Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / История / Рабочие программы / ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “Татарстан Дәүләт символикасы”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “Татарстан Дәүләт символикасы”

библиотека
материалов

ТР МБОУ “Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе”








ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ






Татарстан Дәүләт символикасы”




Башкарды: Ярмиев Рәзил Рифнур улы. Явлаштау авылы, Г. Җәлилов урамы, 37 йорт.

Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы, Явлаштау авылы, Ш.Бариев урамы, 21 йорт.


Җитәкче: тарих укытучысы

Ярмиева Г. М.






2014 ел

План

1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.

2. Кереш:

- “ ...Байрак күтәреп барган кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан ...”

3. Төп өлеш:


  1. Туган илем – Татарстан.


  1. Татарстан дәуләте символлары


  1. Дәүләтебез әләме


  1. Ак барслы герб.


  1. Тантаналы җырыбыз.


  1. Авылыбыз мирасы.


4. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

5. Файдаланылган әдәбият.

6. Кушымта.
















Тикшерү эшенең темасы: Татарстан Дәүләт символикасы.


Теманың актуальлеге: Татарстан Дәүләт символларын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.


Эшнең максаты: төрле чыганаклар ашаТатарстан Дәүләт символларының тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, Татарстан тарихы белән бәйләп авылыбызның мирасын өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.






































Кереш.


- “ ...Байрак күтәреп барган кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан ...”

Дөньяда 170 тән артык бәйсез ил бар.Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә хас байракка, туграга ия.Мәсәлән,Төркия байрагы кызыл төстә, аңа айның соңгы чиреге һәм йолдыз сурәте төшелгән.Америка Кушма Штатлары байрагында ак һәм кызыл тасмалар чиратлаша. Байракның югары сул почмагындагы зәңгәр квадрат эчендә штатлар (өлкәләр) санынча йолдыз рәсемнәре.Россия Федерациясе байрагы буй-буй ак, зәңгәр,кызыл өлешләрдән тора.Ә Франция байрагында бу төсләр аркылыга урнашкан. Кайбер илләнең байракларына тугралар да төшерелгән.

Дәүләт байрагы – ул илнең йөзе, бәйсезлек билгесе.Шуның өчен дә әүвәл заманнардан ук дәүләт бәйсезлегенә куркыныч янаганда, бәйсезлекне яклап көрәшкә чыкканда үз илләре байракларын күтәреп барганнар.Байрак көрәшкә рухландырган.Байрак күтәреп баручы кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан.Байрак йөртүче егылса, байракны күтәреп алып, аның урнына икенчеләре басканнар.Иң авыр хәлләрдә дә дәүләт байрагын дошманга мәсхәрәләргә юл куймаска тырышканнар.Я кадерләп төреп, күмеп куйганнар.Я кием эченнән тәннәренә ураганнар.Байракның дошман иле өстенә эленүе ул җиңү, тантана билгесе булган.Көрәшчеләр азатлык өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшергә ,президентлар илгә, халыкка тугрылыклы булырга байрак үбеп ант иткәннәр.

Бәйрәм көнне илебез байрагын бөтен җирдә күрергә була.

Суверен Татарстан байрагын беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күте.



  1. Туган илем – Татарстан.


1990 елның 30 августы.Берничә көн башкалабыз Казанның Ирек мәйданы халык белән тулы була.Монда туктаусыз митинг бара. Консерватория бинасының биек баскычына менеп, ярсып-ярсып Татарстанга бөйсезлек, азатлык таләп итеп сөйлиләр.Чыгышлар гел бер кодрәтле сүз – “Азатлык!” белән тәмамлана.

Кичке ахшам намазы җитә. Әби-бабайлар үзләре белән алып килгән намазлыкларын электәге партия өлкә камитеты бинасы баскычларына җәеп намаз укыйлар, илебезнең , халкыбызның азатлыгы өчен дога кылалар, Алладан ялваралар.

Татарстан Югары Советы утырышы барган бина эчендә кызу бәхәсләр бара. Әмма ахырда барысы да бер фикергә килә.Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация кабул ителә.Зал аягурә баса. Көчле алкышлаулар, ура кычкырулардан зал дерелдәп тора. Кичке 10 сәгат ь 40 минут.

Урамда бу хәбәрне зарыгып көткән халык читлектән иркенгә чыккан кош кебек була.Шатлыктан тыела алмый җилпенә, җырлый , бии, елый, бер - берсенә ягымлы сүләр әйтә, кочаклаша.Татарстанның иң зур мәйданы куәтле җыр, бию сәхнәсенә әверелә.Гармуннар уйный, барча кеше – карты – яше бии. Хәтта милиционерлар да, мәйдандагы вазифаларыннан “онытылып”, биергә тотыналар.

Нәрсә хакында әйтелә соң бу Декларациядә?

Татарстан Автономияле Совет Социлистик Республикасы Югары Советы:

  1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социлистик Республикасы - Татарстан Рестубликасы итеп үзгәртә.

  2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары һәм башка ресурслары бары тик аның халкының милке булып тора.

  3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга нинди милләттән булуларына , социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, һәр кешегә тигез хокуклар, ирекләр гарантияләр. Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.

...5. Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.

Декларация кабул ителгәннән соң шактый эшләр башкарыла. Элекке Татарстан ССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелә. Республикада урнашкан күпчелек завод, фабрикалар Татарстан карамагына күчә.

Үзенең мөстәкыйльлеген алганнан соң, Татарстанның башка илләр арасында абруе шактый артты.Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр, транспорт багланышлары урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан мәнфәгатьләрен күздә тоткан Конституция кабул ителде. Ул демократик дәүләт төзү өчен хокукый нигез булып тора. Конституция-республикабыз халыклары өчен үзара килешү законы да. Татарстан җирендә яшәүчеләрнең бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, милли мәдәниятләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне үстерү бурычы да Төп Законда билгеләнгән. Конституция республикабызның Россия Федерациясе һәм башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен дә кирәк.

1991 елның ноябрендә - Татарстан флагы, 1992 елның февралендә- гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.







Дәүләтебез әләме


Флаг- дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Шуңа күрә элекке заманнарда ук илне дошман басып алу куркынычы янаганда, сугышчылар байракны үзләре белән алгы сафта алып барганнар да инде. Бөек Ватан сугышы елларында да бит безнең сугышчыларыбыз, байракны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, дошман кулына төшермәс өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, аны үз гәүдәләренә урап йөрткәннәр, җиргә күмгәннәр, яна торган биналардан алып чыкканнар.

Татарстан Республикасы Конституциясендә “Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1\3 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләр арасында урнашкан. Яшел буй-өстә,”- дип язылган. Флаг проектын төзегәндә Татарстан Республикасының халык художнигы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов шушы өч төс ярдәмендә әләмебезгә зур мәгънә салган:

- Яз җитү белән табигать яшеллеккә төренә. Безнең бер урыннан икенче урынга күченеп яшәүче ерак бабаларыбыз өчен яшел басу, урман, дала, болыннар тормыш чыганагы булган. Димәк, яшел төс-тормыш, тере табигать төсе. Флагтагы ак төс исә-сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. Кызыл төс элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән. Кызыл төс-кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе.

Республикабызның Дәүләт флагы беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәгән булса, хәзер әламебез безнең Президент һәм Хөкүмәт, Дәүләт Советы җитәкчеләре чит илләргә визит белән барган вакытта, чит ил делигацияләрен каршы алганда, озатканда, якташларыбыз катнашында дөнья күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында уздырыла торган симпозиум, конференция биналарында, халыкара күргәзмәләрдә җилферди. Диңгез, океаннар буйлап сәяхәт итүче якташларыбыз да яхталарына Татарстан Республикасы флагын эләләр. Шулай итеп, хәзер Республикабыз флагын барлык мәмләкәтләрдә дип әйтерлек таныйлар.


Ак барслы герб

Ге́рблар, төгәл кагыйдәләр нигезендә ясалган һәм югары хакимият тарафыннан расланган символик (шартлы) сурәтләр. Герблар нәсел һәм җир билгеләренә бүленәләр, дәүләт герблары аерым төркемгә керә. Җир яки дәүләт герблары, үз чиратында, 2 төркемгә бүленә: кайчандыр патша сараена беркетелгән (уделда булган) шәһәрләрнең герблары (аларның сурәтләре өлкә яки шәһәрләрнең мөһерләренә охшатып геральдик формада эшләнә) һәм Герольдия тарафыннан ясалган һәм расланган герблар. Алардагы сурәт шәһәрнең тарихи әһәмиятенә, анда булып узган күренекле вакыйгаларга, географик һәм икътисади урынына нигезләнеп ясала.

1857 нең 10 июнендә Герольдия департаменты каршында Герб бүлекчәсе оештырыла, аңа герольдика кагыйдәләре буенча территорияләрнең гербларын һәм шәхси гербларны төзү йөкләтелә.
Казан ханлыгы җирләрен Россия үзенә кушканнан сон, бу җирләр махсус оештырылган, Россиянен үзәк дәүләт органнарынын берсе булган Казан сарае Приказы тарафыннан идарә ителә башлыйлар.Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60 нчы еллары — 1708) үз гербы булуы-булмавы хакында мәгълүмат әлегә табылмаган.
Казан ханлыгының һәм аның башкаласы Казан шәһәренең дәүләт герблары булмавы да ихтимал. Урта гасыр татар дәүләтләрендә — Әстерхан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларында да, — гомумән, герблар чыгару традициясе турында әлегә мәгълүмат юк. Алдарак Карлус Алярд тарафыннан тасвирланган Казан ханнары флагындагы аждаһадан һәм ябалактан башка бер символ да билгеле түгел.
Казан губернасының (1708 — 1920) гербы, 1856 елның 8 декабрендә гали раслануынча: «Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа, канатлары һәм койрыгы кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтын, теле кызыл. Император таҗы белән зиннәтләндерелгән калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратылган».
Казан шәһәренен гербы, 1781 елның 18 октябрендә гали раслануынча: "Ак җирлектә алтын Казан таҗы кигән кара төстәге елан, канатлары кызыл".

XIX гасырда Казан гербы сурәтен янарталар, андагы елан Казан губернасы гербындагы таҗлы аждаһа кыяфәтенә кертелә һәм, янәшәсендә кайчандыр шәһәребез төзелә башлаган Елан (Җылан) тавы турындагы риваятькә ишарә рәвешендә, русча Зилант дип атала башлый.
Герб сүзенең мәгънәсен эзләп сүзлеккә күз салсаң, ул немецча “мирас” дигән мәгънәне аңлата. “Герб” белән “мирас” арасында нинди уртаклык бар соң? Герб-ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Ул буыннан буынга мирас итеп тапшырыла.

Республикабызның Дәүләт гербы - аның дәүләт суверенлыгы символы. Ул кояш җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, татар халык орнаментлары белән уратып алынган, нәкыш үзәгенә “Татарстан” дип язылган. Герб байрагыбыздагы төсләрне кабатлаган: кояш-кызыл, барс-ак, тышкы кыса-яшел, кысадагы бизәк һәм язу гына алтынсу төстә.

Гербыбыз гадилеге һәм шул ук вакытта, серлелеге белән дә аерылып тора. Серле, чөнки монументаль сәнгать остасы, рәссам Риф Фәхретдинов үзенең хезмәтендә тарихи фантастик образларны куллана. Гербтагы “канатлы барс” бүгенге көнне бик борынгы заманнардагы барс кабиләсе белән бәйли. Борынгы болгар бабаларыбызның мөһерендә дә барс сүрәте булуы билгеле. Барс-ирек сөюче җанвар. Аны читлектә үрчетеп булмый. Димәк, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп яшәгән халыкка бу символ белеп сайланылган.

Барсның канатлы булуы да безнең халык иҗатына бәйле. Халкыбыз әкият- ләрендә канатлы елан, канатлы ат образлары бар. Канатлы итеп тасвирлап, ул аларга ниндидер өстен, сихри көч биргән. Гербтагы барс сүрәте дә-шундый- ларның берсе.

Барс – уңыш һәм үрчем символы. Ул, поэтик-символик образ буларак, халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы. Гербта барсның алгы уң аягы күтәрелгән булуы-югары хакимияткә хөрмәт белдерү билгесе. Элекке заманнарда хөкемдарга хакимлек итү хокукы Алла тарафыннан бүләк ителә, дип санаганнар... Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның кирәк вакытта үз буйсынуындагы җөмһүриятебезне, аның халкын көч белән яклый алачагын аңлаталар. Ул-кояш фонында. Бик борынгы бабаларыбыз кояшны Алла дип санаганнар. Кояш кызыл төстә ясалган. Ул төс көчле, энергияле булуны, өлгергәнлекне аңлата, матур, аяз көннәр киләчәген белдерә.

Гербка игътибар белән карасак, барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәт- ләнгән. Бу-илебезнең һәм халкыбызның явыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата.

Калкан тышында-сигез таҗ яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме. Бу-озын гомерле булуны белдерә. Борынгылар язып калдырганча, сигез-җөп сан, хатын-кыз затын аңлата. Кешелек тормышында бары тик хатын-кыз заты гына нәселне мәңге дәвам итүче, гомер бирүче.

Канатлы барс илаһи көчкә ия. Ул үз канаты астындагы халыкны бөек идеалларга турылыклы булып яшәргә өнди һәм, гражданнарга бәхетле яшәргә хокуклы булулары белән бергә, аларның бурычлары барлыгын да искә төшерә. Герб үзәгендәге барс, икенче яктан, Татарстан җөмһүриятенең үзен дә искәртә: зирәк карашлы ак төстәге барс изге ниятле, көчле, ирекле, җитез, гадел һәм алга омтылучан. Дәүләтебез гербы, беренче карашка гади генә булып күренсә дә, ул тирән мәгънәгә ия, борынгы бабаларыбыз болгар- лардан килә торган дәүләтчелек традициябезне раслап тора һәм аның билге- сен эстафета итеп ала.

Республикабыз гербының сурәте Татарстан Республикасы Югары Советы, аның Президиумы, Татарстан Республикасы Президенты резиден- циясе, Министрлар Кабинеты, аның буйсынуындагы министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм башка судлар, халык депутатларының җирле Советлары һәм аларның башкарма органнары эшли торган биналарга, Татарстан Республикасы законнары нигезендә мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә герб сурәте төшерү хокукы бирелгән Республика буйсынуындагы предприятие һәм оешмаларның мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә урнаштырыла.


Тантаналы җырыбыз


Гимн” грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 елның 14 июлендәге карары тарафыннан расланган. Гимнның музыкаль редакциясенә төгәл туры китерелеп башкарылырга тиеш.

Гимнның авторы-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында положениедә әйтел -гәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылган-да, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү-аның һәр гражданының бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

-Татарстан Республикасында билгеләп үтелә үтелә торган бәйрәмнәргә ба-гышланган тантаналы җыелышларны һәм утырышларны ачканда һәм япканда;

-дәүләт органнары тарафыннан уздырыла торган церемонияләр һәм башка тантаналы кичәләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәргәндә;

-Татарстан Республикасына рәсми визит белән килүче дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын, БДБ илләренең һәм чит илләрнең рәсми делегацияләрен каршылаганда һәм озатканда-тиешле дәүләтнең Дәүләт гимны башкарылганнан соң;

-Татарстан Республикасы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгаларны билгеләп үтү йөзеннән, һәйкәлләр, монументлар, обелисклар һәм башка корылмалар ачканда башкарыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2013 елның 18 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән расланды.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны-Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү Татарстан Республикасының һәр гражданинының мөһим бурычы.

Авылыбыз мирасы

Герб сүзе “мирас” дигән мәгьнәне аңлата, дидек. Һәрбер халыкның, авылның, хаттә гаиләнең үз мирасы бар. Безнең Явлаштау авылын гына алыйк. Нинди кызыклы үткәне бар бит аның! Менә шул тарихыннан чыгып нишләп әле авылыбызның гербын булдырмаска?!

Явлаштау авылы 1600 нчы елларда салына башлый. Мишә елгасы буена, көнкүреш уңайлыклары булганлыктан, Бәймәч һәм Миләч дигән кешеләр гаиләләре белән килеп йорт салганнар, яши башлаганнар. Бу беренче килеп авыл нигезләүче кешеләрне Болгардан килеп урнашкан дип сөйлиләр. Тагын берничә гаилә килеп урнашканнан соң Мазар исемле кеше дә шушында килеп үз йортын сала. Ул яхшырак тормышлы булганлыктан, монда яшәүчеләрдән өстенлек итә башлый.

Явлаштау авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасыннан 15 чакрымда, тимер юл станциясе Шәмәрдәннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авылга тауларның урнашуы буенча «ябалдаш» сүзеннэн чыгып «Яв­лаштау, дип исем биргәннәр. Чөнки авылыбыз төрле яктан таулар тезмәсе белән уратып алынган.

Явлаштау авылында XVIII йөздә 69 ясаклы татар яшәгән. А.Артемьев белешмәсендә Явлаштау авылы турында мондый мәгълүмат бирелә. Мишә суы янына утырган бу авылның 70 хуҗалыгында 231 ир-ат һәм хатын-кыз көн иткән. Авыл атамасы И.А. Износковның элекке Мамадыш өязе авылларын теркәгән хезмәтендә бар. 1877 елда авылда 219 ир-ат һәм хатын-кыз яшәгән.1898 елгы китапта Явлаштау авылында татарлар яшәгәнлеге искәртелә К.П.Берстель мәгълүматларына караганда, авылда барлыгы 640 татар кешесе исәпләнгән .

Безнең авылның тирә-ягында яшел урманнар, таулар булганлыктан, гербка яшел җирлек, тау куяр идем.Тау башында бакыр заводы булганлыгын күрсәтү өчен алтын төсендә йорт ясар идем, тау ягыннан Мишә елгасы акканлыктан, елга агышын билгеләр идем. Ә каймасын башаклар белән әйләндереп алсак, бу Явлаштау халкының игенчелек белән шөгыльләнгәнен аңлатыр. Чөнки, бу авылда хезмәтне үз иткән тырыш халык яши.

Гомәр Бәшировның “Нинди ул Татарстан?” хикәясендә язылганча:

-Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм. Әмма кайсы як кына булмасын, ул барыннан да элек, шул матурлыкны, байлыкны бар итүче хезмәт кешеләре белән, үзенең ягын чын күңелдән яратучы, тыйнак холыклы, киң күңелле юмарт халкы белән матур...

Дәүләтебезнең символлары үз илебезгә мәхәббәт тәрбияли, илебезнең тарихын, мирасын белергә омтылу теләге уята. Ә илебезнең үткәнен белеп, аны үз гаиләбез, туган авылыбыз тарихы белән бәйләп карасак нәселебезгә, авылдашларыбызга булган мәхәббәтне тагын да ныгытыр идек. Бүгенге көнне үткән белән чагыштырып авырлыкларны җиңәргә, бер-беребезне кичерә белергә өйрәнер идек.





Йомгаклау

Бу эшне башкару барышында мин Татарстан Дәүләт символикасы турында булган белемнәремне тирәнәйттем, символикада бирелгән һәрбер билгенең мәгънәсенә төшендем, туган авылыбызның үткәнен дә төрле символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкинлеген исбатладым.

Татарстанда барлык кешеләр хокуклары тигез, ә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Республикабызда төрле милләтләр тату көн итәләр. Туган илен яраткан, башка халыкларны хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала. Символлар халыкның буыннан-буынга килгән традицияләрен гәүдәләндерә. Шуңа күрә дә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, аны кадерләп сакларга кирәк.


























Кулланылган әдәбият


  1. Ф.Я.Зарипова. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.


  1. Р.А. Низамов. Көч һәм рух тамырлары.-Казан: “Мәгариф” нәшрияты,

2000.

  1. Л.А. Харисова. Культура народов Татарстана.-Казань: издательство

Магариф”, 2005.

  1. Б.Ф. Солтанбәков. Татарстан тарихы.- Казан: ТаРИХ, 2001.


  1. Харисов Ренат. Татарстан символлары / Ренат Харис. - Казан : Мәгариф, 2005































Кушымта.

Казан шәһәре гербы

hello_html_m76fa74b3.jpg


hello_html_3d4b5c29.png

Татарстан дәүләт символлары



hello_html_m4a095cb0.jpg




hello_html_m1b6ee1f.png

18


Краткое описание документа:

                            План

1.  Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.

2.  Кереш:

 - “ ...Байрак күтәреп барган кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан ...”

3. Төп өлеш:

 

I.                   Туган илем – Татарстан.

 

II.                Татарстан дәуләте символлары

 

1.     Дәүләтебез  әләме

 

2.      Ак барслы герб.

 

3.     Тантаналы җырыбыз.

 

4.     Авылыбыз мирасы.

 

4.  Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

5. Файдаланылган әдәбият.

6.  Кушымта.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор
Дата добавления 16.12.2014
Раздел История
Подраздел Рабочие программы
Просмотров633
Номер материала 189989
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх