Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Фәнни-гамәли эш."Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Фәнни-гамәли эш."Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану".

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе”







Әнәс Кари иҗаты буенча фәнни-гамәли эш

Тема:
ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ӘНӘС КАРИ ИҖАТЫН КУЛЛАНУ






Автор: Азнакай шәһәре 5 нче урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нургалиева Гөлфия Мохтар кызы





Азнакай – 2015

Эчтәлек


  1. Кереш ........................................................................................ 3

  2. Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану........... 6

  3. Йомгак ....................................................................................... 8

  4. Әдәбият .................................................................................... 9

Кереш

Матур әдәбият - кеше күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып, үз вөҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр. Әмма зәңгәр экран баланың уйлау сәләтен киметә, бер яссылыкта гына уйларга өйрәтә. Ә менә әсәр укыганда бала тәэсирләнә, дулкынлана, борчыла һәм шатлана. Әнәс Кари шигырьләре шундыйлардан. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә. Безнең якташыбыз буларак, Әнәс Кари исеме бүгенге көндә татар баласына гына түгел, рус телле балаларга да бик таныш булырга тиеш дип саныйм. 

"Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше чыганагы – Әнәс Кари иҗат иткән шигырьләр. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. 

Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Әнәс Кари шигырьләрендә тәрбияви идеяләрне, сөйләм телен үстерү үрнәкләрен тикшерүдә.

Эшнең максаты – Әнәс Кари иҗатын рус телендә сөйләшүче балаларга укытуда кулланышының әһәмияте.

Бурычлары:

  1. Әнәс Кариның иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү. 

  2. Әдипнең балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү ясау. 

  3. Әсәрләрдә тәрбия чыганагы булырлык үрнәкләрне анализлау. 

  4. Язучының шигырьләрендә сөйләм телен үстерү алымнарын анализлау. 

Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Беренче бүлектә Әнәс Кари биографиясе, иҗаты, аның әсәрләрендәге тәрбияви эчтәлек хакында сөйләнелде. Икенче бүлектә Әнәс Кари шигырьләре аша укучыларның сөйләм телен үстерүгә багышланды. Әдипнең иҗатын рус балаларына татар телен укытканда кулланышына багышланган хезмәтләр юк.

Әнәс Кари 1920 елның 11 июнендә Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында туа, авылның башка малайлары белән үзенең сөекле Чатыр тавында саф татар җилен иснәп, аның шифалы үләннәрендә мәтәлчек атып үсәргә туры килми. Урта мәктәптән соң Үзбәкстанга китеп, Өргәнеч шәһәренең педагогия институтына укырга керә һәм 1939 елда укуын тәмамлый. 1941 нче елга кадәр үзе укыган институтның хәзерлек курсларында һәм рабфагында укытучы булып эшли. 1942 нче елда туган авылына кайта һәм җәй көненә кадәр Кәкре Елга мәктәбендә берничә ай укытучы вазифасын үти. 1942 нче елның көзендә Совет Армиясе сафына алына. Бөек Ватан сугышында җәяүле сугышчылар составында хезмәт итә. Яшь шагыйрь фронтта зур җаваплы бурычларны үти: ял сәгатьләрендә окоп стенасына сөялеп, яки дәфтәрен окоп казый торган көрәгенә куеп, яшьләр, балалар өчен бик күп шигырьләр яза һәм аларны “Совет әдәбияты” журналына, “Кызыл Татарстан” газетасы редакцияләренә җибәрә. Ул сугышта каты яралана. Шагыйрь армиядән кайткач, үзе укыган институтта эшли, ә 1945-1954 нче елларда Татарстанның татар мәктәпләрендә (Арча педагогия училищесы, Янсуар урта мәктәбе) укыта. Аның гомере 1954 нче елның 4 нче апрелендә Казаннан яшь язучылар конференциясеннән кайтканда фаҗигале рәвештә өзелә. Әнәс Кариның иҗат эшчәнлеге 1935 елдан башлана һәм аеруча 1945 елдан соң активлаша. Беренче шигырь җыентыгы «Балаларга бүләк» 1947 елда басылып чыга. Шагыйрьнең барлыгы алты шигырь китабы мәгълүм.

Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә, аны шул ук нәниләргә җиткерү өчен төрле ысул һәм әдәби алымнардан уңышлы файдалана. Талант күпкырлы, әдәби мөмкинлекләр чиксез. Шунлыктан иҗатта балалар әдәбиятына хас күптөрле жанрларны очратырга мөмкин, күтәрелгән идея-проблемалар, тема һәм фикерләр, хисләр дә бала психологиясен ачу аша үзенчәлекле яңгыраш алган. Әнәс Кари күп кенә шигырьләрендә табигатькә, кош-кортлар, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, аларны җанландыра. Ул гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм сәнгатьчә сурәтли белә.

























Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану.

Мин Азнакай шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар теле укытам. Әдәби уку дәресләрендә мин якташыбыз Әнәс Кари иҗатын кулланам, чөнки аның шигырьләре тиз отышлы, тирән мәгънәле, балаларга бик тә кызыклы. Үз әсәрләрендә балаларның тормышын, аларның уй-теләкләрен, холык-гадәтләрен яхшы белүе һәм шуларны шигырь теле белән оста итеп бирә алуы өчен Әнәс Кари шигырьләрен укучылар сөеп укыйлар, күңелдән ятлыйлар.

Гөл янында” шигырен 3 нче сыйныфта “Күңелле җәй, ямьле җәй” темасын үткәндә укыйбыз. Бу шигырь ярдәмендә калын, нечкә кушымчалар кулланышын, җәй килү белән, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп нәтиҗә ясарга, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытырга була.

Безнең канатлы дусларыбыз” дигән темага үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресендә “Чыпчыгым” шигыреннән өзек бирелә. Бу өзек аша укучылар исемнең тартым белән төрләнешен күзәтеп, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үзләштерәләр. 4нче сыйныфта “Хайваннар дөньясында” темасын үткәндә “Тиен” шигырен укучылар ятлыйлар. Бу шигырь укучыларны матурлыкны тоярга, аны яратырга һәм сакларга чакыра. Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләргә дә мисаллар табарга мөмкин бу шигъри юлларда.

Кыш” шигырендә Әнәс Кари кышкы табигать бизәкләрен, кыш көне балалар уены, Яңа ел бәйрәме турында бик оста итеп тасвирлый. Бу шигырьне укыганнан соң, эчтәлек буенча диалогик сөйләм күнекмәләрен ныгытабыз.

Алда әйтелеп киткән шигырьләр Хәйдәрова Р. З. “Күңелле татар теле” дәреслекләренә, хрестоматиягә кертелгән инде. Өстәмә итеп мин аның башка шигырьләрен дә алам. Мәсәлән, “Минем әнием - тегүче” шигырен 1 нче сыйныфта “Өс-баш киемнәре” темасына үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресендә куллану бик отышлы.

Курчак” шигырен укыгач, укучылар әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә кирәклеген дә аңлыйлар. “Кем ялкау?”, “Күкеле сәгать” шигырьләре укучыларны ялкау булмаска, вакытның кадерен белергә өйрәтә.  Укучылар матур итеп уку белән бергә, текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта үзләре дә тулы, дөрес җавап бирергә өйрәнәләр. 

2 нче сыйныфта Г.Лотфиның “Сыерчык “ шигырен укыйбыз. Шул ук дәрестә Әнәс Кариның сыерчык турында язылган “Минем кунагым” дигән шигыре белән дә танышып, яз килү белән табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп нәтиҗә ясыйбыз. Шагыйрьнең кошлар турында язылган шигырьләре бик күп: “Хуш килдегез, кошлар!”, “Сыерчыкка”, “Тукран”, “Кошлар туйдырам” һ.б. Аларны 4 нче сыйныфта “Туган як табигате” темасын үткәндә кулландым. Укучылар кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белергә өйрәнделәр.

2 нче сыйныф татар теле дәреслегенә электрон кушымтада Әнәс Кариның “Аккош” шигыреннән өзек бирелгән. Бу бирем аша укучылар татар телендә сүзләргә басым куя белү күнекмәләрен ныгыттылар.












Йомгак.

Рус мәктәбендә укучы рус балаларын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек таләп итә. Балалар алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булырга тиеш. 

Безнең бурычыбыз – укучыны аралашырга өйрәтү. Яңа сүзләрне ятлап кына моңа ирешеп булмый. Икенче бурыч – балада телне өйрәнүгә теләк уяту. Һәм шушы бурычларны үтәр өчен безгә ярдәмгә якташ шагыйребез – Әнәс Кари шигырьләре ярдәм итә. Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

Эшкә Әнәс Кари иҗатын укытуда кулланышының әһәмияте максат итеп куелды. Фәнни тикшеренүләр, анализлау, күзәтүләрдән чыгып, “Әдәби уку дәресләрендә Әнәс Кари иҗатын куллану” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эшенә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: 

1. Әнәс Кари - балалар әдәбиятына чын күңелдән хезмәт иткән фидакарь шагыйрь. 

2. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. 

3. Татар телен өйрәткәндә, Әнәс Кари шигырьләрен куллану уңай һәм әһәмиятле.

Шигырьләренең сөйләм формасы, характеры, ритм-рифмасы, балаларча образлы бирелеше укучыларның сөйләм телен баета, балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра. Шигырьләренең кызыклылыгы дәреснең үткәнлеген сиздерми, ә аңда бик күп белем калдыра. 



Әдәбият.


1. Безнең балачак әдипләре.//.- Салават күпере. - 1997.-№2-3.Б.20

2. Исхакова Р.М., Әхмәтҗанова Г.М. Дуслар белән бергәләп: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен хрестоматия. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2013. 

3. Исхакова Р.М., Әхмәтҗанова Г.М. Кояшлы ил: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. 

4. Кари Ә. Гөлбакча: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1996. 

5. Мирсәетов С. Чатыр тау мизгелләре. - Казан: “Идел-Пресс”, 2012.-Б.78-81.



9



Автор
Дата добавления 29.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров137
Номер материала ДБ-059844
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх