Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Конспекты“ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР” ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

“ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР” ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ



Дәрес төзелеше

Дәрес этаплары

Максаты





Вакыты


Укучылар белән хезмәттәшлек итү формасы (фронталь, парлап эшләү, төркемдә яки аерым эшләү)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләрен булдыру



Арадаш тикшерү

Оештыру этабы




















Укучыларның дәрескә әзерлеген һәм мөнәсәбәтен ачыклау


















2 минут














Фронталь


















Укучыларны сәламли, аларның дәрескә әзерлеген тикшерә







-Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле (язылып куела).

"Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энже-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр."

Мин дә сезне,белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да дәрескә әзерме? Дәрестә игътибарлы булыгыз һәм яңа белемнәр алырга әзерләнегез.

Укытучыны сәламлиләр, дәрескә әзер булуларын белдерәләр, шигырь юлларын укыйлар:

Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.






















Шәхси:

Укуга һәм танып белү эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәтне белдерү; әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү; яңа белем, осталыкка ия булуга омтылу

Регулятив:

укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:

уку һәм танып белү бурычын аңлау

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек









Телдән җавап

Белемнәрне актуальләштерү

Авыр үзләштерелә торган урыннарны ачыклау

Алган белемнәрне ныгыту







5 минут

Төркем белән, индивидуаль

Укучылар кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составына нинди сүзләр керә? Белемнәрне тикшерү өчен Кластер ясагыз.

Укучылар төркемнәрдә ак битләргә Кластер ясыйлар. Эшне 1 нче номерлы укучы башлый. 4 нче номерлы укучы җавапны телдән әйтә. Бергәләп нәтиҗә ясала.

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләү


Регулятив:

прогноз ясау, төгәллек кертү, ихтыяр көчеңне туплау


Аралашу:

тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу

Ачыклык кертү өчен бирем бирү

Язма һәм телдән җавап

 

Яңа белем үзләштерү

Авыр үзләштерелүнең сәбәбен ачыклау



Укучыларның фикерен мөстәкыйль нәтиҗә ясауга юнәлтү  



10 минут



Индивидуаль

 

1.Тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез әле. Бу рәсемнәргә карап туры килердәй сүз яки сүзтезмәләр әйтегез


2.Укучылар, бу сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйсыз?

- Бу сүзләр нинди мәгьнәдә кулланыла?

-Әйе, дөрес.

- Мәгънәләре сакланырлык итеп сүзтезмәләрне таркатып карыйк әле.

-Күчерелмә мәгънәле сүзләр турында кагыйдә чыгарыйк әле.

-Укучылар бу сүзтезмәләрне бер сүз белән алыштырып карыйк әле.

Димәк, нәтиҗә ясыйбыз.104 нче биттәге кагыйдәне укыйбыз.





-Укучылар, кагыйдәдән күренгәнчә мондый сүзләрне бер без ничек атыйбыз?



Парлашып, төркемнәргә бүленеп фикер алышалар, нәтиҗә ясыйлар

Эт белән мәче кебек

Ташбака кебек

Дошман булып яшәү.

Әкрен кеше



- Күчерелмә мәгьнәдә кулланыла

Таркатып булмый. Таркаткан очракта мәгьнә югала.

Күчерелмә мәгънәгә ия булган таркалмый торган сүзтезмә.

Дошман.

Әкрен

Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологизм дип атала. Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлаталар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар. Аларны бер сүз белән алыштырып була.

Фразеологизмнар



Шәхси:

танып белүгә карата уңай мөнәсәбәттә булу, белемгә омтылу, әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү


Регулятив:

белгән һәм үзләштергән материалны моңа кадәр таныш булмаганнары белән чагыштырып, уку эшчәнлегенә караган бурычлар кую


Танып белү:

бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлын сайлау


Аралашу:

иҗтимагый компетентлыкка (зыялылыкка, осталыкка), аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып эш итү; кешене тыңлый белү, кара-каршы сөйләшүдә катнашу



Ачыклык кертү өчен сораулар бирү



 Күнегүләр эчтәлегенә төшенү










3 минут


 Дәреслектән 219 нчы күнегүнең биреме белән танышабыз.






 Рәсемнәргә карап фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлаталар, кайсы рәсемгә туры килүен ачыклыйлар


Танып белү:

гипотеза кую, фикер алышу, исбатлау


Регулятив:

план төзү һәм эшлисе гамәлләрне алдан билгеләү, эш ысулларын һәм эшнең нәтиҗәсен үрнәк белән чагыштырып карау


Күзләрне ял иттерү (гимнастика)

Күз аруын киметү (бетерү)

2 минут

Төркем белән

Күз гимнастикасын оештыра

Презентация ярдәмендә күзләргә гимнастика ясау



 Яңа материалны аңлаганны беренче тапкыр тикшерү.

Катлаулы ситуацияләрдән чыгу

 Бу эшне презентация (интерактив такта) ярдәмендә оештыру

5 минут

төркем белән

Укучыларга аңлатма бирелә. Слайдтагы ике баганада бирелгән сүзләрне берләштерергә. Моның өчен 3 минут вакыт бирелә. 3 нче номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.Фикер алышу оештырыла

Әзер җавапларны бергәләп тикшерү.

күз ачып йомганчы

баш вату

кул арасына керү

йокы килү



Регулятив:

ахыргы нәтиҗәне күз алдында тотып, арадаш максатларның эзлеклелеген ачыклау, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау, үз-үзеңнеҗиңү өчен, ихтыяр көчеңне туплау


Танып белү:

кирәкле белешмәне эзләү һәм аерып чыгару;дәреслектән файдалана белү: кирәкле теманы, биремне табу, тамга-символллар ярдәмендә тиешле уку бурычларын хәл итү


Аралашу:

аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып эш итү, укучы һәм укытучы арасында хезмәттәшлекне планлаштыру, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, иптәшләре һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Язма эш

 Үткән материалны ныгыту.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эшләү (үрнәк буенча тикшерү)

Белемнәрне ныгыту

5 минут

Индивидуаль

 Слайдтагы фразеологизмнарны 1 сүз белән алыштырып язарга.

авызга су кабу -

түбәсе күккә тию-

борчак сибү-

сай йөзү-

кул арасына керү-


Бу фразеологизмнарның иң ошаганы белән 1 җөмлә төзегез.






Дәфтәрдә язып эшләү, язганнарны экрандагы җавап белән чагыштырып карау. Үзеңә билге кую



Телдән җаваплар тыңланыла.

Танып белү:

иҗади һәм эзләнү характерындагы мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү


Шәхси:

әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү, дус булуга һәм хезмәттәшлеккә әзер булу


Регулятив:

иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булу, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлый белү


Аралашу:

монологик һәм диалогик сөйләмгә ия булу, иптәшләре һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Язма һәм телдән җавап

Гомумиләштерү һәм системага салу.
















 Куелган бурычларның нәтиҗәләргә туры килүе. Кирәк булган очракта, яңа максат кую
















9 минут

Индивидуаль, төркем белән


















 Укучылар, дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Дәрес башында куйган максатка ирештекме? Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Нәрсәләр белдегез? Сезгә дәрес барышында нәрсәләр ошады, ә нәрсәләр кыенлык тудырды? Нәрсә ул фразеологизм? Фразеологизмнарны белү ни өчен кирәк?








Сорауларга җавап бирү, дәрес турында фикер белдерү


















Танып белү:

укучының укуга, эзлекле фикер йөртүгә, проблеманы ачыклауга һәм аны чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеген ачыклау, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешен урнаштыру


Регулятив:

укучыларның программа нигезендә үзләштергән (аерым темалар буенча) белем һәм күнекмәләрен бәяләү


Аралашу:

башкаларның фикерләренә таянып эш итү, кешене ишетә һәм тыңлый белү, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алу, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Телдән җавап

Өй эшен аңлату этабы

Укучыларга өй эшенең максатын, үтәү юлларын күрсәтү


3минут

Төркем белән

1. 222 нче күнегү-һәркемгә мәҗбүри (язма)

2.Әдәбият дәреслегеннән фразеологизм булган 3 җөмлә табып язу – ирекле

3. Фразеологизмнар кулланып “Әгәр мин президент булсам...” темасына 5 – 6 җөмләдән торган хикәя язарга.

Өй эшен көндәлекләргә язалар, сорауларга җавап алалар

Регулятив:

өйрәнелгән материалның кирәклегенә һәм әһәмиятенә төшенү, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау


Танып белү:

танып белү максатын мөстәкыйль формалаштыру, логик фикерләүгә омтылу


Аралашу:

сораулар бирү, тыңлый һәм кара-каршы сөйләшүдә катнаша белү


Рефлекция (дәрескә нәтиҗә ясау)

Укучылар белән бергәләп дәрескә йомгак ясау

1 минут

Төркем белән

-Укучылар,тактага 3 конверт куелган. Аның беренчесенә: “Миңа дәрестә бик кызык һәм барысы да аңлашылды” - дип язылган. Икенчесенә: “ Мин барысын да аңладым, тик авырлыклар белән” дип язылган. Ә өченчесенә: “ Бу тема өстендә миңа әле эшләргә кирәк”, дип язылган.

-Сезгә кайсы конверт туры килә, шул конвертка алдыгыздагы тасмаларны салыгыз.

Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен кулланыла торган түгәрәкләрегезне алыгыз.

Кызыл -5

Яшел – 4

Сары -3

Укучылар, рус телендә фразеологизмнар ничек яңгырый микән? Алдагы дәрескә уйлап, эзләп килегез әле.

Укучы җаваплары тыңланыла.

Регулятив:

укучыларның программа нигезендә аерым темалар буенча үзләштергән белем һәм күнекмәләрен бәяләү, укучыларның уку гамәлләренә ия булуларының сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, йомгаклау, белемнәрен тикшерүне оештыру


Шәхси:

үзеңнең уку эшчәнлегеңне бәяләү (уңышларыңны, мөстәкыйльлегеңне бәяләү, җитешсезлекләреңнең сәбәбен аңлау)


Аралашу:

аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып эш итү, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә әзер булу, җәмгыятнең актив шәхесе булып үсү









Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 498 854 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2017 804
    • DOCX 34.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 26127
    • Всего материалов: 28