Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Фәнни хезмәт "Хәерби мәктәбенең пионер оешмасы тарихы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Директору, завучу

Фәнни хезмәт "Хәерби мәктәбенең пионер оешмасы тарихы"

библиотека
материалов



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ХӘЕРБИ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ












Хәерби мәктәбе пионер оешмасы тарихы




Фәнни хезмәт












Башкаручы:

Закиров Рөстәм Ришат улы

8 нче сыйныф укучысы


Фәнни җитәкче:

Закирова Рузилә Минвәли кызы






Эчтәлек



1. Эчтәлек................................................................................ 1

2. Кереш............................................ .................................... .2

3. Төп өлеш ........................................................................... .3 - 9

4. Йомгаклау........................................................................ 10






























Кереш

Үткән гасырның 20 нче елларында безнең халык яңа җәмгыять төзү белән шөгыльләнә. Илебез җитәкчеләре үзләренә яңа алмаш турында инде күптәннән уйланалар. Яшьләр берләшмәләре төзелүнең беренче көннәреннән үк зур шәһәрләрдә балалар оешмалары күренә башлый. 1919 нчы елда Оренбург губернасы Мостафа авылында булачак шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил балалар оешмасы төзи һәм җитәкли. Бу оешма булачак пионер оешмасының башлангычы була. Һәм менә 1922 нче ел, май. Бөтенроссия яшьләр Конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә. 1922 нче елның 19 мае Пионер туган көн санала. Бу көннән соң инде гасырга якын вакыт үтеп бара. Һәм бүген үзләре пионер сафларында булганнар пионер тормышындагы кызыклы, истәлекле вакыйгаларны сагынып, горурланып искә алалар. Яшь буынга тарихны белү бик кирәк дип саныйм мин. Әтиемнең бик кадерләп саклаган тартмадагы пионер галстугын алып уйга талуы, аны караганда йөзе яктырып, алсуланып китүе кызыксынуымны тагын да арттырды. Әтиемнән истәлекле, онытылмаслык хәтирәләре белән уртаклашуын сорадым. Ул миңа сөйләп кенә калмады, үзе пионервожатый булып эшләгән кешеләрне дә күрсәтте. Үзебезнең авылыбызның пионер оешмасы тарихын өйрәнү максаты белән элек пионер сафларында булган, пионервожатый булып эшләгән авылдашларым белән очрашып мәгълүматлар тупладым.

1923 нче елда Казан шәһәрендә Өченче Халыкара балалар атналыгы үткәрелә. Атналыкның 1 нче көне республиканың пионер хәрәкәте көне була. 10 нчы августта беренче Казан отрядының тантаналы җыены үтә. Монда 70 кеше исәпләнә. Комсомолның обком секретаре Темир Кручев отрядка кызыл байрак тапшыра. Беренче пионер байрагы! Аннан тантаналы вәгъдә бирү була. Һәр пионер алга чыгып ант итә. Вожатыйлар балаларга кызыл галстуклар бәйлиләр. Беренче пионер галстуклары!

1941 нче ел. Дәһшәтле сугыш. Пионерлар Ватаныбызны сакларга әзер иделәр. Алар яхшы укулары белән бергә колхоз кырларында эшлиләр, металлом җыялар, фронтка төрле яклап ярдәм итеп торалар. Фронтовик гаиләләренә булышалар, балаларын карашалар, дару үләннәре җыялар, фронтка бүләкләр җибәреп торалар. Өлкән пионерлар колхоз икмәген саклыйлар, кырда эшлиләр, икмәк җыялар. Табигатьне саклауга зур игътибар бирелә. Кош оялары ясыйлар, агачлар утырталар. Пионер өчен төп хезмәт – уку. Ул дәрестә генә түгел, түгәрәктә, китапханәдә, экскурсиядә - һәркайда белемен арттыра.

Төп өлеш

Беренчеләр кемнәр?

