Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Фәнни-тикшеренү эше Тема: «Бөек Ватан сугышы гаилә тарихында»

Фәнни-тикшеренү эше Тема: «Бөек Ватан сугышы гаилә тарихында»


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Алат урта төп белем бирү мәктәбе









Фәнни-эзләнү эше

Тема: «Бөек Ватан сугышы гаилә тарихында»











Җитәкче: Сәликеева Гүзәл Сөләйман кызы

I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы

Укучы: Садыкова Эннҗе Минзиян кызы 9 нчы сыйныф укучысы








2015 нче ел



Эчтәлек.

1.Кереш.............................................................................3-4 бит.

2. Төп өлеш. .....................................................................5-10 бит.

а) Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы...................5 бит.

б) Бөек Ватан сугышы Төхвәт бабай гаиләсе тарихында;7 бит.


в) Өч бертуганның сугыш юллары.....................................8 бит.

г) Кече улы Сөләйманның илне дошманнардан саклавы ;


хатирәләр;........................................................................10-12 бит.


3. Йомгаклау........................................................................13 бит.


Әдәбият исемлеге.................................................................14 бит.



Кушымта..........................................................................15-16 бит.

































Кереш.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.



Уткәнне белү, синең киләчәген

Хәтерләүдән курыкма син!

Уткәненне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни игкәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.


Гаилә, нәсел киләчәгең…, токым... Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне, бер-беребез белән нәрсә берләштерүе турында уйланып караганыбыз бар микән? Мөгаен, юктыр. Әйе, «илен белмәгән - игелексез», «халкын белмәгән - холыксыз», «нәселен белмәгән - нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белергә тиеш. Әлеге сорау белән генеология фәне өйрәнә. Генеология – ул кешеләрне һәм аларның килеп чыгышын өйрәнә торган тарихи фән.

Кызганычка каршы, күп кеше гаиләсенең тарихын, шәҗәрәсен, килеп чыгышын белми. Үз нәселеңне өйрәнер өчен бөтен мөмкинчелекләр дә тудырылган, югыйсә. Архивлар, эзләнү методлары, махсус әдәбият....

Борынгы заманда һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш булган, үз нәселен белгән кеше абруйлылардан саналган. Минемчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Минем әби – бабам кем булган, ничек яшәгән һәм шөгыльләнгән, кешеләр өчен файдалы эшләр башкарганнармы, әллә киресенчәме? Минем уйлавымча, безнең бабаларның яшәү рәвеше безнең тормышта да уз урынын алган, үз нәселеңне белергә һәм хәтерләргә тиешбез.

Бүгенге көндә буыннар арасында тарихи бәйләнеш юк дисәң дә була. Балалар өлкән буын кешеләреннән үрнәк алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шуңа күрә һәр кеше үз гаиләсендә буыннан буынга килгән истәлекләрне белеп, аларны саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Минем сайлап алган темамның актуальлеге шик тудырмый. Бүгенге көндә гаиләнең тарихын өйрәнү проблемасы иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.

Фәнни-эзләнү тикшеренүнең төп объекты булып Сафиуллиннар гаиләсе тора - аларның шәжәрәсе, Бөек Ватан сугышында һәрбер гаилә әгъзасының илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның язмышы.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга жиде дистә елдан артык вакыт узса да, сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эштә һәркем үзеннән өлешен кертергә бурычлы. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк.





Төп өлеш.

Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы.



1941 нче елнын 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз. Менә шундый матур күк йөзе кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап кала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калды. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Миллионнарча гаиләләр сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады.

Быел Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр – ветераннарыбыз бар. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз бармак белән санарлык кына калып бара. Шул ветераннар арасында безнең күрше бабае да бар иде. Ул әле 2009 елда вафат булды. 9 май көннәрендә балалары белән горур атлап бара иде ул урам буйлап. Мин сокланып карап кала идем. Сөләйман бабай һәм анын гаиләсе тарихын беләсем, өйрәнәсем, кешеләргә җиткерәсем килде. Бу гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.

























Бөек Ватан сугышы Төхвәт бабай гаиләсе тарихында

Зур гаилә башлыгы, Сөләйман бабайның әтисе – Төхбәт бабай 1903нче елның арыш урган вакытта дөньяга килгән. Гади бер авыл малае булган. Иген иккән, атлар көткән. Җир малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган. Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән. Матур кызны яр итеп сайлаган һәм гаилә төзегән. Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумып Төхбәт бабай тормыш итә, әби Бибигәйшә авыл хатыннарына хас эшләрне башкара. Акрынлап көннәр, айлар үтә. Тупылдап торган 4 ул - Гыйният 1914 елда, Зиннәт 1917елда, , Хидият 1921 елда, Сөләйман елда дөньяга киләләр. Һәр туган көнгә сөенеп, тормыш тәгәрмәче тәгәри. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый. Бөтен дөньяны төтрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кара кайгы, бу гаиләне дә читләтеп үтми.

Шәмсетдин кызы Бибигәйшә әби «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» лозунгы астында, тылда хезмәт куя. Җир сөрә, урак ура, сугышчылар өчен кич утырып оекбаш-бияләйләр бәйли. Шулай ук җәйге челләләргә туры килгән уразасын да калдырмый.

























Өч бертуганның сугыш юллары.

1937елдан 1940 елларга кадәр Чита өлкәсендә Төхбәт бабайның улы Гыйният хәрби хезмәтен үти. 1939 елда япон империалистлары Монгол Халык Республикасына хөжүм итәләр. Халхин-Гол елгасы буендагы көчле бәрелешләрдә күп кеше һәлак була. Гыйният тә бу оешмага өлеш керткән. Соңыннан ул еллардагы хәрби хезмәте өчен “Халхин-Голда җиңүгә 30 ел” юбилей медаленә лаек булды (1969ел).

Ул кайтып, гаиләсе белән тыныч тормыш итә башлый... Яшел яшьлек елларында җир җимертеп хезмәт куярга, тормыш корып нәсел дәвам итәргә тиешле ир-егет 1941нче елнын июнь аенда дәһшәтле Бөек Ватан сугышына барып керергә мәҗбүр була.

Гыйният 1942 елда яраланып туган ягына кайта. Сәламәтләнүгә яңадан фронтка, яңадан пулялар астына, яңадан иле алдындагы бурычын үтәргә, сугыш кырына. Ул фронттта үзен батыр солдат итеп күрсәтә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ерак көнчыгышта япон самурайлары илебез өчен куркыныч тудыра. Гыйният үзе кебек яшь солдатлар белән Монголияне япон милитаристларыннан азат итүдә катнаша. Анын дәлиле булып - “Япон милитаристларын җиңүгү 30 ел” дигән медале (1976 ел).

Туган илебез азатлыгын саклап хезмәт иткәннән соң, авыр сугыш елларын үтеп 1946 елда Гыният исән-сау туган иленә, аны озатып калган туган йортына әйләнеп кайта.

1941 нче елнын 17 маенда Төхбәт бабайның Зиннәт улы хәрби хезмәткә китә. Авылдан килгән, типсә тимер өзәрдәй япь-яшь егетне 1,5 ай дәвамында яшь сугышчылар курсы узганнан соң, тимер юл вагоннарына утыртып озаталар. Бертуктаусыз шартлаулар ишетелә. Сугыш тәмен тәүге тапкыр шунда тойган ул. Тирә-юньдә тынлык урнашкач кына, башларын күтәргәннәр. Андагы мәшхәрне сөйләп бетерерлек түгел: якындагы башнялар ауган, вагоннар чәчелгән, җир өсте үле гәүдәләр белән тулган, күпме офицер һәм солдат башын салган. Дошман поездны шартлаткач, үлүчеләр санының чиге булмаган. Алар арасында Зиннәт тә булган дип сөйләделәр. Зиннәт уллары шул китүдән инде кайтмый. Бибигәйшә әби аның турында бер хәбәр дә алмый. Ул баласы турында соңгы көненә кадәр хәбәр көтә. “Үлгәннәр исемлегендә юк, исән ул, бер кайтыр,”- дип көтә ана.

Төхбәт улы Һидият 1940 нчы елның 7 нче ноябрендә хәрби хезмәткә китә. Ул 207 нче корпуста артиллерия полкында сержант.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, куанычлы 1945нче елның маена кадәр, сугыш кырында үзенең сөекле туган илен саклый. 1943 нче елда 3 нче Украина фронтында 156 нчы артиллерия полкында телефонист вазифасын башкара.

Һидият бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Иң истәлеклесе - Сталинград оборонасы. Сугышлар һәр урам, һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда аның 500 мең кешелек халкыннан нибары 30 мең чамасы кеше исән кала. Бу сугышта Кызыл Армия 600 меңнән артык кеше югалта. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш башлана. Төхбәт улы Һидият 1943нче елның 24 октябрендә “Сталинградның оборонасы өчен” медаленә лаек була.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы беткәннән соң да Һидият 45 нче гвардия армисендә артиллерия полкында солдат хезмәтен 1946 нче елның 20 нче маена кадәр дәвам итә. Ул - телефон станциясендә басу кабель челтәре белгече – отделение командиры. 1946 нчы елның маенда гына туган ягына кайта.

Фидакарь хезмәте өчен кыю һәм батыр солдат медальләренә лаек була: 1944 нче елның апрелендә “Батырлык өчен” медале, 1946 нчы елның 8 нче июнендә ”Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале.




Кече улы Сөләйманның илне дошманнардан саклавы; хатирәләр.


1925нче елның 12нче февралендә Сафиуллиннар гаиләсендә Төхбәт улы Сөләйман дүртенче бала булып дөньяга аваз сала.. Шул чорның һәрбер малае кебек ул да укыган, үскән һәм гаиләдә олыларга булышкан... Бөек Ватан сугышының кырларында өч бертуган – Зиннәт, Гыйният, Һидият. Барлык йорт мәшәкатьләре әниләре һәм 15 яшьлек яшүсмер Сөләйманның җилкәсенә төшә. Сугыштан килгән сирәк хатлар гына әниләренең күңеленә дәрт өстәп тора.

1943нче елда 17 яшь тулуга Сөләйманга да фронтка барырга хәбәр килә. 29нчы гыйнварда ул илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса. Ул фронтта - укчылар полкының минометчигы була. Ул 1945нче елның 9нчы маена кадәр укчылар полкы белән 1нче Белорус фронтында Ватаныбызны саклауда катнаша.

Бөтен Россия, Европа буйлап Берлинга кадәр күпме юллар, күпме ил чикләре узган! Сөләйман абый бу еллар турында искә алырга яратмый иде. Үз гомеренең бу дәһшәтле, сугыш еллары турында ул авырлык белән генә сөйли иде. Аның әйтүенчә, пулеметларның куркыныч гүләвенә, пуляларның сызгырып очуына, елга кебек аккан канга берничек тә ияләнеп булмый. “Телевизордан онытылмас сугыш елларында кешеләрнең газаплануларын, үлемен күрсәтсәләр, әтиемнең колакларын куллары белән каплап икенче бүлмәгә чыгып китүе әле дә күз алдымда.” – дип сөйлиләр аның балалары: Кадрия апа һәм Гүзәл апа.

...Неман елгасын кичү, Кенигсберг, Вильнюс шәһәрләрен азат итүдә катнашу, Берлинга кадәр барып җитү бәхетенә ирешергә насыйп булды миңа. Бик күп күрдем: үлем дәһшәтен, дусларымны югалтуны, яралы да булдым. Сугышның һәрбер көне бер гасырга тора иде,” – дип әйтә торган иде Сөләйман абый. “Катюша” снарядлары тавышы килә башлагач, колак чыңлаганына түзеп булмый башлый, куркудан я чүгәләп куясың, я тәгәрәп җиргә сеңәсең. Һәрбер пуля, снаряд сиңа гына төбәп килгән сыман. Ә сугышта син боерыкны үтәргә тиеш. Яңадан күтәреләсең дә, яңадан – алга... Бу курку хисе, “Катюша” снарядларының тавышы сугыштан соң да төшләремә кереп йөдәтте...”

Сазлыклы урыннарда фашист илбасарларын тар-мар итүләр, җиңүне якынайту өчен җил-давыллы яңгырда, карлы буранда, чыдап булмаслык эсседә, көнне-төнгә ялгап алга барулар берсе дә эзсез узмый, һәр солдатның күңелен, тәнен камчылый, мәңге җуелмаслык булып йөрәкләргә кереп оялый. Дәһшәтле сугыш салган яраларны дәвалау чарасын табуы гына, ай-һай, авыр,” – дип сөйли иде Сөләйман бабай.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен Сафиуллин Сөләйман Төхбәтулла улы түбәндәге орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән: 3нче дәрәҗә Дан ордены;Батырлык өчен” медале 1944ел.; «Сугышта хезмәтләре өчен»; «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, 1946 нче ел; 2 нче дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены» 1985 нче ел һәм башка истәлекле юбилей медальләре.

Еллар үтә, сулар ага. Яшь егет Сөләйман белән тыйнак кыз Һәдия гаилә төзиләр. Ул - шофер, Һәдия - балалар үстерә. Бер-бер артлы 2 уллары, 3 кызлары туа: Илһамия, Сәлим, Кадрия, Айрат, Гүзәл. Сөләйман абый белән Һәдия апа барысына да түзеп, шатлык-борчуларны бергә җиңеп, матур тормыш кичерделәр. Үзләренең ата-аналарын Төхбәт бабай белән Бибигәйшә әбине тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар. Ә тәрбияне алар үз үрнәкләре аша бирделәр. Алар үзләренең балаларында хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек, олыларга карата хөрмәт һәм тормышны ярату кебек сыйфатлар тәрбияләгәннәр..

Сөләйман абый үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Аның мактау хатлары һәм Почет грамоталары да бар. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Ир кеше үз гомерендә малай үстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш дип әйтәләр. Сөләйман абый барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның җиде оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ул 2009 нчы елда 85 яшендә вафат булды.

Төхбәт бабай гаиләсенең якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары - аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.























Йомгаклау.

Тиздән - Бөек Җиңү көне. Аның быел 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет солдаты бирешмәде! Туган ил хакына, аның бердәм халкы, туганнары, дуслары, сабый чаклары куркыныч сугыш елларына туры килгән газиз балалар хакына алар барлык авырлыкларга да түзде һәм җиңде! Аларга дан һәм чын күңелдән рәхмәтебез! Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен — рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме, авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Сугышлар булмый корбансыз.

Ансыз – юк Җиңү туе.

Ә без үлгәннәр алдында

Бурычлы гомер буе!



Әдәбият исемлеге.


  1. Гаилә архивындагы фотосурәтләр.

  2. Һидият һәм Сөләйманнын хәрби билетлары.

  3. Медальләр таныклыклары.

  4. Мемориал Великой Отечественной войны – obd-memorial.ru

5 Книга памяти. Хәтер китабы. – Казань: издательство «Книга Памяти»,1995г.

6. Зуев М.Н. История России. Учебник. М, 2004г. С 68-73.

7. Мошаров Н.Д. Как начать составлять свою родословную: консультации для начинающих. М., 1991. С 34-38.

8. Данилов А.А. Отечественная история: Учебник для вузов. М., 2003г. С 99-112.

9. Зуев М.Н. История России. Учебник. М, 2004г. С 68-73.

10.​ Татарстан в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) – Казань: издательство «Книга Памяти», 2000.





















1нче кушымта

Сафиулла улы Төхбәт бабайның гаиләсе.



C:\Users\АЛЬБИНА\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\ррр 001.jpg

Сафиулла улы Төхбәт бабай Шәмсетдин кызы Бибигәйшә әби





C:\Users\АЛЬБИНА\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\ммм 001.jpgC:\Users\АЛЬБИНА\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\ммм 001.jpg

Төхбәт улы Гыйният Төхбәт улы Зиннәт



C:\Users\Гузель\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\IMG_20150212_151102.jpghello_html_7dd97700.png

Төхбәт улы Һидият Төхбәт улы Сөләйман



Төхбәт улы Сөләйман гаиләсе.

hello_html_m653935e8.png





18



Автор
Дата добавления 27.01.2016
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров240
Номер материала ДВ-383750
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх