тормышын чагылдыручы китаплар саны да аз түгел. Соңгы елларга килгәндә, Бөек шагыйрь мирасын туплаган белем чишмәләре аеруча матур бизәлештә нәшер ителгән.

1991 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай урамындагы бакчада (ул чакта урам Кояшлы дип атала иде) татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәл ачыла. Һәйкәлнең авторы - күренекле сынчы Бакый Урманче, архитекторы - Фирдәвис Ханов. Түбән Кама халкы ел саен апрель аенда - Габдулла Тукайның туган көнендә һәйкәл янында Шигърият бәйрәме оештыра.

1992 елда Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында да Габдулла Тукайга һәйкәл куела. Ул Габдулла Тукайның Арча районы Кырлай авылындагы мемориаль музей комплексында сынчы Баки Урманче проекты буенча 1957 елның 20 октябрендә ачылган һәм 2006 елда бронзадан яңартылган күпләргә таныш һәйкәле рәвешендә эшләнгән. 


4. Киләчәге бар авыл без

Афанас авыл җирлеге тирәсендә химкомбинат төзү турындагы карар мондагы тыныч тормышның астын өскә китерә. Еллар узгач, ул илебезнең иң зур нефтехимия предприятиесенә әверелде. 1960 елның 25 декаберендә булачак шәhәр урынына беренче төзүчеләр, ә 1961 елның 2 гыйнварында икенче чана поезды килә. Шул рәвешле, Түбән Каманың яңа тарихы башлана. Шәhәр “Гипрогор” проект институты проекты буенча төзелә. Шәhәрнең генераль планы ВДНХның алтын медаленә лаеклы була. Төзелеш комплекслы рәвештә алып барыла: торак йортлар белән беррәттән балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, кибетләр hәм спорт мәйданчыклары төзелә. Шәhәр территориясенең бер мең ярым гектарын диярлек яшеллекләр алып тора.

Бүген Түбән Кама зурлыгы буенча республикабызда өченче урында торугы, үсеш алган инфраструктуралы, эре сәнәгать шәhәре. Түбән Камада нефтехимия hәм нефть эшкәртү предприятиеләре эшли: «Нефтехим», “Түбән Кама нефть эшкәртү заводы”, “Техник углерод заводы” ачык акционерлык җәмгыятьләре, энергетика hәм азык-төлек өлкәләре, төзелеш индустриясе үсеш алды. Түбән Кама республиканың мәдәни hәм спорт үзәге булып санала

Түбән Кама – күпмилләтле шәhәр. Монда кырыкка якын милләт вәкиле яши. Шәhәр hәм район территориясендә 60 иҗтимагый оешма эшли, аларның 6 милли-мәдәни берләшмәсе шәhәренең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Татарстан Республикасында дәүләт телләрен hәм башка телләрне өйрәнүгә hәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Үсә, үзгәрә, матурая туган ягым. Мин дә үземнең туган төбәгем, туган авылым белән горурланып, яратып яшим.

Барлык калалардан аермалы

Нефть химиясе – ак шәһәр.

Синең белән халкың горурлана

Ватаныбыз, димәк, гел яшәр.





III. Йомгаклау

     Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнергә тиеш.  Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына  да игътибар итмичә мөмкин түгел. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш – көнкүреше, һөнәрләре гореф – гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник  составы , кәсебе , булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә.

Халык педагогикасына кагылышлы материаллар: авылдагы йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, традицияләр, мәзәкләр киләчәктә безгә үткәнебезне ныграк аңларга ярдәм итәчәк, милләтебезнең сафлыгына, әхлагына йогынтысы тиячәк.

   Киләчәктә дә мин  бу тикшерү-эзләнү эшен  дәвам итәргә уйлыйм,  тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам.

 

 











Кулланылган әдәбият  һәм чыганаклар.

  

1.     "Большая советская энциклопедия", Москва, 1980 г.

2.     "История села Большое Афанасово", 2007г.

3.     “Туган як” газетасы.

4.     "История сел и деревень", Добров В.П., 1970г.

5.     Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.



hello_html_0.gif





























Кушымта.

hello_html_66337511.jpg

Афанас авылы җирле үзидарә җитәкчесе Бурмистров Н.А.

hello_html_m1b6506ef.jpg

Авыл библиотекасы җитәкчесе Нуриева Д.Г.

hello_html_6ad5d836.jpg

Зур Афанас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

hello_html_6ad5d836.jpg

Зур Афанас авылы "Ручеек" балалар бакчасы

hello_html_38ffc1f.jpg

Зур Афанас авылында урнашкан бокс залы



hello_html_1f767f4.jpg

Яңа Заречная урамы

hello_html_m6251ff59.jpg

Соболековская урамы

hello_html_m6251ff59.jpg

Молодежная урамы

hello_html_m3786bd7e.jpg

Зур Афанас авылының "Өммегөлсем" мәчете

hello_html_2b4ed0fd.jpg

hello_html_175eee30.jpg

Менә нинди матур йортлар төзелә Афанас авылында

hello_html_175eee30.jpg

Спортивная урамы

1



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-329395
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>