1934 нче елга кадәр Хәербидә башлангыч мәктәп кенә эшләп килгән. 1934 нче елда 5 нче сыйныф ачылган һәм 1936 нчы елда Хәерби җидееллык мәктәбенең беренче чыгарылышы булган. Хәербидә беренче пионер оешмасы 1932 нче елда төзелгән. Беренче пионерлар: Галиева Факиһә, Ярмиева Мөнәвәрә, Мингалиева Минсылу, Вәлиуллин Миннебай. Күп укучыларның әти-әниләре балаларының пионерга керүенә каршы булганнар. Яше җиткән булса да күп балалар пионерга кермәгән. Кайберләре галстукларын яшерен рәвештә тагып йөргәннәр. Беренче пионервожатый Әхтәмов Каюм абый булган. Ул укыткан һәм шул ук вакытта пионервожатый да булып эшләгән. Әхтәмов Каюм абый чыгышы белән Яушыйк авылыннан булган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Шуңа күрә аның рәсемнәрен мин таба алмадым. Каюм абыйның кызы, Фирдәвес апа Әхтәмова (артистка) әтисен бик аз хәтерли, чөнки ул әтисе сугышка киткәндә әле кечкенә булган.

1938 нче елдан пионер дружинасына Вафина Мәрзия. Җитәкчелек иткән. Ул мәктәпкә килгәндә пионер оешмасы бик зәгыйфь булган. Оешма бары 27 пионердан торган. 1938 – 1939 нчы уку елында ук пионер оешмасында 130 бала була. Дружинага Вафина М. җитәкчелек итә башлагач, пионер эше бөтенләй җанланып китә. Сборлар (җыеннар), походлар, төрле уеннар оештырыла. Балалар оешмага тартылалар.

40 нчы еллар пионерларына күрергә туры килә инде сугыш авырлыкларын. Әйе, көлтә дә ташыганнар, аны кул көче белән сукканнар, шул ук вакытта укуларын да дәвам иткәннәр пионерлар. Мәктәп салкын . Утынны Мишә аръягындагы урманнан “уфалла” дип йөртелгән арба-чаналарга төяп алып кайта идек, дип искә алалар ул чакларны. Бөек Ватан сугышы елларында пионерлар колхозга гына түгел, фронтка да ярдәм итеп торганнар. Алар, өй саен йөреп, йон җыйганнар. Ул йоннан олырак балалар, эрләп, бияләйләр бәйләгәннәр һәм фронтка посылка итеп салганнар. Кулъяулыклар, оекбашлар җибәрә идек, дип сөйли Мәрзия апа.

1947 нче ел. Сугыш үтеп китте, ләкин аның эзләре әле озак еллар саклана. Сабыйларның күбесенең әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Рәсемдә (№1) 1947 ел пионерлары.

1948 – 1953 нче елларда дружинабызда пионервожатый булып Чәчәк апа эшли. Ул елларда инде пионер булмаган бала калмый. Һәр яше җиткән бала пионерга керә. Пионер дружинасына Олег Кошевой исеме дә ул эшләгән елларда бирелә. Пионер җитәкчесе булсам да, гел укытырга туры килә иде, дип искә ала Чәчәк апа. Пионер эше дә тукталып тормады билгеле. Пионерлар белән концертлар куя идек, колхозга булыша идек. Пионер җыеннары да күңелле үтә иде. 1950 нче елгы рәсемдә пионерлар (№2).

1954 – 1958 нче елларда дружинабызның өлкән пионервожатые булып Рахматуллина Әминә апа эшләгән. Дружинада Әминә апа кулы белән төзелгән бер дружина көндәлеге сакланган. Хәзер шул көндәлектән алынган материалны китерәбез.

1958 нче ел, сентябрь.

Пионерлар 2 тонна 740 кг тимер ватыклары җыйганнар. “Алга” колхозына 6,15 га мәйданнан бәрәңге алуда булышканнар, 15 куб.метр утын кисеп өйгәннәр. Мәктәптә куянчылык фермасы оештырылган, пионерлар шунда эшләгәннәр. Октябрь. 2 т 800 кг. Металлом җыелган, 110 төп агач һәм куаклар утыртылган. 60 куян баласын дәүләткә тапшырганнар. Ноябрь. 3 т металлом җыелган, 1 ц чүпрәк, 1 ц сөяк, 50 кг макулатура җыелган. 3 нче отряд пионерлары фермадагы сыерларны шефлыкка алганнар, беренче отряд пионерлары “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән инсценировка куйганнар.

1959 – 1960 еллар. Туган колхозыбызга 8 га мәйданда кукуруза рәт араларын эшкәрттек. 12 га мәйданда борчак йолкыдык, 6,5 га мәйданнан бәрәңге алдык, 1460 үрдәк бәбкәсен бер айлык итеп үстереп бирдек, 3 ана куяннан 60 куян баласы алып тәрбияләп үстердек, мәктәпнең 50 куб.м. утынын кисеп ярдык, колхоз умарталыгы өчен 250 данә магазин ясадык. 1960 нчы ел, 23 нче февраль. Совет Армиясе көненә багышланган дружина җыены булды. Пионерлар Сафина Зәлидә, Нигъматова Роза, Вафина Зәлфирә, Ермиев Әсәт, Мусин Фәрһад, Мөхәммәтҗанова Зәлфирә, Мөхәммәтҗанов Альбертлар төрле темаларга чыгышлар ясадылар. 20 нче март. Дружинада кошлар көне һәм сыерчык ояларына смотр үткәрелде. Кошлар көнен укытучы Кашапов Галләм абый үткәрде. 1960 – 1961 нче еллар. 10 снчы сентябрь. Дружинада отчет-сайлау җыены була. Бу чорда отрядларның исемнәре булмаган, алар номер белән генә йөргәннәр. 3 нче октябрьда пионер икееллыгына багышланган дружина линейкасында пионерлар йөкләмә кабул иткәннәр. Октябрь аенда барлыгы 1740 кг металлом җыелган. Агач утырту айлыгы үткәрелгән, 149 төп агач утыртылган. 1960-61 нче уку елында дружинабыз пионерлары 10 тонна 46 кг көл җыеп колхозга тапшырганнар. Барлыгы 100 сыерчык оясы эшләнгән, 42 куян үстерелеп тапшырылган. Рәсемдә (№4) 1961 нче ел пионерлары. 1961 нче ел, 25 нче март. Бөтенсоюз пионер өмәсендә катнашып, дружина 500 кг металлом җыйган. 22 нче апрельдә В. И. Ленинга багышланган дружина сборыннан соң 1200 кг, ә 15 нче майга багышлап 1560 кг металлом җыеп тапшырылган.

1961-62 нче уку елыннан безнең дружинада өлкән пионервожатый булып Мөхәммәтҗанова Зәлфирә апа эшли. 1964 – 1965 нче еллар. 1964-65 нче уку елында безнең Олег Кошевой исемендәге пионер дружинасының өлкән пионервожатые булып Нигъмәтова Роза апа эшли башлаган. Дружина советы каршында 4 штаб эшләде: 1. “Ашыгыч ярдәм”, 2. “Пионер фонаре”, 3. “Октябратларның яшь дуслары”, 4. Тимурчылар. Дружинабыз пионерлары ленинчыл смотрга кушылып йөкләмәләр кабул итәләр һәм Совет властеның 50 еллыгына әзерләнә башлыйлар. Октябрь аенда дружинада металл ватыклары җыю оештырыла. Ю. Гагарин исемендәге отряд пионерлары 178 кг, П. Морозов исемендәге отряд пионерлары 153 кг тимер җыялар. Гимадиев Мингали белән Әхмәтшин Габдрахманнар 130 ар кг металл ватыгы китерәләр.

Бу еллар пионерлары “Бескозырька белая”, “Пусть всегда будет солнце!”, “Куба – любовь моя” дигән җырларны яратып җырлыйлар. Отряд сборларында “Ике корабльнең сәяхәте” дигән уен уйннар уйныйлар. Көзге айларда барлыгы 5 тонна металлом җыялар.

Бу елларда пионерлар “Байракны эзләп тап!” дигән уенны уйнарга да бик яратканнар.

23 нче февральдә дружинада “Кызыл йолдыз” операциясе үткәрелә. Сбордан соң “Давыллы елларда туган җырлар” дигән кичә үтә. 1 нче май. Дружинада “Бәләкәй дуслык форумы” үткәрелә. Һәр отряд аерым милләт булып киенә. 25 нче май. Район пионерларының слеты була. “Балкыгыз, Ильич йолдызлары!” смотрында актив катнашучылар слетка делегат булып бара.Слетта дружина пионерларын “Зирәкләр турниры”нда актив катнашкан өчен Мактау кәгазе белән бүләклиләр.

60 еллар пионерлары. Насыйбуллин Мингәрәй – дружинабызның иң актив пионеры, уку алдынгысы. Гәрәй пионер вакытында М. Җәлил исемендәге отрядның председателе дә, йолдызчык вожатые да, редколлегия члены булып та эшли. Комсомолга кергәч тә, пионер дружинасын ташламый. Ул “Һәрвакыт әзер!” дигән Бөтенсоюз пионер маршының “Пионер төзелеше” маршруты буенча төзелгән штабка җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткәндә мәктәбебезнең пионерлары 13 тонна көл, 10 тонна металл ватыклары җыеп тапшыралар. Туган колхозыбызга 29 га чөгендер, 10 га бәрәңге, 7 га кишер алуда булышалар. Шул ук елны 436 кг макулатура җыела, авыл китапханәсенә 210 китап төпләп бирелә, фермага шефлык итеп торалар. КПССның XXV съездына хезмәт рапорты бирергә барганда Гәрәй абый делегация башлыгы булып бара.

Рәсемдә (№6) 1966 нчы ел, 4 нче класс. З.Космодемьяновская исемендәге отряд.

Хәербидә беренче пионер лагере

1966 нчы ел, 1 нче июнь. Хәерби сигезьеллык мәктәбе бинасында “Алга” колхозының “Акчарлак” пионерлар лагере ачыла. Колхозда пионерлар лагеры ачылу колхозыбыз тарихында беренче мәртәбә була. Костер янында кунаклар пионерларның концертын карый. Рәсемдә (№6) “Акчарлак” пионер лагере күренеше. Лагерьда яшәү вакыты искиткеч истәлек булып кала. Колхоз кырында күмәкләшеп эшләү дә, болындә учак тирәсендә уйнау да күңелле була балаларга. Лагерьның III сменасы 23 нче июньдә ачыла. Бу сменада олырак класс пионерлары ял итә. Лагерьда “шахмат чемпионы” дигән исем өчен көрәш була. Рәсемдә (№7) “Кояш” отряды пионерлары. Йөгерү буенча беренче урынны “Кояш” отряды пионеры Кәримов Сабир ала (№8). Ул чемпион лентасы белән бүләкләнә. Туган колхоз кырларында эшләү – үзе бер бәхет Рәсем (№9). Тамак – тук, өс – бөтен, күгебез аяз. Рәхмәт сиңа, Туган ил, бәхетле балачак өчен.

1967 нче елның 12 нче июнендә дружинабызның отличнога укучы пионерларын дирекция Ульяновск шәһәренә путевка белән бүләкли (рәсем №10). 12 нче июньдә өлкән пионервожатый Роза Нигъмәтова һәм укытучы Рәхимов Мөхәммәт җитәчелегендә пионерлар Ульяновск шәһәренә баралар. Пионерлар Ленин музей-йортында, Ульяновск шәһәренең тарихи урыннарында булалар (рәсем №11).

1967 нче елның 22 нче апреле – Л. Голиков исемендәге отрядның туган көне. Бу отряд – Алдагы сафта баручы исемен ала. Дружинада традиция яши. Һәр елны 22 нче апрельдә, Ленинның туган көнендә дружинада октябрятларны пионер сафларына кабул итәләр (рәсем №12).

1967 нче елның 2 нче октябренда дружина “Ленин исемен, Ленин орденын лаек йөртүче, Пионерия, алга, гел алга!” дигән ярышка старт ала. Пионерлар отрядта иң яхшы звено, дружинада иң яхшы отряд, районда иң яхшы дружина өчен көрәшкә кушылалар.

1967-68 нче уку елында дружина барлыгы 7 отряд. 121 октябрят, 189 пионер. Һәр елның апрелендә дружина пионерлары коммунистик өмәгә чыгалар. Колхозның сыерлар фермасын тирестән, кардан чистарталар. Бу рәсемдә (№13) сез Борис Егоров, Зоя Космодемьянская, Муса Җәлил исемендәге отряд пионерларын күрәсез. Рәсем 1969 нчы елның апрель аенда эшләнгән. Пионерларның бу көнне эшләгән акчалары “Чукотка” операциясе фондына китә. 1968 нче елның феврале. Совет Армиясе көненә багышлап үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып, мәктәп пионерлары район буенча 2 нче урынны алалар. Апрель. Металл ватыклары җыялар. Акчасын Вьетнам балаларына бүләк итеп җибәрәләр. 1967-68 нче уку елында дружинада 202 пионер, 125 октябрят була. 70 нче еллар. 1971 нче елның февралендә дружинада “Аҗаган” уены үткәрелә. Ю. Гагарин исемендәге отряд пионерлары бу уенда җиңүче булалар.

1971-72 нче уку елында дружина “Һәрвакыт әзер!” маршында катнаша. Дружина герой шагыйрь М. Җәлил исемен алу өчен көрәш башлый. Муса Җәлилгә багышлап стенд төзиләр. М. Җәлил белән бергә яшьлек елларын үткәргән Фатих абый Исхаков белән элемтәгә керәләр. Һәр укучы Җәлилнең бер шигырен яттан сөйли.

1971 нче елның 9 нчы мае. Безнең дружина пионерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янына митингка җыелалар.. Рәсемнәрдә (№14) без шул линейканы күрәбез. Бу (№15)рәсемдә 1971 нче елда пионерга керүче балаларны күрәсез. Бу көндә ике отряд: Павлик Морозов һәм А. Гайдар исемендәге отрядлар төзелә. П. Морозов исемендәге отряд төзелгән көннән алып комсомолга кергәнче үрнәк отряд була, “Уң флангта баручы отряд” дигән исемгә лаек булалар алар.

1972 нче елның гыйнвары бик суык булды. Кышкы каникулдан соң да, көннәр бик суык тору сәбәпле, мәктәптә укулар булмады. Тик шулай да пионер эшләре туктап калмады. Дружинабыз понерлары көл җыю эшен башлап җибәрделәр. Муса Җәлил шигырьләрен яттан уку конкурсы башланып китте. Дружинаның һәр пионеры геройның бер шигырен өйрәнде. Конкурс башта отрядларда, аннары дружинада үткәрелде, - ди Роза апа. Дружинага М. Җәлил исемен алу өчен көрәш дәвам итә. Һәр отрядта “Җәлил йолдызлары” дигән җырны өйрәнәләр. Пионерлар М. Җәлил исемен сайлый. Шуннан соң Муса Җәлилнең дусты Ф. Исхаков белән хат алыша башлыйлар.

Шагыйрьнең туган көне көнне 15 нче февральдә дружина җыены уздырыла. Шул җыенда пионерлар дружинага М. Җәлил исеме бирелгәнлеген белделәр. Шатлыкның чиге булмады. Урра! кычкырдылар, кочаклашып бер-берсен котладылар. Сборда пионерлар М. Җәлил исеменә тугърылыклы булырга ант иттеләр, - дип искә алалар шул чор пионерлары. Түбәндә шул ант тексты китерелә.

Ант. Без, Лаеш районы Хәерби сигезъеллык мәктәбе пионерлары, дружинабызга Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот шагыйрь Муса Җәлил исемен алганда Туган илебезне Җәлил кебек яратырга ант итәбез!

М. Җәлил – безнең өчен мәңгелек үрнәк. Ул безгә киләчәккә юл күрсәтүче якты маяк. Аның нинди газаплар күргәндә дә сынмаган бөек рухына, нинди бәяләргә дә сатылмаган намусына без сокланып һәм гаҗәпләнеп карыйбыз. Герой шагыйрьнең исемен дружинабызга алганда, Җәлил кебек туган илебезне сакларга, Җәлил исеменә бервакытта да тап төшермәскә ант итәбез! Яхшы укырга, Җәлил кебек коммунистлар юлыннан алга, коммунизмга барырга, Җәлилче дигән мактаулы исемне лаеклы йөртергә ант итәбез, ант итәбез!

1972 нче ел пионер оешмасына 50 ел тула. Юбилейда дружина “Уң флангта баручы дружина” исемен яулый һәм ВЛКСМ ҮК ның истәлек лентасына лаек була. Пионер оешмасының туган көненә багышланган дружина җыенын Казан телевидениесе төшереп ала һәм зәңгә экраннардан күрсәтә. Пионер оешмасының 50 еллык юбилее уңае белән дружина В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы Үзәк Советының почет грамотасы белән бүләкләнә.

1972-73 нче еллар. Бу уку елында дружинада 7 отряд була.

Дружина көндәлегеннән: Декабрь ае. СССР төзелүгә 50 ел тулды.17 нче декабрьда Столбищега бардык. Анда без беренче урынны алдык һәм безнең бәйрәм программасы Лаешта үтәчәк район смотрына үтте.

80 нче еллар

1985-86 нчы уку елында дружина “Революцион адым белән!” дигән маршта катнаша. Дружина советы председателе булып Галиева Розалия апа эшли. Розалия апа “5”ле билгеләренә генә укый, тәртипле, укытучыларны хөрмәт итә, иптәшләрен ярата. Ул бөтен эшне җиренә җиткереп үти, пөхтә һәм төгәл. Розалия апа – гаиләдә иң кечкенә бала була. Олы апалары һәм абыйлары кебек укырга, киләчәктә югары белемле белгеч булырга хыяллана. Аның хыяллары чынга аша. Хәзергә вакытта ул – беренче категорияле укытучы. 1985-86 нчы уку елы. Мәктәптә 9 түгәрәк эшли. 27 нче октябрьда 6-10 нчы сыйныф укучылары катнашында циркка культпоход оештырыла. 14 нче декабрьда мәктәбебезгә Татарстан АССРның атказанган культура эшлеклесе, язучы Роберт Батуллин белән очрашу үткәрелә. 17 нче декабрьда мәктәп укучылары Казан телевидениесенең балалар редакциясе белән бергә “Каз өмәсе” тапшыруын эшлиләр. Февраль аенда яшь антифашистлар көненә багышлап теләктәшлек ярминкәсе үткәрелә. Барлыгы 170 сум акча җыелып, Тынычлык Фондына күчерелә.

Муса Җәлилгә 80 яшь тулу көне билгеләп үтелә. “Стройда җыр белән атлап йөрү” конкурсын үткәрәләр. 23 нче февральдә традицион “Солдат хатлары” кичәсе үткәрелә. Бөек Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган фольклор фестивалендә катнашалар.

1986 ел пионерлары

hello_html_m2e300098.jpg













































Йомгаклау


Күргәнебезчә, пионер тормышы кызыклы, җанлы булган. Пионерлар мәктәп өчен генә түгел, авыл тормышын алга җибәрүдә дә зур өлеш керткәннәр. Кайда авырлыклар, анда пионерлар булган. Татарстанда пионерларга алмашка варислар килде. Безнең мәктәбебездә дә Варислар оешмасы эшли. Без пионерларның эшен дәвам иттерәбез.

















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров127
Номер материала ДБ-243712
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх