Инфоурок / Другое / Конспекты / Фәнни - тикшеренү эше. "Х.Туфан - татар халкының күренекле вәкиле"

Фәнни - тикшеренү эше. "Х.Туфан - татар халкының күренекле вәкиле"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

19


Кереш

Хәсән Туфанның иҗаты әдәбиятыбызның җанлы тарихы булып озак елларга сузыла. “Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый башлый ул”, - дип язган шагыйрь үзе. Бу чагыштыру аның үзенә карата бик тә туры килә.Тормыш дулкыннарына, заман җилләренә һәрчак игътибарлы һәм үтә сизгер бу арфа ярты гасырдан артык ил һәм халык тормышындагы зур үзгәрешләрне көйләп , сөйләп ,яңгырап торды. Табигать – олы һәм мәһабәт дөнья ул. Аңа багышлап җырлар җырлана, шигырьләр чыгарыла. Табигать – Хәсән Туфанның юлдашы, дусты, киңәшчесе һәм илһамчысы.”Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар да , җилләр дә сөйләшә икән, дигән “иман” тудырды”.1

Туфан – шагыйрьләр – шагыйре. Аның шигырь төзелеше үзенә генә хас үзенчәлекле. Ул үз мәктәбен тудырган талантлы шигырь остасы.

Бу осталыкка әдип Сәгъди, Хәйям, Хафиз кебек атаклы шәрык классикларының, Есенин, Блок, Маяковский кебек рус шагыйрьләренең, Тукай, Такташ, Бабич кебек татар әдипләренең, гомумән, дөнья поэзиясенең тәҗрибәләрен өйрәнгән.

Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Аны бөтен күңеле белән ышанып бирелеп хезмәт итеп килгән дәүләтнең хакимияте – Совет власте оешмалары сәяси җинаятьче сыйфатында хөкем итә.

Ул тормышны бик ярата, иленә, халкына ышана. Авыр минутларда да поэзиядән аерылмый. Ул гаепсез тоткыннарның җан авазын шигырьләрендә


________________________

1Х. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964, Б. 6 -7..

чагылдыра. Х.Туфанда да М. Җәлил, Ф. Кәримдәге кебек татар шагыйрьләренең намусы, татар шигыренең көче сыналган.

Әлеге фәнни – тикшеренү эшендә шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да

туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтү максат итеп куям.

Хәсән Туфан - татар милләтенең күренекле вәкиле”. Бу теманы мин бик актуаль дип саныйм. Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрәбез һәм лирика дигән тирән күлнең серләренә якынаябыз. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • Х.Туфанның тормыш юлы;

  • иҗат баскычлары;

  • шагыйрьнең иҗатында табигать сурәте;

  • тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләре;

  • Х.Туфан Тукай традицияләрен дәвам итүче шагыйрь;

Фәнни – тикшеренү эшемнең бүлекләргә бүленеше шушы бурычларга туры китереп төзелде. Бу эшнең төп өлеше 5 бүлектән тора. Беренче бүлектә әдипнең катлаулы, авыр тормыш юлы турында белешмә бирелә. Икенче бүлектә иҗат баскычларына гомуми күзәтү ясала. Өченче бүлектә шагыйрьнең иҗатында табигать сурәтен мисаллар ярдәмендә ачыклап бирү. Дүртенче бүлектә тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләрен яктырту. Бишенче бүлектә Әдипнең шәхесен,фаҗигале язмышын, гаҗәеп бай иҗатын һәм аның кыйммәтен күзалларга мөмкин. Х.Туфан Г.Тукай традицияләрен дәвам итүче – шагыйрь икәнен ачыклау.

Бу фәнни – тикшерү әшен язган вакытта ,теоретик нигез итеп Закирҗанов

Ә. М.Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучыларөчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2001 .,Мусин Ф. М .һ.б. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек- хрестоматия / Ф. М. Мусин, З .Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000., Х. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964., Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.хезмәтләре кулланылды.


















Беренче бүлек


Хәсән Туфанның тормыш юлы


1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем - Хизбулла.

Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г. Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 нчы язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кискен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын заводта каршылый.

1934 нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла. Аерым алганда, ”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 нче елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә “ советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Хатыны Луизага атап Х.Туфан аның турында кызганып, сокланып, тирән ихтирам белән шигырь язган:

Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр,

Сагынма!” дип янап киткәннәр:

Күнмәгәнсең...эштән сөрелгәнсең,

Еллар сине донор иткәннәр.


Посылкалар белән ярдәм иттең,

-Без бит илдә...өйдә бит,-дидең,

Ә ул ярдәм-

Каныңа алыштырылган

Паекларың икән бит синең...


Алдарсың дип уйлый идемме соң?

Ә син мине алдагансың ич.

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Каның белән ялгагансың ич!

Төрмә –лагерьларда утырганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.1950 нче елны Х.Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада, ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.

Икенче бүлек


Иҗат баскычлары


Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә һәм зур активлык белән иҗат итә башлый. Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган “Урал эскизлары” (1926) , “Башлана башлады” (1927) ,”Ике чор арасында”, “Бибиевлар” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен белдерәләр. Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларын тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:

Хуш,Урал,хуш!

Әгәр еллар мине

Кайтармаса сиңа тагын да,

Бу балаңның төсе булып сиңа

Үзең биргән җырлар калырлар...

(“Урал эскизлары”)»1

Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның

1 Закирҗанов Ә. М. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучыларөчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2001 .- Б.55.


шигырь-поэмалары нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Класс

шигырь формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык алымнары белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.

30 нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик, дәүләт җитәкчеләреннән берсе - С.М.Кировның үтерелүенә дә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла, поэтик осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:

Киләчәккә хатлар барып җитә,

Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...

Х.Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты 1956 елны ирек алып Казанга кайтуыннан башлана. Сөргенлектән котылгач аның рухы да шигъри телен дә үзгәртә. Ул шатлык – борчуларын шигырь юлларына сала:

Кил әле,кил

Үбим үзеңне бер!

Яратам мин сине, Җир шарым!

Кочагыма минем сыймасаң да,

Җаныма бит сыясың, җаным!

Х.Туфан кулга алынгач, аның хатынын - актриса Луизаны эштән куалар. Ул төрмәдәге иренә ярдәм итәр өчен,балаларын яшәтер өчен донор була. Канын биргән акчаларга сохари ясап иренә посылкалар җибәрә. Бу ачы хакыйкатьне әдип сөргеннән кайткач кына белә.”Кайсыгызның кулы җылы?” шигырендә (1956) ул җәмгыятьнең сәяси нигезе тудырган афәтне яралы йөрәкле кешеләр күз алдына китереп тетрәндерә:

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне!

Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурлыгы. Аны рус шагыйре М, Дудинның “уникаль талантка ия шагыйрь” дип атавында тирән хаклык бар. Аның шигырьләре хәзер дә, Мостай Кәрим сүзләре белән әйтсәк, “халык рухының илчесе”буларак дөнья буйлап сәяхәт итә.























Өченче бүлек


Шагыйрьнең иҗатында табигать сурәте


Х.Туфан Казан губернасы Аксубай волостена кергән Иске Кармәт авылында туа. Аның поэзиясендә Кармәт иске авыл булып түгел, ә балачак һәм яшьлек истәлекләрен саклаган, имәннәре, каеннары, таллары, чәчәкләре белән күңеленә сеңгән матур як булып китерелә. Автобиографик язмасында әдип болай дип язган: “ Әни минем, гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң элек әнием өйрәтте мине... Әни миндә: “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды.”

Тоткынлыкта ул поэзиясендә табигать күренешләрен күчерелмә мәгънәдә сурәтли.”Каеннар сары иде” шигырендә сугыш вакытының кырыс авырлыгын тасвирлый. Табигать тә шушы фикер – хисне тулыландыра:

Көз иде... Җирнең шушындый

Күңелсез чагы иде.

Астралар, гөлләр – кыраулы,

Каеннар сары иде.

Сары каеннар, кырау төшкән гөлләр җәмгыятьнең дә кыраулы көзенә ишарәли.

Кырда ике ак канат ята” (1953) шигырендә дә Х.Туфанның сагышы, моңы зур осталык белән тасвирланган.

Ята кырда ике канат...

Алар күккә

Җилкенми инде:

Төлке тагы иснәнә җилне,

Мыегында каннарны ялап...

Ята җирдә

Ике ак канат.

Шагыйрь язмышы әлеге күренеш белән бик ошаган. Ике ак канат. Канлы мыеклы төлке күчерелмә мәгънәдә кулланылган. Иҗтимагый тормышта булган вакыйгаларны ачып бирә.

























Дүртенче бүлек


Тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләре


Шигырьләрдә туган илгә, халкына бирелгәнлекне раслау (“Агыла да болыт агыла”, “ Үлә язып, янып юксына җан...”,”Аралагыз мине” һ.б.) әсәрләрендә чагыла.

Әдипнең мәхәббәт лирикасы белән (“Сиңа”, “Ромашкалар”, “Әйткән идең” һ.б.) шигырләрен укып танышабыз.

Агыла да болыт агыла” шигыре. Шигырьнең төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына,-

Әлеге юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.

Юл образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син, юл!” Чабаталар, итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:

Ә син,яңгыр, искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен...

Әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:

Яланаяк килдем дөньяга

Шулай гына ,бәлки, китәрмен.

Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Бу сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.

Шагыйрьнең тоткынлык еллары иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н. Юзиев болай дип язды: “М. Җәлил, Ф. Кәримдә генә түгел, Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г. Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр. Хәсән Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул - шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим”.















Бишенче бүлек


Х. Туфан Г.Тукай традицияләрен дәвам итүче шагыйрь


Шигырь өлкәсендә күп экспериментлар ясаган, шигырь технологиясе, образлар системасы белән тышкы яктан, бер караганда, Тукайдан ерак торган Х.Туфанның да Тукай иҗатына мөнәсәбәте бик әһәмиятле. Ул да үзенең поэзиясен, иҗат тәҗрибәсен Тукайдан аермаган, Тукай традицияләре дәвамы итеп исәпләгән. Чынлап та бу шулай иде.

Әдип үзенең иҗаты белән раслап килә. Ул Тукайны кабатламый, ә Тукай эстафетасын югары күтәреп, алга барды, тәҗрибәсе нигезендә үз чорына лаеклы яңаны тудырды. Ул аны “Эстафета (1956) дигән шигырендә матур итеп шигырь теле белән әйтеп бирде:

Бүген Казан мәйданында мин

Сәлам биреп

Сиңа

Баш иям,

Тукай биргән эстафетаны

Югалтмаган хәлдә, Россиям”1.

Тукай эстафетасын лаеклы дәвам итүе белән ул халыкка якын, кадерле.






________________________________________________

1Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.- Б. 168

Йомгаклау


Фәнни – тикшеренү эшен башкарганда түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыга.

Безнең якташыбыз,чорыбызның күренекле шагыйре авыр, катлаулы юл үткән.

Белем алырга, укуга теләге зур булган. Казанда ул әдәбиятка яңалык булып керә.

Х.Туфанның төрмә – лагерьлардагы михнәт – газапларын уртаклашучы кеше- хатыны була. “Халык дошманы”ның хатынын эшеннән чыгаралар, фатирын алалар. Суык тиеп улы үлеп китә. Ә үзе канын ризыкка алыштырып иренең гомерен озайта. Нинди генә авыр шартлар булмасын, әдип иҗат итүдән туктамаган. Ул әсәрләрен күңел дәфтәренә салып барган. Мөмкин булган очракта берничә кат күзлек киеп очлы карандаш белән папирос кәгазенә төшергән. Аларны ипи эченә төреп сохари итеп киптергән. Бик күп әсәрләре яшергән урында мәңгегә калып юкка чыккан.

Сталинның “шәхес культы” фаш ителгәч (1957 ) ул иҗатка чума. Халыкчан рухтагы әсәрләр яза. Тормышка, мәхәббәткә, яшәешкә мәдхия укый.

1966 елны Х.Туфанга Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге бирелде. Бик күп шигырьләре җыр булып яңгырый. Әдип: “Иҗат – бәхет ул, - дип язды истәлегендә, - иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы”.

Аккош күлендә сагыш, моң,

Юксынып сорый урман:

Гасырның үзе кебек чал

Кайда дип синең Туфан? (С.Хәким)”1

________________________________________________________

1Мусин Ф. М .һ.б. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек- хрестоматия / Ф. М. Мусин, З .Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000.-Б. 185.

Файдаланылган әдәбият исемлеге


1. Закирҗанов Ә. М.Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф: Укытучыларөчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2001 .- Б.55.

2.Мусин Ф. М .һ.б. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче с-фында укучы татар балалары өчен дәреслек- хрестоматия / Ф. М. Мусин, З .Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан:Мәгариф, 2000.-Б. 185.

3. Х. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.- Б. 6 -7.

4. Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.- Б. 168.



















Эчтәлек


Кереш........................................................................................................... 3

Беренче бүлек............................................................................................... 5

Икенче бүлек................................................................................................. 8

Өченче бүлек................................................................................................ 10

Дүртенче бүлек............................................................................................ 12

Бишенче бүлек. ........................................................................................... 13

Йомгаклау. ................................................................................................. 14

Файдаланылган әдәбият.............................................................................. 15



















Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.





Тема: Хәсән Туфан халкымның күренекле вәкиле.



Башкарды:11 нче сыйныф

укучысы Хәлилова Г.Ф.

Тикшерде:Татар теле укытучысы

Хәлилова Ә.В.








2010 ел.





Ф.И. әтисенең исеме, туган елы

Мәктәп , класс

Фәнни җитәкченең И.Ф.О.

1

Хәлилова Гөлшат Фәнис кызы1993 ел

Татар Утяшкино урта мәктәбе, 11 “А” сыйныф укучысы

Хәлилова Әминә Вәлирахман кызы














...














































19


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-404779
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>