Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Фәнни-тикшеренү эше"Рафис Корбан - драматург"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Фәнни-тикшеренү эше"Рафис Корбан - драматург"

библиотека
материалов











Рафис Корбан - драматург































Эчтәлек



Кереш .......................................................................................... 3

Төп өлеш. 1.Рафис Корбан – балалар язучысы.

1 Балалар күңеленә юл – шигырьләр аша ............................ 5

2. Татар балалар драматургиясен үстерү юлында ............. 9

Йомгак ........................................................................................ 11

Файдаланылган әдәбият ........................................................... 12






























Кереш.



Һәр сүзнең үз тәме бар... Синоним сүзләрдә тәмнәр бер-берсенә охшаш булсалар да, тәм тойган кеше аны аера белә. Әгәр җанында телгә, сүзгә мәхәббәте булса! Шигырьләрдә дә шулай. Кайнар хис- тойгылы, үткен фикерле байтак шигырьләргә композиторлар көй язмаса да, шигырьнең эчендә көй үзеннән-үзе барлыкка килә, туа. Кыскасы, җырлап укыйсың андый шигырьләрне. Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллиннарның күпчелек шигырьләре шундыйлар. Андый шигырьләрдән тиз генә аерылып та булмый, кабат-кабат кайтып укыйсың... Җан үзенә азык сорый, яңадан – яңа һәм тагын да тәмлерәк сүзләрдән “пешерелгән” шигырьләрне эзли башлыйсың.

Рафис Харис улы Корбан иҗаты үзенә җәлеп итә. Аеруча балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары хәтергә озакка сеңеп кала торганнардан. Укыган саен, аның талантлы балалар шагыйре булуына инана барасың. Районыбызның горурлыгы булган Рафис Корбановның балалар өчен язылган иҗаты турында күбрәк беләсе килү теләге мине иҗади эшкә тотынырга мәҗбүр итте.

Эзләнү эшебезне “Рафис Корбан – драматург” дип исемләдек. Хезмәтебезнең максаты – якташыбыз Рафис Корбановның балалар драматургы буларак иҗатын өйрәнү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1) тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү;

2) татар балалар драматургиясен үстерүгә керткән өлешен билгеләү.

Язучы Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән еш катнаша. Журналистика бүлегендә уку исә аны әдәбият серләренә тагын да ныграк якынайта. Рафис Корбан иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Аның “Буран кайда йоклый?” дигән беренче китабы 1987 елда дөнья күрә. Китапка башка язучылар да уңай бәя бирәләр.Беренче шигыре белән үк гомернең дистәләрчә елларын артка чигереп, сабый чагыма алып китте бу китап.(...) Күңелле дә, серле дә икән ул җирдә яшәү...Укылган китапны алдыма, өстәлгә салып уйланып утырам. Шушы бөтен игелекләрнең, кызыкларның, сабыйлар өчен бай гыйлемнең, туган як табигате серләренең дәфтәрдәй юка китапка сыеп бетүенә ышанасы килми. Кабат актарып карыйм... Зиһенгә «игелекләр дәфтәре, мәрхәмәтлек китабы» дигән фикер иңүен сизәм.”1, дип яза Фәнзаман Баттал Рафис Корбановның тәүге китабы турында.

Әлеге җыентык балалар, җәмәгатьчелек тарафыннан да җылы кабул ителә. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе һәм китап сөючеләр җәмгыяте үткәргән балалар өчен “Ел китабы” конкурсында җиңеп, беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булуы да шул хакта сөйли. Шуннан соң бер-бер артлы “7 төстә кунакта” (1989), “Сөзгәк болыт” (1991), “Капкорсак” (1992), “Куркуын җингән куян” (2000) һ. б. китаплары басыла.

Шагыйрь – шигъри табышмаклар авторы да. Балаларда уйлау сәләтен үстерү, аерым мәгълүматлар бирү ягыннан бу жанрның да әһәмияте гаять зур.

.



















Төп өлеш. Рафис Корбан – балалар язучысы.

  1. Балалар күңеленә юл – шигырьләр аша.


Рафис Корбан – соңгы еллар татар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Иҗатындагы уңыш аның турыдан-туры образлы, гади- шаян тел белән иҗат итүеннән, балалар тормышын аңлый һәм, әлбәттә, тормыш проблемаларын аларча бирү белүеннән килә. Болар исә, үз чиратында,әлеге өлкәдә яшәп килгән традицияләр белән бәйле. Р. Корбан үзенең иҗатында балалар әдәбиятында яшәп килгән традицияләрне дәвам итә, әмма ул мәгълүм тема һәм проблемаларны, алым һәм чагыштыруларны үзенчә яңгырата белә, заман төсмерләре белән бирә. “Р. Корбан балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Язганнары — традицион, мөгезләр чыгармый. Б. Рәхмәт, Ә. Фәйзи, Ш. Галиев кебек олы шагыйрьләрнең матур традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә. Ә традицияләрне дәвам итүнең үз авырлыклары бар. Булган традицияләрне иҗади дәвам иткәндә генә, заман таләпләренә туры китереп үстергәндә генә аклый ул үзен. Рафис шулай эшли дә: таныш ритмика, мәгълүм темалар, чордан чорга, шагыйрьдән шагыйрьгә күчкән шигъри алымнар яңача яңгырый башлый, заман төсмерләре белән балкып китә, үзенчә шигъри образлар белән тулылана. Нәтиҗәдә шагыйрьнең үз дөньясы, балалар бакчаларына аваздаш үз шигъри бакчасы үсеп чыга”2 дип бәяли шагыйрь Р. Миңнуллин аның иҗатын.

Шигъриятенең тагын бер уңышы – автор образ, чагыштыру,метафораны иҗат нигезенә генә түгел, фикер синтезы гамәленә дә сала: “Йокла, кызым”, “Ялгышканмын”, “Тәмләнгән”, “Ничек юатасы”, “Аптырый”, “Тамаклары тук булгач” һ. б. шигырьләре шуның матур мисалы. Аерым шигырьләрендә шагыйрь традицион, безгә мәгълүм шигьри образ яки сюжетка үзгә сыйфат бирә, нәтиҗәдә көтелмәгән кызыклы һәм яңа табышлар туа: менә “Шүрәле рәхмәт әйткән” шигырендә кечкенә малай зоопаркта шүрәлегә тап була:

Үлән каптырган өчен

Рәхмәт әйтүе микән,

Ул шүрәле Маратка:

-Ми-ки-ки-ки! – дип әйткән.

Мондый шигырьләрдә, шаян рух белән бергә, баланың үз теле белән әйтелгән күзәтүләре, нәтиҗәләре дә әһәмиятле.

Балалар холкындагы төп сыйфатлар: тапкырлык, хәйләкәрлек, батыр, кыю булырга теләү Р. Корбанның драматургиясендә шактый урын ала. “Каюмның дуслары”, “Тапкырлык”, “Карак карачкы”, “Тимерле чәй”, “Әнисе Каюмны санарга өйрәтә” һәм башка күп кенә шигырьләр бу турыда ачык сөйлиләр. “Чикләвеккә баргач” шигыре исә батыр булуның серен дә ачып сала:

Батырлык ул куркудан

Көчлерәк була икән.

Батыр булсаң, яныңнан

Курку тиз шыла икән.

Ә менә “Күрәсем килә”дә бүгенге көндә әһәмиятле бер мәсьәлә күтәрелә. Лирик героебыз мультфильмнар карарга бик ярата икән, ул инде бик күп халыкларның мультфильмнарын белә.

Тик күрәсем килә минем

Кайчак камыр батырны.

Шәвәли атлы малайны

Шүрәлене, Былтырны,-

ди ул, ямансулап.

Рафис Корбан өчен шигырьләрдә, образ тудыруда иң әһәмиятлесе – сыгылмалык. Шигырьләрдә һәр деталь уйланылган, ритм һәм рифма, чагыштырулар төгәл, авазлар, яңгыраш һәм мәгънә тәңгәл.

Күп очракларда фикер баланың үзе кебек үк гади, садә:

Әби әйтә: “Гөлләр, ди,

Тыңлаусыз түгелләр, ди,

Көн дә дә чәй эчәләр, ди,

Шуңа зур үсәләр”, - ди.

Безнең өйдә гөлләр күп.

Минем дә шул гөлләр күк

Тизрәк үсәсем килә!

Әби, эчәсем килә!

( “Үсәсем килә!”)

Шигырьдәге “Безнең өйдә гөлләр күп” фикернең кабатлануы да әһәмияткә ия, чөнки кабатлаулар образ, вакыйга, аерым мотивның хәрәкәт үсешен көчәйтергә, хис агышын аңларга ярдәм итә.

Алмалы төн” – шагыйрьнең соңгы вакытта дөнья күргән иң күләмле җыентыгы. Китапта төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган. Ачык, төгәл фикер фантазия аның үзәген тәшкил итә. Аерым шигырьләренә дидактика, метафорик сөйләм, охшаш сүзләр белән уен хас. Образлы, шаян тел, фольклор элементларының хасиятен белеп эш итү исә шагыйрьнең зур табышын тәшкил итә: “Гүзәл яңгыр”, “Җиләктә”, “Тимерле чәй”, “Санарга өйрәнәм”, “Идән себерсәгез”, “Крокодил”, “Миләш агач”, “Мин песине кызганам”.

Язучының тагын бер уңышы – ул барыннан да бигрәк баланы шәхес итеп күрә. Шуннан чыгып аңа тәртип, җаваплылык, әдәп-әхлак кебек таләпләр куя. Сөйләшү-аралашу да турыдан-туры алып барыла. Бу сыйфатлар аерым әсәрләрне тәрбияви әкиятләргә дә якын итә кебек.

Бала шәхесе һәм фантазия – аерылгысыз. Хыял дөньясында бары тик шатлык, бәхетләр генә хөкем сөрә. Яшәеш турында өйрәтүне, күңелсез сөйләмне дә фантазия ярдәмендә кызыклы итәргә, реаль могҗизалар тудырырга мөмкин. Моны аңлаган автор геройлары да тормыштан ямь, матурлык эзли. Тупаслык, усаллык, эчпошыргыч, ялыктыргыч сюжет һәм вакыйгаларга аның иҗатында урын юк диярлек. “Яз килде”, “Сөзгәк болыт”, “Математик тиен” моның матур мисалы.

Күктә болыт көтүләре,

Күктә зур болын кебек.

Болытлар да әле бәрән,

Әле бер колын кебек.

Образлы фикер, хыял алга таба үстерелә бара, нәтиҗәдә болыт-хайваннар сынландырыла:

Сөзде берсен – җиргә утлар

Атылды яшен булып.

Үзенчәлекле фикер агышы, образлылык, чагыштыру ярдәмендә романтик, беркадәр сәеррәк тә тормыш тудырыла, әмма ул реаль җирлектә. Шулай итеп, шагыйрь хыял һәм фантазия ярдәмендә реаль тормыш материалын танымаслык итеп үзгәртте. Бу тормышта геройга, үзе булып калу җиңел дә, рәхәт тә:

Бәләкәй генә бер болыт

Дөньяны дер селкетә.

(“Сөзгәк болыт”)

Шулай итеп, яшәеш, табигать турындагы чикле күзаллауны җимереп, хыял ярдәмендә Рафис Корбан серле, балаларга якын дөнья тудыра.













2. Татар балалар драматургиясен үстерү юлында.


Татар балалар драматургиясе өлкәсендә эшләүче күп түгел. Р. Корбан көчен яңа жанрда сынап карый, аның нәтиҗәләре дә куанычлы. Бу өлкәдә дә зур уңышка иреште. Аның “Куркуын җингән куян”, “Керпе малае дуслар эзли”, “Патша кызы һәм җырчы”, “Хуш киләсең, Яңа ел”, “Бәрәнне кем ашаган?” кебек әкият – пьесалары бар. Берничә әсәре, Казан дәүләт курчак театры, Чаллы курчак театры, Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәләрендә уйналды. Шигъриятендәге кебек, аларның һәрберсендә балаларга сабак бирердәй үзенчәлекле фикер, нәтиҗә бар. Мисалга, “Куркуын җингән куян” әкият – пьесасы үзәгенә салынган идея Тылсымчы авызыннан әйтелә: “... бүре тиресенә кереп кенә батыр булып булмый ул. Батырлык синең үз йөрәгендә булсын”. Пьесада җәнлекләр тормышы, яшәү өчен барган көрәше аша әдәп, әхлак мәсьәләре һәм башка күп кенә проблемалар белән дә очрашасың. Әкият геройлары кешелек дөньсында яшәп килгән “нәрсә ул яхшылык, начарлык?” дигән мәңгелек сорауга җавап эзлиләр, ә иң мөһиме -үзләренең фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль рәвештә уйларга өйрәтәләр.

Язучының әсәрләре кызыклы, алар мавыктыргыч итеп, ягымлы юмор белән сугарылган. Һәр әсәр балалар дөньсының нинди дә булса бер серен ача.

Керпе малае дуслар эзли” әкият- пьесасы геройлары исә нәниләрне ничек итеп дус яшәргә, әйткән сүзеңдә нык торырга өйрәтә.

Патша кызы һәм җырчы” әкият – пьесасында көтүче егет Илһамның табигать биргән моңы алдында барлык кешенең, шул исәптән патшаның һәм аның бердән-бер кызы Айсылуның да, баш июе сурәтләнә.

Бардым күлгә, салдым кармак” әкият – пьесасында татар халык әкиятләре белән рус халык әкиятләре элементлары үрелеп бирелгән. Биредә явызлык белән гаделлек көрәше төп конфликтны тәшкил итә. Байлыкка гына табынган Шакир бай көлкегә кала. Аның мәкерле хәйләсен аңлап эш иткән Биктимернең максатына ирешүе исә дөреслекнең, яхшылыкның, батырлыкның тантанасын күрсәтә.

Рафис — иҗатының табигате белән балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул3, дип бәяли якташыбыз иҗатын Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев.

Шунысы куанычлы: Рафис Корбанның һәр әкият – пьесасы өчен махсус җырлыр иҗат ителгән. Җыр текстлары да, көйләр дә уңышлы чыккан, алардагы һәр образ үзенә генә хас характерлы сыйфат белән бирелгән. Көйләрне композиторларыбыз Фуат Әбүбәкеров, Луиза Батыр-Болгари, Шамил Тимербулатов, Ислам Сафин язган.

Балалар күңеленә хуш килерлек, мавыктыргыч, музыкаль әкият- пьесасалар иҗат ителүгә сөенәбез.




















Йомгак



Р. Корбан – эзләнүчән шагыйрь, талантлы драматург. Үзенең аерым күзәтүләрен ул татар балалар әдәбияты, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышына багышланган мәкаләләрендә, рецензияләр, радиотапшыруларда да чагылдыра. Язучы туктаусыз хәрәкәттә. Бүгенгесе көндә ул үз көче белән кечкенәләр өчен “Күчтәнәч” исемле журнал булдырды. Мәктәпләрдә балалар белән очрашулар оештыра. Укучыларын шигърияткә тарту, яшь талантларны билгеләү максатыннан, районыбызда шигырь язуга сәләте булган балалар арасында конкурслар оештыра.

Гомумән, Р. Корбан иҗаты уңышлы гына үсүен әле дә дәвам итә. Аның куйган максаты һәм тоткан максаты да ачык. Балаларны төрле яклап тәрбияләү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау – сәламәт хисләр тәрбияүләү –әдипнең иң зур теләге.
















Файдаланылган әдәбият


I.

1. Гыйльманов Г. Гөлле шигърият.— Китапта: Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 133—138 б.

2. Даутов Р. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

3. Миңнуллин Р. Каләмдәшләрем.— Китапта: Шагыйрь генә булып кал алмадым.— Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 1998.— 336—3376.


II.


1. Зарипова Р. Балаларның күңел дөньясы // Казан утлары,— 2002.—№12,—156—159 б.

2. Минһаҗева Л. Балалар күңеленә юл // Идел.— 2004.— №1.— 58—59 б.

3. Солтанов И. “Йөрәк тибеше”//Идел.- 2000.- №9. - 160-162 б.



















1Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.


2 Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.



3 Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.



13


Автор
Дата добавления 21.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров480
Номер материала ДВ-001424
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх