Инфоурок Другое Научные работыФәнни эзләнү эше "Әдәбиятта батырлык темасы"

Фәнни эзләнү эше "Әдәбиятта батырлык темасы"

Скачать материал

 

                  Татарстан  Республикасы Биектау муниципаль районы

                                Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                      Фәнни-эзләнү эше

                               Тема: «Әдәбиятта батырлык темасы»

                                                Җитәкче: Тазмиева Рушания Миннахметовна

                                                1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                 Укучы: 6 нчы сыйныф укучысы

                                                               Садриева Җәмилә

 

 

 

                                               

 

 

                                                      

 

 

 

 

                                                    2016 нчы ел

Эчтәлек

КЕРЕШ

ТӨП ӨЛЕШ.

 Абдулла Алиш – батыр язучы

 Батыр язучы иҗаты

Йомгак.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

Кереш

Бөек Ватан сугышы елларында “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларын изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә. Күп язучылар, кулларына корал алып, сугышка китәләр, фронт газеталарында эшлиләр, турыдан-туры сугышта катнашалар: Г.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф.Кәрим, М.Җәлил, А.Алиш, Ш.Мансур, Ш.Мөдәррис һ.б..  Дәһшәтле сугыш елларында  да тынып тормаган шигырьләр, хикәяләр киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп тора.

Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше, батыр язучы ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен  яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Кызык та, аңлаешлы да ул язган әкиятләр. Балалар өчен язган әсәрләре әле дә яратып укыла, әле дә бик актуаль һәм мөһим. Татармультфильм берләшмәсе Абдулла Алишның “Кем иң көчле”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”,  ”Бал корты һәм шөпшә” әкиятләренә кечкенәләр өчен татарча мультфильм ясадылар. Хәзерге заман сабыена аңлаешлы, чып-чын “үзебезчә”, саф татар әкияте нәниләр өчен олы бүләк.

Абдулла Алиш тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксыну мине фәнни-эзләнү эшенә этәрде. Ул татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган зур язучыларның берсе.

Фәнни эзләнү эшебезнең объекты – Абдулла Алиш эшчәнлеге. Предметы исә Абдулла Алиш батырлык темасын яктырткан  әсәрләре.

Фәнни эзләнү эшебезне язганда түбәндәге максатны куйдык: күренекле язучы Абдулла Алиш сугыш чоры хикәяләрен уку һәм геройларының батырлыкларын билгеләү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

1) Абдулла Алишның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә караган материалны барлау, туплау, системалаштыру;

2) Сугыш темасына язылган  әсәрләрен  уку һәм анализлау.

Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни эзләнү эше керештән, төп бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТӨП ӨЛЕШ.

 Батыр язучы иҗаты.

Абдулла Алишның илгә кайтып ирешкән унбишләп шигыре күптәннән билгеле. 50 нче еллар ахырыннан бирле алар әледән-әле басылып киләләр, кайбер җыентыкларга да кертеләләр. Әмма А.Алиш тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләрнең болар белән генә чикләнмәве дә мәгълүм. Берлин төрмәсендә язган соңгы хатында бу турыда ул үзе дә әйтеп китә: “Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр.”[4,35]

Шулай да әсирлектә булган кайбер кешеләр ятлап кайткан шигырьләр һәм истәлекләр аның тоткынлыктагы иҗатын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Шулар арасында Алиш белән бергә Польшадагы Седльце лагеренда булган Газыйм Кадыйров истәлекләре һәм ул тапшырган шигырьләр аерым әһәмияткә ия.

Седльце концлагере. 1942 елның җәе. Шушы үлем лагеренда меңләгән әсирләр арасында очрашып дуслашканнар алар, кайгы-сагышларын, уй-кичерешләрен бергә уртаклашканнар. Авыру һәм хәлсез күренсә дә, Алиш күп нәрсәдән хәбәрдар була, күмәкләп качу турында уйлана. Күңелләрдә өмет чаткысы уятырлык листовкалар да, шигырьләр дә укый ул иптәшләренә. Сөйләгән сүзләре алдагы көннәргә һәм җиңүгә ышанычны арттыра.

“Бервакыт ул лагерьда тәрҗемәче булып торуын әйтте. Радио аша сугыш хәлләре белән танышып баруын, хәзер фронт кайсы тирәләрдә көчлерәк булуын сөйли иде,- ди истәлекләрендә Газыйм Кадыйров. – Юату сүзләре әйтеп, күңелне күтәрә белә: “Хәзер иң мөһиме - нык булу, дошман алдында йомшаклык күрсәтмәү. Безнең урамда да бәйрәм булыр әле,” дип куя иде. [4,40]

Лагерьга төрле кешеләр килә. Немецлар ягыннан килеп котырту, өндәү алып баручылар да була. Алиш аларны кискен рәвештә гаепли, “калҗа көтүчеләр” дип атый, алар турында нәфрәтләнеп сөйли. [4,42]

А.Алиш шигырьләрне аз язмаган. Һәм алар әсирләр арасында шактый таралган булса кирәк. Аның шигырьләрендә Туган илгә чиксез мәхәббәт, аны сагыну, Ватанга һәм халыкка тугрылык идеяләре чагыла һәм алар бу яктан Муса Җәлил шигырьләре белән аваздаш яңгырый.

   Шунысы да билгеле: Алиш туган илгә юллаган блокнотына үз шигырьләренең кайберләрен генә язган, шушы кечкенә генә дәфтәрчекнең калган битләренә М.Җәлилнең дә 15 шигырен сыйдырган. Бу факт А.Алишның каләмдәш һәм фикердәш дусты Муса Җәлил турында кайгыртучанлык күрсәтүенең бер мисалы буларак та әһәмиятле. Ул Муса Җәлилнең иҗатын югары бәяләп, ничек тә аны саклап калырга тырышкан. [4,45]

   Җәлилнең Алишка багышлап язылган”Дуска” шигыре менә шушы кайгыртучанлыкка җавап булып яңгырый. Андагы: “Мин теләмим андый исәнлекне...” дигән сүзләрдән дә шул фикер аңлашылып тора. “Дуска” шигырендә М.Җәлил һәр икесе өчен дә бу үлемнең Ватан алдында тугрылык билгесе булачагын әйткән...

  А.Алишның үз шигырьләрен, язмаларын укып уйланганда да безнең күз алдына Ватаны һәм халкы өчен үлемне дә батырларча каршыларга әзер булган көчле рухлы кеше килеп баса.

                                    Сатмас илен алтын-көмешләргә,

                                    Әгәр югалтмаса вөҗданын.

                                    Алтынны ул чүпкә санар,

                                    Иң кыйммәтле күрер ватанын.

   Берлин төрмәсендә язган хатындагы: “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга турылыклы булып калабыз”,- дигән сүзләр үзләре генә дә ни тора!

  Ниһаять, сугыштан соң шушы хатны Советлар Союзына җибәргән кеше - Алиш белән бер камерада утырган Бельгия коммунисты Эмиль Майзон хатын игътибар белән укысак, шуны ачык күз алдына китерә алабыз: фашист төрмәсенең салкын камераларында интеккәндә дә, Абдулла Алиш сөекле Ватанын уйлап юанган, белгән кадәр сүзләрен кулланып, чит ил кешесенә туган иленең гүзәллеге, андагы бәхетле тормыш турында сөйләгән. [4,46] Алишның тормыш иптәше Рокыя апага язган бу хатында Эмиль Майзон дустын сагынып һәм бик җылы хисләр белән искә ала:

  “Төрмәдә булуга карамастан, мин аның белән күңелдә ягымлы-яхшы тәэсир калдырган көннәр үткәрдем. Аңлашу ягыннан бик үк җиңел булмаган әңгәмәләребездә ул Россия турында, гаиләсе турында сөйли иде. Мин сезнең ирегезнең якты истәлеген һәрвакыт күңелемдә саклармын. Һәм үземдә булган соңгы истәлек әйберне сезгә җибәрәм. Бу - кечкенә генә конверт. Миннән аерылгач, Берлиндагы Шпандау төрмәсендә үлем җәзасы көткән көннәрендә, шуңа салып, ул миңа сигаретлар бирдерә иде.” [4,50]

   Кеше хәленә керә белү, башкалар турында кайгырту - Алиш характерының иң күркәм сыйфатларыннан берсе - тоткынлыкта аеруча ачык чагылган. Көрәштәш дусты Рәхим Саттар Берлиннан китәр алдыннан, ул, аның шигырьләрен үзенә алып калып, ышанычлы кулларга тапшырган. Билгеле булганча, бу шигырьләр туган илгә кайтып ирештеләр һәм аерым китап булып басылып чыктылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                Йомгак. Батырларны барлар вакыт.

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Әмма бу искиткеч бай, күп кырлы характерның икенче ягын да күрсәтеп китмичә ярамас. Алишны якыннан белгән иптәшләре һәм замандашлары аның яхшы күңелле, гаҗәеп тыйнак, сабыр, хәтта беренче карашка бераз тартынучан күренүен сөйлиләр. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән. Бигрәк тә аны балалар яраткан. “Пионер каләме” редакциясендә эшләгән вакытында, аны һәрвакыт кызыл галстуклы укучы балалар сырып ала торган булган. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр; ул, һич авырсынмыйча, укучыларны үз балалары шикелле якын күреп, сәгатьләр буенча сөйләшеп утырган. Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.

Алиш тирәсендә бөтерелгән балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер дә очраклы хәл түгел. Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.

Әдәбиятка Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Үзенең кыска иҗат гомере дәверендә (фронтка киткәндә аңа нибары 35 яшь кенә була әле), Алиш төрле характерда һәм төрле жанрларда шактый күп әсәр язып калдырырга өлгерә. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, публицист, тәнкыйтьче, дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә. Аның зурлар өчен язылган “Якты күл” повесте заманы өчен бик зур һәм җитди тема күтәргән һәм аны шактый уңышлы чишә алган әсәрләр рәтендә тора. Алишның бай һәм матур таланты бигрәк тә нәниләр өчен язылган әкиятләрдә тулысынча чагыла. Бу өлкәдә ул чыннан да тиңдәшсез. Аның әкиятләре әллә нинди, телдән бирелмәслек сихри көчкә ия. Аларны укып чыккач, матур һәм гади телле, кызыклы, бераз гына шаянрак, нәниләрне әдәпкә өйрәтүче мондый акыллы әкиятләрне Алиш кебек олы җанлы кеше генә яза алыр иде, дигән фикергә киләсең. Аның “Сертотмас үрдәг”ен, “Капкорсак патша”сын, “Нечкәбил”ен, “Койрыклар”ын, “Бикбатыр белан Биккуркак” һәм башка әкиятләрен кем генә белми икән! Бу әкиятләр татар һәм рус телләрендә дистәләрчә тапкыр басылдылар һәм әле да басылып киләләр. Алар тормышка беренче булып аяк баскан нәниләргә бик зур фикерләрне ачып бирәләр, дуслык, иптәшлек хисе тәрбиялиләр, Ватанны сөяргә өйрәтәләр.

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Җитмешенче  мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килә. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.

Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш еллларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч-куәт алды. Гаять зур рухи-әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге, кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Батырларыбызның күп булуы күңелле күренеш. Егерме беренче гасыр да яшәсәк тә: “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!” – дигән изге бер теләк уяна. Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын иде!..

 

              Файдаланылган  әдәбият

1.     “Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел

2.     “Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф  Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.

3.     “Татар әдәбияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев, И.Г.Гыйләҗев. Казан “Мәгариф” нәшртяты, 2005ел

4.     “Язучы да Алиш, батыр да” Илсөяр Сөнкишева , “Мәгариф” нәшрияты 2001ел.

5.     “Ялкын”журналы . 2006ел, 9 нчы сан.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Фәнни эзләнү эше "Әдәбиятта батырлык темасы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 151 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2016 3012
    • DOCX 58.5 кбайт
    • 30 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тазмиева Рушания Миннахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13418
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Успешный педагог: навыки самозанятости, предпринимательства и финансовой грамотности

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов