Инфоурок Другое Научные работыФәнни-тикшеренү эше “Татар телендә тартык авазларның чиратлашуы”

Фәнни-тикшеренү эше “Татар телендә тартык авазларның чиратлашуы”

Скачать материал

 

Төбәкара лингвистик фәнни-гамәли конференция

«Полилингвинизм шартларында тел компетентлыгының актуаль сораулары»

 

 

 

 

Фәнни-тикшеренү эше

“Татар телендә тартык авазларның чиратлашуы”

 

 

                                                                   

                                                   

 

 

               Автор: Акбашева Рузиля Раушат кызы,

                                                                  9 нчы сыйныф укучысы

 

 

                                                                 Фәнни җитәкче:

Кәримова Лидия Илдус кызы,

                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   

 

2016 ел

 

 

Эчтәлек

I.  Кереш  өлеш......................................................................................5 бит     

II .Төп өлеш.

1)  Телебездә саңгырау тартыкларның яңгыраулашулары һәм яңгырау тартыкларның саңгыраулашулары ................................................................6 бит

2) Саңгырау тартыклар белән саңгыраулар, яңгырау тартыклар белән яңгыраулар арасында  чиратлашу күренеше ............................................... 6 бит                                                                                   

3) Тартыклар арасында ике яклы чиратлашулар.................................7 бит

4)  Тартыкларның үзара чиратлашуларының сәбәпләре.....................8 бит   

III. Йомгаклау  ........................................................................................ 11 бит                                            

IV. Кулланылган әдәбият .......................................................................12 бит

                                     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV.Кереш өлеш

Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе. Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен беләбез: борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр), иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр), иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) һәм, ниһаять,татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә.  Ул хезмәт  бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган  аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә.

Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәсенә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә. Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша.

Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”,    “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез.

XX йөзнең 20 нче елларына кадәр татар милли әдәби теленең барлык төп стильләре дә формалашып җитә, бары тик фәнни стиль генә иҗтимагый- сәяси атамалар өлкәсендә иске татар язма теле традицияләрен дәвам итә.

Татар телендә аралашучы бөтен кешеләргә аңлаешлы телнең нинди үзгәрешләр кичерүенең кайбер якларын үземнең эшемдә яктыртып китәсем килде.Кайсы авазларның сүзләрдә вакыт узган саен ничек үзгәрүен барлыйсым килде.Татар телендә тартык авазларның чиратлашуын карап китик.

II.Төп өлеш

1.Телебездә аңгырау тартыкларның яңгыраулашулары һәм яңгырау тартыкларның саңгыраулашулары .

Тартык авазларның чиратлашуына карата Л.Яфаров: “Татар телендә, шул ук вакытта башка төрки телләрдә дә, саңгырауларның яңгыраулаша баруы эпохалар буена килгән үсеш, үзгәреш һәм камилләшү процессы буларак, телдәге күп кенә тарихи фактлар белән исбатлана”,- дип язды. Ләкин шуны әйтергә кирәк, телебездә саңгырау тартыкларның яңгыраулашулары белән беррәттән, яңгырау тартыкларның саңгыраулашулары да күзәтелә.

Мисаллар:

Килеп  дөштек илләргә,

Һич белмәгән йирләргә.

(Нәүрүз бәете)

Дора-дора бу угланчык явыз улды,-

Качып кәләп, бу коея дөшмеш имди.

(Йосыф вә Зөләйха)

Ерак җирдә имәсмен мән,

Дәгел шам я мәддинле.

(Г. Кандалый).

Бу мисалларда кулланылган дөштек, дора-дора, дөшмеш, дәгел сүзләрен хәзер без төштек,тора-бара, түгел рәвешендә кулланабыз. Бу мисаллар саңгырау тартыкларның яңгыраулашулары белән беррәттән, яңгырау тартыкларның саңгыраулаша баруларын күрсәтәләр.

 

2.Саңгырау тартыклар белән саңгыраулар, яңгырау тартыклар белән яңгыраулар арасында  чиратлашу күренеше.

 Ул гына да түгел, тартык авазларның чиратлашулары саңгырау һәм яңгыраулар арасында гына чикләнеп калмый, андый чиратлашулар саңгырау тартыклар белән саңгыраулар, яңгырау тартыклар белән яңгыраулар арасында да күзәтелә.

                                    Сачың охшый Зөләйханың сачина,

                                    Синең керфекләреңдин шур сачыла.

                                                                                   (Г. Кандалый)

                                    Ярлы Йосыф казгырудан канын аглар,

                                    Аглар икән карендәшләрен үбәр, кочар.

                                                                                     (Йосыф вә Зөләйха)

                                   Күтәрәбмен шуның өчен мәҗнүн ады,

                                   Хода вирсен бәңа ахырда дади.

                                                                                     (Утыз Имәни)

Бу мисалларда кулланылган сачың, сачына, сачыла, казгырудан, вирсен сүзләрен без хәзер чәчең, чәченә, чәчелә, кайгырудан, бирсен рәвешендә кулланабыз. Югарыда китерелгән мисаллардагы беренче өч сүз саңгырау тартыкларның саңгыраулар белән, ә соңгы ике сүз яңгырау тартыкларның яңгыраулар белән алмашынуларын күрсәтә.

3. Тартыклар арасында ике яклы чиратлашулар .

Тартык авазларның чиратлашулары бер генә яклы була дигән карашның дөрес булмавын кайбер тартыклар арасында күзәтелгән ике яклы чиратлашулар да раслый. Мисал өчен “д” һәм “т” авазлары арасындагы чиратлашуларны карыйк.

Иске әдәби телебездә дәгел, датлы, дырнак формасында йөртелгән сүзләрне без хәзер түгел, татлы, тырнак рәвешендә кулланабыз. Бу очракта “т” авазы “д” авазына карата активлык күрсәткән. Шул ук иске әдәби телебездә тиде, түрт, тәкый формасында кулланылган сүзләр хәзерге әдәби телебездә диде, дүрт, дәхи рәвешендә йөртеләләр. Бу очракта инде “д” авазы “т”га карата актив булып киткән, аны алмаштырган.

Ике яклы чиратлашулар “п” һәм “ф” тартыклары арасында да күзәтелә. Мәсәлән, иске төрки телдә, шулай ук иске әдәби телебездә керпек, тупрак, калпак, үфкә рәвешендә кулланылган сүзләр хәзерге әдәби телебездә керфек, туфрак, калфак, үпкә формасында йөртеләләр. Беренче өч сүздә “ф” авазы “п” авазына карата активлык күрсәтеп, аны алмаштырса, дүртенче сүздә, киресенчә, “п” авазы “ф” авазына карата активлык күрсәткән, аны алмаштырган.

4. Тартыкларның үзара чиратлашуларының сәбәпләре.

Ике яклы чиратлашу – сирәк очрый торган күренеш. Ул берничә тартык арасында гына күзәтелә.Шунлыктан бу күренешнең нинди шартларда барлыкка килүен ачыклау тел белеме өчен әһәмиятле мәсьәлә.

Моның өчен, ике яклы чиратлашулары шактый еш очраган “д” һәм “т” авазларының артикуляцияләрен тикшереп китик.

“т” авазын әйткәндә, телнең нәкъ очы өске алгы тешләрнең очына авыз куышлыгы ягыннан терәлеп тора, ә “д” авазын әйткәндә, телнең очы шул ук өске алгы тешләрнең очына аскы яктан җиңел генә тия. Шулай итеп, бу ике авазның артикуляцияләре бер-беренә бик якын һәм аларны әйтү өчен сарыф ителгән энергия һәм вакыт арасында да аерма бик аз.

“п” һәм “ф” авазлары арасында да шундый ук хәл, аларның да артикуляцияләре бер-беренә бик якыннар. Боларга таянып ике яклы чиратлашулар артикуляцияләре бик якын булган тартыклар арасында гына күзәтелә дип әйтә алабыз.

Тартык авазларның үзара чиратлашулары аларның фонетик чолганышлары белән бәйле күренеш: бер фонетик чолганышта актив булган аваз икенче чолганышта активлыгын югалтырга мөмкин. Авазларның үзенчәлекләренә фонетик чолганышның йогынты ясавын күзаллау өчен түбәндәгеләрне искә алырга кирәк.

Билгеле булганча, сөйләмдә катнашкан авазлар бер генә тоннан тормыйлар: аерым авазларның төп тонына төрле ешлыктагы башка тоннар – тирбәнүләр  өстәлә. Бу өстәмә тоннар авазның акустик үзенчәлеген билгеләүдә катнашалар.

“а” авазының спектры шактый киң: ул күп сандагы тирбәнүләрне үз эченә ала. Һәрбер авазның  үзенә хас акустик спектры була. Спектрда авазга характерлы булган тирбәнүләр туплана. Сөйләү процессында бер авазның билгеләренә караган тирбәнүләр сүнеп җиткәнче икенче авазның тирбәнүләре башланырга – ике авазның спектрлары бер-берсен капларга мөмкин. Спектрларның бер-берен каплаулары аркасында һәр ике авазның спектрограммаларында яңа ешлыклар , яңа тирбәнүләр барлыккак килә. Нәтиҗәдә  һәр ике авазның үзенчәлекләре беркадәр үзгәрә. Шулай итеп, фонетик чолганыш авазның үзенчәлегенә йогынты ясый.

Сүздәге авазларның чиратлашуында минималь гамәл принцибының чагылышын күзәтү өчен “б” һәм “м” тартыкларының үзара алмашынуларын күзәтик.

Иске төрки телдә һәм иске әдәби телебездә “б” тартыгы “м” тартыгына караганда күбрәк кулланылган. Милли әдәби телебез нормалашкан чорда бик күп сүзләрдә “б” тартыгы “м” белән алмашынган. Мәсәлән, бәңа,бәнем,бән,бондан, бәне сүзләре хәзерге әдәби телебездә миңа, минем, мин, моннан, мине формасында кулланылып йөриләр. Бу мисаллардан күренгәнчә әдәби телебезнең камилләшү проөессында “м”  тартыгы “б” тартыгына карата активлык күрсәткән күп очракларда аны алыштырган.

Г. Кандалыйның “Бән һәм сән” дигән шигырендә түбәндәге строфа бар:

                                  Сәне анда,бәне бонда яратты,

                                  Бәне сәңа, сәне бәңа каратты.

Бу строфаны хәзерге әдәби нормага җайласак, ул түбәндәге форманы алыр иде:

                                  Сине анда, мине монда яратты,

                                  Мине сиңа , сине миңа каратты.

Шушы ике юллыкта да дүрт урында “м” тартыгы “б” тартыгын алмаштырган.

Артикуляцияләре бик якын булган бу ике авазның берсе активрак булу аларның әйтелү, барлыккак килү юллары белән бәйле күренеш. Бу авазларның әйтелешләренә карата Л.Җәләй : “Бу авазларның артикуляцион базалары бер-берсенә бик якын. “М” иреннәрнең бикләнүе, “б” исә, киресенчә, бикләнгән иреннәрнең кинәт ачылуы белән ясала”,- дип язды. Шулай итеп, “б” авазын әйткәндә, йомык иреннәр кинәт кенә ачыла да, авыз куышлыгындагы һава чагыштырмача  зур көч белән атылып тирәлеккә чыга, тыштагы һавага чагыштырмача зур басым ясый. Ньютонның III законы буенча үзе дә тышкы һава тарафыннан чагыштырмача зур каршылыкка очрый. Бу каршылыкны җиңәр өчен сөйләүче энергия һәм вакыт сарыф итәргә тиеш була. “М” авазын әйткәндә иреннәр йомылып, тигез генә килә торган һава агымының юлын каплыйлар, аның зур өлешен борын куышлыгына җибәрәләр. Борын куышлыгы аша  чыккан һава агымы тышкы һавага артык зур басым ясамый, үзе дә аның тарафыннан зур каршылык очратмый. Шулай итеп, әле генә тикшерелгән бу ике процессның беренчесе, икенчесенә караганда, сөйләүчедән күбрәк энергия һәм вакыт сарыф итүне таләп итә. Шунлыктан сөйләүче кеше, үзе дә сизмичә, минималь гамәл принцибы нигезендә эш итә: сөйләгәндә күбрәк энергия, күбрәк вакыт сарыф итүне таләп иткән “б” тартыгын “м” белән алмаштыра.

Төрле  сүз төркемнәренә ялганып, күплек төшенчәсен биргән –мыз, -мез кушымчалары иске телдә, шулай ук иске әдәби телебездә киң кулланыла. Мәсәлән :

                                  Насыйп булса килермез.

                                  Сезгә дога кылырмыз,

                                  Ни булса да белермез,

                                  Нәүрүз мөбарәкбад. (Нәүрүз бәете)

Янә бер-беремез илә бәхилләшеп, чагырышып, тәфнәк атып, хәвеф илә һич беремезгә зарар тикермәде (Исмәгыйль ага сәяхәте).

Милли әдәби телебез нормалашкан чорда – мыз,-мез кушымчалары –быз,-без формасын алалар. Югарыда китерелгән мисаллардагы килермез, кылырмыз, белермез, бер-беремез, һич беремезгә сүзләрен хәзер без килербез, кылырбыз, белербез,бер-беребез, һич беребезгә формасында кулланабыз.

Югарыда китерелгән мисаллар күп очракларда пассив булган “б” тартыгының “м” га карата актив булып китүен , аны алмаштыруын күрсәтә. Шулай итеп, бу күренеш артикуляцияләре бик якын булган “б” һәм “м” тартыклары арасында ике яклы чиратлашу барлыгын исбатлый һәм  ике яклы кабатланулар  артикуляцияләре бик якын булган тартыклар арасында гына күзәтелә дигән фикерне раслый.

 

III Йомгаклау

Минемчә, кешенең иң зур байлыгы ул – аның газиз туган теле. Туган телен оныткан кешенең үткәне дә, киләчәге дә була алмый. Туган тел аерым кешеләрне, буыннарны, чорларны тоташтыра. Әгәр кеше туган теленең үсеше һәм яшәеше өчен битараф түгел икән, димәк, аның тарихы, киләчәккә өмете бар. Тел үсә, яңара икән, димәк, милләт тә үсеш кичерә. Бары тик тел генә милләтне онытылудан һәм югалудан саклый. Туган телне саклау, аны үстерү, баету, өйрәнү - һәркемнең изге бурычы.

 

IV. Кулланылган әдәбият

 

1. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. Казань,1954, 68 б.Л.Яфаров. Күрсәтелгән  хезмәт. 64 б.

2. Л.Яфаров. Күрсәтелгән  хезмәт. 64 б.У.Ш. Байчура .Звуковой строй татарского языка. Казань, 1961, II кисәк, 49-122бб.

3. У.Ш. Байчура .Звуковой строй татарского языка. Казань, 1961, II кисәк, 49-122бб.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Фәнни-тикшеренү эше “Татар телендә тартык авазларның чиратлашуы”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 273 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2016 2302
    • DOCX 26.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Лидия Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Лидия Ильдусовна
    Каримова Лидия Ильдусовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 24204
    • Всего материалов: 28

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Медиа и коммуникации в современном обществе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 79 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Стратегии B2C маркетинга: от анализа до взаимодействия с клиентом

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе