Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Фәнни-тикшерү эше: “Бубый мәдрәсәсе укыту программаларының алдынгы карашлы шәхес формалаштырудагы роле”.

Фәнни-тикшерү эше: “Бубый мәдрәсәсе укыту программаларының алдынгы карашлы шәхес формалаштырудагы роле”.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Укучыларның мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган

III төбәкара укулары













Фәнни-тикшерү эше: 

Бубый мәдрәсәсе укыту программаларының алдынгы карашлы шәхес формалаштырудагы роле”.








Фәнни-тикшерү эшен башкарды:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кәримова Лидия Илдус кызы.


















Иж-Бубый – 2016

ПЛАН:



I. Кереш өлеш………………………………………………………………5 бит

II. Төп өлеш

Бубый мәдрәсәсе укыту программаларының алдынгы карашлы шәхес формалаштырудагы роле………………………………………………….6-8 бит

III. Йомгаклау………………………………………………………………9 бит

IV. Кулланылган әдәбият………………………………………………….10 бит











































I . Кереш өлеш.

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбызның бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле, фаҗигале һәм моңлы бер сәхифәседер. Вакыт пәрдәсе бүгенгәчә каплап торган ул сәхифәдә мәдәниятыбыз күгендә мәңге сүнмәс булып балкып торучы беренче йолдызлар белән беррәттән, аҗагандай ялтырап алган меңләгән билгесез шәхесләр бар. Аларның барысының да язмышы өзелмәс җепләр белән татар мәдрәсәләренә, мәктәпләргә бәйле.

Борынгылар «Per aspera ad astra» дигән мәкальне кабатларга яратканнар,ягъни «Кыенлыклар аша –йолдызларга!». Бу рухландыргыч чакыру бигрәк тә аң- белемгә омтылышны чагылдыра, мөгаен. Мәгърифәткә, китапка, гыйлем күгендәге йолдызларга мәхәббәт татарларда бик борынгыдан килә. Моны халык авыз иҗаты әсәрләреннән, риваятьләрдән, җырлардан, бәетләрдән укып беләбез.

Татар халкында мәгърифәтчелек үсешенең тарихын барлау һәм өйрәнү зур әһәмияткә ия. Мин дә үземнең фәнни- тикшеренү эшемнең максаты итеп Бубый мәдрәсәсенең укыту программаларының үзенчәлеген ачу, алдынгы карашлы шәхес формалаштырудагы ролен ачыклауны куйдым.

Дини уку йорты булып исәпләнгән бу мәдрәсә асылда дөньяви мәктәп-гимназия булырга омтыла.

II. Төп өлеш.

Халкыбызның аңын,рухи һәм матди культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары – мәктәп һәм мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган. Әле борынгы чорларда Болгар дәүләтендә үк мондый гыйлем үзәкләре булуы мәгълүм. Унынчы гасырның беренче яртысында яшәгән мәшһүр гарәп галиме Ибн Рустә үзенең бер язмасында: «Болгарларның күпчелеге ислам динен тота; шуңа да алар яши торган шәһәрләрдә, авылларда мәчетләр каршында башлангыч уку йортлары бар»,- дип билгеләп үтә.

Вятка губернасы Сарапул өязе, хәзер ТРның Әгерҗе районында, Иж-Бубый авылында, 1881 елда Габделгалләм Нигъмәтуллин тарафыннан Иж-Бубый мәчете каршында да мәхәллә мәдрәсәсе буларак ачыла. 1895 тән, аның уллары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар укыта башлагач, мәдрәсә җәдитчә белем бирү йорты һәм бөтен Россиягә мәгълүм мөселман мәгърифәт үзәге буларак таныла.

Бубый мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Бубый мәктәбенең башлангыч дүрт сыйныфында җәгърафия, рус теле, мәгълүмате шифаһия (сөйләү теле), хөсне хат (матур язу), рәсем, төрки теле, хифзысыйхәт (гигиена), дин гыйлеме, хисап, тарихыләнбия (пәйгамбәрләр тарихы), гасырелсәгадәт (пәйгамбәрләр заманы тарихы) укытыла. Югары сыйныфларда исә фәннәр тагын да катлаулана. Монда да дин гыйлеме – тарихы ислам, хәдис, тәфсир өйрәтелә. Шулай да сәгатьләр челтәрендә зур урынны рус теле алып тора. Рус лисаны атнага 12 шәр сәгать (1-5 сыйныфларда) укытыла. Югары сыйныфларда ысулы фикъһе (юриспруденция), гарәпчә сарыф (морфология), гарәпчә нәхү (синтаксис), төрки әдәбияты, гомуми тарих,гакаид (теология),тарихы табигый (табигать белеме), хикмәте табигыя (физика), кимия (химия), мөсәлләсат(тригонометрия), нәбатәт (ботаника), җәбер (алгебра), һәндәсә (геометрия), хәйванат (зоология), һәйәт (астрономия), хисап, хифзыссыйхәт (медицина белеме), гыйльме сәрвәт (экономика), рәсем, хөсне хат, гыйльме әшья (физиканың икенче кисәге), педагогика, мантыйкъ (логика), француз теле һәм башка телләр укытыла. Алгебра бишенче сыйныфтан, француз теле алтынчыдан кертелә. Француз теле атнага 1-2 сәгать, астрономия атнага 2 сәгать укытыла.

Рус хөкүмәте ул заманда татарларга бары дини мәктәп- мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт иткәнгә һәм мәдрәсәләрне бары тик муллалар кулына гына тапшырганга Бубилар, табигый, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дин уку йорты итеп күрсәтәләр. Хәер ,моның дини уку йорты икәнлеге программаларындагы дин дәресләреннән дә күренә. Бу – һич тә гаҗәп түгел. Ул заманда рус дөньяви мәктәпләрендә дә закон божий сәгатьләре кертелгән. Әмма Бубиларның программаларына карасак, күпчелек сәгатьләр дөньяви фәннәргә бирелгәнен күрербез. Дини уку йорты булып исәпләнгән бу мәдрәсә асылда дөньяви мәктәп-гимназия булырга омтыла.(Бубый мәдрәсәсенең беренче сыйныфыннан алып соңгы сыйныфына кадәр уку түләүсез булган. Бу – теге атна кич саен сәдака , һәр көн иртән бер утын агачы күтәреп килергә тиешле авыл мәдрәсәсе түгел, ә заманына күрә –урта мәктәп.) “Төрки әдәбият” һәм Г.Бубиның “Кыйраәте төрки” китабы да, исеменә карап, төрекчә дип уйланмасын. Дәреслекләр татарча язылган. Сүз татар “төркисе” хакында бара. Ул чагында татарчаны “төрки” дип атыйлар иде.

Бубый мәктәбендә I-III сыйныфларда атнага 30 сәгать, югары сыйныфларда, практик сәгатьләрдән тыш, 28 сәгать дәрес планлыштырылган. Анда математика укытуга бик зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, анда укыган Гаяз Максудов дигән шәкерт, мәдрәсәнең 6 нчы сыйныфын Мактау грамотасы белән тәмамлагач, Салоникидагы (Греция) урта мәктәпкә имтихан биреп керә. Имтихан алучылар аның җавапларының тирәнлегенә хәйран калалар һәм аны бер сыйныфка сикертеп кабул итәргә мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр. Ләкин шәкерт бу тәкъдимнән баш тарта һәм җиденче сыйныфка кереп укый. Октябрь борылышыннан соң Гаяз Максудов Казан университетының физика-математика факультетында укытучылык итә һәм физика-математика фәннәре доценты дигән гыйльми исем ала. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, Габдулла Буби үзе дә төннәр буена бүлмәсендә математика буенча мәсъәләләр чишеп утыра торган булган. Бубыйдан китеп Истамбул мәктәбенә барып белемен дәвам иттерүчеләр бер генә кеше түгел. Бу фактлар татар авылындагы бер мәдрәсәнең Истамбул, Салоники кебек шәһәрләрдәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торганлыгын раслыйлар. Әнә шундый киң планда дөньяви белем бирү өстенә, Бубый мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең стеналары эчендәге хөр фикер белән аерылып тора. Язучы, журналист Ф. Кәрими: “Бубый шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр”-, дип язды.

III. Йомгаклау.

Димәк, Бубый мәдрәсәсе шәкертләренең дөньяга карашларын үстерүдә һәм формалаштыруда анда укытылган дөньяви фәннәрнең роле бик зур булган.

Бубый мәдрәсәсендә белем алып чыккан кешеләр дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият,мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме, доцент Җ. Вәлиди, язучы Җәләл, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Г.Биги, Д.Гобәйди заманында Бубыйда белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш Бубый шәкертләре булган Г.Мостакаев мәдрәсәдән соң Бельгиядә Энергетика институтын, Зыя Мөҗавиров Америкада тау институтын тәмамлап совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыйулла Алиев – Мәскәү энергетика институтын тәмамлый.(Ул Березники, Караганда шәһәрләрендәге эре предприятиеләрдә баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов – Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев, Хөршидә Назирова, Зәйтүнә Назирова Татарстан үзәк башкарма комитетында, Мәрьям Зәйнуллина Партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов – Алабуга педтехникумын оештыручыларның берсе. Зәки Алиев – Минзәлә өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев – Уфа радиокомитетында эшли. Бубый шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев икенче Армиянең Политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында, Гасим Мансуров ВЧКда хезмәт итәләр. Г. Мансуров соңыннан Мәскәүдә СССР Халыклары нәшриятының татар секциясендә эшли, Юныс Вәлидов Мусвоенколлегиядә хезмәт итә һәм ахырдан Татарстан Җир эшләре халык комиссары була. Нәби Мансуров Төркстан фронты политидарәсендә эшли, Куканд шәһәрендә “Фергана” исемле газетаны оештыра һәм аның мөхәррире була. Сәлим Әминев Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйть Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар журналисты Якуп Хәлили, татар театрына нигез салучыларның берсе Габдрахман Мангушев – шулай ук Бубый шәкертләре.

Татарстан хәбәрләре”нең 1922 нче елның 38 нче санында: “Хәзерге көндә татар арасында эшләүче мәсьүл татар эшчеләренең күп өлеше Бубыйда тәрбия алган, Бубыйда рухланган егетләр дисәм хата булмас...”,- дип яза Г.Мансуров.

Шулай итеп, бөек Бубый мәдрәсәсе бөек шәхесләр тәрбияләп чыгарган.

Кулланылган әдәбият:

1. Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык.Казан, 1999; Махмутова А.Х. Феномен Мухлисы Буби // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2000. 1/2; Рахимов С. «Виновной себя не признала» // шунда ук. С. 217-223.

2. “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы. Мөхлисә Бубый халыкка кайтты. 29.12.2011.

3. Габдулла Сибгатуллин – Бубый “Татар дөньясы”, -Казан: “Заман” нәшрияты. -1995ел.

4.Мәдрәсәләрдә китап киштәсе... Фәнни популяр очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1992.

5. М.Х.Вәлиев, Р.Ф.Гыйззәтуллин ”Әгерҗем - йөрәк җырым”, 2004

6. “Мәйдан” журналы, №6, 2008







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 12.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров18
Номер материала ДБ-255802
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх