Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Фәнни - тикшеренү эше (научно - исследовальская работа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Фәнни - тикшеренү эше (научно - исследовальская работа)

библиотека
материалов



Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Фәнни – тикшеренү эше.

Тема: Шамил Шәйдуллин иҗаты.



Башкарды:8 нче сыйныф укучысы

Хасаншина Алсу Илгиз кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

Укытучысы – Хәлилова Ә.В.

hello_html_m599cb8de.jpg









2014 ел.

Эчтәлек:

1.Кереш өлеш.
2.Язучының тормыш юлы
3Иҗатына күзәтү ясау.

4.Нәселне белү ата-аналарга хөрмәт ул.
5.Йомгаклау.
6.Кулланылган әдәбият
.





































Эзләнү-тикшерү эшемнең максатлары.

1.Ш.Шайдуллинның талантлы язучы икәнен күрсәтү.
2.Детектив җанрында иҗат итүче шәхес.
3.Закон сагында торучы эчке эшләр бүлегендә җинаять эшләрен тикшерү җитәкчесе.
4.
Ш.Шайдуллин - минем якташым.
































Кереш.

Кеше җирдә ни өчен яши?Үзенең кыска гына вакыты эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга,белергә,үзе эшләп карарга,сөенергә,шатланырга,кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга тырыша.Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң,игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр “-дигән борынгы акыл ияләре.
Илен белмәгән - игелексез,халкын белмәгән -холыксыз,нәселен белмәгән нәсәпсез”-дип халык юкка гына әйтмәгән. Мәктәп укучылары үзенең якташ язучыларын белергә тиеш дип уйлыйм мин.Шул вакытта гына кеше туган иленең,туган йортының,үз халкының кадерен беләчәк.

Мин үзебезнең якташым Шамил Шайдуллин турында материал эзләдем.. Район күләмендә аның исемендәге фәнни- тикшеренү эшләре эшләргә кушылгач, үзебезнең татар теле укытучысы Шишкина Мәдинә Мингали кызы ягыннан туган икәнен белдем .

Жиде буын бабаңны да белү бик кирәк диләр

Аларның яшәү дәверен истә тотарга кирәк.
Әби-бабай исән чакта белеп калырга тырыш
Бездән соңгы буынга да тапшыру - олы бурыч,
Санап-санап утырдым да алты буынны таптым
Бабайларның шөгыльләрен,кәсепләрен барладым.












Шамил Шәйдуллин Нәфигулла улы 1939 нчы елның 13нче мартында Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Сөлчә-баш авылында туган.
1996 елдан Татарстан язучылар берлеге Әгъзасы.Ул дистәләгән - ”Көтелмәгән очрашулар”,(1988).”Сөембикә шәмдәле эзеннән”(1992).”Кляп из ваучеров” китаплар авторы.

Әтисе - гармунчы Нәфигулла агай җыр – моңга гашыйк, әнисе - Бибисара апа да малай күңеленә матурлык орлыклары салган. Татар Сөлчәбаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Әтисе сугыш кырында ятып калгач,нәни Шамил бик яшьли тормыш нужасын сөйри башлый: урман кисә, агач ташый, иген чәчә, ашлык ура. 1956 елда Ташкентка чыгып китә. Пахта заводында эшли. Армиягә китә.

Армиядән соң Чистай сәгать заводында слесарь – көйләүче булып эшли,кичке урта мәктәптә укый.

1964 елда Казан университетының 4 нче курсында укучы каникулга гына кайткан Фиалка исемле кызны очрата. Алар тормыш корып җибәрәләр.

Армия путевкасы белән Эчке эшләр идарәлегенә кабул ителгән Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин үзенең 30 ел гомерен милиция хезмәтенә багышлый.Урта Азиягә эшкә китә.Ул участок инспекторы да, тикшерүче дә,җинаятьләрне тикшерү бүлеге мөдире булып та эшли.Күптөрле диплом, грамоталар,7 данә хөкүмәт медальләре кавалеры, Россия, Татарстан эчке эшләр министрлыгы бүләкләре лауреаты.

1968 -1973 елларда читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый.

Чаллыда төзелешләр башлангач туган якларына кайта.









Иҗаты

Яңа Чишмә, туган ягының гүзәл табигате нәни Шамилнең йөрәгендә мәңге җуелмас эз калдырган. Туган төбәккә багышланган иҗаты мул һәм аерата күркәм.

Туган як бишек канатында алсу таңнар,

Зәңгәр күкләр кочкан якларым.

Яшел яз түрендә ялан тәпи

Басып калды бала чакларым

Һавадагы торна тавышы булып,

Үсмер чагым дәшә ерактан.

Саф чишмәдәй ташкан тәүге хисләр

Ахры мәңге китмәс йөрәктән(“Вөҗдан ярасы” бит)

Шамил абый иҗат белән Төркмәнстанда хезмәт иткәндә шөгыльләнә башлый.”На страже” газетасында милиция тормышыннан хәбәрләре басыла.Аның иҗаты матур. Ул намус, гаделлек, миһербанлыкка тугры калган.

Ул 20 гасырның куркыныч чире СПИД мәсьәләсен “Сары әҗәл” әсәре аша укучыларга җиткерә.

Күренекле Татар язучысы Ш.Шайдуллин исеме укучыларга”Көтелмәгән очрашулар”.”Иблис оҗмахы”,”Намус белән чыныкканнар”,”Упкын өстендә” һәм шигырьләр җыентыгы “Боль небес» һәм башка китаплары белән дә билгеле.
“Мәңгелек яра” дигән китабы яңа әдәбият өлкәсендә беренче карлыгачы.Бу эшне тикшерү эше дип атарга була.Рус -Чечен сугышы турындагы трагедияне чагылдыра.
Автор чечен республикасына һәм Төньяк Кавказга сугыш эченә кереп үз күзләре белән күп сандагы Кавказда булган сугыш каршылыкларына анализ ясый.Бу сугыш Россиядә һәм тауларда яшәүче халыкның мәңгелек кан саркып тора торган ярасы.
Монда халыкның интегүләре генә түгел,ә төрле милләт кешеләре үз-үзләре өстеннән издергәннәрен тасвирлый.Бу повестьта кеше язмышы өчен җан әрнү һәм анда гаепсезгә һәлак булганнар бик кызганыч.
Шул ягы белән ул актуаль.








































Йомгаклау

Нәсел тамырлары буыннан -буынга биреп,нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган.Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән.Ислам дине буенча һәрбер татар кешесе 7 буынга кадәр әти-әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп,дога кылырга тиеш.
Шәҗәрәңне,нәсел агачыңны белү,эзләү-барыбызның да изге бурычы.Нәселне белү ул-тарихны белү дигән сүз.Үзеңнең бабаларыңа,телеңә хөрмәт,аны саклауның бер үрнәге,тәрбия чарасы.Буыннарны, туган җиребезне,илебезне,авылыбызны онытмыйк.
Мин үземнең нәсел шәҗәрәмне шул максатлар буенча төзедем. Бу шәҗәрәмдә күренекле язучы Шамил абый да бар.Мин моның белән чиксез горурланам.Әбием Рәхимә Шамил абыйның икетуган апасы . Аларның әтиләре бертуган.

Чандыр төз гәүдәле, җиңел хәрәкәтле, көлсу бөдрә чәчле офицер соклану тудыра. Аның йөзе –игелек, зәңгәр күзләре сагыш тулы. Ярты гомерен авыр хезмәткә биргән.Озак еллар бу хезмәттә эшләсә дә күңеле катмаган,моң, җыр гел аның белән янәшә булган.Ул мәҗлесләрдә баянын алып моңлы тавышы белән халык җырларын сузган.

Шамил абый бик тә тырыш, тынгысыз,үзсүзле һәм максатка омтылучан, үз – үзенә бик таләпчән, үз өстендә эшләүче шәхес булган. Мин чыгышымны язучының шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Киек казлар оча, Көмеш кайчы

Кисә сыман күкләр киңлеген.

Күк гөмбәзе уйчан, гаҗәп серле –

Хәтерләтә шагыйрь күңелен.

Көз дә җиткән...Китә киек казлар.

Шәлен болгап кара урманнар

Узган гомерләрен эзләгәндәй

Җиргә иңгән ап – ак томаннар.

Кулланылган әдәбият:

Шамил Шәйдуллин иҗат иткән китаплар:

1.”Иблис оҗмахы”,

2.”Кляп из ваучеров”,

3.”Триумф тьмы”,

4.”Вечная боль”.



















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров194
Номер материала ДВ-411420
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх